Атом куркытамы?

Атом куркытамы?

Һаман бер балык башы диярсез, ләкин җаваплы түрәләрнең авызыннан чыккан сүзләр дә, дөньядагы вәзгыять тә шул балык башына китереп тери. Ачлык-ялангачлыкны, сугышның ни икәнен күргән өлкән буын һәрчак «сугышлар гына була күрмәсен» дип тәкрарлый. Хәзер барыбызга да көн-төн шуны теләргә калды. Вәзгыятьнең тынычланырга исәбе юк сыман. Узган атналардагы сәяси белдерүләр шик-шөбһә учагына керосин өстәгәндәй булды. Һәрхәлдә, минем караштан.

Иминлек шурасы башлыгы урынбасары Дмитрий Медведев, атом-төш коралына ия дәүләтнең җиңелүе атом-төш сугышына башлангыч булырга мөмкин, дип язып куйды үз телеграммканалына. 20нче гыйнварда Украинага яңа хәрби ярдәм күрсәтү турында сөйләшәсе җыелыш алдыннан бу аның Көнбатышка шул рәвешле кисәтүе булды. «Бер генә баш та элементар нәтиҗә чыгара алмый: атом-төш коралына ия ил үз язмышын хәл итә торган бер генә зур низагта да оттырмый» – дип белдерде ул.

Соңрак әлеге фикерне илебезнең иң баш депутаты дәвам итте. ДәүДума спикеры Вячеслав Володин: «Вашингтон белән Брюссель дөньяны куркыныч сугышка алып бара», – дип белдерде үз телеграммканалында. Украинага Көнбатыштан җибәрелгән коралларның күләме артуы белән бәйле рәвештә ул Русиянең атом коралы кулланырга мөмкинлегенә ишарәли. «Атом-төш коралына ия дәүләтләр бу масса-күләм юк итү коралын кулланмаячак, дигән аргументлар нигезсез. Әгәр Вашингтон һәм НАТО тыныч шәһәрләргә һөҗүм итү, безнең территорияләрне басып алу өчен кулланыла торган кораллар бирә икән, куәтлерәк корал белән җавап бирергә туры киләчәк. Чит ил сәясәтчеләренә аңларга вакыт, фаҗига дөнья масштабында төгәлләнергә мөмкин», – дип белдерде ул.

Моңа кадәр Украинага ярдәм иткәннәре өчен АКШка һәм Европа илләренә атом һөҗүме белән Русиянең АКШтагы илчесе Анатолий Антонов та турыдан-туры диярлек янаган иде. Депутат Володин мондый өченче югары дәрәҗәле рәсми зат булды, гәрчә телеканаллардагы сәяси ток-шоуларда Соловьев ише алып баручылар, экспертлар атом кнопкасына басарга өндәп, ятсынмый һәрдаим кычкырып торса да.

Узган ел сентябрьдә Русия Президенты Владмир Путин да илнең территориаль иминлеген барлык төр мөмкинлекләр белән сакларга әзер булуын белдергән иде. Ул, Көнбатыш атом-төш коралы белән шантажлый, Русия дә һөҗүм итү арсеналына ия, дигән иде. Ләкин 1 ай үтүгә атом-төш коралы белән һөҗүм итүнең бернинди мәгънәсе юклыгын искәртте, әмма мондый сугыш куркынычы арта, диде...

Яздым да, кат-кат карап чыктым, Русия армиясен түбәнсетерлек сүзем юкмы икән? Күрмәдем, ә җиңелү ихтималы дигән сүзне Медведев әйтте. Никтер ышанмый башлаганмы куәтебезгә, алынган рәсми мәгълүматларга караганда җиңелергә тиеш түгелбез кебек үзе.

Дөньяга иминлек килүен теләмәгән беркем дә юктыр. Тизрәк тынычлык урнашсын иде инде. Ә атом-төш коралы белән янау яхшыга түгел. Бүген Җир дигән планетаны күчәреннән берничә тапкыр юк итәргә җитәрлек корал булуын исәпкә алганда, моны аңлау өчен гыйлем кирәкми. Аек акыл белән эш йөртсәң, әлбәттә.

Аек акыл дигәннән, ул бүген һәркайсыбызга кирәк. Сиңа да, миңа да. Сиңа дөньяны, вәзгыятьне адекват кабул итә белергә: һәр пропаганданы тулаем йотып җибәрмәскә, кешегә уй-фикерләү сәләте дә бирелгәнен онытмаска... Ә миңа, минем ише журналистларга, язган, әйткән сүзеңне үлчәп кенә чыгарырга. Кануннар катгый, сүзләрнең кушымчасы да ниндидер җаваплылыкка тартырга мөмкин булган кодекска эләгеп калырга мөмкин. Ләкин аек акыл гади кешеләргә караганда да, бөтен ил язмышына җаваплы затларга аеруча кирәк. Менә депутатларыбызны әйтик. Кайчагында, кайберәүләргә шул аеклык җитенкерәми сыман. Әнә «Бердәм Русия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Вяткин мәсәлән. Ул «вакыт сынавын узмаган» әсәрләрне мәктәп программасыннан алып атарга кирәк, дип белдергән. Мисал итеп, Александр Солженицынның «Архипелаг ГУЛАГ» әсәрен китергән. «Чынбарлыкка туры килми торган, Высоцкий җырлаганча, «версияләр рәвешендәге гайбәт» кенә булган, бармактан суырып язылган әсәрләрне программадан алырга кирәк», – дигән халык депутаты. «Архипелаг ГУЛАГ»тан өзекләрне мәктәп дәреслегенә кертергә премьер-министр вазифасында чагында Владимир Путин үзе кушкан иде югыйсә. «Бу китапка ихтыяҗ зур. Анда язылганнарны белми торып, бездә илебез турында тулы күзаллау булмаячак һәм киләчәк турында уйлый алмаячакбыз», – дигән иде ул. Вяткин иптәш, бәлкем, репрессияләрнең, Сталин лагерьларының булуын да инкарь итәдер. Миллионлаган зыялы халыкның кырылуын, уйдырма ялалар ягып, кеше ышанмаслык гаепләүләр белдереп төрмәләрдә, лагерьларда җәзалануларын, атылуларын юк нәрсә димәкчедер. Тарихтан бу чорны алып атсаң, оныттырсаң, искә төшерер өчен яңадан кабатларга була бит.

Әлбәттә Дмитрий Вяткинның бу тәкъдиме гамәлгә куелмас дип ышанырга кирәк. Моңа аек фикер йөртү сәләтенә ия кеше ризалаша алмас. Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе Ольга Казакова да: «Архипелаг ГУЛАГ»ны мәктәп программасыннан алып ату мәсьәләсе каралмый», – дип шәрехләмә биргән үзе. Ләкин булмас димә, дөнья... әй лә Русия бу...

Бүген илебездә коррупция юк дип кем генә әйтә алыр икән?! Ләкин Европа Шурасында Коррупциягә каршы илләр төркемендә Русиянең әгъзалыгын туктатуга җавап итеп, Русия аннан чыкты. Дөрес, ил эчендә коррупциягә каршы көрәш тукталмаячак, дип аңлатылды. Ләкин коррупциянең ни икәнен белүче олигархлар, депутатлар сер артына яшеренә бара. Мәсәлән, ДәүДума депутатлары һәм сенаторлар бу елдан башлап керемнәре турындагы белешмәләрен чыгармаячак. Бу хакта Думаның дәүләт төзелеше комитетындагы чыганагына сылтанып «Ведомости» хәбәр итте. Басмага бу мәгълүматны комитет башлыгы Павел Крашенинников та раслаган.

Гәҗит сөйләвенчә, бу елдан башлап бары тик статистик мәгълүмат кына чыгып барачак: ничә декларация тапшырылган, ничәсе тапшырылмаган, аларны тапшырганда канун бозулар булганмы-юкмы.

Былтыр чыккан декларацияләр чыгарыла иде әле – шул рәвешле 2021нче елның иң бай сенаторы Камчатка вәкиле Валерий Пономарев булуы ачыкланды. Ул өченче ел 4,2 млрд сум эшләгән. Ә иң бай депутат – 3,5 млрд сум кереме булган КПРФ вәкиле Владимир Блоцкий булып чыкты.

Депутатлар яшеренә. Халык хезмәтчеләренең хезмәт хакы, тормышы халыкның кәефен кырырга мөмкин бит. Байлыкның каян килүен белгертмәү бик кирәк, кәефнең әйбәт булуы өчен.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии