Сергачта татар эзләре...

Сергачта татар эзләре...

Түбән Новгород өлкәсендә татар-мишәр тарихын өйрәнүебез дәвам итә. Бу көннәрдә без ирем Хөсәен Аймалетдин белән кабат Сергачның үзендә, аның янәшәсендәге Кучкай Пужары (Кочко-Пожар, Татар Пужары) авылында һәм Семочкида булдык. Сергач элек-электән урыс шәһәре буларак билгеле. Күпләребез Сергачны Казан белән Мәскәү арасындагы тимер юл станциясе буларак кына белә, әмма монда да тарих бар, һәм ул татарлар белән дә бәйле. 1376нчы елны бу якларны туздырып, Мамай явы уза, аның максаты – Алтын Урда җирләрен урыслардан саклап калу була. 1377нче елның 1нче августында, Сергачтан ерак түгел Пьяна елгасы буенда булган канкойгыч урыс-татар сугышы да тарихта теркәлеп калган. Ул вакытта Күк Урда ханы Гарәпшаһ бу төбәктә татар җирләрен кире кайтару өчен сугыша, урысларны җиңә. Тарихтан билгеле булганча, Алтын Урда ханы Туктамыш та 1382нче елда Мәскәүгә Сергач аша узган, бу вакыйга урыс елъязмаларында теркәлеп калган. Ясак түләмәгән өчен, ул вакытта Туктамыш хан Мәскәүне ала һәм яндыра. Шунысын да искә алырга кирәк, ул чакта Нижгар төбәге Алтын Урда дәүләтенә буйсына, аңа ясак түли, урыс князьларына биләмәләре белән идарә итү өчен ярлыкны татар ханнары бирә. Дөрес, соңрак урыслар да Казан өстенә, Татар Иленә шушы җирләр аша үтеп килгәннәр, Сергач төбәге аша ике якка да яулар агылган... Бу җирләрнең һәр карышы урыс-татар каны белән сугарылган.
Сергач тарихта тагын нәрсәсе белән билгеле? Казан алынганнан соң, бу төбәк сөрген, каторга ролен үти, кол ителгән халыкны, әсирләрне Себергә түгел, бирегә сөрәләр, алар арасында татарлар да күп була. Алар урман яндырып, поташ эшләгәннәр, бу бик авыр, сәламәтлеккә гаять зарарлы физик хезмәт булган, чималны пыяла ясау өчен Европага озатканнар. Русиядәге поташның 56 процентын Сергачта каторжаннар һәм крепостной крестьяннар ясаган, анда дистә меңгә якын кеше хезмәт куйган. Монда үлем-җитемнәр дә искиткеч күп булган.
Узган заманнарда Сергач тагын нәрсәсе белән дан казанган соң? Аю биетүчеләре белән! Әйе, бу төбәктә урысы да, татары да аюны кулга ияләндергән, биергә, мәйданнарда чыгыш ясарга өйрәткән, бу аюлар белән хәтта чит илләрдә дә чыгыш ясаганнар. Сергачта хәтта меңнән артык аюны, кулларына тәпәчләр тоттырып, хәрби парад та уздырганнар. Моны күргән француз әсирләре әйткән имеш, без бу илне җиңә алмыйбыз, анда хәтта аюлар да сугышка әзерләнә, дигән. Аю биетүчеләр татар авылларында да булган, бу хакта хатирәләр Яндовище авылында әле дә саклана... Шулай ук Андреевка (Метеравыл), Грибан, Камка, Пица ( Печә), Шубино (Шубиле) һәм башка татар-мишәр авылларында да аю үрчетүчеләр яшәгән. 1860нчы елларда исә бу һөнәр тыелган. 
Печәгә аерым тукталасым килә, чөнки анда Касыйм ханлыгыннан күчкән себер татарлары да яшәгән. Себер татарлары өчен аю – урман хуҗасы, аларга иң якын, тотем, изгеләштергән хайван. Һәм Себердән – Касыймга, Касыймнан Печәгә күчкәч тә, себер татарлары аюга карата кешелекле мөнәсәбәтләрен саклап калалар, Нижгар төбәгендә дә аюны кулга ияләндерәләр. Моңа галимнәр дә игътибар иткән, алар Пица-Печә турында болай дип яза: «Жители деревни издавна занимались медвежьим промыслом.» (С.Б.Сенюткин, У. Ю. Идрисов, О. Н. Сенюткина, Ю. Н. Гусева. История исламских общин Нижегородской области. – Нижний Новгород, 1998, стр. 276.)
Бу яклардагы аю үрчетү, аюны кулга ияләндерү, аны биергә өйрәтү дә нәкъ менә себер татарлары яшәгән Пица-Печә авылында барлыкка килгән булырга мөмкин, чөнки башка төбәкләрдә бу һөнәр юк.
Сергачның төбәк тарихын өйрәнү музеенда болар турында азмы-күпме материал бар, без алар белән дә таныштык. 
Сергач тагын биредә шагыйрь Александр Пушкин булуы белән дә данлыклы. Бу тарихи вакыйга 1830нчы елның көзендә була. Пушкин бирегә ике тапкыр килә. Александр Сергеевичның нәсел утары Болдино да Сергачтан әллә ни ерак түгел. Сергач зиратында Пушкинның туганнары, фамилиядәшләре җирләнгәнен дә әйтергә кирәк. 
Сергач шулай ук язучы-демократ Добролюбов нәселе белән дә билгеле, алар Пушкин белән дә туганлаша.
Әйе, Сергачның төбәк тарихын өйрәнү музеенда биредә берничә көн булып киткән композитор Сергей Рахманинов турында да, Пушкин, Добролюбов хакында да мәгълүмат шактый, әмма татар шәхесләре турында берни дә юк. Югыйсә, шушы районга кергән Печә авылында танылган дин әһеле, Тверь шәһәре мулласы, хәрби ахун, репрессия корбаны Хөсәен Сәет Борһан да туып үскән бит! Печә (Пица) авылы үзе дә бик тарихи авыл, анда 17нче гасырда Касыймнан Фатыйма Солтан ханбикә үзенең нәсел дәвамчыларын кайтарып куйган, анда Себернең соңгы ханы Күчемнең оныклары, Чыңгыз хан нәселе яшәгән. Әмма болар берсе дә музейда чагылыш тапмаган. Дөрес, биредә татарга бер киштә биргәннәр, анда читек-кәвешләребезне, комганнарыбызны куйганнар, янында татар кызы сынын да бастырып куйганнар. Әмма бу музейда татарлар турында күбрәк беләсе килгән иде. Сергач районына җиде татар авылы керә бит, аларда өч меңнән артык кеше яши. Кызганыч, Сергач музеенда татарларның бүгенге тормышы, аннан чыккан танылган шәхесләр турында да мәгълүмат юк. Репрессиягә багышланган махсус бүлек булмау да төбәк турында тулы мәгълүмат алуны кыенлаштыра, югыйсә биредә һәр авылда бөтен дин әһелләрен, урысын-татарын юк иткәннәр бит!
Әйткәнебезчә, Сергач – борынгы урыс шәһәре, анда егерме меңләп кеше яши, татарлар да бар, әмма мәчетләре юк. Шуңа карамастан, Сергачта татарларның акыл үзәге урнашкан, дип әйтер идем. Түбән Новгород өлкәсе татарларының «Туган як» газетасы редакциясе Сергачта, анда тирә-як мишәр авылларыннан җыелган татар зыялылары эшли. Газета менә инде утыз ел шушы тирәдә милли оя булып урнашкан мишәр-татар авылларына хезмәт итә, төбәктә татар телен саклап тора. «Туган як»ның мөхәррире – янәшәдәге Кочко-Пожар авылыннан Олег Әндәрҗанов, талантлы хезмәткәрләрнең дә күбесе шул авылдан, алар барысы да татарчаны яхшы белә. Данлыклы «Татар радиосы» да Сергачта эшләп ята, ул көне-төне бөтен төбәккә татарча сөйләп, җырлап тора, аның җитәкчесе – Фәрит Аймалетдинов.
