- 23.11.2025
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2025, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Сәфәр чыктым ерак юлга
Бүген чит илгә сәяхәт кылу кесәне тишә. Мөмкинлегең бар икән, бик әйбәт, булмаса – үзебезнең авыл, район, шәһәрләр белән чикләнәсең. Хәер, сәяхәт итәм дигән кеше барыбер җаен таба. Менә Чаллыда яшәүче Илдар Госманов үз гаиләсе белән машинада сәяхәт итәргә күнеккән. «Мондый сәяхәт арзангарак та төшә», – ди ул.
Илдар Түбән Кама шәһәренең 28нче мәктәбендә директор вазыйфасын башкара. Хатыны Ләйсән белән ике кыз үстерәләр. Икесе дә мәгариф өлкәсендә эшли. Инде җиде ел рәттән сәяхәт итә алар: исемлектә Кырым, Краснодар өлкәсе, Грузия, Төркия, Кавказ, Дагыстан да бар.
– Сәяхәтләребезне башлаганда, мин үземә Кара диңгез яр буйларын тулысынча әйләнеп чыгу максатын куйган идем. Моңа пандемия һәм махсус операция башлану гына бераз комачау итте. Сочидан Анапага кадәр өлешне, Кырымны уздык, Грузия аша үтеп, Төркия якларында да ял иттек. Янәдән Кырымга барып, сәяхәтебезгә яңа маршрут – Абхазияне дә өстәдек. Шулай итеп, Кара диңгез яр буеның көньягын, төньягын һәм көнчыгышын тулысынча яптык, дип әйтә алабыз. Кызганыч, сәяси хәлләр аркасында, әлегә Кара диңгезнең көнбатыш өлешенә чыгу мөмкинлегебез юк, – дип уртаклашты Илдар әфәнде.
Кырымда Госмановлар гаиләсе Ялта, Симферополь, Севастополь, Бахчасарай шәһәрләрендә булган. Евпаториядән 10 чакрым ераклыктагы Заозерное поселогында 2021нче елда танышкан дусларында тукталган алар. Корбан бәйрәме көнне аның белән Симферопольнең иң зур мәчетенә барып, күмәк гает намазын укыганнар. Мәчеттә Һиндстан, Пакыстан, Мисыр, Иорданиядән килгән бик күп мөселманнар белән танышып аралашуын да яхшы хәтерли Илдар абый.
– Безнең беренче тукталышыбыз Волгоградта Камышин шәһәрендә булды. Анда күптәнге дустыбыз яши. Ул һәрчак безне үз кунакханәсендә бушка ял иттереп, сыйлап җибәрә. Аның белән Краснодар якларына сәяхәткә йөргәндә танышкан идек. Ул гаиләбезне һәм, гомумән, безнең милләт вәкилләрен бик хөрмәт итә. Үзе исә езиды дигән халыктан. Илебезнең берничә төбәгендә аларның җәмгыятьләре дә бар икән. Әйтергә кирәк, алар бик кунакчыл кешеләр. Анда төн кунганнан соң, без Элиста шәһәре аша Владикавказга юл тоттык. Биредә безне ягулык салу станцияләрендәге бәяләр бераз шаккаттырды. Безнекенә караганда, бензинның литры 7 сумга кыйммәтрәк булып чыкты. Әнә шундый «сюрпризы» белән истә калды элеккеге Орджоникидзе каласы. Монда таң аттыргач, 40 минут ераклыкта гына урнашкан Верхний Ларс авыл җирлегенә кузгалдык. Күпләргә мәгълүм булганча, биредә урнашкан КППны үтеп бераз барганнан соң, Грузия җирләре башлана.
Юлга беркайчан да маршрут төзеп чыгып китми Госмановлар. Әйтик, Краснодар краена барабыз дип кузгалалар икән, аннан соң кай тарафка юл тотасыларын юлда хәл итәләр. Аларның сәфәр кылу вакыты бер ай да, ике ай да булырга мөмкин. Шуңа күрә алдан яхшылап әзерләнәләр.
Әзерләнү дигәне – машина карау. Сәяхәт иттерүче нәкъ менә машина булгач, аның төзек булуы шарт. Шуңа күрә юлга кузгалыр алдыннан «диагностика» да үтәсе, ике елга бер тапкыр тәгәрмәчләрне дә яңартасы. Моннан тыш, юлга поход кирәк-яракларын да ала Госмановлар: җыелма өстәл-урындыклар, бозылмый торган ризыклар. «Арыгач туктап, бәрәңге дә пешерәбез, салат та ясыйбыз. Юлда барганда туктап, кафеларга кереп чыгарга гадәтләнмәдек», – ди Илдар әфәнде.
– Хатыным Ләйсән – «штурман» ролендә. Юлга чыгар алдыннан картаны өйрәнә ул. Бөтен җирдә телефон тотмый бит. Шуңа күрә Ләйсәнгә ышанып, без бер җирдә дә адашмыйча һәм курыкмыйча йөри алабыз, – дип көлә гаилә башлыгы.
Аларның төп максаты – мөмкин кадәр күбрәк истәлекле урыннарны күрү, кешеләр белән аралашу һәм аларның яшәү рәвешен өйрәнү, күчтәнәчләр алып кайту.
