- 11.12.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №12 (декабрь)
- Рубрика: Сүземне ишетсеннәр!
Казан урамнарындагы транспорт тукталышлары бар җирдә дә кешеләр өчен уңайлы итеп ясалганмы соң? Үзебезнең Гадел Кутуй урамы тукталышыннан башлап карасак, чех базары ягыннан Гадел Кутуй урамы буйлап килүче 22, 30, 90нчы маршрут автобуслары уңга таба Гвардия урамына борылыш ясагач, тукталыш өчен җайлы, иркен урын булуга карамастан, урам чатыннан шактый ук еракка китеп,
Казан шәһәре Үзәк автовокзалының урнашкан урыны шәһәр читендә булу сәбәпле, аның урынын уңайлы, баш белән уйланып эшләнгән дип әйтеп булмыйдыр. Күп шәһәрләрнең автовокзаллары тимер юл вокзалы янында, шуңа күпкә уңайлырак күренә. Авыр сумкалар белән килүчеләр өчен дә уңайлы тукталыш юк. Ни өчен дигәндә, елга портына таба баручы транспорт автовокзал каршында туктамыйча гына узып китеп, шактый ераклыктагы «Автовокзал» дигән тукталышта кешеләрен төшерә. Елга порты ягыннан килүче транспорт та шунда тукталыш ясап, кешеләрен төшереп калдыра да, автовокзал каршысыннан ыжгырып узып китә. Автовокзал каршысында тукталыш ясап, шунда кешеләрне төшереп калдыру өчен урыны да иркен, бик уңайлы да бит инде, югыйсә. Вокзал каршыннан узып китүче 31нче автобус барганда да, кайтканда да автовокзал каршында тукталыш ясамыйча, Мәҗит Гафури урамындагы «Зайцев урамы» тукталышында туктый. Автовокзалга эләгү өчен «Кәрим Тинчурин» һәм «Зайцев» урамнары тукталышыннан җәяүләп килсәң дә, шактый ерак ара үтәргә кирәк. Автовокзал янында транспорт тукталышы булмау сәер хәл түгел микәнни? Чит җирләрдән килгән кунаклар алдында уңайсыз хәлдә калабыз түгелме?
«Химиклар сарае» тукталышы да бар бит әле. Элеккеге елларда бу бина каршында транспорт тукталышы бар иде. Үзәктән килүче автобуслар хәзер узып китә, «Яшьлек» метро тукталышыннан аз гына читтәрәк урынга күчерелгән икән «Химиклар сарае» дип аталган тукталыш. Декабристлар урамы белән Ямашев проспекты чатлары – кеше күп йөри торган урын. Проспект аркылы чыккач, «Химиклар сарае» тукталышы ясалса, кешеләр өчен уңайлырак булыр иде. Бу урамнар чатына Тандем тукталышыннан килсәң дә, «Яшьлек» тукталышы ягыннан килсәң дә, шактый араны җәяүләп узарга кирәк.
Транспорт тукталышларындагы чатаклыкларның мин үзем күреп белгәннәрен генә яздым. Бәлки, башка урыннарда да андый җитешсезлекләр бардыр. Автотранспорт хуҗалыгы җитәкчеләре арасында бу мәкаләне укучылар булса, транспорт тукталышларындагы кимчелекләргә карата нәрсә дә булса эшләми калмаслар бәлки, дигән өметтә каласы килә.
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре
Комментарии