- 25.09.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №37 (21 сентябрь)
- Рубрика: Мәсьәләгә бер караш...
Зарыгып көткән Сабан туйлы җәйләр дә үтеп китте. Хәер, безнең яшьтә аны алай зарыгып көтмисең, балалар, оныклар кайтышка хәл килгәнчә әзерләнәсең.
Татарның гасырлардан килгән бу бәйрәме киләчәк буыннарга мирас булып барып җитсен дисәк, аның табигыйлеге, ихласлыгы югалмаска тиеш. Милләтебез балалары үсеп төрле якка таралгач та бәйрәм хатирәләрен изге ядкарь итеп сакласын дисәк, нәрсә эшләргә соң? Бу бәйрәмне балаларга махсус оештырырга!
Балтач районы Шубан авыл җирлегендә нәкъ шулай эшләделәр дә! Авыл җирлеге белән берлектә мәдәният, балалар бакчасы, мәктәп коллективлары бәйрәмне үткәрүгә гаять зур көч куйган. Сабан туен алып баруны күп бәйрәмнәр үткәреп танылган, тәҗрибәле Инсаф Сәләхетдиновка тапшырулары үзе үк бу чарага җитди карауларын күрсәтә. Бәйрәмгә озак еллар мәгариф бүлеген җитәкләгән, хәзер район газетасы «Хезмәт»нең мөхәррире Вакыйф Мансур улы Зәкиев үзе килгән иде.
Атна-ун көн алдан әрәпә җыю көне билгеләнеп, милли киемнәр кигән балалар бизәлгән җигүле атта, гармунга җырлап-биеп, мәдәният хезмәткәрләре Рания һәм Миләүшә апалары җитәкчелегендә әрәпә җыйды.
Халык аларны капка төбенә чыгып каршы алды. Бала-чагалар бәйрәме димәгәннәр, арада шактый саллы бүләкләр дә бар иде. Сабыйлар канәгать булсын дип тырышкан өлкәннәр. Барысына да зур рәхмәт! Бүләкләр мул булган!
Иганәчеләр дә читтә калмаган. Иң мул күчтәнәч «Алга» күмәк хуҗалыгыннан, аннан «Алсу» кибетеннән, мәчеттән. Арада бүләкне акчалата бирүчеләр дә бар.
Монда барысы да нәкъ зур Сабан туйларындагыча. «Йолдыз» кибетчеләре тәм-том сата, Илфат абыйлары шашлык әзерләгән, аны 9нчы сыйныф укучысы Язилә төп-төгәл итеп үлчәп бирә. Карадуганнан Исхаковлар гаиләсе батут, квадрацикл кебек уен җиһазлары, поп-корн, баллы мамык ише нигъмәтләр белән куандырды.
Туры һәм авыш баганага менү, капчык белән сугышу ише куркыныч уеннардан кала, Сабан туеның барлык традицион уеннары һәм балалар өчен кызыклы лимонад шешәсеннән балык тоту (тоткан лимонад үзенә), кул арбасына иптәшләрен утыртып йөрү, зур шашка, якындагы елгадан чын кармаклар белән балык тоту (монсында балыкчы улы Кәрим җиңүче булды), «Әтәчләр» (түгәрәктән бер аякта көндәшеңне этеп чыгару), оннан тәңкә эзләү кебек уеннар да бар иде. Миңа зур шашка уены ошады; җиргә зур шашка тактасын җәйгәннәр, шуңа сары һәм зәңгәр кечкенә табаклар-шашкалар тезгәннәр, ихлас бирелеп, уйныйлар. Җиңүче уенны дәвам итә, җиңелүче бүләген алып чыга бара. Сабан туеның үзенчәлеге шунда: бер генә бала да уеннан бүләксез чыкмый, җиңгәне дә, җиңелгәне дә. Аннан балаларны ярыштырганда аларны яшьләре, авырлыклары белән дә туры китерергә тырышалар. Мисал өчен 8нче сыйныф укучысы Әмиргә үз яшендә көрәшергә иптәш булмады (ул көрәш секциясендә шөгыльләнә). Шуннан аны җиңүче булган кечерәк сыйныф укучысы Инзил белән көрәштерделәр (ул да секциягә йөри). Әмир җиңсә дә, җиңүче титулы Инзилдә калды һәм бу дөрес гамәл булды. Ә Әмиргә матур көрәш алымнары күрсәткән өчен махсус бүләк бирелде. Ярыш уеннар җыр-бию белән аралашып барды.
Апа-абыйлары «бүләк калмасын» дия-дия, бөтен бүләкләрне уйнатып бетерделәр. Менә бу ичмасам, гадел, ихлас бәйрәм булды. Уеннан елап чыгучылар булмады.
Элеккерәк елларда без дә үткәрә идек балалар Сабан туен. Хәтерлим әле, өч тәгәрмәчле велосипед ярышында минем кечкенә малай егылды да, елап тауга менеп китте. Хәзер кызык итеп сөйлибез. Бәйрәмне яңартканнары өчен оештыручыларга зур рәхмәт.
Гыйбрәт булсынга башка авыл Сабан туеннан бер-ике балалар уенын язам. Менә балалар йомырка кабып йөгерә, зур һәм кечкенә балалар барысы бергә, кем кашыкны эләктерә, шул ярыша. Бүләк беренче өч урынга гына бирелә. Әлбәттә, зурраклар җиңә, кечкенәләрне төртеп кенә калдыралар. Өчәр-дүртәр мәртәбә кергәннәре дә бар, дүртенче, бишенче килсә дә таныган балага биреп, өченчесе буш калырга да мөмкин. Капчык киеп йөгерүдә дә шул хәл; гаделлек эзләп якын килгән әти-әнигә тупас мөнәсәбәт. Балалар көрәшен ерактан гына күзәттем. Ябык кына үсмерне аннан ике тапкыр авыр малай егып салды да батыр калды.
Без кечкенә вакытта да бар иде балалар һәм әби-бабайлар Сабан туе. Ул кичен була, «Уенлык» дип атала. Уенлык өчен бүләкләр махсус калдырыла. Уенлык бабайлар көрәше белән башланып китә, аннан бабайлар эстафетаны булачак көрәшчеләр – балаларга тапшыра. Кайткан кунаклар, әби-бабайлар, балалар, җырлап-биеп, уеннарда катнашып рәхәтләнеп күңел ачалар. Кайберәүләр ерактан нәкъ менә «Уенлык»ны сагынып кайталар. Ул табигатьнең гүзәл почмагы – «Шүрәле» чишмәсе янындагы аланлыкта үтә иде.
Әйтәсе килгәнем шул, гасырлар үтсә дә бу бәйрәм ихласлыгын, гаделлеген югалтмасын иде. Бигрәк тә балаларга игътибарлы булу кирәк. Көрәшчеләрне гадел көрәшкә өйрәтү мөһим. Чөнки көрәш – Сабан туеның төп уены. Бүген баланың кителгән күңеле киләчәккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бәйрәм мактанышу өчен генә булмасын иде. Бәйрәмдә артистның 4-5 җыр җырлап күп итеп акча алып китүе дә матур күренеш түгел. Чакырып та тормасак ярый андый зур нәфеслеләрен. Халык үзе дә талантлы!
Күңел тынычлыгы, иминлек-сәламәтлек теләп,
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Балтач районы, Шубан авылы
Комментарии