- 02.05.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №4 (апрель)
- Рубрика: Сүземне ишетсеннәр!
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга,
Сәламәтлек саклау министрына, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга, Дума депутатлары, Татарстан Дәүләт Советы депутатларына
АЧЫК ХАТ
24 мең халкы булган Мөслим районы һәм үзебезнең Исәнсеф авылы исеменнән язам бу хатымны. Чыннан да бик болгавыр заманда яшибез. Дөньялар бик рәхәт, ай саен пенсияләребезне китереп биреп торалар. Кибетләребезгә атнага өч тапкыр ипекәй китерәләр. Ләкин тынычлык юк.
60 ел бергә гомер иткән хатыным вафат булды. Аңа 84 яшь иде. 12 ел элек инсульт кичерде, 1 группа инвалид иде. Бер машина булыр авыру тарихлары. Нинди чир белән авырганы билгеле. Табиблар янына килеп йөрде, үзебез дә хастаханәдә ятып чыккаладык. Вафат булгач, ярдырырга кирәк, диделәр. Әле бит аны алып барырга машина кирәк. Ни хәл итәсең, Мөслимгә алып барып, ярдырып алып кайттык. Ярый, ярсыннар асылынып үлгәннәрне, аварияләрдә җан биргәннәрне, кинәт кенә үлеп киткәннәрне... Ә картаеп, чире билгеле булып бакыйлыкка күчкәннәрне ярдыру нигә кирәк? Менә шушы сорауны бирәсем килгән иде югарыда санап үткән җитәкчеләргә? Бу турыда дин әһелләре дә искә алмый. Үзләре исә, мөселман кешесен ярдыру дөрес түгел, диләр. Шулай булгач, бу темага сезнең дә фикерегез кызык булыр иде. Мин инде үзем дә 86 яшьтә. Аллаһ боерса, тиз арада бу мәсьәлә хәл ителер дип өметләнәм.
Мөҗиһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы Ветераннар советы рәисе
Комментарии