- 24.03.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Сүземне ишетсеннәр!
Тезелеп киткән күлләрең,
Алтынга тиң кырларың.
Синдә туып үстеләр бит
Сөекле ул-кызларың.
Иске Гәрдәле авылы барлыкка килгәннән бирде, ә бу якынча 1552-1553нче еллар, дүрт күлебез, чишмәләребез бар иде. Бу күлләр ничә гасырлар авыл халкына хезмәт итте. 2005нче елны табигать үзенекен иттеме, әллә авыл халкының ваемсызлыгымы, күлләребез, чишмәләребез кипте. Күлләргә килә торган су юллары ябылды.
Ике урам арасындагы чокырда басуларга су сибәр өчен ясаган сусаклагыч бар. Ләкин анда каз-үрдәк йөздерер, ярына утырып ял итәр өчен бер уңайлылык та юк. Кирәк чакта бер чиләк су да ала алмыйсың. Янына төшеп тә булмый.
Мин бу хатымны үтенеч белән язам. Үтенечем Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка, Русиянең авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовка, Тукай районы Иске Гәрдәле авылы халкына. Бер күлебез белән бер чишмәбезне булса да яңадан торгызыйк. Үзара салым акчасына бер күлебезне булса да кайтара алсак иде. Бер кое казып, насос төшереп, күлгә су җибәреп, бәлки, аңа яңадан җан өреп, уятып булыр. Аларга уяныр өчен су кирәк бит.
1975нче елның җәй аенда бала-чага саксызлыгы аркасында янгын чыгып, ярты авыл кара балчыкка әйләнеп калды. Шушы күлебез генә авылны коткара алды. Ике янгын машинасын күл уртасына кертеп, урамыбызга сигез сәгать буена су сиптереп тордылар. Янгынны шулай гына җиңә алдык.
Шушы күл булмаса, «Гәрдәлем» җырын гына күз яшьләре агызып тыңларга калачак.
«Гәрдәлем» җырының авторы Әхмәтҗан ФӘРРАХОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии