- 04.05.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №4 (апрель)
- Рубрика: Сүземне ишетсеннәр!
Росстаттан алынган мәгълүмат буенча, илдә фәкыйрьләр саны нык кимегән икән. 2022нче елда илдә яшәүче халыкның 9,8 проценты фәкыйрьлектә яшәүчеләр булса, 2023нче елда андыйларның саны 9,3 процентка гына калуы турында язылган иде. Илдә яшәүче 146 миллион халыкның керемнәре яшәү минимумыннан ким булучылар саны 13,5 миллионга калуы яки бу бер ел эчендә 800 мең кешегә кимүе турында мәгълүмат бар иде. Алдагы көннәрдә шушы рәвешле дәвам итсә, В. Путин куйган максатка – 2030нчы елга илдәге фәкыйрьлекне 7 процент кына калдыру мөмкинлегенең зур булуы турында финанс эшләре буенча бер зур белгеч шулай дип әйткән. Әлегә хыялда гына булган күрсәткеч тормышка ашырылган очракта да горурланып әйтерлек әйбер күренми бугай монда. Яшәр өчен кирәкле бөтен табигый байлыкларыбыз булган илдә бәрәкәтле яшәү рәвеше булдырылса, илдә мохтаҗлык булмыйча, иң алга киткән илләр рәтендә булыр идек бит, югыйсә. 2030нчы елга кадәр түгел, иртәгә нәрсә буласын да белгән юк бит әле монда.
Соңгы вакытта илдә халык саны кимүе турында бик борчылып яза башладылар. Яшь балалы гаиләләргә төрледән-төрле ярдәм күрсәтү чаралары булуга карамастан, яңа туган балалар санының үлүчеләргә караганда кимрәк булуы борчылмаслык әйбер түгел шул. Ил тоткасы булырдай ир-атларыбызның хәрби хәрәкәтләрдә, төрле фаҗигаләрдә һәлак булулары, күпме балаларның туа алмыйча калулары, төрле сәбәпләр белән чит илләргә китеп яшәүчеләр саны арту, торырга үз куышлары булмау аркасында яшь гаиләләрнең аерылышулары, медицина өлкәсендәге проблемалар – болар берсе дә илдәге халык санын арттыра торган гамәлләр түгел. Картлык көнеңдә үзеңне тәрбияләп торыр дип өметләнеп үстергән балаңны алып китеп, ялгыз калыр өчен нишләп бала үстереп азапланыйм, дип уйлаучылар да бардыр. Андый фикердәге кешеләргә карата да берәр нинди чара күрү кирәклеге турында язылган иде. Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты галиме Д. Деулин илдә демографик проблеманы хәл итү өчен баласыз кешеләрдән махсус салым түләттерергә кирәклеген әйткән. Советлар Союзы вакытында бала тудырмаган кешеләргә «баласызлык налогы» (аны бездә «күт налогы» дип атыйлар иде) түләтелүе турында искә алып, шушы тәҗрибәне җентекләп өйрәнергә кирәк безгә, дигән бу галим кеше.
Хәзер «Советлар Союзы» дигән ил юк шул инде. Баласызлык налогының сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда гына булганын мин дә хәтерлим.
Илнең Төп Законында да баласызларга карата җәза бирү – налог түләтү каралмаган. Бала табу өчен бик тырышып та, төрле сәбәпләр аркасында бала таба алмаучылар да бар. Аларга налог та түләтсәң, бәла өстенә бәла, икеләтә җәза булыр иде. Демографик проблеманы бәрәкәтле яшәү рәвеше тудырып, халыкларны тынычлыкта яшәтеп кенә хәл итеп була.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии