Бакуда Чыңгыз Айтматов юбилее

Бакуда Чыңгыз Айтматов юбилее

Узган гасырның сиксәненче еллар азагында без милли азатлык көрәшенә азербайҗаннардан өйрәндек. 1989нчы елда, татар иҗтимагый үзәге* оешу белән, без Бакуга, аларның азатлык өчен көрәш тәҗрибәсен өйрәнергә чыгып киттек. Казаннан самолет-самолет очтык без анда! Зур-зур төрки корылтайларда, Хәзәр диңгезе буенда үткән миллион кешелек митингларда катнаштык, татар халкы исеменнән чыгышлар ясадык. 1990нчы елның 30нчы августында, Татарстан парламенты үзенең дәүләт бәйсезлеге турында декларациясен кабул иткәч тә, икенче көнне мин Бакуга очтым, безнең суверенитетны тануларын сорап, Милли Мәҗлескә үтеп кердем... Татарстан парламентының аларга рәсми рәвештә мөрәҗәгать итүен азербайҗаннар озак көтте, әмма андый хәл булмады... 
Һәм менә 33 елдан соң мин кабат Баку урамнары буйлап йөрим... Ул тагын да матурайган, зурайган, ныгыган. Монда ел буе җәй, ел буе якты кояш... Дөресрәге, җил һәм кояш. Һәм яшеллек, яшеллек, яшеллек! Һәм шау чәчәк... 
Беренче эш итеп Шәһитләр аллеясында булдым. Монда 1990нчы елның 20нче гыйнварында совет гаскәре тарафыннан ерткычларда атып, сытып, бастырып үтергән йөзләгән кеше ята, араларында татарлар да бар. Шәһитләр аллеясында да, шул исемдәге мәчеттә дә Коръән укып, дога кылдым. Алар Азербайҗанның азатлыгы хакына корбан булдылар, инде рухлары шат булсын, халык шушы азатлыкның, дәүләтле булуның кадерен белсен иде!
Шәһәр уртасында Кыз каласы дип аталган урында 12нче гасырда салынган таш манаралар бар. Риваятьләр буенча, аннан хан кызы сикереп төшеп үлгән, имеш, ә чынбарлыкта, ул куш манара маяк ролен үтәгән. Манараларның берсе – 28, икенчесе 31 метр биеклектә. Хәзер аның эчендә музей, без дә кереп карадык. Бу тарихи ядкәр ЮНЕСКО исемлегенә дә кертелгән.
Моннан тыш тагын берничә мәчеттә булдым. Биредә күпчелек мөселманнар шигыйлар икән, алар намазны аерым мәчетләрдә укый, бергә укыганнары да бар. Кайбер мәчетләр бер көн –шигыйларныкы, икенче көнне сөнниләрнеке булып тора. Бу мәсьәләдә мөселманнар арасында низаглар юк, диделәр, шулай була күрсен!
Безне бирегә чакыручы, туплаучы оешма исә Төрки халыкларның парламент ассамблеясы дип атала. Ул Европарламент мисалында 2008нче елда барлыкка килгән, аңа Төркия, Азербайҗан, Казахстан һәм Кыргызстан рәсми рәвештә керә, Үзбәкстан белән Төрекмәнстан чиратта тора. Бу төрки ассамблеяның төп утыру урыны Бакуда, елына бер сессияләре шушы республикаларның берсендә була икән. Әлбәттә, Русия составында булган төрки республикалар бу ассамблеяга керә алмый, ул дәүләтле республикаларның гына хокукы. Алай да мин, татар халкының бер милли лидеры, ассамблея уздырган чарага чакырылдым, бу исә минем хезмәтемне генә түгел, татар халкын да тану иде. Шуңа күрә ассамблеяның кичке аш мәҗлесендә болар турында әйттем, Төрки халыклар парламентларының генераль секретаре Мәхмәт Сүрәяя бәйгә татарлар исеменнән зур рәхмәтләремне белдердем.
25нче декабрь көнне Бакуда дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 95 ел тулуны зурлап билгеләп үттеләр. Төрки халыкларның парламентлар ассамблеясы уздырган бу фәнни чарага Төркиядән, Азербайҗаннан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Татарстаннан галимнәр, язучылар, милли сәясәтчеләр һәм зыялылар җыелган иде. Чыңгыз Айтматовның әнисе, татар хатыны Нәгыймә апа турында китап авторы буларак, анда доклад белән мин дә катнаштым, улым мин татарча сөйләгәнне төрекчәгә тәрҗемә итеп барды. Башкалар да үз телләрендә чыгыш ясадылар, урысча сөйләүчеләр бөтенләй булмады, төрекчәгә тәрҗемә тәэмин ителгән иде. Шунысын да әйтергә кирәк, Азербайҗаннан милли элита бөтен составы белән килгән иде, биредә Фәннәр Академиясе, Язучылар берлеге, фәнни институт җитәкчеләрен күрергә мөмкин булды, алар барысы да чыгыш ясады. 
 

