- 04.11.2024
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2024, №10 (октябрь)
- Рубрика: Сүземне ишетсеннәр!
Татарстан нефтьчеләре башкаласы Әлмәт каласына, халык белән очрашуларга, мин еш һәм бик яратып барам, чөнки анда туганнарым кебек якын милләттәшләрем, дин кардәшләрем бар. Бу юлы да Кама аръягы мөслимәләренең лидеры, «Ихлас» оешмасы җитәкчесе, эшмәкәр Рәйханә Ханнанованың чакыруы буенча, без ирем, төбәк тарихчысы Хөсәен Аймалетдин белән тагы Әлмәткә, халык белән очрашуга килдек. Мин Рәйханә ханымның хәләл кафесында моңа кадәр татар тарихы, үземнең иҗатым буенча күп очрашулар уздырдым, бу юлы исә тел темасын алдым, җыелган мөслимәләр каршында «Туган тел – Аллаһтан аманәт» дигән темага лекция укыдым. Бу очрашуга Әлмәтнең үзеннән һәм тирә- күрше авыллардан һәм районнардан җитмештән артык мөслимә килгән иде, алар арасында мәктәп укытучылары, мәдрәсә абыстайлары, эшмәкәр татар хатын-кызлары, җирле зыялылар күпчелек булды. Минем өчен тагы да мөһиме – бу очрашуны яшь мөслимәләр сораган, һәм алар да залда шактый иде, аларга зур рәхмәтләремне әйтәм!
Очрашуыбыз, гадәттәгечә, Коръән уку белән башланып китте. Рәйханә ханым үз куллары белән әзерләгән корбан мәҗлесе табынында, минем чыгыштан тыш, шагыйрәләр, төбәк тарихчылары, абыстайлар сөйләде, мөнәҗәтләр әйтелде. Әлмәттән шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, төбәк тарихчысы Миңзифа Әхмәтшина, төбәк тарихчысы, дистәләгән уникаль фәнни-документаль китаплар авторы Әлфия Ямаева, Азнакайдан шул төбәк мөслимәләренең лидеры, эшмәкәр Гөлшат Шәйхулова һәм шул районның Түбән Стәрле авылыннан гаҗәеп шәхес, 40 ел балалар укыткан, борынгы гарәп хәрефле татар китапларын кириллицага күчереп, үз акчасына китап итеп чыгарган 80 яшьлек Римма апа Гәрәева мәҗлесебезнең түрендә булдылар һәм үз сүзләрен әйттеләр.
Мин исә, әйткәнемчә, туган тел темасын алдым, бу мәсьәләдә безнең бүгенге аянычлы хәлебезне аңлаттым, милләтебезнең узган тарихына таянып, бу хәлдән чыгу юлларын эзләдек. Чыгышымда аеруча дүрт нәрсәгә игътибарны юнәлттем:
– Туган тел – Аллаһтан аманәт. Коръәндә телләр һәм халыклар турында аятьләр;
– Телне саклау – милләтне саклау. Тарихтан мисаллар белән аңлату;
– Безнең бүгенге хәлебез. Тормыштан мисаллар белән аңлату;
– Татарча белмәгән балаларга тиз ысул белән туган телебезне аңлату. Алты хәреф проекты.
«Әйе, телебез – Аллаһтан аманәт, һәм без аны заман ахырына кадәр сакларга тиешбез, – дидем мин. – Әмма татар теле турында халык алдында чыгыш ясаганда, үземне үлем түшәгендә соңгы васыятен әйткән кеше кебек хис итәм, чөнки без – татарча камил сөйләшә, укый-яза белә торган соңгы буын. Сөйләшү әле бераз дәвам итәргә мөмкин, ә татарча укый-яза белүчеләр бетүгә таба бара. Һәм иң аянычлысы – татар теле татарның үзенә кирәкми. Әйе, мәктәпләрдә татар теле укытылмаган өчен дәүләтне тәнкыйтьләргә була, әмма аннан файда юк, чөнки аларда безнең кайгы түгел. Әйе, балаларына ана телен өйрәтмәгән өчен ата-аналарны сүгәргә була, әмма алар үзләре дә татарча белми, аларга бу тел кирәк тә түгел...
Татар теле кемгә генә кирәк соң алайса? Бу тел хәзергә бары тик татар зыялыларына, милли мәгърифәтчеләргә генә кирәк. Әмма иң аянычлысы, йөрәккә иң тигәне – татарның ислам дине дә урысчага әйләнеп бара! Бигрәк тә ислам динендә булган татар яшьләре урыс телле, алар татарчаны белми дә, белергә дә теләми, күп вакыт аңа карата дошмани позициядә тора. Имеш, хәдистә әйтелгәнчә, диндә милләт юк, димәк, алар әйтүенчә, татар теленең дә кирәге юк! Юкса, турыдан-туры андый хәдис юк, бары тик үз милләтеңне башкалардан өстен куймаска чакыру гына бар. Монда сүз ислам диненә килгән халыклар турында бара. Әмма бу туган телеңне һәм мәдәниятеңне башкалардан түбән куярга, аларны онытырга, дигән сүз түгел. Шуны онытмыйк: милләт ул – милли мәдәният, культура, ә ул берничек тә туган телдән башка була алмый! Урыс телле бу татар мөселманнары безнең татар теле турында борчылуларыбызны начар мәгънәдәге милләтчелеккә тиңлиләр, хәдисләр белән генә авызыбызны томалыйлар. Имеш, диндә милләт юк, ә шулаймы соң ул? Диндә милләт бармы? Бар икән, димәк бу урыс телле яшь татар мөселманнары ошбу хәдисне дөрес аңламый, яки үзләренең ана телләрен белмәүне аклау өчен, динне милләткә каршы файдаланалар?»
Залда урыс телле яшь татар мөслимәләре дә шактый иде, һәм бу хәдисне без алар белән бергә тикшердек. Әйе, бер караганда, яшь кешенең, нинди телдә өйрәнеп булса да дингә килүе – бик яхшы гамәл, моның өчен аңа рәхмәт әйтергә генә кирәк. Әмма, шул ук вакытта, бу бит үзеңнең туган телеңнән ваз кичү бәрабәренә булырга тиеш түгел! Ә телдән ваз кичү – ул бит инде милләтеңнән дә баш тарту, ата-бабаларыңның мең еллык тарихын, милли тамырларыңны танымау, дигән сүз! Коръәннең бер генә аятендә дә мондый әмер юк, киресенчә, Аллаһы Тәгалә төрле телләрне һәм халыкларны Үзе барлыкка китерүен хәбәр итә! («Рум» сүрәсе, 22 аять, « Әл- Хөҗурәт» сүрәсе, 13 аять.) Димәк, төрле телләрне һәм төрле халыкларны дөньяга китерүче Аллаһы Тәгалә икән, бу изге төшенчәләр безгә Аллаһтан аманәт, һәм без аны заман ахырына кадәр сакларга тиешбез, чөнки кыямәт көнендә без туган телебез һәм халкыбыз өчен дә соралачакбыз!
Ә инде урыс телле татар мөселманнары еш кабатларга яраткан «Диндә милләт юк», хәдисе ул һич кенә дә бу мөселманнарның милләте юк, дигәнне аңлатмый, аларны да татар ата-аналары табып үстергән бит! «Диндә милләт юк», дигәннең мәгънәсе алар уйлаганнан киңрәк. Башка милләт кешеләре ислам диненә килә икән, алар, нинди милләттән булуларына карамастан, синең кардәшләреңә, иң якын кешеләреңә әйләнә, дигәнне аңлата. Ягъни, милләтләренә карап, аларны чит итмисең, телләрен дә, үзләрен дә якын итеп кабул итәсең.
Залда утыручы яшь мөслимәләр бу хәдисне нәкъ менә шулай аңлаттылар. Бу хәдис, һич кенә дә, дингә килгәч, милләтеңнән ваз кичәргә чакырмый, киресенчә, милләтенә карап, дин кардәшеңне чит итмәскә өнди. Коръәндә телләр һәм халыклар, кабиләләр турында аятьләр шактый. Алардан күренгәнчә, хәтта пәйгамбәрләр дә Аллаһның хәбәрләрен үз халыкларына үз телләрендә җиткергәннәр!
«Без җибәргән һәр илче, халкына бәян итә алу өчен, үз телендә сөйләште. Шушылай итеп Аллаһ теләгәнне тайпылдырыр, теләгәнне исә – тугры юлга күндерер, чөнки Ул – кодрәт һәм хикмәт иясе». («Ибраһим» сүрәсе, 4 аять.)
Күргәнебезчә, кавемнәргә Аллаһның әмерләрен җиткерүдә төп корал булып ТЕЛ тора икән, үз халкының туган теле! Ә безнең Аллаһ биргән телебез – татар теле, халкыбызның меңнәрчә еллык теле ул! Инде пәйгамбәрләр булып пәйгамбәрләр дә үз халкы белән үз телендә сөйләшкәнне, без, гади мөселманнар, ни өчен үзебезнекен ташлап, башка чит-ят телгә күчәргә тиеш соң?! Коръән үз телеңдә сөйләшүне тыймый бит, киресенчә, халкың телендә аңлашуны хуплый!
Безнең телебезне, мең еллар буе, Аллаһ әмере белән, халкыбыз үзе саклаган. Галимнәр китап язган, татар байлары мәчет-мәдрәсәләр тоткан, дин әһелләре халыкка белем биргән. Бүген дә шулай дәвам итә кебек – галимнәр китап яза, татар байлары мәчетләр сала, дин әһелләре укыта, әмма болар хәзер күпчелек урыс телендә бара. Милләт тормышыннан, хәтта диннән, Аллаһның аманәте булган татар теле китеп бара. Һәм халык моңа ияләште, татарның теле дә, дине дә урыслашты. Без инде бу мәсьәләдә Аллаһ куйган чикләрне үтеп барабыз, тагы бер ничә адым – һәм кире кайтып булмаячак... Һәм шул соңгы адымны атлаганчы, уйлыйк әле, җәмәгать, татар телен саклап калып буламы? Ә бит телне саклау – ул милләтне саклау, дигән сүз, чөнки туган телсез милләт була алмый. Безнең бүгенге көндә милли мәнфәгатьләребезне кайгыртырлык үз дәүләтебез юк, халыкта тел кайгысы түгел, тамак кайгысы, җәмгыять тормышы, фән һәм мәгариф тәмам урыслашкан, шулай булгач, кем коткарып калыр соң ул беркемгә кирәкмәгән татар телен? Аллаһ ярдәме белән, без үзебез, әлбәттә – татар зыялылары, галимнәр, язучылар, мәгърифәтчеләр, сәнгатьчеләр һәм дин әһелләре, милли рухлы байларыбыз коткарырга тиеш татар телен. Телебезне коткарып калу өчен, хәзер һәркем кулыннан килгәнне эшләргә тиеш. Без, мәсәлән, ирем белән, «Татарның алты хәрефе», дип аталган проект уйлап таптык һәм шуны тормышка ашыра башладык. Аның төп максаты – балаларга татарның башкалардан аермалы булган алты хәрефен өйрәтү, шулар аша аларда татар теленә карата кызыксыну уяту, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Бу – алты хәреф кенә түгел бит, татарның гасырлардан килгән алты алтын орлыгы, алардан башка татар теле юк. Без быел шушы проект буенча Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли авылында, мәчеттә җәйге лагерьда укучы рус телле татар балаларына белем бирдек. Мәскәүдән кайткан бу балалар берничә сәгать эчендә татарның алты хәрефен әйтергә, укырга һәм язарга өйрәнделәр. Балаларның күңелендә татар теленә карата кызыксыну уянды, мәхәббәт салынды, һәм алар аны онытмаячак инде. Һәм бу проектны һәр татар кешесе тормышка ашыра ала, теләсә кем теләсә кайда эшли ала, моның өчен мәктәп- институтлар кирәкми, бары тик теләк кенә кирәк.
Безнең бу гамәлләребез читтән карап торган кайбер кешеләргә көлке дә тоелырга мөмкин. Ничек инде ул, дөньяның асты-өскә килгәндә, татарның дәүләте, ни милли мәктәбе булмаганда, алты хәреф белән татар телен саклап калып була?!
Бу уңайдан бер кыйсса искә төшә. Бер нәни кошчык, дөрләп янган утны сүндерергә, дип, томшыгы белән диңгездән су ташый икән. Моннан көлгәннәр, «Син ничек инде томшыгың белән су ташып, бу утны сүндерә аласың», – дигәннәр. Ул болай дип җавап биргән, «Сүндерә алмасам да, кыямәт көнендә Аллаһ каршында минем гозерем булачак, мин сәбәбенә керештем, тырышлык миннән, нәтиҗә – Аллаһтан», дигән.
Бәлки без дә бу хәлебездә дөрләп янган татар теле өстенә томшыгы белән су ташучы кошчыкны хәтерләтәбездер. Әмма шулай эшләп, безнең Аллаһ алдында гозеребез, тарих каршында аклануыбыз булачак – без сәбәбенә керештек, татар телен саклап калу өчен тырыштык, ә нәтиҗә инде Аллаһтан.
Әлмәт мөслимәләре алдында чыгышымны пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләмнең бер хәдисе белән тәмамладым: «Дөнья бетә, дип ишетсәң дә, кулыңдагы үсентене җиргә утырт» дигән ул. Ягъни, татар теле бетә, дип ишетсәң дә, алты хәреф орлыгын балаларның күңелләренә сал, шул орлыклардан милләт агачы яңадан үсеп чыгар, тел җимешен бирер, ин шәә Аллаһ! Чөнки тырышлык бездән, ә нәтиҗә - Аллаһтан.
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты
Комментарии