– Балаларның бер тапкыр да елаганы булмады. 500 чакрым узабызмы, меңнеме – алар һәрчак уйнап, көлеп, тәрәзәдән карап баралар. Бик арысак, туктап ял итү зур проблема түгел. Машинада да йоклап алабыз, кунакханәләргә кергән чаклар да булды. Шуңа күрә сәяхәткә күп вакытны бүләбез. Әйтик, Төркиянең Мерсин шәһәренә биш көн бардык. Волгоград, Грузиядә туктап ял иттек, андагы истәлекле урыннарга да эз салдык, – ди Илдар әфәнде. – Юл безне ял иттерә, берләштерә. Монда вакытны гаилә белән үткәрәбез бит. Тагын өч ел рәттән барсак, 10 ел эчендә без төгәл 365 көнне чит җирдә үткәргән булачакбыз, Аллаһ боерса.
Госмановлар гаиләсе киләсе сәяхәтләрендә Үзбәкстан, Тадҗикстан, Казахстанга барып җитәргә ниятли. Исемлектә Байкал, Төркия һәм Русиянең «Алтын боҗрасы» туристик маршруты да бар.
– 2018нче елда Соль-Илецкиның тозлы күлләренә баргач, бер бабай белән таныштым. «Хатыным белән 50 ел буе сәяхәт иттем. Ягулык станцияләре аз булгач, ягулыкны үзебез белән ала идек», – дип сөйләде. Шул сөйләшү нәрсәнедер үзгәрттеме – без дә гаилә белән сәяхәт итә башладык. Белмим, 10 ел йөрербезме, 50ме – анысын вакыт күрсәтер. Әмма сәяхәтләр безнең тормышыбызга ямь өсти, – дип уртаклашты ир.
БӘЯЛӘР
*Абхазиядә ашханәләрдә ашау очсызга төшә. 1 кеше 250 сумга да ашап чыга ала. Ә инде кафеларда бәяләр – кеше башына 600-800 сумнан башлана. Яр буенда ук урнашкан ашханәләрдә бәяләр кыйммәтрәк. Монда 1 кешегә төшке аш бәясе – 1 мең сум, ә кафеларда – 3 мең сум тирәсе.
– Абхазиядә без Яңа Афон шәһәрендә булдык. Анда бөтен кеше белә торган бик матур шарлавык бар. Шул шарлавык янәшәсендәге кафеда артык кыйммәт булмаган бәягә ашап чыгарга була. Мәсәлән, ул кафеда безнең 4 кешелек гаиләнең төшке ашы нибары 1600 сум булды. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, Абхазиядәге бөтен кафеларда да күрсәтелгән хезмәт өчен 10 процент өстәп алалар, – ди Илдар әфәнде.
Абхазиядә ризык бәяләренә килгәндә, самса, чебурек – 150 сум, пәхләвә – 100, туңдырма шулай ук 100 сум. Кибеттә кефирның 1 литрын – 76, сөтнең 1 литрын 60 сумга алырга була. 1 дистә йомырка – 100 сум тирәсе. Казылыкның килограммы – 500-600, тавыкныкы – 200 сум. Ипи 30 сум иде. Помидор – 200, кыяр да 200 сум тирәсе.
* Кырымда ашау бәяләре кыйммәтрәк. Диңгез буенда бер чизкейк белән каһвә эчеп алу өчен дә 1 кешегә 600 сум тирәсе акча калдырасың.
Кырымда помидор бәяләре – 100, кыяр – 60, тавык – 180, ипи – 50, казылык – 300-400 сум. Кырымда азык-төлекне «Доброцен» дигән кибеттән алырга тырыштык. Ул – бездәге «Находка» кебек, арзанлырак кибет.
Киемнәр Абхазиядә дә, Кырымда да бездәгегә караганда 2-3 тапкыр кыйммәтрәк. Киемнәрне моннан алып китү күпкә отышлырак.
– Самолет яки поезд белән ял итәргә килүчеләр экскурсион маршрут буенча гына йөри ала. Ә без, машина үз кулыбызда булгач, күңелебез теләгән бөтен урыннарны да йөреп чыктык. Бер көн эчендә генә дә әллә никадәр урыннар күрә идек. Үзебезгә кирәкле билетларны гына алдык, тур өчен түләмәдек. Мондый сәяхәттән күп итеп күчтәнәчләр дә алып кайтып була. Гомумән, мондый сәяхәтләрне балалар да, без үзебез дә бик көтеп алабыз. Мин бөтен булган урыннарыбызны фото-видеоларга төшереп, ютуб-каналым аша кешеләргә күрсәтеп барам. Балаларыбыз да яңа илләрне, шәһәрләрне күрә, аларны күзаллаулары киңәя.
Машинада сәяхәт итүнең тискәре яклары да бар, әлбәттә: юлда авырып китү ихтималы, шулай ук машина ватылу куркынычы. Җитди итеп ватылган очракта, машинаны эвакуатор белән өйгә алып кайту бик кыйммәткә чыгарга мөмкин. Эвакуатор машиналары йөртүчеләр белән дә сөйләшеп алган идек. Мәсәлән, алар 1000 чакрым юл өчен 50-100 мең сум түләү сорыйлар. Машинаны Себер якларына алып китү 200-250 мең сумга ук төшәргә мөмкин, – ди сәяхәтче.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии