- 19.03.2024
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Сүземне ишетсеннәр!
Русиядә җәнлекчелек тармагы юкка чыгу алдында. Ә Татарстанда ул инде соңгы сулышын ала, дияргә мөмкин. Әлеге тармак белән шөгыльләнүче тагын бер хуҗалык эшчәнлеген туктатты. Нәтиҗәдә, республикада нибары ике генә җәнлекчелек хуҗалыгы калды. Аларда да тире-мех җитештерү күрсәткечләре совет чоры белән чагыштыра торган түгел.
Тулы бер тармакның бетүе ил икътисады өчен зур югалту ул. Дистәләгән еллар дәвамында тупланган җәнлекләр генофонды, технологияләр юкка чыга бит. Җәнлекче, тире эшкәртүче, мехчы кебек сирәк һөнәр ияләре дә кирәксезгә әйләнә. Яңалары тәрбияләнми...
БУЛГАН БИТ МЕХКА БАЙ ЧАКЛАР!
Тарихчы галимнәр аныклаганча, Русия инде XVI гасырларда ук тире-мехлары белән дөньяга танылган. Аеруча кеш (соболь), чәшке (норка), төлке, ак төлке (песец), кондыз (бобер), сусар (куница), ас (горностай), җофар (выхухоль) мехлары чит илләргә күп сатылган. Затлы тире-мех озак вакыт дәвамында Русиянең хәтта төп валюта фонды булып торган. Сату-алу вакытында акча урынына да кулланылган. Ерак себернең үзләштерелүенә нәкъ менә кыйммәтле тире-мехка ихтыяҗ этәргеч ясавы мәгълүм. Гомумән, җәнлекчелек – ил икътисадын әйдәп баручы тармак була.
1970нче елларда СССР затлы тире-мехны иң күп җитештерүче илгә әйләнә. Дөнья базарында чәшке һәм ак төлке мехларының өчтән бер өлешен тәэмин итеп тора. Ә кыйммәтле кеш мехы 100% безнеке булган.
Кызганычка каршы, узган гасырның 90нчы елларында башланган сәяси-икътисади кризислар бу тармакка да тискәре суга. XX гасыр башына җәнлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыклар саны 600дән биш дистәгә генә кала. Дөньяда җитештерелә торган тире-мехларның исә, 5% чамасын гына Русия өлеше тәшкил итә.
УПКЫНГА ЮЛ ДӘВАМ ИТӘ...
Тармакның түбәнгә тәгәрәве бүген дә тукталмаган. Аеруча санкцияләр чорында, җитештергән продукцияне сатарга чит илләрдәге аукционнарга кертми башлагач, хәлләр тагын да мөшкелләнде, диләр җәнлекчеләр. Нәтиҗәдә, ил күләмендә хуҗалыклар ябылу күренеше дәвам итә. Мисал өчен, Калининград өлкәсендәге «Прозоровская» агрофирмасы да узган сезоннан соң эшен туктаткан.
– Элек елга 140 мең данә җәнлек тиресе җитештерә идек. Ә соңгы елларда 60-70 мең тирәсенә генә калды. Җитештерү кимүнең төп сәбәбе – тире-мехларны сатып булмау. Базарда сорау нык кимеде. Русиядә иң эре аукцион Петербургта үтә. Ә без Көнбатыш Ауропага якын булганлыктан, Дания, Финляндия аукционнарында да еш катнаша идек. Санкцияләр ул мөмкинлекне дә чикләде, – ди агрофирманың генераль директоры Борис Зафрен-Хариф.
Эре мех базарына ия булган Новосибирск шәһәрендәге «Арктика» җәмгыяте хуҗалары Наталья һәм Алексей Логунцовлар да тармакның киләчәген өметле күрмиләр. Алар инде 30 елдан артык тире-мех эшкәртеп, аннан төрле кием-салым тегеп сату белән шөгыльләнә.
– Русиядә хәзер җәнлекчелек белән шөгыльләнүче 16 эре хуҗалык калды. Без барысы белән дә элемтәдә эшлибез. Ә совет чорында 360 эре җитештерүче иде. Алардан тыш потребкооперацияләрдә 500гә якын вак хуҗалыклар җәнлек асрады. Совет чорында без елга 120 мең данә тире эшкәртеп саткан булсак, хәзер 20-30 меңгә генә калды, – дип сөйләде Логунцовлар.
ХУШ, «БЕРСУТ» АГРОФИРМАСЫ!
– Без продукцияне нигездә Петербургтагы тире-мех аукционында сата идек. Соңгы елларда анда сорау нык кимеде. Саткан очракта да, бәяләр икътисади яктан табышлы түгел. Мисал өчен, бер чәшкене үстерү 2100 сумга төшә. Ә тиресен бер ел элек 950 сумнан, җәй уртасында 1200 сумнан саттык. Аукционга җибәрелгән ахыргы партия мехларны бер елдан соң, «сата алмыйбыз» дип, бөтенләй кире кайтардылар, – ди Мамадыш районындагы «Берсут» агрофирмасы директоры Николай Кириллов. Алга таба андый шартларда эшләп булмый, ди ул. Нәтиҗәдә, 1931нче елда нигез салынган хуҗалыкта да эш тукталды. Хәзер андагы җәнлек фермасы тәмам бушап калган.