Сергачта тагын ниләр бар? Туксан гектар мәйданны биләп алган, ташландык чокырга утыртылган диндропарк бар, әйтерсең лә бөтен дөньяның агач-куаклары үзләре монда килеп баскан... Совет заманында утыртылган бу агачлар инде урман булып шаулый, халыкның ял итү урынына әйләнгән. Ә узган гасырлардагы кара урманнар юк инде биредә, аларны теге вакытларда поташка һәм кораблар өчен кисеп бетергәннәр, биредәге татар авылларын лашманчылык белән дә изгәннәр. Кара урманнары булмагач, бии торган аюлары да юк инде, алар бары тик Сергач музеенда гына сакланып калган...
Биредә урыс-татар чиген Пьяна елгасы билгели, аның сул ягында – урыс Сергачы, уң ягында – Татар Пужары авылы. Сергачка кергәндә – тәре, татар авылына кергәндә күпер төбендә үк айлы татар тамгасы тора. Биредә һәр татар авылы башына менә шундый айлы тамгалар куелган, алар монда кем хуҗа икәнлеген бөтен дөньяга хәбәр итеп торалар. Пьяна елгасының уң ягында тарихи Татар-Кыпчак даласы башлана, элек ул Дикое поле дип аталган, ил-җирләр өчен канлы бәрелешләр шушында барган. Бу даланың бер өлеше хәзер дәүләт тарафыннан табигать тыюлыгы буларак саклана, аны галимнәр өйрәнә, татар бабаларыбыз ат чаптырган, чатыр корган урыннарда хәзер халкыбыз ял итә...
Кочко-Пожар – Татар Пужары – зур мишәр авылы, аңа 1611нче елда Кучкай морза Сабаев нигез салган, безнең фикеребезчә, авыл тагын да борынгырак булырга мөмкин. Сабай исеме татарларда да, эрзя халкында да бар, Русиядә Сабай атамалы биш татар авылы билгеле, шуның өчесен Башкортстанда, Нижгар якларыннан күчкән мишәрләр нигезләгән, берсе Мордовиядә, берсе минем туган авылым Сабай, Татарстанда. Кучкай Пужарында да заманында төрле яктан җыелган йомышлы татар-мишәрләр яшәгән, Әстерхан якларыннан килеп урнашучылар да булган. Шуңа күрә авыл халкының гореф-гадәтләре, холкы, йөз-кыяфәтләре дә төрле. Тарихчыларның язуынча, узган гасырларда әле биредә кымыз ясаучылар һәм калмык-нугай чәе эчүчеләр дә булган. Заманында ике мәчет эшләп торган, авылда хәзер дә моннан утыз ел элек салынган бик зур, мәгърур мәчет бар.
Бу авыл совет чорында да югалып калмый, татарның милли үзәгенә әйләнә. 1929нчы елда өлкәдә хәтта Татар районы да төзелә, аның үзәге Татар Пужарында була, районга тирә-яктагы 28 татар авылы керә. Соңрак район үзәген Уразавылга күчерәләр һәм Татар исемен алып ташлап, Кызыл Октябрьгә әйләндерәләр. Район үзәге бетерелгәч тә Кучкай Пужары әле тиз генә бирешми, биредә 1932нче елдан 1950нче елга кадәр Татар педагогика училищесы эшләп килә, аны ике меңнән артык кеше тәмамлый. Татар педучилищесын тәмамлаучылар арасында җырчы Рәшит Ваһапов, тарихчылар Умәр Билалов, Галимҗан Орлов, Мансур Хафизов, Чыңгыз Азизов кебек шәхесләр була. Ни кызганыч, заманында татар педучилищесы булган авылда бүген хәтта мәктәп тә юк, утызлап баланы күршедәге Урыс Пужарына йөртәләр...
Кучкай Пужары миңа ике якын танышымның туган авылы буларак та кадерле, алар – шагыйрь Әхмәт Саттар һәм музыкант Рамил Курамшин. Алар инде икесе дә мәрхүм, шушы авыл зиратында яталар, рухлары шат булсын! Милләтнең бер гаярь улы Әхмәт Саттар белән без якыннан аралаштык, Мәскәүдә аларда булдым, ул Чаллыда бездә кунак булды, мине яклап, Мәскәү урамнарында пикетта басып торды, Казанда, Чаллыда бергә милли җыеннарда катнаштык. Шуңа күрә, аның 2018нче елның җәендә кинәт үлемен авыр кабул иттем, аңа багышлап шигырь дә яздым.
Соңрак Нижгар якларыннан яхшы хәбәрләр килде – туган авылында Әхмәт Саттарның өендә музей ясаганнар икән, диделәр. Әмма музейны күрәсем килеп, бу якларга юлым төшкәч, соңга калган булып чыктым: Әхмәт Саттарның туып-үскән йортын туганнары сатып җибәргән, диделәр... Ә андагы әйберләр, Әхмәт Саттардан калган истәлекләр, китаплар хәзер кайда икән? Мине шушы нәрсәләр борчый. Авылдашларының әйтүенчә, ул әйберләрне эзләп табып, мәдәният йортында музей ачарга ниятлиләр. Шулай ук Кучкай Пужарында Әхмәт Саттарга, Рамил Курамшинга һәм тагын берничә танылган авылдашларына бюст куярга да җыеналар икән.
Шушы авыл тумасы Рамил Курамшин белән дә без якыннан таныш идек. Бик талантлы, үз фикере булган, милли рухлы шәхес иде. Узган гасырның туксанынчы елларында ул татар милли хәрәкәте уздырган чараларда да еш катнашты, халык белән бергә булды. Җырчы Вафирә Гыйззәтуллина белән якын дуслар булдылар, Чаллыга килгәч, минем белән очрашмыйча калмыйлар иде. Милләт өчен бик борчылды, бездән соң телсез, моңсыз буын килә, татар мәдәнияте куркыныч астында, дип өзгәләнде... Инде менә Рамил дә туган авылы зиратына кайтып яткан, рухы шат, җаны тыныч булсын!
Соңгы тукталышыбыз – Семочки (Семеновски) авылы мәчетендә һәм Пашат авылы белән ике арадагы Шәһитләр зиратында булды, золым корбаннары рухына дога кылдык. Тарихтан билгеле булганча, 1919нчы елның салкын гыйнварында Семочки авылында илледән артык татарны, совет хөкүмәтенә каршы дип, судсыз-нисез атып үтерәләр һәм ике арадагы Бүре чокырына китереп ташлыйлар. Җәза операциясе белән Сергачтан килгән өяз ЧК рәисе Н. Михельсон һәм өязнең хәрби комиссары М. Санаев җитәкчелек итә. Дөрес, 1937нче елда аларның үзләрен дә халык дошманы дип атып үтерәләр. Сергач төбәгенең һәр карышы тагын урыс-татар каны белән сугарыла...
Совет чорында бу теманы артык куертмыйлар, күтәрмиләр, дөресен әйтмиләр, киресенчә, аларны мыскыл итәләр, имеш, анда контрлар, «черносотенецлар», дошманнар ята. Әмма халык Шәһитләр каберлеген бервакыт та онытмый, кача-поса барып булса да, анда догасын кыла, әрвахларны үзенчә искә ала, сәдакасын бирә. Һәм илдә үзгәртеп корулар башлангач, 1999нчы елда бу урында шәһитләрне искә алу Мемориалы төзелә, аны Мәскәүдә яшәүче танылган эшмәкәр Фаиз Гыйльманов төзетә, соңрак атып үтерелгәннәрнең исемнәрен гранитка уеп язып, истәлек ташы куялар. Атылганнар арасында ирем Хөсәеннең дә ике туганы, Семочкидан Юнис мулланың уллары Исхак һәм Шәрипҗан Юнисовлар да булган. Исхак шушы каберлектә ята, ә Шәрипҗан үлеп өлгермәгән була, мәетләр арасыннан шуышып чыгып кача, әмма юлда өшеп үлә... Изге Рамазан аеның беренче көнендә Шәһитләр каберлегендә иремнең туганнары өчен дә аерым дога кылдык...
Нижгар төбәгенең һәр карышында татар тарихы җәйрәп ята, милләт фаҗигасе сулкылдый, үзенең өйрәнүчеләрен көтә... Сергач якларындагы бу тарихи күзәтүләрем шуның беренче адымнары булсын иде!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты

Комментарии