Кем кадерлерәк?

Безнең илдә этләр кешеләргә караганда кадерлерәк хәзер. Кеше башта этне кулга ияләштергән. Эт аның иң тугры дусты булган. 
Без малай чакта авылда этләр күп булды. Җәйгә чыккач, авыл советы урамда йөргән бәйсез этләрне аттыра иде. Хуҗасыз этләрне түгел, урамда йөргән этләрне! Чир таратмасын дип, без дә этебезне кич ычкындыра, иртән кабат бәйгә куя идек. Бабайлар атылган этләрнең тиресен иләп, аннан бүрек, итек текте. 
Балалар йә телевизордан, йә иптәшләреннән күреп әти-әниләреннән көчек алдыра. Алар үсеп, мәктәпкә кергәч, эт белән уйнарга вакытлары калмый. Ата-аналары да эштә. Эт бер сәгатьләп кенә урамда йөри. Эт өчен аз бу. Фатир аңа төрмә кебек. Эт урамда, ишегалдындагы алачыгында яшәргә тиеш. Кайчагында хуҗалары эттән туеп, аны урамга үзләре дә чыгарып җибәрә. Кайберләре үзләре чыгып кача. Андый этләр кешеләрне дошман күрә башлый. Җае чыкса, ташланалар да. 
Хуҗасыз этләрне аулап, үрчеми торган иткәч, кабаттан иреккә җибәрәләр. Алар инде нәрсә таба, шуның белән тукланып җан асрый. Үләксә дә ашый, тотса, тавык-чебиеңне дә. Хәзер йорт хайваннарына гел төрле чирләр яный. Теләсә нәрсә ашап йөргән этләр дә тарата торгандыр әле ул чирләрне. 
Сөт бирми башлаган сыерны симертеп суялар. Ә этләргә тияргә ярамый, имеш. Бу дөресме инде?! Этләр кешеләргә куркыныч тудырырга тиеш түгел. Иректә чабып йөргән этләрне атарга гына кирәк. Аларны асрау өчен миллионнар тотуны исраф акча дип саныйм. Шул акчаларны ятим балаларга, караучысыз картларга тотсак, саваплырак эш булыр иде бит. Эт кадере кеше кадереннән берничек тә югары була алмый. 
Әзһәр ЗӘЙНИ,
Казан шәһәре

Комментарии