- 25.03.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №3 (март)
- Рубрика: Әстагафируллаһ...
Алсу эшләрен бетерде дә ял итәргә утырды. Кулына телефонын алды. В Контактега кереп, үзенең битендәге шигырьләрен укыды. Шул вакыт аңа кемдер «смс» җибәрде.
Башта Алсу игътибар итмәгән иде, аннан укырга булды. Караса, бу кеше авылдашы Гөлсем булып чыкты. Тик нигәдер «смс»ларын бик хата белән яза, хата өстендә хата иде.
«Сәлам, хәлләр ничек?» – диде ул Алсуга һәм бер фото куйды. Гөлсем көлеп карап тора, ире идәнгә тезләнгән, өстендәге ике оныгы бабаларын ат итеп уйный.
Алсуның Гөлсемне бик күп еллар күргәне юк иде инде. Иренең үлгәненә дә бик күп еллар узды. Сеңлесеннән генә Гөлсемнең Сөендеккә кияүгә чыкканын ишеткән иде.
«Син ишеттеңме соң әле, банкның юбилее уңаеннан «Мир» (тагын ике карта исемен атады) карталары булган кешегә банк биш мең сум акча бирә, мин икесенә алдым, сиңа да алып бирешимме?» – дип язды Гөлсем. Рекламасын да куйды. Анысы шундый матур итеп, килештереп язылган, ышанмаслык та түгел.
Алсу бик аптырады инде. Бәй, Гөлсем берәр банкта эшли микәнни, дигән уй башына килде. Алсу ризалашты. Гөлсем үз чиратында Алсудан код белән тагын нәрсәдер сорады. Алсу кодны белә. Ә менә икенче сораган нәрсәнең ни икәнен дә белмәде, анысын әйтә алмады.
Нишләптер Гөлсем берара юкка чыгып торды. Бераз вакыттан соң тагын элемтәгә керде: «Мин син әйткән код белән кердем, банк бикләде синең картаңны. Банк аша гына кереп була, дип яздылар. Үзең кереп кара әле», – диде Гөлсем. Алсу кереп карады. Чыннан да шулай дип язылган иде.
«Иртәгә банка барырсың, – диде Гөлсем. – Карталарыңда ничә сум акчаң бар? Саклык кенәгәң дә бармы? Булса, андагы акчаңны да картаңа күчереп куй».
Алсу шикләнеп куйды. Биш мең акча өчен нигә саклык кенәгәсендәге акчаны картага күчерергә кирәк икән, дип, башына кырык төрле уй килде.
Икенче көнне Алсу банкның ачылуына барып торды. Керү белән банк хезмәткәренә бар нәрсәне сөйләп бирде, теге рекламаны да күрсәтте. «Сезнең кайчан банкның акча таратып ятканын күргәнегез бар? Мошенниклар алар, кичә генә бер апа акчасын алдырып, елап килгән иде», – диде кассир кыз.
Алсу өенә кайтып керү белән теге Гөлсем-мошенник «смс» җибәрде: «Бардыңмы? Картаңны ачтырдыңмы?» «Әйе, ачтырдым», – диде Алсу, үзен чак тыеп. Шулай да тыелып кала алмады, бирде генә «Гөлсем»нең кирәген: «Сиңа акча кирәкме, мошенник? Эшлә акча кирәк булса, эшлә! Әбиләрнең акчасын алдап, талап ятканчы!»
«Исемен дә дөрес итеп яза белмәгән, хата өстенә хата ясаган, кемнеңдер дөрес тәрбия алмаган баласы, синең карап торган соңгы акчаңа кулын сузсын әле!» – диде ул үртәлеп. Гөлсемнең битен «ватып», Гөлсем булып килеп кереп, кыек атып туры тидергән – миңа килеп кергән бит. Югыйсә минем Гөлсем белән телефоннан аралашу түгел, ничә еллар күргәнем дә юк. Минем дустым булып та тормый.
– Мошенниклар хәзер төрле юллар белән керәләр, ышанучан әбиләрне алдап, төрле ысуллар белән акчаларын үзләштерәләр. Еш кына телефонда исемсез номерлар чыга, андый номерларны бервакытта да алмагыз, сөйләшмәгез, – ди Алсу таныш-белешләренә. – Бу вакыйга миңа зур сабак булды, парольне онытуым гына миңа ярдәм иткәндер, – диде ул, сөенеп. – «Әни, мин юл фаҗигасенә юлыктым, тиз арада акча җибәр» дигән «смс»лар белән мөрәҗәгать итүче мошенниклар да булды. Иң элек балаңның үзенә шалтыратып белешергә, акча җибәрергә ашыкмаска кирәк.
Бу очрак беренче тапкыр гына түгел. Оныгым исеменнән, Мортазин клиникасы исеменнән дә еш керәләр. Авызың бер пешкәч, тиз хәрәкәт итәсең, чит кеше икәнен белгәч тә телефонны сүндереп куям, – ди Алсу.
Сәрвәр ХӘНИПОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии