Алданмагыз

Совет чорында хөкүмәткә, дәүләт оешмаларына, законга ышанып яшәгән олыларга хәзерге караклар, алдакчылар, мошенниклар, бандитлар җәмгыятендә яшәве бик авыр. Беркемгә ышаныч калмады, адым саен алданасың. Иң куркыныч мошенниклар – банклар. Совет заманында йорт салырга, балаларны укытырга, урнаштырырга дип тиенләп җыйган акчаларны үзләренә файдалы реформалар үткәреп, урлап бетерде 90нчы елгы хөкүмәт. Өч «Жигули» алырлык акчага бер тәгәрмәч кенә алырлык компенсация түләде. Халык баш күтәрмәде, шуңа күрә талау дәвам итә, тикшерүче юк, беркемне җәзага тартучы булмады. Прокуратура да, надан булганга үзегез гаепле, дип кенә җавап бирә. Акыллы «законный» каракларга берни юк. Хәзер Казан банкында үлемтек акчаларын саклаучы әби-бабайларны алдыйлар. 

Вакыты җиткәч, счетның вакытын озынайтырга дип барсаң, чегән хатыны кебек күз буып, 4-5 елга салсаң, проценты зуррак була, дип, тиз генә кул куйдырып ала да, биш елдан соң бер дә артмаган акчаларыңны тоттырып җибәрә. Биш елда инфляция аркасында ул акчалар күпме кими. Безнең акчаларны «Ренессанс жизнь», Альфа Банк», БКС ише, җыен күз күрмәгән, колак ишетмәгән иминиятләштерү компанияләренә күчереп куйган була. Олыларга нәрсәгә кирәк гомерне иминиятләштерү? Гомер буе ул иминиятләштерү компанияләреннән бер тиен дә алып булмады. Шуңа күрә кеше үзе теләп бармый да аларга, банклар аша татар картларын талыйлар. 

Шулай алданган алты кеше җыелдык инде. Газетада бу язманы укыгач, андый алданучылар тагын булыр әле. Сезне дә алдаган булсалар, хәбәр бирегез, җыелышып судка бирергә кирәк аларны. 

Унар биттән торган, микроскоп белән генә укып була торган ул договорларны аңлар өчен юрист яки банкир булырга кирәк. Аңласаң да, соңыннан кире алам дисәң, яртысы кала диләр. Иминиятләштерегез дип гариза язмадык. Алар табыш алыр өчен үзләре шулай эшли. Күп кешене алдаса, премия түләнә. Талый алмаса, эштән җибәрәләр. Нигә шундый банкларны тикшерүче закон юк? Хосусый банкларга халыкны ничек теләсә шулай алдарга ярыймы икән-ни безнең илдә? Үзәк Банк, дәүләт, закон берәр чара күрергә тиеш түгел микәнни? 

Гомер буе халыкны алдап-йолдап яшәде инде безнең илдә караклар. Яшьләрнең 35-40 меңгә эшләп йөриселәре килми. Җиңел генә акча эшләү юлларын эзлиләр. 

Без, пенсионерлар, менә өч елдан артык үзебезнең пенсия акчаларыннан солдатларга ярдәм итәбез. Сеткалар үрәбез, посылкалар тутырабыз. Ә банклар безнең шул пенсиядән тиенләп җыйган үлемтек акчасын урлап ята. Аллаһы Тәгалә үзе гадел хөкем бирсен безне талаган каракларга. 

ӘЛФИЯ әби һәм тагын алты пенсионер.

Казан шәһәре

Комментарии