Ни язарга белмәссең... Ләкин «Безнең гәҗит»сез калмагыз

Ни язарга белмәссең... Ләкин «Безнең гәҗит»сез калмагыз

Бүген газетабыз гаять катлаулы шартларда эшли. Һәр язма нечкә иләк аша үтә. Яңа кырыс законнар буенча тел-теш тидерерлек сәбәпләр калмыймы, дип кат-кат укыйм. Инде менә баш мәкаләгә чират җиткәч, компьютерымның буш экранына текәлеп тик утырам. Ни турында язсам, ярар да, ни әйтергә ярамый. Бүген ярый белән ярамый арасындагы чикләрне дә абайларлык түгел бит. Хөкем ителә башлагач кына, ни ярамаганын абайлыйсың. Әнә үзгә мәгълүмат табарга мөмкин булган «Новая Газета» да Украинадагы «Махсус операция» тәмамланганчы эшчәнлеген туктатып тора. Чөнки Роскомнадзордан кисәтүләр алды, алга таба эш алып бару мөмкин түгеллеген аңладылар. Дәшми тору яхшырактыр, дип тапкан «НГ» журналистлары.

Нинди генә еллар кичмәдек, гомер буе ирекле эшләп күнеккән күңелем килешми, ләкин чынбарлык мине дә тәртә арасына куып кертергә тели.

Чынлап та ни язарга соң? Шикәр комы өчен әбиләр фронты турындамы? Яздык, узган санда. Олигархларның байлыклары таланунымы? Бездә Аллаһы Тәгалә биргән табигый байлыклар белән эш итүче компанияләр башлыклары, дәүләт ширкәтләре җитәкчеләре, яисә аларның балалары гына миллиардерлар, ни өчендер... Менә шушы олигархларның чит илләрдә калган, маңгай тире «түгеп» тапкан яхталары, виллаларына арест салына... Яздык бу хакта да.

Мин гомер буе тикшеренеп торырга, үлгәнче L-тироксин (L-Thyroxin) ише дару кулланырга тиеш. Безнең җирлектә күпчелек интегә: калкансыман биз эшчәнлеге бозылучан, чөнки табигатьтә йод җитешми. Ай чамасы эчәргә даруым бар, аннан соң, хәл үзгәрмәсә – нишләргә? Инде бүген үк бер төймә даруы булмаганнар бар. Башка авырулар нишли? Бу хакта да яздык.

Әйе, моңарчы яздык, гаделлек, демократия эзләдек. Моннан соң да язарбыз. Сөйләрбез. «Безнең гәҗит»не дә томаламасыннар гына. Акны кара дип түгел, дөрес чынбарлыкны аек караштан, бернинди «изм»нардан башка тарафсыз яктыртачакбыз. Ләкин кайбер мәсьәләләрдә дәшми дә торырга туры килер. Ләкин бер нәрсә анык: алда безне җиңел тормыш көтми. Моны инде бүген үк кибетләребездә күрәбез. Менә шундый шартларда киләчәккә планнар корырга җөрьәт итәргә туры килә һәм 2022нче елның икенче яртысына газеталарыбызга язылу компаниясе башланды, дип хәбәр итәбез.

«Безнең гәҗит»кә 6 айга язылу бәясе 839,94 сум. 4нче апрельдән 14нче апрельгә кадәр генә абунәче ункөнлеге була. Бары шул чакта гына язылу хакы 740 сум 94 тиен. Димәк 99 сумга арзанрак.

«Шифалы гәҗит»кә 2022нче елның икенче яртысына 6 айга язылу хакы 298 сум 80 тиен булса, 4 – 14нче апрель аралыгында ул 265 сум 50 тиен буласы. Экономия 33 сум 30 тиен.

«Серләр гәҗите»нә бары 4 – 14 апрельдә генә киләсе ярты еллыкка язылу хакы 32 сум 70 тиенгә арзанрак – 260 сум 70 тиен. Башка вакытта ул 293 сум 40 тиен.

«Безнең гәҗит»нең Русиядә тарала торганы «Безнең гәҗит Россия » дип атала. Аңа киләсе ярты еллыкка язылу хакы 841 сум тирәсе (төбәккә карап билгеләнә), ә 4нче апрельдән 14енә кадәр ул бәя 756 сум тирәсе була. Димәк экономия 84 сумнан арта.

Бәяләр туктаусыз күтәрелгән һәм билгесезлек пошаманга салган чорда газеталарыбызга язылып калырга киңәш итәбез. Безнең белән күңелсез булмас.

Ил-йортларыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии