Солтан илендә ниләр булып ята?

Солтан илендә ниләр булып ята?

Елын хәтерләмим, беренче тапкыр Төркиядә моннан дистә еллар элек булган идем. Инде берничә Европа илен күрдем, алардагы пөхтәлеккә, тәртипкә сокланып кайттым. Аннан Русиядәге чынбарлыкка озак кына күнегә алмый интегәм. Русиядә кем бәхетле, дип сорасалар, чит иләрдә бөтенләй булмаганнар, дияр идем. Бездә телевизорда гына матур тормыш, ә чынбарлык икенче бит.

Ә менә Төркия миңа бер дә ошамады ул юлы. Гыйнвар ае иде бу. Телевидениедән эш сәфәрем. Аэропорттан Стамбулга юлыбызны күзәтәм. Юл кырыйлары чүп-чар белән тулган. Иң беренче башыма килгән уй: Төркиянең Русиядән әллә-ни артык җире юк икән...

Ә халкы, сүз дә юк, кунакчыл, ачык, ул яктан күңелем хуш булды. Бик күп тарихи истәлекле урыннарда булдык, данлыклы мәчетләр, хан сарайлары... Бу сәфәрем турында «Безнең гәҗит»тә яздым да, «Миллионерлар иленә сәяхәт» исемле мәкаләләремне кемдер хәтерли дә торгандыр. Ул газетабызның әле чыга гына башлаган еллары иде. Ни өчен миллионерлар иленә сәяхәт, дигәндә, ул чакта Төркиядәге акча берәмлеге меңнәр белән генә түгел, миллионнар белән исәпләнә иде. Фәлән әйбер фәлән миллион лира (төрек акчасы) тора, дип сөйләшәләр, гади генә азык-төлек кибетенә дә шул миллионлы кәгазь акчаларны күтәреп барасы. Әнә шундый чутсыз акча. Хәер, без дә бит миллионерлар булып алдык. Анысы заман кабатлана, хәзерге акчабыз да яңадан «бүксәсен» кабарта, очсызлана бара...

Төркия акча алыштырганнан соң бераз рәтләнеп алды. Әмма бүген анда да бик көчле инфляция. Мәсәлән, узган ел бензин 5 – 7 лира тирәсе булса, быел ул 23 лира. Моңарчы тиеннәр торган яшелчә, җиләк-җимешләр дә бүген бәһәле. Узган ел бер лираның рубльгә карата курсы 12 сумнан да артык иде. Бүген ул 4 сумнан яңа күтәрелеп килә. Анысы да рубльнең долларга карата мәтәлүе сәбәпле.

Кыскасы, беренче сәфәремдә Төркия миңа ошамаса да, аннан соң кабат-кабат әйләнеп кайтырга туры килде үзенә, һәм ягымлы халкы, матур табигате, мул витаминлы сыйлы табыны торган саен үзенә җәлеп итеп, мине башка бер илгә дә чыгасы килми торган Төрек ватандашы ясый язды. Инде берничә ел ялым өчен бары тик шушы илне сайлыйм. Беркая да тартмый күңелем. Өстәвенә биредә «ачтан үлмим», татарга тылмач кирәкми, дигәннәре хак: татар Төркиядә рәхәтләнеп аралаша ала. Тора-бара тел дә, колак та күнегә бу сөйләмгә. Төрекләр үзләре дә аларча сөйләшергә азапланганны бик ошата, ярдәм итәргә тырыша, аңлата.

Ләкин мин соңгы елларда бу мәмләкәтнең дә, ничектер, үзгәрә барганын тоям. Элегрәк, җәмәгать транспортына кергән кеше исәнләшә иде, бүген ул сирәк күренеш. Автобуста хатын-кыз басып торганны күрсәләр, ир-егетләр торып урын бирә, бүген андый күренешләр сирәк очрый...

Бу мәкаләм Төркиядә вакытта языла. Рамазан ае, мәчетләргә ешрак йөрелде. Тәрәвихлар укылды. Намаз, дин тоту тәртибе бездәгечә. Әмма Төркия мөселман иле булса да, халык ябырылып диндар димәс идем. Җомга намазлары вакытында да мәчет каршындагы эскәмияләрдә утырып калучылар бар. Мәчет янында кемдер сәүдә итә, шулй ук теләнчеләре дә күренә. Мәчетләр аз түгел, еш урнашкан, бәлкем шуңадыр да, әмма бездәге шикелле җомга намазларына сыешмый ишек төбенә, яисә урамга ук чыгучылар юк. Тәравихларда да сафлар берничә рәттән артмый. Хатын-кызлар өчен аерым өлеш булдырып, алар да йөри үзе. Әлбәттә, азан тавышлары күңелне эретә. Бер мәчет башлап җибәрә, икенчесе кушыла... Кайтавазлы аһәң урамнарга эленгән радиолар аша тауларга килеп бәрелә, диңездә эреп югала... тыңлап туеп булмый торган хор.

Һәм менә Төркиядәге үзгәреш чагылышына тагын бер дәлил: балалар. Тәравих намазы вакытында мәчет ишегалды балалар белән тулы. Араларында бөтенләй үк бала-чагалар түгел, мыек төрткән, тавышлары утырган үсмерләр дә бар. Әмма алар мәчеткә керүне кирәк санамый, олылар сүзләренә колак салмый чабышуларын беләләр, мәчеткә дә кереп чыгалар: намаз әллә бар, әллә юк алар өчен. Беркөнне урта яшьләрдәге бер абзыйның, кеше аяк киемсез баса торган баскычларда чабышучы шундый бер чорсыз үсмерне, ярамый дип кисәтүенә шаһит булдым. Теге бала башын иеп торды дисезме? Юк, ул теге абзый белән сатулаша башлады, аңа янарга ук кереште бугай (нечкәлекләрен аңлап җиткермәдем). Үсмергә ярдәмгә аның янәшәсендәге малайлар да ташланды. Теге абзыйга кереп китүдән башка чара калмады. Ул минем янәшәмә туры килде, сафыбыз артта иде. Берзаман намаз укыганда теге абзыйның җилкәсенә аяк киеме килеп төшмәсенме?! Ишектән аттылар да чаптылар. Ул бүленмәде, сандалны кырыйга алып куйды да, намазын дәвам итте. Кечкенә тәнәфес вакытында янәшәбездәге икенче бер бала (намазга баскан балалар бихисап мәчеттә) сандалны алып, чыгарып куйды. Мин теге үсмернең икенче юлы мәчеттән чыкканда бер малайның кулыннан тотып җилтерәтүен күрдем, тегесе, ычкынырга тели, миндә акча юк, ди... Ирексездән уйлап куйдым, бу бит Төркиянең киләчәге. Әле кайчан гына киң күңелле, якты йөзле кардәшләребез дип сокланып яшәгән Төркиябез үзгәрмәсме?

Аллергия сәбәпле климат алыштыру нияте белән Төркиягә күчеп килгән дусларымның улы белән әңгәмәм исемдә (ул вакытта ул әле үсмерлектән чыгып кына килә иде). Монда ничек, тәртипме, яшьләр ничек тоталар үзләрен, дип сорашам. Яшьләр бик тәртипле, дуслыкның кадерен беләләр, итагатьлеләр. Ә бездә Русиядә кич урамда йөрергә бик үк имин түгел. Тик торганда бәйләнергә мөмкиннәр. Русиядәге яшьләр явыз, ә биредә, ялгыш орынып китсәң дә, син гаепле булсаң да, гафу дип, сәлам биреп, елмаеп китәләр. Монда мин иркенләп йөрим, бернинди куркыныч юк, дигән иде ул. Бүген дә шулаймы? Шулай булып калуын теләр идем мин.

Моннан әле ун еллап элек Мәскәүдән ял итәргә килгән бер марҗа хытынының сөйләгәне һич исемнән чыкмый. Аптекадан дару сатып алган ул. Аны-моны карап тормаган, караса да, тел белмәгәч, аңлап та булмый, даруын алып чыгып киткән. Түләвен карта белән түләгән (әле кайчан гына Русия банк карталары белән рәхәтләнеп алыш-биреш хисапларын түләп була иде, санкцияләр аларны да япты). Икенче көнне аптекадагы чек буенча отельдән эзләп тапканнар моны. Күпмедер лира акча тотып (зур акча да түгел, инде хәтерләмим суммасын) ханым янына килгәннәр. Баксаң, аннан артык акча алып калганнар. Ялгышны аңлап, эзләп тапканнар... Шул ханым шаккатып сөйләгән иде. Бездә булса... дип тел шартлатып та куйды әле.

Мисаллар күп. Барысына да тукталып вакытыгызны алмыйм. Әнә шуңа да яраттым мин Солтан илен. Татарстан, туган авылым беренче ватаным булса, Төркия икенче ватаным кебек. Төрекчәләтеп әйткәндә, чак гүзәл мәмләкәт ул. Аның популярлашуы юкка түгелдер. Бүген төрек телен өйрәнү курслары бихисап, тулы төркемнәр эшли. Татар өчен аны өйрәнү авыр да түгел.

Ә менә гүзәллекне саклап, хөр, киң күңелле мәмләкәт булып кала алырмы ул Төркия? Бу сәфәремдә мин шушы хакта бик уйландым. Һәм уй кичерешләрем белән танышларым, дусларым белән дә бүлештем. Ялгышуларымны дөресләргә, шикләремне таратырга һәм тынычланырга теләп шушы экпертларга мөрәҗәгать иттем.

Айгөл Закирова укучыларыбызга яхшы таныш. «Безнең гәҗит»нең әйдәп баручы иң кыю журналисты берничә ел элек Төркиягә күчеп китте. Хәзер шунда яшәп ята. Шулай ук үткен, кыю тележурналист, «Яңа Гасыр» телевидениесенең «Хәбәрләр» программасын алып барган Эльмира Исрафилова-Тейран да Төркиядә, Анкарада TRT дәүләт телерадиоширкәтендә татар телендә радиотапшырулар алып бара. Эльмираны көндезге сәгать бердә «Төрек авазы»  радиотапшыруында  ишетергә мөмкин. Мин шушы коллегаларым белән аралаштым. Төркиядәге гомуми вәзгыять турында сөйләштем. Әлбәттә, бизмәнгә ике илне Төркия белән Русияне куеп әңгәмләштем.

МОҢАРЧЫ КҮРЕЛМГӘН ФАҖИГА, ХАЛЫКНЫ БЕРЛӘШТЕРДЕ

– Төркия коточкыч фаҗига кичерде. 6нчы февраль бар дөньяны тетрәндердерде. Чит илләр дә, шул исәптән Русия дә ярдәмгә ташланды. Инде Төркия халкы җир тетрәү узганнан соң аякка басамы, тынычланамы?

Эльмира ИСРАФИЛОВА-ТЕЙРАН (ТНВ каналының элекке алып баручысы): Жир тетрәгәннән соңгы вәзгыятьне оппозиция начар дип сөйли, хөкүмәт яклылар бар да әйбәт, дип күрсәтә. Үз күзләре белән күрүчеләр уңай бәяли. Шул исәптән чит илләр волонтерлары да, БМО, халыкара ярдәм оешмалары вәкилләре дә. Сайлау алдыннан һәркем үзен күрсәтмәкче. Ышанам, оешкан төстә эшләүләренә. Иркенәеп китү дә булды.

Айгөл ЗАКИРОВА – «Безнең гәҗит»нең элекке журналисты: Февральнең алтысы бик куркыныч төш кебек. Рәсми саннарга караганда, 100 млд доллар зыян килгән. Җимереклекләрне әле һаман да экскаваторлар белән актаралар. Авария хәлендәге биналарны да җимерәләр. Минем уйлавымча, җимереклекләрне торгызырга биш-ун ел кирәк булыр. Хатай дигән шәһәрне алсак, мәсәлән, ул иң зур зыян килгән шәһәрләрнең берсе булды. Хатайлылар палаткаларда яши. Хәллерәкләре башка шәһәрләргә, хәтта чит илләргә китә. Шәһәрдә каласылары килми, куркалар. Ләкин китәр чамасы булмаганнар «бездә башка булмас», – дип тынычландыра. Янәсе, инде чират Стамбулда. Дөрестән дә андый фаразлар бар.

– Стамбулда җир тетрәү булса, коточкыч булачак бит нәтиҗәсе. Минем анда берничә тапкыр булганым бар. Урамнарның тарлыгы... Машиналар белән түгел, җәяү йөрү дә җиңел түгел. Кибетләр каршында чәчәк утыртырга уч төбе кадәрле дә җир юк. Чүлмәккә утыртылган агачларны ачылганда чыгарып куялар, бикләгәндә алып кереп китәләр...

А.З.: Шулайрак. Менә мин әле Стамбулның Европа өлешендә кунакта. Бу бик курыкыныч җир. Биредә йортлар бер-берсенә терәлеп тора. Иске корылмалар. Балконга чыгып бассаң, күрше йорттагыларны тыңлап була. Биредә урамга да чыгып котыла алмыйсың. Чыдам йортларны да ишелүче күрше йортлар җимерәчәк.

– Төркиядәге җир тетрәүне фаразлау булган бит. Инде дистә еллар иминлектән бик нык тынычланып китмәделәрме икән? Фаҗиганең күләмен нәкъ менә шул битарафлыктан күрәләр. Инде алга таба да сабак алу сизеләме, чарасы күреләме соң?

А.З.: Төркия моның кадәр җир тетрәүне күрмәгән. 90нчы елларда булган ул. Мин яшәгән Бурсада да булган. Танышым бу хакта: «Җир тетрәгәндә җир астыннан коточкыч куркыныч тавыш ишетелә. Күктә утлар барлыкка килә. Бер ай урамда йокладык шул чакта. Ләкин җәй иде ул», – дип сөйләде. Монысы салкын вакытта булды бит. Кешеләр коткаручыларны көтеп өшеп үлде.

Сабак алу бар. Мәсәлән Стамбулда галимнәрдән комиссия оештырылды. Алар анализ ала, әгәр бетон үрнәге начар чыга икән, йортны җимерәчәкләр. Яңасын кормакчылар. Әмма хокукый демократик ягы бар. Фатир хуҗалары тикшерү өчен рөхсәт бирергә тиешләр. Шул сәбәпле кайбер йортларны ачыклый алмыйлар. Кешеләр кая барам, дип курка, шуңа үзләре яшәгән биналарны тикшерттермиләр.

Бик нык җимерелгән шәһәрләрдә палаткада яшәүчеләр өчен 100 мең бина төзиләр. Эш башланган инде, Эрдоган бер ел эчендә төзеп бирергә вәгъдә итә.

Ярдәмләшүгә килгәндә, төрекләр берләште. Соңгы сыерын сатып акчасын фаҗигадән зыян күрүчеләргә биргән әбине телевизордан күрсәттеләр. Мондый мисаллар бихисап иде. Халык ул яктан бездә, Русиядә дә кешелекле, дияр идем. Әнә бит Украинадагы махсус операциядә катнашучы армиягә булышалар, солдатларга носкилар бәйлиләр, акча җыялар, хәтта маскировка челтәренә кадәр үрәләр.

Ләкин башка иллләрдә дә булырдай хәлләр Төркиягә дә хас. ТВдан карадым, баштарак ике проблема булды. Ярдәм күп, ләкин буталыш булды. Кая ни китерәсе җайга салынмаган иде. Китерделәр дә бушаттылар. Бала киеме белән ризык катышкан булырга мөмкин, мәсәлән.

Икенче проблема – урлашу, мародерлык. Гуманитар ярдәмне үзләштергәннәр дә булган. Төркия президенты Эрдоган да кимчелекләрне таныды. Аннан бу төзәтелде.

– Минемчә Төркиядә коррупция бик көчле. Ниндидер белешмәләр алу өчен дә танышлык эзләп йөрчеләрне беләм. Һәдиягә (бүләк) бик сөенәләр. Фаҗиганең тирәнлегендә шул коррупцияне дә гаеплиләр бит...

Э.И.: Коррупция чынлап та бар Төркиядә. Әйтик, сыйфатсыз йортлар төзүчеләр документларын рәсмиләштергәннәр бит. Хәзер аларга суд процессы бара. Үзләре салган йортларда ишелеп үлүче төзелеш компанияләре җитәкчеләре дә бар. Димәк, алар үз эшләренең сыйфатына ышанган.

Ләкин кеше кайгысыннан файдаланучылар да булды. Иремнең энесе полициядә эшли. Ул шокта. Мародерлар булган. Волонтер атын тагып, алтын эзләгечләрен күтәреп Сүриядән, Русиядән һ.б.илләрдән килгәннәр. Фаҗига урыннарына хокук саклаучылар бар илдән җыелды бит. Андыйларны эләктерделәр дә.

А.З.: Йортның искесе иске булганга җимерелә инде, монысы аңлашыла. Ләкин шулар янәшәсенда яңасы ишелә бит. Халык шуңа зарлы. Беркөнне телевизорда бер әти-әни елый. Яңа өйләнешкән яшь пар һәлак булган. Яңа йорт иде. 2 миллион лирага сатып алдык. Без балаларыбызга каберлек алдыкмыни, дип өзгәләнәләр.

– 14нче майда Төркидә сайлаулар. Бу фаҗига Эрдоганның абруен күтәрдеме, әллә төшердеме?

А.З.: Эрдоганга бал өстәмәде. Җир тетрәү булган урыннар Эрдоган яклылар иде. Кешеләр туңып үлде, ярдәм өлгермәде. Стамбул, Бурса кебек зур шәһәрләрдә Эрдоганны яклаучылар азрак. Мәсәлән, бик нык җимерелгән Кахраманмараш кебек шәһәрләрдә аны яклыйлар иде. Кәефләр үзгәргәндер дип уйлыйм. Җир тетрәү, ярдәм оештыру оппозиция тегермәненә су койды. Әгәр Эрдоган сайланмаса, төп сәбәп җир тетрәү йогынтысы булырга мөмкин.

Э.И.: Төрек халкын аңлап булмый ул, шуңа нәтиҗәне фаразлау да кыен. Сайлауларда катнашучы кандидатларның үз телеканаллары бар. Шуның аша бер-берсен тәнкыйтьлиләр. Оппозиция көчле хәзер. Җир тетрәгән урыннарда үткәрелгән сораштыруларда Эрдоганга ышану күбрәк күренә. Алар Эрдоганны көчле лидерга саный. Дөрес, фаҗига булуның беренче көннәре аның өчен файдага булмады, ләкин ул оешканлыкны тиз булдырды. Боларны гел сөйләп торалар. Пропагандасы да әйбәт эшли.

– Мин кешеләрнең үзгәрүен сизәм. Урамда халыкның йөзе соңгы елларда караңгыланган кебек.

Э.И. Мин инде Төркиядә 12 ел яшим. Соңгы биш елда менталитет үзгәрешен сизәм. Дорфалык барлыкка килде. Элек әйберләрне урамда калдырып китә идек. Хәзер биклибез. Чит ил кешеләренә караш үзгәрде, аларга «понаехали» дип карыйлар. Гарәбчә язулар артты. Анталиягә барасың – анда урысча язулар. Бу да халыкның эчен пошырадыр.

А.З.: Кешеләр кырысланды. Уйлап карагыз, Стамбулда суганның килосы 30 лира. Төрекәрнең төп ризыгы яшелчә. Кешеләр яшелчә сатып ала алмый. Инфляциянең шулай коточкыч тизлектә килеп чыгуы Эрдоганның дөрес сәясәт алып бармавы нәтиҗәсе. Урлашу бик көчле... Мәсәлән, 2021нче елда казнадан 128 млд доллар юкка чыкты. Доллар тагын да кыйммәтләнмәсен дип кассада тотмадылар. Ләкин ул кая киткән, ничек, кемгә бирелгән?.. Журналистлар Эрдоганнан бу хакта сорадылар, ул җавап бирмәде, акланмады да. Йомдылар. Бу сорау һаман да ачык.

– Димәк Төркияннең яңа җитәкчесен сайлау бик шау-шулы үтәргә охшап тора. Эрдоган оппозицияне юкка чыгарырга тырышты. Аны буып бетерә алмады бугай.

А.З.: Сайлауларны Русиядәгесе белән чаыштырып карыйм. Ләкин монда оппозиция бар әле. 4 кандидат президентлыкка. Хәзерге президент Рәҗәп Тайип Эрдоган, берләшкән оппозиция вәкиле Кәмал Кылычдароглу, сәясәтчеләр Мөхәррәм Инҗе һәм Синан Оган. Белгечләр төп көрәш Эрдоган белән Кылычдароглу арасында булыр дип көтә, калган ике намзәтнең максаты анык түгел.

Оппозициядән бердәм кандидат тәкъдим итү Төркия өчен зур уңыш, уртак намзәтне сайлаганда 6 фирка альянсы хәтта таркала язды, ләкин ахыр чиктә уртак намзәт дип Җөмһүрият халык фиркасенең башлыгын Кылычдароглуны тәкъдим иттеләр. Гомумән, бу альянста катнашучы сәяси көчләрнең идеология һәм карашлары шактый төрле, ләкин төп максатка – Эрдоганны җиңү өчен берләшә алдылар. Эрдоган илне авторитаризм юлыннан алып бара, Төркия демократия юлына кайтырга тиеш, ди алар.

Экспертлар фикеренчә, беренче турдан беркем дә җиңмәс. Соңгы сораштыруларга карганда Эрдоган 41 % алыр, ә Кылычдароглу 43 % – диләр. Кылычдароглу биргән вәгъдәгә караганда, чит ил гражданнарына фатирлар сату тукталачак. Инфляцияне төшерүне төп максат итеп куя ул. Иске идарә системасын кайтарачаклар. Димәк судлар да, Үзәк банк та бәйсез булачак. Ә Эрдоган барына да катыша иде. Шуңа Төркиягә бик сак карый башлаган чит илләр үзгәрер, демократик юл сайлаган илгә инвестияцияләр кертер, дип өметләнәләр. Азык-төлек базарында бәяләрне төшерү өчен муллык булдыру максатыннан, фермерларга зур ярдәм күрсәтеләчәк, һ.б.шундый анык программалар игълан ителә алар тарафыннан.

