- 07.10.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №09 (сентябрь)
- Рубрика: Сүземне ишетсеннәр!
Картаямыни соң йөрәк, дигәндәй, быел августның 10нчы көнендә Әлмәт төбәгенең «Бәрәкәт аланы» атамалы табигать кочагында Русиядә – «Гаилә елы», Татарстаныбызда – «Шәхесләр елы», Салкын Алан авылының 100 еллыгы һәм дә оешмабызның – Татарстан республикасы Аксакаллар шурасының юридик зат булып теркәлүенең 10 еллыгына багышланган чара үткәрдек. Чарабызны форум дисәм дә күпкә ялгышмам. Чөнки аралашу, фикер алышу, уеннар урыны – мәйдан Рим империясендә дә форум дип аталган.
Римда туктап калмыйча, Татарстаныбызга кайтсак, әле генә әйтелгән Бәрәкәт аланы белән Салкын Алан кан-кардәшләр икән. 1917нче елгы революциядән соң җирбиләүче алпавыт Астахеев – Стахеев җирләре Яңа Кәшер, Иске Кәшер, Яңа Имән авылларына бүлеп бирелә. Шул хисаптан урман уртасында урнашкан, уртасыннан көмештәй саф сулы, елгадай мул сулы чишмә аккан алан да халыкка бирелә. Ачлыктан соңгы 1924нче ел. Халык гаиләләре белән күчә башлый. Ул вакытта Илдус хәзрәт Маликовның бабасы Хәмитнең әтисе Малик гаиләсе ишле була. Ир балалардан – Шәмси, Хәмит, Барый, Бикмөхәммәт, Мөхлис. Кызлары Банат, Хәсби. Иң беренчеләрдән булып Мөхәррәмов Мөхәммәтгали, Сөләйманов Нәбиулла һәм дә Малик гаиләсеннән Шәмси, Хәмит, Барый, Бикмөхәммәт, Мөхлис гаиләләре белән аланга килеп урнашалар. Бүгенгебез белән чагыштырганда, искитмәле хәл. Мәктәп юк дип тормаганнар, шул ук елны урнашып, балаларын Сөләйманов Нәбиулла йортында укытканнар да. Халык ишәя. Ике колхоз. Түбән оч ягындагысына рәис итеп Малик улы Маликов Шәмсине сайлыйлар. Ул вакытта халык булдыклы, аттай эшләүчене сайлаган.
2011нче ел. Бәрәкәт аланы. 54 хуҗалыкка 15 гектар җир. Әйдәүче, оештыручы, ут керттерүче, иң беренче йорт салучы, җир эшкәртүче буыннан буынга Малик улы Хәмит – Хәмит улы Мирза – Мирза улы Илдус хәзрәтебез Маликов! Һәм дә чираттагы җыеныбыз форум-юбилейны ниятләүче, гамәлгә ашыручы да Илдус хәзрәт Маликов!
10нчы август таңы атканчы яңгыр төне буе «чиләкләп» ява. Урман юлы үтмәслеккә әйләнә. Шуңа да карамастан, халык җыелды. Оешмабызның Васыйл Камалов җитәкчелегендәге Түбән Кама бүлеге, Лениногорск бүлеге (җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин), Карабаш бүлеге (җитәкчесе Вәлиәхмәтов Фазыл), Казан бүлеге дә (юбилей ич!) килеп җиттек. Олуг рәхмәтебезне әйтәбез галимнәребез Хатыйп ага Миңнегуловка, Индус ага Таһировка, Энгель Таһировка, Конгрессның төбәкләрне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Альберт Борһановка. Кунаклар да килеп җитте. Теркәлдек. 50ләп кеше җыелганбыз икән. Исәнләшү-күрешүдән соң сәгать 11дә форумны ЮНЕСКОның Татарстандагы мәдәният бүлеге җитәкчесе, академик Энгель Таһиров башлап җибәрде. Әлмәт хакимияте башлыгы урынбасары яшь күренсә дә, без аксакалларга олыларча рәхмәт әйтеп, тәбрикләде. Чыгышларда Ватаныбызның киләчәге гаилә тотрыклылыгына бәйле икәнлеге бәян ителде. Бу темага өстәп дисәм ялгышмам, археолог галимебез Альберт Борһанов төбәкләрне өйрәнү буенча үзенең күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты, асылын аңлатты.
Юбилеебыз уңаеннан Илдус хәзрәт Маликовка һәм дә күпьеллык эшчәнлекләренә ихтирам йөзеннән Вәлиәхмәтов Фазыл, Фәрит Нәбиуллин, 70 яшь тулганлыгын да искә алып, Васыйл Камаловка Рәхмәт хатлары тапшырдык.
Санаулы вакыт табигать кочагында тагын да тизрәк үтә икән. Өйлә намазы, тел йотарлык тәмле төшке аш һәм дә кече сабан туе. Чүлмәк атамалы пластмасс чиләк түзмәде, гармунчы Әнвәребез бер сугуда ватты. Конкурска куелган балның кайсы тәмлерәк икәнлеген дә «ә» дигәнче белдек. Иңнәргә көянтә-чиләкләр элеп тә узыша алабыз икән. Йомырка да кашыктан төшмәде. Капчык белән бер-береңә бәргәләү генә безгә килешмәс, дидек. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Китү вакытлары, Илдус хәзрәтне кочагыбызга алып, ихлас рәхмәтләребезне әйтеп, күктәге болытлар таралмаганлыктан бераз ашыгыбрак та тарала башладык.
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Татарстан республикасы
Аксакаллар шурасы рәисе
Комментарии