Төркия үзгәрерме?

Төркия үзгәрерме?

Солтан илендә зур сәяси вакыйга булды. Татарның күңеленә, рухына якын булган кардәш халыкның бүгенге халәте, уңышлары һәм чигенешләренә без берничек тә битараф кала алмыйбыз. Татар патша самодержавиесеннән дә качып шул Солтан иленә сыенган, хәзер дә. Ә Төрекләр үзләре Алманиягә, Европага омтыла. Моның сәбәбе ни? Төркиядә шактый еш булырга, төрек ватандашлары белән аралашырга туры килгән кеше буларак, бүген шул сорауларга җавап бирергә тырышам. Русиялеләрнең Төркиягә омтылышы аңлашыла. Русиялеләр дим, чөнки, татарлар гына түгел, урыслар, башка милләтләр өчен дә бу тараф популяр. Кызларыбыз үзләренең диненә, милләтенә карамастан, төрек егетен табып, уңышлы кияүгә чыгарга омтыла. Бу нисбәттән, бәхет елмайган очраклар да җитәрлек, әмма бәхетсезлеккә дучар булганнар да ишетелгәли: мондый мисаллар турында «Безнең гәҗит»нең дә сөйләгәне бар. Төрек егетләренең үзләренә башлы-күзле булу җиңелләрдән түгел. Анда, сөйләүләренә караганда, Русия, Европа белән чагыштырганда, ирләр хатын-кызларга караганда күбрәк. Һәм гаиләле булуның аерым шартлары бар: егет кәләшен, кем әйтмешли, алтынга төрергә тиеш. Калымнар түләргә, гаиләле булырга ул көн-төн эшләп мал туплый. Ә безнең кызлар арзанга төшә. Аннары русиялеләрнең Төркиягә омтылышында, әлеге илдә тормыш итүнең чагыштырмача арзан булуы, диңгез буенда ук арзанлы фатирлар сатып алу мөмкинлеге кызыктыра. Украина белән бәйле өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Русиядән китүчеләрне кабул итүче илләр арасында Төркия Казахстаннан гына калышкандыр, мөгаен. Мәсәлән, узган көздә кая карама, урыс телен ишетергә мөмкин иде. Көз айларында диңгез ярында әби-бабайлар гына сырт кыздырып ятса, узган көздә яр буйлары яшьләр белән тулы булды. Быел язгы сәфәрем вакытында урыс телен инде сирәгрәк ишеттем. Чөнки Русия качаклары төрекләр өчен проблемалар тудыра башлады. Безнең урыслашкан ватандашларыбыз, һәрвакыттагыча, үз уставлары белән килеп, төрек кардәшләребезне ничек яшәргә өйрәтә бит. Нәтиҗәдә русиялеләр вакытлыча яшәү мөмкинлеген бирә торган документка ия була алмыйча, кире кайтып китәргә мәҗбүр булды. Чөнки ике ил арасында визалар булмаса да, русиялеләргә Төркиядә 3 ай гына яшәргә рөхсәт ителә. Аның 2 ае гына өзлексез, тоташ 90 көн түгел. Мин бу хакта газетабызның 12нче апрель санында «Солтан илендә ниләр булып ята?» мәкаләсендә тәфсилле аңлатма бирдем, кабатланып тормыйм.

Ә инде төрекләрнең үзләренең Алманиягә омтылышын шәрехләүгә килгәндә, монда сәбәпләр күп төрле. Соңгы ике елда Төркиянең икътисады бик нык какшады. Инфляция 5–6 процент белән генә хисапланмый, ә бәлки 80шәр процент белән чутлана. Мәсәслән, 2 ел элек бензин 6–7 лира булса, бүген ул 21 лира тирәсе. Доллар – лира мөнәсәбәтен әйтеп тормыйм, бу рубль аша да күренә: ике ел элек бер лирага 12шәр рубль алыштырсалар, быел ул 4 сум гына тора. Лираның шулай мәтәлүе безнең өчен дә отышлы түгел, чөнки кибетләрдәге бәяләр гаять нык күтәрелгән.
Элек безнең 1 мең сум акчага атна буена җитәрлек азык-төлек сатып алып була иде, бүген шул ук сумкалар өчен 2шәр мең сум кирәк. Монда пандемия, быел Төркияне нык җимергән җир тетрәүләр генә гаепле түгел, кризисның сәбәбе дип экспертлар, Төркиянең элеккеге, хәзер инде өр-яңа президенты Эрдоганның вәзгыятьне бары тик үз кулында тотуы, бар тармакларга, беренче чиратта банк эшчәнлегенә тыкшынуы нәтиҗәсе, дип бәяли.

Инде менә Төркия зур сайлау алдында калган иде, тормыш-яшәеш рәвеше искечә калачакмы, әллә яңа реформалар булачакмы, Төркия Көнбатышка йөзе белән борылып, инвестицияләр кертелеп, башка юнәлеш алачакмы? Төркия ватандашлары 28нче майда шул сорауга җавап бирде.

Төркия президентын сайлаулар ике турда үтте. Эрдоганның сайланмау ихтималы да зур булды. Әмма икенче турда Төркия белән инде 20 ел җитәкчелек иткән кичәге президентның бүген дә шул вазыйфада калачагы мәгълүм булды. Төркия сайлау шурасы башлыгы Әхмәт Йәнәр аның җиңүен рәсми игълан итте. Рәҗәп Эрдоган 52,14% тавыш казанган, ә аның көндәше Кәмал Кылычдароглу 47,86% тавыш җыйган.

Күренгәнчә, җиңү һәм җиңелү арасында аерма зур түгел. Төркиядә яшәүче коллегабыз, «Безнең гәҗит»нең элеккеге журналисты Айгөл Закирова да, Төркияне бүген чын мәгънәсендә икегә бүленде дияргә мөмкин, дип шәрехли вәзгыятьне.

– Берәүләр бик бәхетле итеп хис итә үзләрен. Эрдоган өчен сөенеп бетә алмыйлар. Ә менә аңлырак карашлылар, бигрәк тә яшьләр, һәм күпчелектә эрерәк шәһәрләрдә яшәүчеләр кара кайгыда. Һаман да шушылай көрчеккә терәлә баручы сәясәтле илдә яшәрбезмени, дип төшенкелектә алар. Бер танышым бар, ул матди яктан хәлле кеше, хәзер 1 ел эчендә фатирларын сатып Алманиягә китәргә җыена. Балаларымны таркалып баручы илдә үстерәсем килми, ди. Тагын бер танышым Европа берлегендәге берәр илгә китәргә хыяллана. Кыскасы, илдән күпләп китүләр булыр, дип фаразлыйм.

21нче майдан банклар төрекләргә кредитлар бирми башлады. Бик күп кеше сайлаулардан соң лираның очсызланачагын аңлады. Шуңа бар да кредитлар алырга тотынды, лираны долларга алыштырып калмакчылар иде. Бу фараз нигезсез түгел, Төркиягә инвесторлар килергә ашкынып тормый, моннан соң да шулай булыр. Халык арасында паника бара: инде сүзләр йөри, имеш итнең бәясе 800 лира булырга мөмкин. Әле сыер ите 300 лира тора (рубльләтә якынча 1250 сум. Авт.иск.). Аны бүген үк күпләр ашый алмый иде инде. Бәяләрнең нык артачагын көтә халык.

Бер вакыйгага шаһит булдым. Анталиядә урамда телефоннан сөйләшеп торам. Эрдоган өчен сөенүчеләр машинадан, рәис җиңде, дип кычкырышып бара. Кырыйдан аларга каршы тарафлылар кычкыра. Талаш, сүгенүләр китте. Бик күпләр талашкандыр. Таныш төрекләр дә әйтә, бу сайлаудан соң гаиләләребез эчендә дә талашып беттек, диләр.

Хәрәмләшүгә килгәндә, андый очраклар турында ишетелмәде. Ләкин шикләр бар диләр. Эрдоган сайлау алдыннан бар мөмкинлекләрен файдаланды. Мәсәлән, ТРТ дигән дәүләт каналы бар. Анда Кылычдароглуны чакырмадылар. Әмма Эрдоган гел сөйләп торды. Президент булып торган кешенең мөмкинлекләре зуррак билгеле, – дип шәрехләде Төркиядәге хәлләрне коллегабыз Айгөл Закирова.

Эрдоганның җиңүендә төрек халкының менталитеты да зур роль уйнагандыр, кем белән генә аралашма – алар Американы яратмый, нәфрәт белән карый, аның йогынтысыннан чыгу өчен барына да риза. Халыкка Америкага караганда Русия якынрак. Сәбәбен сораштыра башласаң, аңлатып бирүчене очратмадым. Димәк, пропаганда Төркиядә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешә, Эрдоганның президент кәнәфиен саклап калуында шул төп роль уйнагандыр. Әмма минем уйлавымча, ничек кенә булса да, Эрдоганның алдагы биш елы очыш яки түбән мәтәлү еллары булачак. Илне кризистан алып чыкса, ул милли каһарман, ә көрчеккә дәвамлы мәтәлү артында фетнәләр, чуалышлар көтеп торырга мөмкин.

Әлбәттә, Эрдоганның чирек гасырга җитә язган җитәкчелек дәверендә Төркиянең казанышлары да җитәрлек булды. 2000нче елларда мин күргән Төркия түгел инде ул. Әмма кризисның тирәнәюе, җитди реформалар турында уйламау, коррупцияне авызлыкламау һ.б.күп сәбәпләр Төркиядә бик якын киләчәктә генә алгарыш булачагына өметләндерми.

Бар җаным-тәнем белән бу Кояш иленә иминлек телим. Мин аны бик яратам. Күп илләрдә булганым бар, әмма хәзер башка бер генә чит мәмләкәттә дә буласым килми. Халкы яхшы күңелле, тәртипле, әдәпле... чын аркадашлар...

P.S. Сүз уңаеннан искәртәм. 5нче июньнән 15нче июньгә чаклы гәҗитләребезгә ташламалы язылу ункөнлеге була. Тулы мәгълүмат 1нче биттә.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии