Безгә нинди җыр кирәк?

Минем уемча, халыкның үзенә генә хас сәнгате, музыкасы булмаса, аны милләт буларак танымыйлар. Мәдәният, җыр-музыка сәнгате өлкәсендә ярты гасырдан артыграк хезмәт куйган кеше буларак, милли музыка турында фикерләрем белән уртаклашасым килә. Бүгенге көндә, менә бу татар музыкасы, дип әйтерлек әсәрләр бармы?
Әйе, милләт буларак горурланырлык музыкаль шедеврларыбыз бар. Ләкин аларны иҗат иткән авторлар инде күптән бу дөньядан киткән. Татар халкының горурлыгы булган музыкаль әсәрләрегезне күрсәт дисәләр, мин иң беренче чиратта Салих Сәйдәшевнең «Совет Армиясе марш»ын, Илһам Шакировның «Кара урман»ын, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын, Нәҗиб Җиһановның «Алтынчәч», «Җәлил» операларын, Рөстәм Яхинның фортепиано һәм оркестр өчен концертын, һәм шулай ук халык көйләренә нигезләнгән симфоник әсәрләрне тәкъдим итәр идем. Алар безнең музыка сәнгатенең ни дәрәҗәдә икәнен күрсәтеп торучы дәлилләр. Чөнки әзерлексез тамашачы да бу әсәрләрнең татар музыкасы икәнен тоемлый. Ә инде җыр сәнгатенә килгәндә, мин иң беренче чиратта «Җидегән чишмә»не (Сара Садыйкова көе, Гомәр Бәширов сүзләре), «Керим әле урманнарга» (Рөстәм Яхин көе, Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре) һәм халык җырларын үрнәк итеп куяр идем. Әлбәттә, бу исемлекне алга таба да бик озак дәвам итәргә мөмкин. 
Ләкин болар бит барысы да узган егерменче гасырда иҗат ителгән әсәрләр. Инде егерме беренче гасырның да чиреге үтеп бара. Өстә аталган композиторларга килгән алмаш бүген нәрсә белән шөгыльләнә? Ник киң катлам тамашачы аларның әсәрләрен, һич тә югы җырларын белми, җырламый? 
Татарстанда композиторларны берләштергән оешма бар икәне безгә мәгълүм. Анда милләттәшләребез бар икәнен дә беләбез. Ни өчен соң алар халык күңеленә керерлек, шул ук Сара Садыйковалар, Рөстәм Яхиннарның традицияләрен дәвам итеп, гади халык җырлардай әсәрләр иҗат итми? Моның сәбәбен мин аңлата алам. Чын татарча җыр яки музыкаль әсәр иҗат итү өчен татар мохитендә, ягъни авылда туып үсәргә, буыннан буынга тапшырылып килгән халык иҗатын каныңа сеңдерергә кирәк. Белгәнебезчә, авыл җирләрендә музыка мәктәпләре юк. Димәк, авылда туып үскән бала профессиональ музыкаль белем алудан мәхрүм, чөнки музыка уку йортлары әзерлексез балаларны кабул итми. Ә кечкенәдән классик музыка үрнәкләрендә тәрбияләнгән шәһәр балаларына, Тукай әйтмешли, «бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирас»ны өйрәтмиләр. Заман композиторларының иҗатында миллилекнең булмавын мин шуннан күрәм. 
Профессиналлар арасында да милли үзенчәлекләргә нигезләнеп иҗат итүче бер композиторны атыйсым килә. Ул – 80нче елларда үзенең берсеннән-берсе матур җырлары белән халык мәхәббәтен яулаган Луиза Батыр-Болгари. Аның «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту», «Мин сине шундый сагындым», «Китмим әле яшьлегемнән», «Кайтуыңны сагынырмын» дигән җырлары татар җыр-музыка сәнгатенең иң матур үрнәкләренә әйләнде. Аларны популяр җырчылар гына түгел, һәвәскәрләр, хәтта түрәләр дә яратып җырлаганын күреп беләбез. Минем уемча, республика җитәкчелеге бу ханымның талантын күреп, аңа иҗат итү өчен аерым шартлар тудырырга тиеш иде. Бәлки шул очракта татарның да милли үзенчәлекләренә, моңлы көйләргә нигезләнгән яңа зур күләмле сәхнә әсәрләре туар иде. Ләкин алай булмады шул. Киресенчә, ниндидер сәбәпләр аркасында аның җырларын яңгыратмый башладылар. Шәхсән минем үземә «Җырлыйк әле» тапшыруыннан Луизаның җырларын алып ташларга туры килде. «Язмача приказ күрсәтегез», дигәч: «Это устный приказ генерального», – диделәр. Кисеп ташладым, шунсыз дистәләгән хезмәткәр эшләгән тапшыру эфирга чыкмый иде. Иң аянычы шул: канал җитәкчелегенең бу башбаштаклыгына республика җитәкчелеге бер чара да күрми. Димәк, милли үзенчәлекләребезне таныту, саклау, милли горурлык дигән төшенчәләр барысы да буш сүз булып чыга. Яшәү тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, генеральный директорларны күпләр алмаштыра ала, ә Луиза Батыр-Болгари кебек талантлар сирәк туа һәм аларның иҗатына ихтирам белән карау, ярдәм итү милләт язмышы өчен битараф булмаган һәр җитәкченең бурычы дип саныйм.
Әйе, Салих Сәйдәшевларны, Рөстәм Яхиннарны, Нәҗиб Җиһановларны алыштырырдай композиторлар булырмы, анысын вакыт күрсәтер. Әмма 80-90нчы елларда Фәтхерахман Әхмәдиев, Зиннур Гыйбадуллин, Сара Садыйкова кебек көйязарларның эшен дәвам итүчеләрне халык яхшы белә, хөрмәт итә, аларның җырларын көтеп ала, рәхәтләнеп җырлый. Шуларның иң уңышлылары Фәрит Хатыйпов, Ринат Гобәйдуллин, Илгиз Закиров, Фирзәр Мортазин һ.б. Әгәр заманында хөкүмәт программасы нигезендә аларга махсус белем бирелсә, бүген татар халкы ипподром, автодром, спорт сарайлары белән генә түгел, милләтебезне данлаучы, татар музыка сәнгатен танытучы композиторлар белән дә горурлана алыр иде.
Бүген сәхнә тотучы җырчыларның репертуары һәвәскәр композиторлар иҗатына нигезләнгән. Ә һөнәри композиторлар кем өчен яза соң? Мин аңлыйм, аларның әсәрләрен кабул итәр өчен аерым әзерлек кирәк. Шулай булгач, кече яшьтән музыкаль тәрбия бирү турында уйларга кирәк түгелме икән? Әгәр бу тормышка ашырырлык гамәл түгел икән, консерватория тәмамлаган композиторларның иҗаты кемгә кирәк? Совет заманында «массовая песня» дигән төшенчә бар иде. Композиторларга гади халыкка аңлаешлы җырлар иҗат итү өчен хөкүмәт заказы бирелгән. Шул чорларда иҗат ителгән «Катюша» (Матвей Блантер-Михаил Исаковский) «Широка страна моя родная» (Исаак Дунаевский– Василий Лебедев-Кумач) «Я люблю тебя жизнь» (Эдуард Колмановский-Константин Ваншенкин) бүген дә халыкның күңелендә яши. Телгә алынган композиторлар җыр жанрын классик музыка алымнары белән баетып, бүген дә актуаль яңгырый торган әсәрләр иҗат иткән. Татарстан хөкүмәте тарафыннан андый заказлар булгандырмы, юкмы, белмим, тик кайчандыр Рафаэль Билалов, Ренат Еникеевлар тарафыннан симфоник оркестрга кушылып җырлау өчен эшкәрткән халык җырлары татар җыр-музыка сәнгатенең иң матур үрнәкләре булып тора. Илһам Шакиров башкарган «Бик еракта идек без», «Бер алманы бишкә бүләек» (Разил Вәлиев сүзләре), «Сәфәр» – шуларның уртак иҗат җимеше. Хәзерге көндә дә игътибардан читтә калган, фонограммага яки гармунга кушылып җырлый торган матур халык көйләре яңгырап тора. Нишләп һөнәри композиторларга шушы халык җәүһәрләрен эшкәртмәскә? Халык җырларын файдаланып зур күләмле әсәрләр иҗат итмәскә? Нәкъ шундый музыкаль әсәрләр генә безне милләт буларак танытырга сәләтле дип уйлыйм мин.
Әйтеп киткәнемчә, бүген халык арасында иң популяр булган җыр сәнгате һәвәскәрләр кулында. Республика җитәкчелегенең аларга карашы нинди соң? Күптән түгел мине дустым Илгиз Закиров баянда уйнап булышырга иҗат кичәсенә чакырды. Филармония җитәкчелегенә рәхмәт, тамаша югары дәрәҗәдә оештырылган, зал тутырып килгән халыкка рәхмәт. Илгизне зурладылар. Тик республика җитәкчелеге исеменнән берәү дә булмады. Дистәләгән еллар буена үзенең матур җырлары аша халкыбызга рухи азык биргән авторның иҗаты аларны кызыксындырмый, күрәсең. Бу – әлеге кичәдә катнашкан, Илгизнең җырларын башкарган күп санлы артистларның фикере. 
Без – татарлар бәхетле. Яшәгән җиребез Русиянең иң матур төбәге, табигый байлыкларыбыз, тырыш халкыбыз бар. Әгәр милли горурлыгы булган, сәнгатьне аңлый, талантларны дөрес бәяли торган җитәкчеләребез дә булса, без, һичшиксез, милләт буларак үзебезне танытырбыз дип уйлыйм.
Татарстанның атказанган артисты 
Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ

Комментарии