– Иң яхшы елларда 80 мең данә чәшке, 12 мең данә ак төлке тиресе җитештереп сата идек. Узган сезонда нәсел өчен асрала торган 12 мең баш ата-ана җәнлекләрне дә тирегә җибәрдек.
Базарда якын арада хәл үзгәреп, продукциягә сорау артса, бәяләр күтәрелсә, хуҗалыкны яңадан эшләтергә мөмкинлек бар әле. Чөнки без оешма буларак бөтенләй ябылмадык, тукталып кына тордык. Җитештерү цехлары, җәнлек фермалары, җиһазлар – барысы да сакланган хәлдә, – ди директор, өмет чаткысы калуын искәртеп. Тик хәл берничә ел дәвамында уңайга үзгәрмәсә, яңадан эш башлау мөмкин булмас. Чөнки саклауга куелган җиһазлар искерә. Иң мөһиме, җәнлекче кадрларны җыеп булмаячак. Николай Кириллов әйтүенчә, хуҗалыкта соңгы вакытта 60лап кеше эшләгән. Аларның яртысы пенсия яшендә булган инде. Чынлап торып тотынсаң, хәзер эшләргә кадрлар табып булмый, ди ул.
Шулай итеп, совет чорында 9 эре хуҗалык, тагын дистәләп вак кооперацияләр эшләгән Татарстанда хәзер җәнлекчелек белән шөгыльләнүче ике генә оешма – Биектау районындагы «Бөреле» һәм Лаеш районындагы «Матюшино» җәмгыятьләре исән калды. Алар да – кеш асраганга, дип аңлаталар. Әлегә базарда кеш мехына гына сорау яхшы икән.
«ЭЛЕККЕГЕ ЗАМАННАРДАГЫ СЫМАН, МЕХ АЛТЫННАН КЫЙММӘТ ЙӨРЕР...»
Затлы тире-мехка Русиядә генә түгел, дөнья базарында сорау кими, диләр белгечләр. Һәм ул күренешне төрле сәбәпләр белән аңлаталар. Иң беренчесе, моданың үзгәрүе. Ә мода халыкның сатып алу мөмкинлегенә бәйле рәвештә дә үзгәрә. Ясалма мехтан, синтепоннан тегелгән кием, әлбәттә, арзанрак тора.
Икенчедән, табигатьне, тереклекне яклаучы активистлар – «яшелләр» басымы да үз ролен уйный икән. Имеш җәнлекләрне читлектә асрау, соңыннан аларны тире-мех өчен үтерү гуманлы түгел.
– Европа хәзер җәнлекчелектән бөтенләй китеп бара. Чөнки анда «яшелләр» җәнлекләрне яклап, тармакка нык комачаулык тудыра. Мисал өчен, Дания иң күп чәшке мехы җитештерүче ил иде. «Яшелләр» тәэсире астында тармакны бөтенләй бетерделәр, – ди Борис Зафрен-Хариф.
Ә бит төптән уйлап карасак, натураль тире-мех табигатьтә бер ел эчендә таркала. Ясалма мех исә, дистә еллар дәвамында әйләнә-тирәне пычратып ятарга мөмкин. Төрле химик катнашмалар, реакцияләр нәтиҗәсендә барлыкка китерелә торган ясалма мехны җитештергәндә әйләнә-тирә мохитнең ничаклы зарарлануы да, андый киемнең кеше сәламәтлегенә тәэсире дә тиешенчә искә алынмый.
Тагын шуны искәртү урынлы булыр: әгәр җәнлекләрне мех өчен махсус читлекләрдә асраучы хуҗалыклар булмаса, димәк, аларны кыргый фаунада аулау артачак. Ә аның нәтиҗәсендә табигатькә зыян бермә-бер зуррак ясала инде...
Ничек кенә булмасын, бүген җәнлекчелек продукциясенә бәяләр гадел түгел. Шул сәбәпле илдәге тармак упкынга тәгәри. Экспертлар исә, затлы тире-мехка дөньяда сорау барыбер бетмәячәк, дип фаразлый.
– Кайчан да булса натураль тире-мехтан тегелгән киемнәр бәясе бик нык күтәрелер. Элеккеге заманнардагы сыман, мех алтыннан кыйммәт йөрер, дип уйлыйм, – ди Алексей Логунцов та.
Шуны аңлапмы, хәзер Польшада, Кытайда җәнлекчелекне үстерүгә зур игътибар бирелә икән. Ә бездә булганы таркала... Заманында иң затлы мехлары белән дан тоткан Русия каты кыллы эт тиресе генә җитештерүче булып калмагае.
Раиф ГЫЙМАДИЕВ
Комментарии