Буранда...

Буранда...

Беренче ел Урдалы авылында укытучылык итәм. Татар теле дәресләре алып барам. Дәресләрем җомга көн иртәрәк беткәнгә, бик еш туган ягыма – Тәйсуган авылына кайтам. Бу Әлмәт районы дигән сүз. Кайтмыйча түзеп кара! Әтинең бакчасында алмагачлар шундый мул уңыш биргән, хәтта кәүсә тирәли коелып, җирне дә шәйләү җае юк. Гади генә спорт сумкасына тутырып алган алмалар Урдалыга барып җиткәнче ашала да бетә. Менә хәзер генә үкенеп куям, нигә дип үземне фатирга алган Нурлыгаян апага күчтәнәчкә калдырмаганмын? Яшьлек шул. Ваемсызлык та чыгып бетмәгән чак.

Урдалы авылы Шөгердән турыга юл алганда 6-7 чакрым ары урнашкан. Туры юл дигәне – гадәти ат арбасы йөргән юл. Бу юлдан авылның почта хезмәткәре һәркөн диярлек ат белән гәҗит-журналлар ташый. Мәктәп директоры Габделхак абзый үземне мәктәп атына атландырып, ике мәртәбә Шөгергә йомыш белән җибәргән иде. Шул вакытта бу араны ярыйсы ук өйрәнгән кебек булдым. Әй, шул чактагы хозурланулар! «Галиябану» йә «Фирдәвескәй» (Рәшит Ваһаповның бала вакытта авылда берничә мәртәбә клубта чыгыш ясаган җырлары), кызып киткәч, башка җырларның да иң югары берничә нотасын аласың да, ат тоягы тупырдаган ритмга рәхәтләнеп бугаз киерәсең. Ул чакта өч-дүрт нотадан торган җырлар юк иде, барысы да җитди, халыкныкы, борынгыдан килгән. Ә яшьлеккә аларны ботарлап, кәефеңә туры китерү берни тормый.

Бу юлы Шөгергә соңрак килеп төштем. Шулай да белгән юлым дип, янә дә ат юлы белән китеп бардым. Басу юлы бер дүрт чакрымлап. Аннан соң урманлы тауга менә башлыйсың. Бер өч чакрымга сузылган тау коерыгыннан килә торгач, урман бетә, шәрә тау кашлагы башлана. Ул берәр чакрымга сузыла да, авылның тау ышыгына оялаган урамына килеп чыгасың. Соңга калуым көн сәгате белән генә түгел, көзнең ноябрь башына туры килүендә дә.

Басу юлын үтеп кенә җиттем дигәндә караңгы төшә башлады. Бусы әле бер хәл, кар сибәли. Инде урманга да җиттем. Тагын да юлны турайтырга теләп, ат юлы белән тауны әйләнеп бармаска, ә тау сыртындагы урман кварталы буенча китәргә будым. Үземчә ашыгам да. Бердән, сибәләгән кар бөртекләре тоташ кар пәрдәсенә әйләнде. Икенчедән, туры юл мине авылга тизрәк илтер кебек тоелды. Әле сөенгән кебек хис тә кичерәм, тау сыртындагы кварталда юлны чамалау кыен булмас, ике яклап биек-биек агачлар тезелеп киткән.

Тоташ пәрдә булып яуган дымлы карны ера-ера әле һаман да үҗәтлек белән атлый бирәм. Бөтен тән, киемнәр манма юешләнеп бетте. Үзем һич тә туктарга уйламыйм. Өстемнән пар аткан кебек булса да, алга барам. Менә берзаман аякларым камырга әйләнә башлаганын тоям. Әле үземне үзем сүгеп тә алам: нинди генә халык биюләрен биеп чыныккан аяк, шулай җеби башласын инде. Тик шаяртулардан үтеп барам шикелле. Берничә мәртәбә сөрлегеп, алга таба капланып та алдым. Шул вакытта ниндидер бер рәхәт хис үз кочагына алгандай итте. Беренче егылуымда сикереп торгандай итсәм, икенчесендә инде әлеге тойгыга бирелеп, бераз тормый яттым. Ләкин барасы юлның әле бернинди ахыр билгеләре күренми. Димәк, торырга, алга барырга, ялган хискә бирешмәскә.

Аяклар гына хуҗасын бик тыңларга теләми. Чираттагы сөрлегеп егылуымнан соң күпме вакыт үткән – һичбер чамалау мөмкин булмады. Ахры, озаграк ятканлыктан, сихри төш күрә башлаганмын. Менә ул – мәктәпкә пионервожатый булып килгән Тәскирә. Аның үзенә генә хас матур, гадәтидән зуррак күзләре очрашкан саен нур бөркеп алган кебек була. Грек ташсыннарындагы хатын-кызларга охшаш туры, нәфис борыны (ул борын юк кына салкыннан да кызарып өши иде), гомер буе музыка белән шөгыльләнгән диярсең – нәфис бармаклар... Шулай иңке-тиңке ятканда, гомер кычкырып сүз әйтмәгән әни тавышы ишетелгәндәй булды: «Ул-ы-ы-ы-м, нишләвең бу?» «Ә, әни ни булды?»

Кинәт башым күтәрсәм, баш очымнан ук диярлек ниндидер эткә охшаш җан иясе читкә сикереш ясады. Ахры, бу хәл икебез өчен дә көтелмәгән мизгел булды. Сикереп үк тормасам да, аякка басып, юлымны дәвам иттем. Шактый баргач, урман бетеп, тау кашлагына чыга башлавымны сиздем. Менә иң яманы шушы җирдән башлана да инде. Урман бетүгә кар яву тагын да көчәйгән кебек тоелды. Шуның өстенә бик каты җил йөзгә бәрә, кар күзне ачарга мөмкинлек бирми. Кайсы якка барырга да белми торгач, тауның көнчыгыш ягына шуып, тәгәрәп төшә башладым. Күпмедер шуыша торгач, ни күрим – алдымда бакча киртәсе. Киртәгә тотынып атлый торгач, авыл урамына килеп чыктым. Иңерәп ятканда күз алдыма килгән Тәзкирә тора бу урамда. Дөресрәге, армиядәге улының йөз дә туксан сигезенче көнен хезмәт итүен санап яшәүче Хәмденисәттәйдә фатирда тора ул. Өйләрен табып, ишек шакыгач, тиз генә җавап бирүче булмады. Бераздан ишек ачкач та әле, төнге өрәк кыяфәтенә кергән адәми заттан курыктылар шикелле. Тәзкирә әбигә ярдәмгә чыккач кына, мине тавыштан танып, өйгә уздырдылар.

Берсе олы яшьтәге, икенчесе канат кына кага башлаган фәрештәләр мине шактый тиз аңга китерде. Ул арада каты итеп пешерелгән чәй дә үз өлешен кертте. Бары чәй эчкәч кенә Хәмденисәттәй берничә ел элек кенә шушы авыл егетенең армиядән әти-әнисе янына кайтканда арып йоклап китеп, вафат булуын сөйләде. Мин инде Тәзкирә генә түгел, әни авазы коткарганын әйтеп тормадым. Ышанмаслар да иде. Әле акылына зәгыйфьлек килгән дип уйлаулары да бар бит.

Нурлыгаян апага кайтырга Тәзкирә үзе булышты. Хәер, мин үземне һичбер куркыныч кичергән зат итеп сизми идем инде. Әйтерсең авыл урамына һава суларга чыккан яшь җилкенчәкләр. Әйе, менә шушы җилкенчәклегебез белән тормыш юлындагы бик мөһим мизгелләрне югалтабыз да икән. Тәзкирә белән безнең мөнәсәбәтләр никадәр ихлас, илаһи яктылыкта булмасын, уртак тормыш кору баскычына күтәрелмәде. Дөресрәге, мин әле бу төр мөнәсәбәтләргә бөтенләй дә әзер булмаганмын. Ә Тәзкирә мине аңлагандыр, рәнҗеми-нитми үз кыйбласын тапкандыр.

Дүшәмбе мин инде укучыларым каршында идем. Нинди хәлләр кичерсәң дә, алар каршында якты йөз, эчкерсез нияттән дәрес бирергә кирәк. Ихласлыгым көчле булгандыр, менә ничә дистә еллар үтсә дә, ул балаларның шактые әле дә булса минем белән аралашырга, хәлемне белергә тырыша. Гаҗәп түгел, ул чорда мин үземне дә пәйгамбәрләргә тиң илаһи зат итеп хис итә идем шул.

Нарим ИХСАНОВ,

 Казан шәһәре

Комментарии