- 04.05.2025
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2025, №4 (апрель)
- Рубрика: Әстагафируллаһ...
Казанда крематорий төзү планнары турында былтыр кыш билгеле булды. Татарстан башкаласы зиратлары тулган, мәетләрне яндыруга күчәргә кирәк дигән сүзләр 2000нче еллар башыннан ук ишетелсә дә, моңарчы проектлар булмады. Коронавирус пандемиясе чорында бу тема янә калкып чыкты.
Соңгы биш елда гына хакимиятләр крематорийларның биш проектын караган, тик дүртесе кире кагылган. Сайлап алынган объект төзелешенә 5 компания дәгъва кылган. Нәтиҗәдә сайлау «Концепт-индустрия» ширкәтенә төшкән.
– Проект ике этапта тормышка ашырыла. 2025нче елда проект документациясен әзерләргә, төзелешкә рөхсәт алырга һәм бина өчен инфраструктура һәм мәйдан әзерләргә җыенабыз. 2026-2028нче елларда төзү эшләрен башкарып, җиһаз куеп, хезмәткәрләрне укытырга уйлыйбыз. 2029нчы елда объектны тапшырырга телибез, – диде ширкәтнең башкарма мөдире Галия Күчемова Татарстан инвестиция үсеше агентлыгының еллык коллегиясендә.
Крематорийга урын шәһәрнең 2020нче елда ачылган «Курган» зиратында бирелгән. Инвестор проектка 400 млн сум кертергә җыена, акчаның 95 проценты кредит булачак.
– «Курган» – Татарстанда беренче крематорий. Бүген Казан күмү өчен җир кишәрлекләренең үсә барган кытлыгы белән очраша. Шәһәрнең 36 зиратыннан 10сы гына эшли һәм аларның ресурсы бик тиз бетә, – дип дәвам итте сүзен Галия Күчемова. – Кремацияләү – заманча альтернатива, ул җир кишәрлекләренә йөкләнешне сизелерлек киметергә һәм экологик вәзгыятьне яхшыртырга мөмкинлек бирә. Традицион күмү бәясен һәм кремацияне чагыштырсак – ул күп тапкырлар аерыла. Җирләү бәясе 25 меңнән 50 мең сумга кадәр, бу искә алу һәм җирләү урыннарын төзекләндерүне исәпкә алмыйча.
Кремациянең фаразланган бәясе – 19 меңнән 30 мең сумга кадәр.
Тулы куәтенә крематорий 2032нче елга чыгар дип уйлыйлар. Ел саен 9,5 мең кремация уздырмакчылар.
2024нче елдагы рәсми мәгълүматларга караганда, Казанда 14,4 мең үлем теркәлгән. Ислам дине мәетне яндыруны тыя, христиан дине дә хупламый, крематорийга ихтыяҗ бармы соң?
– Без Татарстан Республикасының күпмилләтле һәм күп конфессияле составын исәпкә алабыз. Традицион диннәр кремацияне хупламаса да, хәзерге җәмгыять җирләүнең әлеге төрен ешрак сайлый. Татарстанда безнең проект Удмуртия, Чувашия, Марий Эл, Самара өлкәсе кебек күрше төбәкләрдә яшәүче халыкны да җәлеп итә ала. Түбән Новгородтагы иң якын крематорийга кадәр ераклык-якынча
Әлеге вакытта Казанга иң якын крематорий Түбән Новгородта урнашкан. Көнендә мөрәҗәгать итеп яндыру 22 900 сум тора. Казан мэриясе контролендәге «Ритуал» ширкәте Казаннан мәетләрне Түбән Новогородка барып яндыруны 80 мең сумга башкара. Мәетне яндыруга әлегә ихтыяҗ зур түгел. «Республика Татарстан» басмасы Казанның ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсенә сылтанып язуынча, «Ритуал» Түбән Новгородка кремациягә елга 25-30 мәет илтә.
Проект 15 эш урыны булдырачак. Ул 3 этапта гамәлгә ашырылачак. Быел проект документациясен әзерләячәкләр, төзелешкә рөхсәт алачаклар һәм төзелеш өчен мәйданчык әзерләячәкләр. 2026нчы елдан 2028нче елга кадәр бина төзелеше барачак, җиһазлар урнаштырылачак, 2029нчы елда объект файдалануга тапшырылачак.
– Бездә республиканың күп конфессияле һәм күпмилләтле халкы бар һәм без барысына да сайлау мөмкинлеге бирергә тиеш. Бүген мондый мөмкинлектән файдаланырга теләгән кайбер халыкның мондый мөмкинлеге юк. Шуңа күрә проект кирәк, – диде Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии