Чагыштыру

СССРны сагынучыларның саннары кими төшә башлаган. Хәзерге вакытта, Аллага тапшырдык, Алла боерса, кебек канатлы җөмләләр артыгы белән ишетелә. Ифтар белән авыз ачтыруның мәгънәсен аңламаганнар да, рамазанны рамадан дип әйткәннәр дә, тупас итеп әйткәндә, чамасыз. Ильичның китапларын әле дә чүплекләрдә очратырга мөмкин. Әле кайчан гына дини китапларны йә чормага, йә сарайлардагы әрҗәләргә яшерә идек. Яндыручы кешеләрне дә күргәләдек. Шәхес культы чорындагы каралтылганнар бүгенгәчә акланып бетерелмәгән икән. Үтенеч-гариза язып кына уңышка ирешә аласың. Аның да үз тәртибе бар. Бер хәреф хатасы булса да, яңадан язарга кирәк булачак. Тиешле органнар хәл итәргә тиешлене үтенеч язучы башкарырга тиеш булып чыга инде. Өлкән яшьтәгеләр аякларын чалыштырып утырып, барысын да Аллаһыбыз күреп тора, дип сөйләргә осталар. СССРда да күреп торганнардыр бит инде алар. Хәзерге җәмгыять «кызыл» чорларга караганда да аянычрак хәлдә ләбаса. Милли яктан тигезлек дигәне коры сүз генә булуы мәгълүм. Йөз процент уңышка ирешеп булмаса да, нәрсәгәдер ирешергә мөмкинлек бар. Булдырабызны әйтеп кенә гамәл кылып булмас.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии