- 30.08.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №8 (август)
- Рубрика: Мәсьәләгә бер караш...
«Русия Умартачылык фәнни-тикшеренү институты мәгълүматлары буенча, илдә 10 ел эчендә бал кортлары 40 процентка кимегән. АКШта кыргый умарталарның 90 проценты юкка чыккан. «Органик игенчелек берлеге» галимнәре фаразлавынча, алга таба да шулай дәвам итсә, 2035нче елга бал кортлары бөтенләй үлеп бетәргә мөмкин. Бу очракта бүген игелә торган агрокультураларның өчтән берен үстерү тукталачак, чөнки үсемлекләрнең 75 процентын бал кортлары серкәләндерә. Альберт Эйнштейн: «Умарта кортлары юкка чыкса, кешелек дөньясы дүрт елдан артык яши алмаячак», – дип әйтеп калдырган», – дип язды «Мәдәни җомга» (№24, 23.06.2023)
Беренче реплика: Кая карама, зарлану да зарлану! Ә кайда соң тәгаен эшлекле тәкъдимнәр? Галимнәр «армиясе» кая карый? Бал кортларын үрчетү тармагы әле дә юк. Бал алу, табыш алу турында гына уйлыйлар. Җир шарында көн саен меңләгән снарядлар һәм бомбалар шартлап тора. Бу шартлаулар нәтиҗәсендә күпме агу, күпме химикат бүленеп чыга! Ник язмыйлар бу турыда? Туфрак, су һәм һава агулана. Ник үлмәсен бал кортлары?!
Икенче реплика: Бу шартлаулар нәтиҗәсендә күпме җылылык бүленеп чыга! Атмосфера җылына. Белгәнебезчә, җир шарының үзәгендә бик кайнар магма бар. Җир өсте кирәгеннән артык җылынгач, магманың өске катламы суынып өлгерә алмый. Нәтиҗәдә вулканнар һәм җир тетрәүләр активлаша. Җир шарын, табигатьне, кешелек дөньясын ничек коткарырга юкка чыгудан?
УТОПИК СОЦИАЛИЗМ, МАРКСИЗМ, ГЛОБАЛИЗМ, КОММУНИЗМ
Бүген дөнья зур глобаль үзгәрешләр алдында тора, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Бу зур үзгәрешләр чынлыкта моннан ике гасыр элек уйланылган һәм гамәлгә куела башлаган иде инде. Кешелек дөньясы шул юнәлештә хәрәкәт итә. Дөрес, бу юлдан вакытлыча тайпылып торулар да күзәтелә.
Яңа идеяләр, революция-түнтәрешләр, ялгышлар... Әйтик, коммунизм тәгълиматын марксизмга гына бәйләп кую дөрес түгел. Марксизмда да коммунизм өчен бөтенләй ят булган ялгышлар җитәрлек булды. Марксизм – коммунизм юлында үтелгән бер уңышсыз этап кына. Коммунизм идеясен башта утопик социалистлар күтәреп чыкты. Алар һәм марксистлар фикеренчә, коммунизмны бөтен дөнья илләре, халыклары белән бергә, бердәм рәвештә генә төзеп була, коммунизмда дәүләтләрнең кирәге калмаячак, алар әкренләп эреп юкка чыгачак. Ленин исә социализмны аерым бер дәүләт эчендә дә төзеп була дип санады. Нәтиҗәдә ниндидер бер аңлаешсыз репрессив империя дөньяга туды, шуңа бәйле рәвештә «коммунизм» сүзе дә ямьсез сүзгә әйләнеп бетте, бу сүзне яңа «глобализм» сүзенә алыштырдылар. Чынлыкта глобализм – коммунизм юлында бер этап кына. Коммунизмга барып җиткәнче тагын берничә этап үтәргә туры килер, Җир шарын һәм анда тереклекне, яшәешне саклап калу өчен бүтән юл юк. Атом-төш сугышы, радиация һәм экология катастрофасыннан бары тик барча илләр, барча халыклар бер булып, бер идарә итү үзәген булдырып кына котыла ала.
ПЛАНЕТАНЫ АТОМ-ТӨШ СУГЫШЫННАН КОТКАРУ
Бу максатта Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Берләшкән Милләтләр Оешмасына (БМО) нигез салынды. Бу глобализм юнәлешендә мөһим адым булды. Аңарчы төзелгән Милләтләр Лигасы (Лига наций) урынына Җир белән идарә итү үзәге буларак БМО (ООН) дөньяга туды. Бу проект шактый уңышлы булып чыкты, чөнки әлегә кадәр бөтендөнья сугышлары булганы юк. Дөрес, әле аның көче җитеп җитми. Киләчәктә ул көчле, авторитетлы Үзәк булыр, аякка басар. Эш шул юнәлештә, дәүләтләрне атом-төш коралыннан арындыру юлында бара, ләкин әкрен. Моңарчы төзелгән килешүләрне яңарту кирәк. Башка төр кораллардан да арыну турында уйлый башларлар дип өметләник, чөнки барча халыклар планета белән идарә итүче Бер Үзәк тарафыннан идарә ителә башлагач, ашкынып кораллануның кирәге калмаячак. Бу юнәлештә тиешле агитация һәм пропаганда эшен бүген үк башлап җибәрү кирәк. 300-400 этапка бүлеп, БМО кысаларында коралсызлану буенча график эшләү кирәк. (Бу графикта беренче чиратта иң көчле дәүләтләр торырга, АКШ, Кытай... алар башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш). Агитация һәм пропаганда эше тиешле югарылыкта куелса, бу эшне 50-60 ел эчендә башкарып була. Кайберәүләр бу тәкъдимнәрне утопия дип бәяләр. Ә үзләре нәрсә тәкъдим итәр икән, кул кушырып утырыргамы, ашкынып кораллануны дәвам итәргәме? Экология инде бүген дә катастрофа хәлендә, радиация дә көчәя бара.
ГЛОБАЛИЗМ ТӘГЪЛИМАТЫ
Бүген (әлегә) империалистик дәүләтләрнең үзара берләшүен «глобализм» дип атап нык ялгышалар. Әлегә чын глобализм башланып кына килә. Чын глобализм әле алда. Милләтара һәм дәүләтара мөнәсәбәтләрне көч кулланып хәл итү – ул искелек. Америка Кушма штатларын (АКШ) оештыру глобализм юнәлешендә мөһим адым булды. Америкада гражданнар сугышына чик куелды. 44 штат («дәүләт») бер Үзәк кул астына берләште. Икенче мисал – СССР. 15 союздаш республика (15 союздаш дәүләт) 70 ел буе бер Үзәк астында булды. Өченче үрнәк – Евросоюз (ЕС). Европа дәүләтләре бер Үзәк астына берләштеләр. Әгәр бар дәүләтләр, бар халыклар берләшеп, бер Үзәк тарафыннан идарә ителә башласалар, кораллану өчен тотылган триллион акчалар халык өчен, торак йортлар һәм мәктәпләр салу өчен, медицина һәм ял йортлары өчен, юллар салу һәм транспорт өчен, экологияне яхшырту өчен тотыла башласа, начар булмас иде.
ГЛОБАЛИЗМ МИЛЛӘТЛӘРНЕ САКЛАРМЫ?
Бу сорау күпләрне борчый. АКШта милләтләр юкка чыктымы? СССР да милләтләр юкка чыктымы? Евросоюз (ЕС) милләтләрне юкка чыгару максатын үз алдына куямы? Глобализм андый максатны күздә тотмый. Глобализмның максаты – җирдә яшәешне, тереклекне саклап калу. Тагын бер сорау – күп санлы милләтләр аз санлыларны йотмасмы? Моңарчы йота алмаганнар икән, киләчәктә дә йота алмаслар. Чөнки глобализм чорында бөекдержавачыл шовинистик империяләр калмаячак, бу беренчедән. Икенчедән, халыкларның аңы һәм культурасы бөтенләй бүтән, югары дәрәҗәдә булачак. Халыклар дуслыгы – ул буш сүз түгел, реаль эш. Халык саны проблемасы күп илләрдә инде хәл ителгән. Тиздән Африка илләрендә дә, Кытайда да, Һиндстанда да бу проблема хәл ителер.
Глобализм шартларында милләтләр сакланыр, әгәр бу эшкә бүген үк җитди карап әзерләнә башласак, башыбызны эшләтергә иренмәсәк. Югарыдан күрсәтмәләр төшүен көтеп утырган милләт югары интеллектуаль үсешкә ирешә алмый. Фикер уртаклашу, коллектив аң булдыру кирәк. Глобализм безгә бик нык ярдәм итә ала. Дәүләтләр эреп юкка чыга барган саен, иркенлек арта барачак. Адашып, таркалып бетмәс өчен, безгә соңармыйча, киләчәккә барачак юлыбызны, стратегияне ачыклау кирәк. Киләчәккә безгә нинди этноним белән барырга соң?
«Көчле абый» эзләү чиреннән арынып бетә алганыбыз юк. Иреккә, мөстәкыйльлеккә омтылабыз икән, без үзебез көрәшергә тиеш. Иң башта мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнү кирәк. Читләр язган теорияләрне тәрҗемә итеп кенә милли юл салып булмый. Без мөселман дип, гарәп-фарсы орбитасына омтылучылар да җитәрлек бездә. Безгә үз юлыбызны, үз орбитабызны ачыкларга кирәк. Безнең инде тел, дин, мәгърифәт, әдәбият, сәнгать, җыр, музыка өлкәсендә үз юлыбыз табылган. Геосәясәт өлкәсендә әлегә үз юлыбыз юк. Халык мәгълүматка сусаган. Фикер алышу, бер-береңне кимсетмичә генә бәхәсләшү – иң отышлы сәяси белем бирү ысулы булып тора. Нигә шул кадәр курка безнең каләм әһелләре фикер каршылыгыннан?! Милли проблемаларны тарихчы галимнәргә генә ышанып тапшыру, аларга гына ышанып утыру дөрес эш түгел. Соңгы өч дистә ел барган болгар-татар бәхәсләре нигездә тарихчылар арасында гына булды һәм бернинди нәтиҗә дә бирмәде. Тарихка никадәр тирәнрәк төшәсең, шул кадәр күбрәк сораулар калкып чыга. «Исем» мәсьәләсен политологлар, сәясәтчеләр хәл итәргә тиеш. Бу эштә дә фикер алышу җитми, интеллект проблемасы аска тарта. Башны эшләтергә теләмәү – ялкаулык билгесе. Кул һәм аяк белән генә эшләү җитми, «тырыш халык» исеменә лаек булыр өчен баш белән дә эшләргә кирәк. Төрле вариантлар әзерләп карау яхшы.
МИЛЛӘТАРА НИЗАГЛАРНЫ НИЧЕК ХӘЛ ИТӘРГӘ?
Моның өчен ООН каршында вакытлыча мобиль тынычлык саклау бригадалары булдырыла. Алар тиз арада сугыш чукмарларын куып тарата. Бу җирләрдә аңлату, агитация эше көчәйтелә.
ГЛОБАЛИЗМ-АНАРХИЯ ТҮГЕЛ
Глобализм шартларында милли мәнфәгатьләрне ничек сакларга? Глобализм үсә, ныгый барган саен дәүләтләр әкренләп милли –территориаль (автоном) республикаларга әйләнеп бетәчәк. Аларның хокуклары элеккечә калачак, туган телләре, милли мәктәпләре, милли традицияләре, диннәре, культура традицияләре дә сакланып калачак. Үз законнары һәм хокук саклау органнары, МВД, КГБ хезмәтләре, сәяси һәм дәүләт структуралары... барысы да булачак. Бары тик котырынып кораллану гына юкка чыгачак.
БЕРДӘНБЕР ИДАРӘ ҮЗӘГЕ КАЙДА БУЛАЧАК?
Башта БМО бинасында. Киләчәктә виртуаль Үзәк булыр дип фараз ителә.
ГЛОБАЛИЗМ ҺӘМ ДИН
Тиздән Җир йөзендә зур глобаль үзгәрешләр булуы көтелә. Җир йөзендә бик күп яңа дәүләтләр барлыкка киләчәк, дип фараз итәләр. Тик без «татар»га анда урын табылмаячак, бары тик «татар» булганыбыз өчен генә.
Ислам дәүләтләренә һәм төрки-мөселман халыкларга шикләнеп карау глобаль дөньяда әле дә бетмәгән. Хәер, башка диннәрнең дә дәрәҗәсе югары түгел (фән һәм техник прогрессның үсешенә бәйле рәвештә). Киләчәктә диннең роле ни дәрәҗәдә булыр, әйтүе кыен. Безнең милләткә «киләчәк»кә барып җитү өчен бик нык тырышырга кирәк булачак. НАТОга кергән зур дәүләт Төркиягә дә каршылык шактый зур Европада. Иран, Гыйрак, Әфганстан, Гарәп Әмирлекләре кебек илләргә дә бик авырга туры килә. «Ислам дәүләте, мөселман дәүләте төзибез» дип шаулап йөрү урынына, «Без фән-техника алгарышына нигезләнгән европача дәүләт төзибез» дип реклама ясасак отышлырак, хәерлерәк булмасмы? Ислам динен Америкада да, Англиядә дә, Франциядә дә... бар илләрдә дә тоталар. Чамасын белеп эш итсәң, куркырлык нәрсә юк.
ГЛОБАЛИЗМ КЕМНЕ КУРКЫТА?
Ни өчен бөекмәмләкәтчел шовинистлар «глобализм» сүзен күрә алмый? Димәк, ул аларга нык комачау итә, аларга башка милләтләргә хуҗа булу эшен кыенайта.
«АЛТЫН УРДА» ТАРИХЫ БЕЗНЕКЕМЕ?
1236-1240 елларда тәре йөртүчеләр төзегән «Золотая орда» (Орден золотого креста рыцарей-крестоносцев) Болгарны тәмам бөлгенлеккә төшерә. 1278нче елда алар Казанны да җимерә, буйсындыра. Без хәзер шул яулап алучыларны үзебезнеке итеп, горурланып йөрергә тиешме? Мондый фикер сөреше белән без Иван Грозныйны да шөһрәтле бабайларыбыз исәбенә кертергә тиеш булабыз. Имеш, Болгарда Алтын урда өчен тәңкәләр сугылган. Казанда да Иван өчен сугылгандыр, буйсынгач сукмый хәлең юк. Яулап алынган Казанда ниләр генә эшләнмәгән Мәскәү өчен!
Мөслим КАМАЛ
Комментарии