Минем чыгышым Чыңгыз Айтматовның татар нәселенә багышланган иде, мин сөйләгәндә экранда алар турында дистәләгән тарихи фото күрсәтелде. Үзенең тарихын Болгар, Алтын Урда чорларында ук башлаган бу затлы нәселдә хан-солтаннар да, морзалар да күп булган, һәм Айтматов моны яхшы белгән. 2000нче елны журналист Мәгъсүм Гәрәевка биргән интервьюсында ул, «Мин бит татар малае, татар язучысы! Миндә татар каны, морзалар каны бар. Шуның белән горурланам», – дигән.
Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан татарлыгын архив документлары, нәсел шәҗәрәсе, башка тарихи чыганакларга таянып исбат иткәннән соң, ни өчен аның озак еллар буе бу хакта дәшмәвенең дә сәбәпләрен аңлатырга тырыштым. Әйе, әнисе татар булса да, Чыңгыз Айтматов урыс телле кыргыз язучысы исәпләнә. Атасы кыргыз булганы өчен генә түгел, шәхес буларак кыргыз туфрагында формалашкан өчен дә ул аларныкы. Әмма Айтматовның җаны, рухы, тарихи хәтере, генетик коды – татар анасыннан. Гаять серле символлар теле белән яза белүе дә аннан. Анда татар халкының тарихи хәтере сулкылдый, ул ана сөте белән тапшырылган. Әмма Чыңгыз Айтматов үзенең татарлыгын тамгаларга ашыкмаган, ул моңа гомеренең азагында гына өлгергән... Казанның 1000 еллыгына килгәч, ул милләтебезнең ни дәрәҗәдә бөеклеген, матурлыгын күргән, аның данлы һәм фаҗигале тарихын белгән, хәтер күзәнәкләре уянган. 2006нчы елның февралендә исә аңа Казанда 400 исемнән торган нәсел шәҗәрәсен тапшыралар, анда әнисе ягыннан Габделвәлиев-Үтәмешевларның затлы тармагы да була. Һәм 2006нчы елның 15нче сентябрендә Чыңгыз Айтматов Кукмара музеена үзенең тарихи хатын язып җибәрә, ул анда әби-бабалары туган бу төбәкне үзләре өчен изге җир дип атый. Һәм белепме-белмичәме, соңгы сәфәрен дә шушы якларга ниятли, әмма Кукмарага кайтып җитә алмый, Казанда әҗәле куып җитә, аны ярым үле хәлдә, очкычта Германиягә алып китәләр һәм 2008нче елның 10нчы июнендә ул шунда бакыйлыкка күчә... Ягъни, аның рухи үлеме Казанда, туган якларында була. 
Шунысын да онытмаска кирәк, ул чорда татарлардан бер язучыны да илкүләм дәрәҗәгә күтәрмәделәр. Югыйсә, бездә дә талантлы язучылар бар иде бит! Татар язучысы булса, бәлки Айтматовны да шул язмыш көткән булыр иде... Татарга тәкъдир тамгасы сугылган инде, ул бу илдә беркайчан да танылмаячак, һәм Чыңгыз Айтматов моны яхшы аңлаган булырга тиеш. 
Ә инде Чыңгыз Айтматовны кыргызга, татарга, урысча язган өчен хәтта урыска бүлгәләүнең һич кирәге юк, ул аларның берсенең дә тәлинкәсенә сыймый. Ул инде галәм кешесе, һәм аның иҗаты да бөтен кешелек өчен. 
Һәрвакыттагыча, бу фәнни-мәдәни чарага да тема буенча китапларымны алып килгән идем, аларны Төрки халыкларның парламентлар ассамблеясына бүләк иттем. Үзем белән Татарстан байрагын алган идем, ул фәнни җыенның түрендә булды. Бу халыкара оешманың генераль секретаре Мәхмәт Сүрәяя әйтүенчә, Татарстан байрагы барыбызның да уртак байрагына, символына әйләнде. Бездән кала, фәнни конференциядә бары тик бәйсез дәүләтле республикаларның вәкилләре генә катнашты. Әйе, безнең үз бәйсез дәүләтебез юк, әмма дөньяга даһи Чыңгызларны тудыра алырлык милләтебез бар. Шул хакта бөтен дөньяга оран салырлык шәхесләребез бар. Татар халкы бар. Бакуда узган Айтматов юбилеенда без генә түгел, милләтебез мәҗлес түрендә иде, татар сүзе яңгырап торды, шуңа чиксез шатландым!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА, 
язучы, тарих фәннәре кандидаты. 
Баку, Азербайҗан
* 2022нче елда Татарстан Югары суды карары белән экстремистик оешма дип танылды һәм эшчәнлеге тыелды

Комментарии