Булган корал атарга мөмкин…

Булган корал атарга мөмкин…

 

Дондагы Ростовта бункерлар сату турында игъланнар күренә башлаган. «Авито» сайтында чыккан белдерүдән күренгәнчә, биш конструкция арасыннан сайлап заказ бирергә була. Иң кечкенәсе – 13,9 квадрат метр, бәясе – биш миллион сум. 3-4 кеше сыя, диелгән. Ике атна эчендә өлгертергә вәгъдә бирәләр. Иң зур бункер 10,5 млн сум тора, 5-11 кешене сыйдыра. Анысын ясарга өч ай кирәк булачак, диелгән. Сатучы, монолит һәм тимер-бетоннан төзелгән бункерлар радиациядән һәм китереп бәргән дулкыннан саклый ала, дип ышандыра.

Бу RostovGazeta хәбәре. Татарстанда мондый бункер булдыру хәстәрен күрүчеләр турында хәбәрләр ишетелми үзе. Ә менә подвал-бункерларны барлыйлар: меңнән артык сыену урыны бар, дип әйттеләр. Шуларның 673е кешеләрне кабул итәрлек хәлдә, дип белдерде Татарстан Президенты. Хәзер аларның кайдалыгын гына беләсе калды...

Себер якларында җир кишәрлекләренең популярлашуы турында матбугат яза башлады. Баксаң, кесәләре калыннар, түрәләр анда үз имениеләрен булдыра башлаган, ерак, янәсе бомбалар барып җитә алмас.

Әйе бомбалар куркыта. Аеруча атом бомбасы. Өстәвенә кнопка белән янаучы рәсми затлар да күренә, ишетелә. Әлегә кадәр атом-төш коралына ишарәләп, федераль телеканаллардагы шоуменнар, бер телеканалдан икенчесенә күчеп йөргән ниндидер институтлар вәкилләре – экспертлар гына йодрык күрсәтә иде. Бу хакта мин газетабызның узган санында («Атом куркытамы?» 25 гыйнвар 2023) мәкаләсендә аңлатма биргән идем.

Ел саен 29нчы гыйнварда халыкара Атом-төш сугышы куркынычына каршы мобилизация көне билгеләп үтелә. Әлеге көннең төп максаты атом-төш коралын киметү, коралсызлану, планетабызның тулаем иминлеген тәэмин итү. 1985нче елда Дәһлидә Һиндстан, Греция, Мексика, Аргентина, Танзания һәм Швеция шушы декларацияне имзалый. Бу 29нчы гыйнвар була.

Дөньяның иң эре державалары АКШ белән СССР 1953нче елда ук атом коралын атмосферада сынауны туктатырга килешә. Ләкин Советлар Союзы сынауны 1961нче елда яңадан башлап җибәрә, бер елдан АКШ та керешә. Аннан 1963нче елда атом коралын атмосферада, космоста, су астында сынауны тыю турында БМО килешү әзерли, аны 100дән артык дәүләт имзалый, шул исәптән АКШ та, СССР да. 1968нче елда БМО тарафыннан тагын бер килешү төзелә, ул СССР, АКШ, Бөекбритания, Кытай һәм Франциядән кала барлык дәүләтләргә дә атом-төш коралына ия булуны тыя. 1990нчы еллар уртасына ул озайтыла һәм аны 181 ил имзалый. Бу бәйсез дәүләтләрнең барысы да диярлек. Бары тик Израиль, Һиндстан, Пакистан, Төньяк Корея һәм Көньяк Судан гына кушылмый. 1995нче елда килешү чикләнмәгән вакытка озайтыла.

Ләкин бүген атом-төш коралын таратмау гамәле таркалу алдында. Атом бомбасына ия илләр адресына килешүне үтәмәүләре турында дәгъвалар арта. Һиндстан, Пакистан һәм Израиль бу килешүне бөтенләй имзаламады. Өченче дөнья илләре борчылдыра: алар да үзләрендә атом коралын булдырырга омтыла, булдыралар да.

