- 28.09.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №09 (сентябрь)
- Рубрика: Сүземне ишетсеннәр!
Гадәттә, сайлау кампаниясе алдыннан дәүләт органнары һәм җәмәгать оешмалары белән беррәттән ил киләчәге өчен борчылучы гражданнар да активлашып алучан. Әгәр шулай булмаса, үз мохитләрендә кайнашуны кулайрак күргән депутатлар каян белеп бетерсен проблемалар тудырган вәзгыятьтән чыгу юлларын.
Хәтерләмисездер инде, бер ел элек Саба музеен реконструкцияләүдә финанс кытлыгы башлангач, Сезгә мөрәҗәгать иткән идем, ярдәмегез тиде, рәхмәт. Шул фактка нигезләп әйтәм, бу ачык хатыма да тиешле игътибар булыр, иншаллаһ дип. Чөнки ул Гомумрусия проблемасына кагыла. Кем аны чишә алыр «Бердәм Русия» партиясеннән башка. Дөресен әйтим, безнең «Өлкәннәр клубында» бу мәсьәлә күтәрелсә дә, бердәм фикергә киленмәде. «Үзләре белергә тиеш», «Безнең фикер кемгә кирәк соң ул?» «Аларның үз кайгылары кайгы», «Кем финанслый аларны, тагын шул халык җилкәсендә калачак» дигән сүз өермәсенә күмелде дә калды Сезгә ирештерәсе тәкъдимем. Бәлки, иптәшләр судларын яшәешебезгә кире кайтару кирәк дип, берничә ел элек язган хатыбызга тискәре җавап алыну да йогынты ясагандыр. Әлеге карашларга нигезләп, политологлар үз нәтиҗәләрен чыгарырга мөмкин әлбәттә. Ә мин тирән кереп тормам, бераз чамаласам да, чөнки гади гражданин бит.
Тәкъдим мондый: шундый вакыт килеп җитте, күп фатирлы йортларның һәрберсендә социаль мәйданчыклар булдырылырга тиеш, минемчә. Нәкъ Совет чорындагы тулай тораклардагыча (общежитие). Хәтерләсәгез, Кызыл почмак яки Ленин бүлмәләре бар иде. Ул мәйданчыклар халыкны җәмәгать оешмалары һәм дәүләт органнары белән тоташтыручы күпер функциясен үтәргә тиешләр. Чөнки
- җәмгыятьтә атомлашу процессы бара, кешеләр күпфатирлы йортларда, үз мәнфәгатьләренә бикләнеп, бер-берсен белмичә яшәүгә дучар ителәләр кебек;
- кешеләр эш, уку урыннарында чикләнгән күләмдә аралашу, танышу, ярдәмләшү һәм дуслашу ихтыяҗын канәгатьләндерәләр. Ә пенсионерлар моннан мәхрүм, ял көннәрендә чыгып паркларда йөрү һәм башка урыннарда булып кайту бөтенләй башка нәрсә;
- төрле чаралар вакытында шул йортта яшәүче яшьләр, өлкәннәр дә таныша ала, гаилә корсалар, демографик кризисны киметү мөмкинлеге туа;
- шул йортта килеп чыккан проблемалар турында, кирәге чыкса ЖКХ, депутатлар, район җитәкчеләре һәм башка җаваплы кешеләр белән очрашып, проблемаларны уртага салып җыелышларда сөйләшергә мөмкинлек туа, урамнарда түгел;
- сәяси партияләргә, мәдәни хезмәткәрләргә халык белән якыннан, күзгә күз карашып эшләү мөмкинлеге барлыкка килә;
- полиция хокук бозучыларга каршы көрәшкәндә халыкка таяна ала;
- шул йорттагы балалар белән эшләү, аларны аралаштыру, кирәк булса калдырып тору мөмкинлеге туа;
- спорт инвентарьлары урнаштыру, ярышлар, хор оештыру да мөмкин;
- төрле белгечләрне чакырып лекцияләр тыңларга, консультацияләр алырга була;
- инвалидларга һәм өлкән яшьтәге ветераннарга җылы урында аралашу мөмкинлеге булдырыла. Аларда хезмәт дәверендә тупланган, дәүләт тарафыннан әлегә файдаланылмый торган профессиональ белем, тормыш тәҗрибәсен башкаларга, бигрәк тә яшьләргә тапшыру мөмкинлеге барлыкка килә.
Мондый мәйданчыкларның файдасы әйтеп бетерә торган түгел. Халыкны битарафлыктан чыгарып, аның пассионарлык һәм патриотлык дәртен шушындый тыныч юллар белән күтәрергә кирәк безгә. Әгәр бу эшләрне финанслауга дәүләт акчасын кызгана икән, әлеге максатларга ирешеп булмаячак.
Нәтиҗәдә, бер йорт кешеләре берләшеп, бер коллективка туплана. Ил җитәкчеләре кирәклеген гел әйтә килгән гражданнар җәмгыятенең бер бик мөһим тармагы шулай барлыкка киләчәк. Ул эш урыннарында, ял паркларында, спорт мәйданчыкларында, музейларда, китапханәләрдә барлыкка килми. Волонтерлар да, партияләр дә, фасон өчен оешкан җәмәгать оешмалары да сәләтле түгел моңа. Бүгенге бәлаләрнең киләчәктә булачакларының бер сәбәбе гражданнар җәмгыятенең һаман да яралгы хәлендә булуыннан һәм халык белән тиешенчә эшләмәүдәндер дип уйлыйм. Шушыларны аңлау дәрәҗәсенә кайчан ирешербез икән, Фәрит Хәйруллович? Бәлки, Русия дәрәҗәсенә дә күтәрерсез бу гомуммилли проектка нигез булырлык тәкъдимне.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии