- 13.10.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №10 (октябрь)
- Рубрика: Сәфәр чыктым ерак юлга
Туризм буенча Тайланд, мөгаен, җир шарының көньяк-көнчыгыш юнәлешендәге иң популяр илләрнең берседер. Ел саен миллионлаган кеше юлламаларны оҗмах пляжлары, эссе кояш, лазурь диңгез һәм экзотик үсемлекләр иленә алуны хуп күрә икән. Тайланд ял вакытын күңелле һәм мавыктыргыч итеп уздыру өчен киң сайлау тәкъдим итә, ул теләсә нинди зәвыкка – әйтик, тыныч пляж ялыннан башлап, мавыктыргыч сәяхәтләр, иң яхшы барларда төнге күңел ачуларга кадәр мөмкинлек бирә.
Ирем белән икебез дә чит илләргә бик үк мөкиббән кешеләр булмасак та, Казахстанның башкаласы Нурсолтанда яшәүче гаилә дусларыбыз бик ныгытып кыстагач, каршы килергә базмыйча, беренче тапкыр шушы әкияти ерак сәфәргә кузгалырга ниятләдек. Башта Казахстанга дусларга очтык. Чөнки алар Тайландка дүрт кешелек билетны алдан ук үзләреннән алып куйганнар иде. Безнең инде Казахстанга икенче тапкыр кунак булып баруыбыз. Кунакчыл, киң күңелле казах дуслар безне бай өстәл, сый-нигъмәт белән каршы алып, өч көн үзләрендә кунак итте. Истәлекле урыннарда булып, кунакларга йөреп, 3нче февраль көнне бергәләп кояшлы Тайландның Пхукет утравына очтык. 8 сәгать очыш вакытында шактый илләрне кичтек. Һиндстан, Әфганстан, Үзбәкстан... Ә бит ул илләрне телевизорлардан гына күреп беләбез. Очкычның кечкенә тәрәзәсеннән күзәткән сихри манзараны сүзләр белән генә аңлатырлык түгел! Балачакта күпме хыялланган идем бит мин шушы мамыктай ап-ак болытлар өстенә кадәр менәргә! Еллар узгач, әлеге самими хыялларым да тормышка ашты, шөкер! Тәмле ризыклар белән сыйланып, кинолар карый-карый очкач, озын юл да кыскарды кебек. Кышкы суыктан 35 градуслы эссегә килеп төшүгә гаҗәпләнүебезнең иге-чиге булмады. Менә бу могҗиза дисәң дә могҗиза!
Тайландның көньягында биш йөз квадрат километрдан бераз гына артыграк мәйданлы серле Пхукет утравы урнашкан. Бу – бронза төсен хәтерләтеп кызынырга һәм дәрья суларында коенып ләззәт алырга, күңел ачарга яратучылар арасында иң популяр курортларның берсе. Планетабызның иң гаҗәеп вәкилләре булган матур таулар, Андаман диңгезенең җылы сулы култыклары һәм бухталар, аяк табаннарын иркәләүче ап-ак йомшак ком да бу якларның үзенчәлеген, гүзәллеген ачып бирә. Пхукетта гомуми озынлыгы 30 километрга якын булган 10 пляж бар. Без ялга тукталган Карон комлыгы – Пхукеттагы иң популяр комлыкларның берсе, ул исә, күпсанлы рейтинглар буенча, дөньяның иң яхшы 10 комлыгына керә. Ком бик үк ак түгел, бераз саргылтрак төстә. Әмма үзенчәлеге бар: ул аяк астында кар кебек шыгырдый. Юкка гына аны «Җырчы ком» дип атамыйлардыр. Көндезләрен ком шактый нык кыза, хәтта аяк табаннарын пешерә. Бик чиста. Ятаклар алдында өстәлләре дә бар. Алар түләүле. Бер ятак, өстәл һәм зонт өчен 200 батт (Таиланд акчасы ) түлисең.
Тыныч диңгезне яратучыларга – Ката һәм Ката Ной пляжларына өстенлек бирергә кирәк, чөнки Каронда вакыт-вакыт (5 минут саен) шундый дулкыннар була – су тездән бераз югарырак булган урында да аяктан егарга мөмкин. Шуңа да карамастан, су бик чиста: сай урыннарда аяк бармаклары күренә, тирәндә – ташлы су һәм суүсемнәр очрап тора.
Андаман диңгезендә, бигрәк тә кояш активлыгы вакытында – көндезләрен су искиткеч җылы. Карон – популяр пляж, шуңа күрә анда ял итүчеләр күп җыела. Суда балыклар йөзә, яр буенда пальмалар үсеп утыра.
Суга кергәндә сөзәк урыннар күп, шуңа күрә тирән кергәнеңне сизми дә калырга мөмкин. Йөзәргә яратучылар өчен бу бик зур плюс.
Балалар белән ял итәргә килгән кешеләргә күбрәк Ката пляжын сайларга киңәш итәләр: анда йөз метр чамасы керсәң дә, су билеңә чак кына җитәчәк. Кояш Пхукетта шактый иртә утыра – якынча кичке җидедә. Ләкин туристлар пляждан китәргә ашыкмый: күпләр диңгез ярындагы кояш баешының гүзәл күренеше белән ләззәтләнү өчен кала. Биредә Русия вакыты белән 4 сәгать аерма.
Вакыт-вакыт яр буенда җирле продукция сатучылар пәйда була. Ни генә юк – пешкән кукуруздан башлап су коену костюмнарына кадәр. Бар җирдәге кебек үк стандарт җыелма – сноркинг, парашютларда очышлар, транспортның су төрләрендә йөрү (катерда йөрү, вейкборд, мотоцикл һ. б.) биредә дә бар.
Инфраструктурага килсәк, пляждан ерак түгел генә күпсанлы кафелар, кибетләр, зур булмаган базарлар урнашкан. Суда агымга каршы йөзәргә тырышмаска кушалар. Кызыл әләмнәр коенуның куркынычсыз булмавы турында сигнал бирә. Яр буенда ял итүчеләрдән курыкмый торган кошчыклар да очрап тора. Диңгез, чып-чынлап тылсымлы, монда зәңгәр һәм яшел төсләр күзне камаштыра...
Монда тай кухнясының күп кенә ризыкларын, шулай ук башка илләрнең ризыкларын да татып карарга мөмкин. Ресторан һәм кафеның ассортименты теләсә нинди зәвыкны һәм контингентны канәгатьләндерергә сәләтле.
Karon Бичтата, һичшиксез, гаиләләр өчен иң яхшы ял. Анда барысы да олылар һәм балаларга бүгенге көн белән бергә ләззәтләнү өчен оештырылган. Шуңа күрә әгәр сез Karon Бичка килү мөмкинлеген карасагыз, бары тик әлеге пляжны сайларга киңәш итәбез.
Пхукетның «Ват Чалонг» дип аталучы иң зур буддист монастыре буйлап йөрү, буддизм дине турында хикәят һәм борынгы тайлар ритуаллары белән танышу, елан фермасына бару искиткеч тәэсирләр калдыра. Анда кунаклар агулы Король кобрасын дрессировкалау процессы белән таныша, питомникта булган Азия еланнарының төрле төрләрен күзәтә. Шулай ук иң кыю кешеләр өчен җирле виски һәм елан каны нигезендә ясалган коктейльдән авыз итү мөмкинлеге бар. Корольлектәге кыйммәтле һәм ярым кыйммәтле ташларның иң зур галереясына килү, анда рубиннарны эшкәртүче һәм яңа эшләнмәләр ясаучы осталарны күзәтү мөмкин. Тай традицион Храм медицинасы, чәй, кофе, косметика үзәге, латекс үзәге белән танышу да сезнең күңелгә искиткеч тәэсирләр ясаячак.
Әгәр дә сез Симилан утрауларын күрмәгәнсез икән, димәк, сез Тайландка юкка бардыгыз дигән сүз. Һәрхәлдә моны безгә биредә шактый еллар ял итүчеләр дә кабатлап торды. Аның төп истәлекле урыны – трансвеститлар, Пхукет пляжлары һәм диңгез продуктлары белән туену да түгел. Симилан утрауларының тыюлыгыннан да күркәмрәк җирне сез тормышта очратсагыз да, бик сирәк очратырсыз, мөгаен... Парижны күрергә һәм үләргә дип әйтәләрме әле?! Ә биредә үләргә кирәкми, Симиланга килергә һәм бары тик бар дөньяңны онытып ләззәтләнергә генә кирәк!
Элегрәк биредә кешеләр аркасында үсемлек һәм хайваннарның кайбер төрләре юкка чыккан, утрауларның экосистемасы бозылган, диләр. Зона 1982нче елда тыюлык дип игълан ителә, бераз соңрак ЮНЕСКО сагына алына. Кайбер утраулар гомумән туристлар өчен ябык. Соңгы елда аяк киеме белән утрауга чыгуны тыйганнар.
Экскурсия сайлаганда нәрсә исәпкә алырга кирәк: катердагы юл, һава шартларына карап, 2 сәгатьләп вакытны ала. Симилан утрауларына чыгу түләүле. Барысына да коткару жилетлары кидерәләр. Катерда су, сок, пирожныйлар тәкъдим итәләр. Ә утрауга барып җиткәч, кайнар ризыклар белән сыйлыйлар.
Катерда бик яхшы күзәтүләр алып барырга була һәм асылда экскурсия минем өчен нәкъ анда башланды да. Гидның тавышы анда моторлар шаулавы аркасында ишетелми, һәрхәлдә аның сөйләве кирәкми дә. Күз алдында ачылган гүзәл манзарага мөкиббән китеп телсез каласың, үзеңне әкияти дөньяга эләккәндәй хис итәсең. Бигрәк тә утраулар яныннан узганда.
Горизонтта утраулар күренү белән, катерлар да күбәйгәннән-күбәя барды. Беренче утрауда рәхәтләнеп су коендык, фотога төштек, гаҗәеп үсемлекләр дөньясын күзәтеп хозурландык. Икенче тукталышыбыз дайвинг өчен утрауларның берсе янында булды. Симилан утрауларында дайвинг бик кызыклы. Анда хәтта корабльләрдә һәм йөзмә кунакханәләрдә махсус дайвинг-сафарилар да оештырыла. Таиландта бик матур, гаҗәеп урыннар күп, тик Симилан утрауларында дайвинг сафари Андаман диңгезенең бер генә дайв-сайты белән дә чагыштырырлык түгел диләр. Анда суның үтә күренмәле булуы Кызыл диңгездәге кебек диярлек, чөнки Симиланнар кыя, вулкан токымыннан тора, шул ук вакытта биредә известьташлар да очрый. Су асты дөньясының гаҗәеп матурлыгы һәм искиткеч төрлелеге Симиланга гашыйк итә. Бу матурлыкны сүзләр белән сөйләү – сезгә бөтен нечкәлекләрен төшендереп тә бетермәскә мөмкин. Ләкин ышаныгыз, Симилан утрауларының су асты дөньясы – ул аерым бер планета! Андагы караллар, балыклар, ташбакаларның матурлыгын әлеге көнгә кадәр әкиятләрдән генә укып белгәнбез икән.
Утрауның бухтасында суның төсе бөтенләй башка күренә, ә ачык диңгездә – икенче. Күк йөзе гүя диңгез төсен чагылдыра – бу искиткеч.
Өченче утрауда кыя ташлар түбәсенә кадәр күтәрелдек. Биредә үзеңне очар кошлар халәтендә тоясың. Аска карасаң, башлар әйләнә. Шулчак табигать каршында үзеңнең нинди көчсез икәнеңне аңлыйсың, ә шулай да күңелне әйтеп-аңлатып булмастай хисләр биләп ала...
Әле без йөргән урыннар бу илдә бер диңгез тамчысы кадәр генә. Акчаң булса, әллә нинди серле утрауларга берничә көнгә куна барып, экзотик үсемлекләр, хайваннар (мәсәлән маймыллар, филләр, вараннар...) белән «танышырга» була.
Кичке Пхукет урамнары чып-чын шоу үзәгенә әверелә. Базарлар, сату бүлекләре, күңел ачу үзәкләре гөрләп эшләп тора. Яше-карты дөнья мәшәкатьләреннән арынып күңел ача...
Үзем дә шушы илгә килеп, елан канының тәмен татып, крокодил итен авыз итеп караган кеше буларак, бераз мактанырга хакым бардыр дип уйлыйм! Шулай ук моңа кадәр телевизорларда гына күргән җимешләрдән авыз итә алу үзе бер бәхет ич!
Бер атна вакыт менә шулай сизелми дә үтеп китте. Алда Аллаһ Тәгалә сәламәтлекне биреп, тагын шундый гүзәллекләрне күрергә насыйп итсен. Ә шулай да, җырларда җырланганча, матур булса да торган җир, сагындыра икән ул туган ил! Үзебезнең туган җирләргә кабаттан аяк басуга, бәхетнең кадерен бөтен җаныбыз тәнебез белән тагын бер тапкыр тоеп, куаныч-шатлыкларыбызның иге-чиге булмады!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре

Комментарии