Кыскасы, Эрдоганның сайланмау ихтималы да бар.

– Төркия чикләре безнең өчен гел ачык булды. Русиялеләр фатир сатып алды, ял итте, хәтта вакытылыча яшәп тору рөхсәтен рәсмиләштереп, еллар буе Төркиядә яшәде. Менә кунакчыллык кими. Бүген вакытлыча яшәп тору рөхсәтен (ВНЖ) бирмиләр.

А.З.: Путин белән Эрдоган очрашканан соң рөхсәт алуда чикләүләр башланды. Янәсе, Русиядән китүчеләрне кире кайтару, җибәрмәү максаты куелган. Бу фаразларның беренчесе.

Ә икенчесе – тыйнаксызлыгыбыз да туйдыргандыр. Әнә Анталиядә рус кызына азан комачау итә икән. Ул имзалар җыеп туристлар булган урыннарда азан тавышын томалауны таләп итте. Бу халыкның ачуын чыгарды. Ул шул Путин белән очрашу вакытына да туры килде.

Э.И. Мнемчә, чиновникларга шыпырт күрсәтмә бирелгән. Хәзер чыннан да ВНЖны Төркиядә яшәргә ихтыяҗы булганнарга гына рәсмиләштерәләр. Фаразларның берсе: биредә руслар үзләрен хуҗа итеп сизә башлады. Халыкның шуңа ризасызлыгы артты. Ә оппозиция, биш ел буе ВНЖ бирмибез, дип белдерде.

– Әйе шул, мин үзем дә «бу төрекләр нигә урыс телен өйрәнми?» дип аптыраган русиялеләрне очраткалыйм. Алар һичьюгы мәрһэбэ дип исәнләшүне дә төрекчә әйтергә базмый. Бәлкем бу чикләүләр русиялеләргә генәдер.

А.З.: Рөхсәтне ни өчен бирмисез, дигән сорауга анык җавап юк. Рәсми белдерүләр дә булмады. Судлар да якламый. Шуңа күрә анык әйтеп булмый. Чит илләр ватандашларыннан зар ишетелгәне юк. Мәсәлән, Казахлар белән аралашам... Русиялеләр генә зарлана. Кайдан икәнне белүгә документларны карап та тормыйлар, диләр.

– Эрдоган китсә вәзгыять тагын да үзгәрмәсме?

А.З.: Кылычдароглуның төп нияте чит илләр гражаннарын киметү. Мәсәлән, сүриялеләрне чыгару турында уйлыйлар. Халык та тели моны. Хәзерге вакытта Европа белән килешү бар бит. Сүриялеләрне Европадан да тотып Төркиягә кайтаралар. Инфляция, фатир бәяләре күтәрелүдә чит ил ватандашларын да гаеплиләр. Хәзер бай русиялеләр мондагы бизнесны кулга төшерә. Бу да халыкка ошамый. Төркия зур түгел бит, урын тар. Тәртипләр, тормыш уклады үзгәрә. Шуңа күрә русиялеләргә фатирлар сату туктатылырга мөмкин. Һәрхәлдә «Хуш килдеңгез» дип каршы алмаска мөмкиннәр инде безне.

– Сүз иреге кайда күбрәк, Төркиядәме, әллә Русиядәме?

А.З.: Русиядә мин эшләгән чакта сүз иреге бар, Төркиядә юк кебек иде. Бәйсез телеканаллар бар иде. Чит ил матбугаты белән танышырга була иде. «Безнең гәҗит»нең булуы гына да сүз иреге бар дигән сүз иде инде. Хәзер киресенчә, ирек Төркиядә бар. Оппозиция сүз әйтә ала. Русиядә социаль челтәрләрдә тамга салган өчен дә хөкем итәргә мөмкиннәр бит.

Э.И.: Журналистика ачык эшли дип саныйм. Бу җир тетрәгән чакта анык күренде. Монда хаклыкны табарга мөмкин. Оппозиция телеканаллары бар бит. Чыгыштырып карарга була.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ аралашты

Комментарии