Кызганыч, планетада коралсызлануның кирәклеген аңлау булса да, эш-гамәлләрдә бу күренми. Сугыш козгыннарына, дөнья сәясәтенә йогынты ясый алучыларга аек акыл җитенкерәми. Уйлап кына карарга кирәк: күпме байлык, акча сарыф ителә җиребездә тәмуг тудырырга сәләтле корал булдыру өчен. Алай гына түгел, аны саклау, яңартып тору да котчыккыч бәяләргә төшә. Җир шары кешеләре үтереш коралы җитештермәсә, бу дөньяда да оҗмах бакчасында яшәр иде. Әгәр атом сугышы була калса, Җир дигән планетада тереклек бетәргә мөмкин, моны аңламаган, күз алдына китерү өчен аң-белеме булмаган кеше юктыр. Шартлатылмаган шәһәрләр калу ихтималы булса да, янгыннар төтене, радиация күкне томалаячак, ачлык, авырулар киләчәк. Климат алышыначак. Сугышта һәлак булмаганнар да, тора-бара газаплы үлемгә дучар ителәчәк. 1945нче елдагы Япониянең Хиросима һәм Нагасаки өстенә ташланган атом бомбаларыннан күпкә, бик күпкә көчлерәк бомбаларга ия бүген күп кенә илләр. 1961нче елда СССРда булдырылган һәм сыналган «Патша-бомба» үзе генә дә ни тора?! Ул Гиннеслар рекордлар китабына кертелгән. Аның атом гөмбәзе 67 кмга күтәрелгән, бу космос дигән сүз. Утлы шар 4300 м радиусны чолгап алган. Яктылык пешүеннән 100 км читтә торучы да зыян күрә ала. Димәк, эре шәһәргә шушындый бер бомба җитә… Бу 61нче елда сыналган атом бомбасы күрсәткечләре. Бүген хәрби арсеналда ниләр булуын күз алдына да китерергә куркыныч.

Кешеләр! Сез нишлисез, дип күкләргә ашып кычкырасы килә. Кемдер ошамаганга, башка диндә, башка карашта булганга карап дөнья картасын үзебезчә сызарга тырышабыз. Юкса, Африкада яшисеңме син, кара тәнлеме, сарымы, акмы – кеше бит без. Бәлкем Африкадагы бер кеше минем туганыма караганда да якынрак була ала торган дустыр… Нигә мин аның яшәгән җирен басып алырга, буйсындырырга, мин уйлаганча уйларга мәҗбүр итәргә тиеш әле.

Кодрәтемнән килсә, хәрби яссылыкта гына түгел, коралсызлануны уенчыклардан башлар идем. Киштәләрдән барлык хәрби уенчыкларны юкка чыгарасы иде. Әйе, бүген, кайчагында мәгънәсен, эшләнеш максатын аңлап та булмаган кинолар, мультфильмнар карап үскән балага үз кулына автомат тотып уйнау кызык. Үзебез дә берсеннән-берсе кыйммәтле шул уенчык коралларны алып кулына тоттырабыз. Бала сөенә, аның сөенгәнен күреп без бәхетле… Бала утлар чыгарып шакылдаучы ялтыравык автоматын төбәп сиңа ата, син уенга кушылып, егылган буласың, үләсең… Бала көлә, җиңде, үтерде… Таныш күренешме? Таныш шул... Ләкин берәүнең дә башына килми, бу бик аяныч, куркыныч күренеш. Бала иң якын кешесенә – әтисенә ата, бүген уенчык автомат белән билгеле, ә иртәгә?! Кешегә генә түгел, барлык төр җан ияләренә дә сәбәпсез мылтык төбәргә ярамый, хәтта ул уенчык булса да. Бүген уенчык, иртәгә чыны ләззәт чыганагы була ала. Җинаятьчелекнең, сугышларның нигезе, бәлкем, шундадыр.

Кеше дигән бәндә, акыл бирелгән зат нигә соң җиргә яралтылганнан бирле тыныч яши алмый?! Нигә бер-берсен кыерсыта, җәберли, үтерә?! Үзе яшәгән заманның ахырын якынайта.

Атом-төш коралын, бәлкем, кулланучы да булмас. Бомба төймәсенә басу өчен, басу гына түгел, аның белән янау өчен дә тулы ахмак булу кирәк бит. Ләкин аның булуы үзе иминлеккә куркыныч тудыра. Хәзер техника, кибернетика заманы. Шушы үлем, ахырзаман коралын контрольдә тотучы программаларда кыска ялганыш булды ди, җир тетрәде, программа ялгышты… Бу хакта мин уйлый, ни буласын күз алдына китерә алмыйм. Ләкин һәркем уйланырга тиеш, гади эшчеме, профессормы, ил җитәкчесеме ул, барыбер. Безгә Аллаһы зирәклекне юкка гына бирмәгән, үзебезне үтерү өчен түгел ул. Үтерү өчен маньяк булырга кирәк. Без кем?..

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

 

 

Комментарии