- 12.06.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №6 (июнь)
- Рубрика: Мәсьәләгә бер караш...
Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Туган тел көне» бәйрәме быел үзгәртелеп үткәрелде. Күп еллардан бирле традицион рәвештә үткәрелә торган урыны – опера театры бинасы янындагы Тукай һәйкәле янында түгел, Камал исемендәге театрның яңа бинасы янында үткәрелүе турындагы хәбәр сәеррәк булып, Тукаебыздан ераклашу кебек күренде. Бу турыда матбугатта һәм «Таяну ноктасы» тапшыруында шактый каршылыклы фикерләр әйтелде. Ни өчен дигәндә, бездәге гадәт буенча, миллилеккә багышланган чараларны шәһәр үзәгеннән читкә куалап чыгару белән башланып китеп, соңыннан андый чараларның бөтенләй дә тыелган очраклар булуын күреп торабыз. Шәһәр үзәгендә урнашкан Камал театрына шәһәрнең теләсә кайсы ноктасыннан бер транспорт белән барып була иде. Халык йөрсен өчен уңайлы булмаган, рәтләп транспорт та йөрмәгән урындагы яңа театрга йөрүчеләр күп булмас кебек күренә. Без яшәгән Гадел Кутуй, Гвардия урамнарыннан театрның яңа бинасына яки Филармония концертларына барыр өчен, аралар ерак булмаса да, ике яки өч транспорт белән барырга кирәк. Ә кайтканда транспорт бөтенләй дә йөрми башлаган була инде. Камал театрының элеккеге бинасы нинди максатларда кулланылачагы әлегәчә билгеле булмаса да, бу гамәлләр миллилектән читләштерү өчен башкарыла кебек күренә.
Сүзебез Тукайның туган көненә багышланган Туган тел көне бәйрәменең кайда үткәрелүе турында башланып киткән иде. Без Татарстан Республикасы Аксакаллар оешмасы җыелышында кабул ителгән карар буенча, бу бәйрәмне Габдулла Тукаебыздан ераклашмыйча, гадәти булган урында, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янында урнаштырылган Габдулла Тукай һәйкәле янында үткәрү урынлы булыр, дигән фикер белән, ул көнне һәйкәлгә чәчәкләр куеп, аның рухына багышлап догалар укыдык. Халык алай күп булмаса да, монда милләтнең каймагы җыелган иде. Фронтовик шагыйрьләрнең Тукайга багышлап язылган шигырьләре укылды. Бу чарада катнашкан Миләүшә ханым Хәбетдинова белән Рәмис Латыйповка, бу чара турында әйтелгән һәм язылган сүзләре өчен, мондагы җыелган халык исеменнән Энҗе ханым Даутованың ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре күңелләрне йомшартып җибәрде. Марий Эл республикасыннан килгән милләтпәрвәр Рамай Юлдашев та бар иде бу җыелышта. Мондагы бәйрәм чараларында катнашучыларга рәхмәт әйтеп, Туган тел көненә багышланган бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Өйгә кайткач, сәгать өчтән соң театр бинасы янында барган бәйрәм чараларын телевизордан карап утырдык. Быел Тукай бүләгенә тәкъдим ителгәннәрнең исемлеге белән танышканнан соң, минем фикеремчә, бу исемлектә иң алда шагыйрь Рафис Корбан, танылган җырчы Георгий Ибушев кебек халыкка яхшы таныш булган шәхесләр булыр кебек сизелә иде. Гомер буе халкына хезмәт итеп танылу алган шәхесләр читләштерелеп, исемнәре дә ишетелмәгән кешеләр аталганда, күңел белән аларны кабул итә алмыйча, уйланып торырга мәҗбүр буласың.
Фәнис Яруллин фаҗигасен кабатлап, армиядән гарипләнеп кайтып, коляскада утырып иҗат итүче Рәниф Шәрипов дигән шагыйребез турында ишеткәнем юк иде. Фәнис Яруллин турында язмалар булган кебек, Рәниф турындагы язмаларның булмавы турында да уйланып, сәерсенеп утырдым. Рәисебез Р.Миңнехановның аның янына үзе барып, аны үзе котлавы күңелләрне йомшартып җибәрде.
Яңа театр бинасы янында үткәрелгән чараларны телевизордан карап утырганда һәм машина белән үтеп барганда да, бу бинаның стеналарын һәм тәрәзәләрен күреп булмагач, гадәти булмаган хәзинә кебек күренде ул. Мөмкинлек булу белән, спектакль карарга баргач, барысын да күреп кайтырбыз дип торабыз.
Туган тел көненә багышланган бәйрәм чаралары алдагы елларда гадәти урынында, Тукай һәйкәле янында үткәрелер дигән сүзләр әйтелде һәм шулай булуын көтеп калабыз.
Рәфкать ИБРАҺИМ,
ТР Аксакаллар шурасы әгъзасы
Комментарии