Дуслык очраштырды

Дуслык очраштырды

Яшьлек елларының матурлыгын болыннарда үскән чәчәкләргә тиңлим мин. Шаулап чәчәк аткан күз явын алырлык кыр чәчәкләре ничек тиз матурлыгын җуйса, адәм баласының да яшьлеге шулай тиз үтә. Ләкин күңел түренә салынган яшьлек хатирәләре, яшьлектә танышкан дуслар, алар мәңгегә истә кала. 
Минем яшьлек елларым да, мәктәптә белем алган чорларым да, дөресен әйткәндә тормыш елларым да, үз туган авылымнан әллә ни ерак булмаган, Урманай авылында узды. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап Урманай авылына кайтып бухгалтер булып эшкә урнаштым. Шул чор аралыгында шушы авыл җирлегенә кергән туган авылым Моратовка авылы бөтенләйгә таралды. Урманай совхозының берничә тапкыр исемнәре үзгәрүен исәпкә алмаганда, мин шушы хуҗалыкта хезмәт куеп, лаеклы ялга киткәнче бер урында эшләдем.
Яшьлегемдә кызлар белән бер бүлмәдә яшәгән вакытлар хәтеремдә яхшы саклана. Шулар арасыннан Корбанова (Мириханова) Мөнирә белән булган дуслыгыбыз әлегәчә дәвам итә. Ул, Урманай совхозына, Әтнәдә Тукай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, зоотехник булып эшкә кайта, тумышы белән Азнакай районы Урсай авылыннан. Бик чибәр, мөлаем йөзле, батыр йөрәкле, эчкерсез күңелле кыз иде ул. Вакытлар узган саен, бүлмәдәш кызлар берәм-берәм үз парларын табып тормыш кордылар һәм әллә-ни ерак китмичә шушы Азнакай районы җирлегендә төпләнеп калдылар. Мөнирәнең артыннан егетләр күп йөрсә дә, ул үзенең техникумда укыганда танышкан яшьлек дусты Илдарга тугры калып, бөтенләй еракка, Кукмара районының Вахит авылына китеп барды. Ул вакытларда кесә телефоннары, компьютерлар юк заманда, без аның белән шактый еллар билгесезлектә яшәдек. 
2012нче елда, ил башлыгы В.В.Путинның карары нигезендә, пенсия яшендәге кешеләргә компьютерны кулланырга өйрәтү буенча мәктәбебездә укытучылар тарафыннан бушлай дәресләр оештырылды. Теләге булган кешеләр, шул исәптән мин дә дәресләргә йөреп азмы-күпме компьютерны кулланырга өйрәндек. Бөтен нечкәлегенә төшенмәсәм дә хәрефләре белән өйдә әкренләп язарга (татар хәрефләре белән дә) өйрәндем. Үземә кирәкле булган нәрсәләрне балалар көйләп бирә. Олыгая барган көндә бик матур шөгыль булды ул. Уема килгән мәкаләләрне, күңелемдә туган шигырьләремне язып газеталарга җибәргәлим, ә алар басылып та чыкса тагын бер куаныч. Ни өчен бу турыда яздым? Мөнирә белән кабаттан табышуым да шушы компьютер аша «В Контакте» төркемендә булды. Соңрак кесә телефоннары чыккач, телефон номерларыбызны алышып, ныграк та аралаша башладык. 
Былтыр, ягъни 2023нче елда Урсай авылында, авыл оешуга 350 ел тулу уңаеннан, район буенча зурлап аерым авыл Сабан туе уздырылды. Мөнирә телефон аша кайтачагы турында язган иде. Һәм без ирем белән ике дә уйламый, Мөнирәгә әйтеп тормастан, шул Сабантуйга килдек. Бик ныклап карап чыкканнан соң гына шалтыратырга булдым, ул әле кайтып җитмәгән булып чыкты. Без сүз куешып Сабантуйга керә торган капка төбендә очраштык. 41 елдан соң беренче очрашу иде бу. Ничек шулай туры килде, яшьлектә бер бүлмәдә яшәгән дусларыбыз: Асия Исхакова белән Фәния Тимбакова шунда булып чыкты. Бер район җирлегендә яшәгәч алар белән сирәк булса да күрешкәләп торабыз. Һич уйламаганда бергә очрашып, еракта калган гүзәл яшьлек елларыбызны искә төшердек. Мөнирә ул көнне сыйныфташлары белән дә очрашырга тиеш булган. Күпме дәшсәк тә килә алмыйбыз диделәр. 
Мөнирәнең әнисе бик яшьли гүр иясе була. Иң зур бала булган кечкенә Мөнирәгә дә әле 11 яшь тә тулмаган, ә төпчек сеңелләренә нибары дүрт ай. Менә шулай һич уйламаганда, ана назының иң кирәк чорларында, дүрт кыз бала ятимлектә – сыңар канат белән кала. Әтисе икенче хатын белән тормыш кора һәм балалар үги әни белән әтиләре тәрбиясендә үсәләр. Хәзер инде алар да бакыйлыкта. Урыннары оҗмахта булсын. Кайткан саен зиратка барып догаларыбызны укып китәбез, дип искә ала Мөнирә. Бер ел элек зәхмәт чире – ковид белән авырганнан соң тернәкләнеп китә алмыйча кече сеңелләре дә якты дөнья белән хушлаша. Нишлисең, тормыш сикәлтәсез генә бармый. Бу якларга бик еш кайта алмыйлар икән, чөнки мал-туар асрап яшәгәч, кешегә калдыруы да читенрәк. Араның шактый ерак булуы да бу сәбәпнең берседер, мөгаен.
 

Үземнең дә күңелемдә Кукмара якларын бер барып күрү һәм яшьлек дустым белән очрашу теләге яши иде. Һәм, ниһаять, шушы теләгем тормышка ашты. Чаллыда яшәүче кызым белән 26нчы август көнне тәвәккәлләп юлга чыктык. Табигать торышы да матурланып киткәч юлда йөрүе дә бик күңелле булды. Мөнирә безне якын туганнарын каршы алгандай табын тулы сый-хөрмәт белән каршы алды. Без төгәл сәгатен әйтмәсәк тә бәлешен дә тыккан, камыр-комырларын да пешереп куйган. Илдар оныгы белән гөмбәгә киткән иде. Без ашап-эчеп алуга ул да кайтып җитте. Аларның кухня тәрәзәсеннән каршы якта шактый текә комлы-ташлы тау күренеп тора. Илдар тамак ялгап алгач Мөнирә белән икесе үз машиналарына утыртып авыл буенча йөртеп, күренеп торган тауга да алып бардылар. Мин бу авыл кешеләренең тырышлыгына хәйран калдым. Вахит авылы шактый зур авыл икән. Йортлар берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе зур, тигез урам булып тезелеп киткән. Шунысына бик гаҗәпкә калдым, тезелеп киткән йортларның алды ягында матур коймалар, бизәкле биек капкалар булса, зур бәрәңге бакчалары артында һәм күрше белән күрше арасында да бернинди ихата юк, бер чүп тә күрмәссең. Урамга мал-туар, кош-кортны бөтенләй чыгармыйлар икән. Мин моны авыл халкының бер-берсенә булган ихтирамы, дип, уйлыйм. Авылның уртасыннан чишмә ага. Шул чишмә суын берничә урыннан буып аркылыга кеше йөрерлек кечкенә күперләр ясаганнар, ә тирә-юньгә брусчаткадан җәяүлеләр сукмагы салынган. Чисталык күзгә ташланып тора. Авылны йөреп чыккач Илдар машинасы белән сөзәк ягыннан теге кыя-тауга алып менде. Менә аннан авылның матурлыгы тулысы белән күзгә ташлана. Авыл «Г» хәрефе рәвешендә төзелгән, соңгы елларда шул хәрефнең эчке өлешен тулыландырып йортлар сала башлаганнар. Тау башында күпчелеге мәһабәт наратлар. Безнең яклардан аермалы буларак анда артыш җиләге куаклары үсә икән. Моңарчы бер дә күргәнем юк иде. Ул ылыслы куак, ә җимешләре вак кына зәңгәр төстә, кабып карауга нарат сагызы тәме килә. Шул кыя-тау итәгендә генә сабан туе урыны, анда зур итеп Вахит дип язып куелган. Урынын яхшы итеп эшләгәннәр, тирә-юне ямь-яшел курпы үлән. 
2018нче елда Урманай авыл җирлегенең бай тарихын, шул җирлектә яшәгән кешеләренең тормыш юлларын барлап, исеме дә җисеменә туры килгән «Бай тарихлы Урманай» дигән саллы гына китап басылып чыкты. Ул китапны иҗат итүдә иҗат берлегенең бер әгъзасы буларак, үземнең дә булдыра алган кадәр өлешем керүенә бик шатланам. Яшьлектә беренче хезмәт елларыңны башлаган урын күңелгә бик якын була. Шуны истә тотып, Мөнирәнең дә кызыксынып укыр нәрсәләре күп булыр, дип, шушы китапны һәм күптән түгел үземнең күңел хисләре һәм йөрәк авазы аша туган «Хисләр дулкынында» дигән беренче иҗат җимешем – шигырьләр китабымны аларның гаиләсенә бүләк иттем. Татарда: «Кунакка буш кул белән бармыйлар», – дигән гыйбарә бар. Мин дә бу әйтемнән тайпылмаска тырыштым.
Мөнирә белән Илдар бер ул, бер кыз тәрбияләп үстереп зур тормышка аяк бастырганнар. Уллары Казанда яши, ә кызлары үзләреннән ерак китмәгән, күрше урамда гына зур йорт торгызып матур тормыш итәләр. Вахит колхозы электән үк көчле хуҗалык булган. Хәзер дә инвесторлар кулына күчмәгән, үз аягында нык басып торучы хуҗалык. 
Мөнирә үз профессиясе буенча яраткан хезмәтендә – Вахит колхозында 35 ел бер урында зоотехник-селекционер булып (Урманайда эшләгәне белән 38 ел) эшләп лаеклы ялга чыга. Аның тынгысыз хезмәтен хөкүмәтебез дә югары бәяли. Татарстанда беренче тапкыр Татарстанның атказанган зоотехник-селекционеры дигән мактаулы исем Корбанова Мөнирә Бәгис кызына бирелә. Нинди зур мәртәбә! Хезмәт елларында алган Мактау кәгазьләренең дә саны бихисап. 
Бүгенге көндә Илдар белән Мөнирә балаларының кадерле әти-әнисе, дүрт оныкларының яраткан әби-бабасы булып, үз йорт-хуҗалыкларында һаман да маллар асрап бик матур яшиләр. Йортларының эчендә бөтен уңайлыклары тудырылган, мунчалары да бер түбә астында. 
Мөнирәнең үзенә пар сайлаганда бер дә ялгышмавын тоеп, аларның тормышларына матур соклану белән сокланып, күңелемнән горурлык хисе кичереп һәм зур канәгатьлек алып саубуллашыр минутлар да килеп җитте. Алар безне, үз балаларына шәһәргә төяп җибәргән кебек, мул күчтәнәчләр белән озатып калдылар. Шулай һәрвакыт муллыкта, тормышыгызның бәрәкәтен күреп, тыныч көннәрдә яшәргә язсын, дусларым. 
Кукмара якларына барып чыкканнар Кукмара каньонын карамый калмыйдыр. Безне дә бу теләк читләтеп узмады. Кайту юлына борылгач шул урынга машина белән генә күтәрелеп, андагы кыя тау-ташларга сокланып карадык. Кукмара шәһәре дә аннан аермачык күренә. Җир анабыз – табигатьнең карап туя алмаслык мавыктыргыч, могҗизаи күренешләр хасил итә алуына таң калып бик озаклап күзәттек. 
Нинди гүзәл, бай безнең Татарстаныбыз! Йөрер юлларыбыз шома, ил-көннәребез тыныч булып, илебезнең төрле почмагында яшәгән дус-туганнарыбыз белән аралашып, барыбызга да сөенеп, күтәренке рухта яшәргә язсын.
Роза ГАЛИӘХМӘТОВА, 
Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии