Вәзгыятьне аңлыйсы килә

Вәзгыятьне аңлыйсы килә

Татарстанда Русиянең бөтенлегенә куркыныч белән янаган татар теле белән көрәшкәндә, Красноярск мәктәпләрендә балаларны сугышка әзерлиләр, бу гына түгел, Путин Русиядә барлык предприятиеләр дә, сугыш була калганда, хәрби продукция җитештерүгә көйләнергә тиеш, дигән күрсәтмә бирде…

Бу хәбәрләрне ишеттем дә, әстәгафируллаһ, дип куйдым. Минем кебек уйлаучы христиан булса, ул да чукынып куйгандыр… Как никак… күп милләтле, төрле диндәге халыклар яшәүче ил саналабыз бит… җөмлә ахырына «әлегә» сүзен дә ассызыклап өстим…

СУГЫШ ШАРТЛАРЫНДА БЕЛЕМ БИРЕРГӘ ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ!

Красноярск мәгариф министрлыгы муниципаль район һәм шәһәр башлыкларына Красноярск крае мәгариф оешмаларында уку процессын сугыш вакыты шартларында оештыруга күчерү буенча методик күрсәтмәләр биргән. «Главалар» күрсәтмәне мәгариф идарәләре башлыкларына җиткерергә бурычлы. Документның күчермә нөсхәсе интернетта социаль челтәрдә таралды. Аны төбәк министры Светлана Маковская имзалаган. 23 битлек документта мобилизация, сугыш вакытында, хәрби хәл игълан ителгәндә уку процессын оештыру буенча медодик тәкъдимнәр бирелә.

Край министрлыгының матбугат сәркатибе Надежда Квитковская мондый документ булуын раслады, әмма түрәләр арасында якынлашып килүче сугыш турында бернинди мәгълүмат юк, бары тик федераль канун нигезендә мобилизациягә әзерлек буенча планлы эшләр турында гына сүз бара, дип белдерде. Сәркатиб бу документ бары тик эчке куллану өчен генә тәгаенләнгән иде, мәгълүматны читкә чыгарган кеше эзләнә һәм җавапка тартылачак, дип белдерде.

МИЛИТАРИЗМ ЯТ ТҮГЕЛ

Хәрби куәтләрне ныгыту, кораллану иминлекнең төп шарты дип Совет чорында да саналды, хәзер дә бу шулай. Моны әле генә Русия Президенты Владимир Путин да раслады. Сочида хәрби промышленность комплексына багышланган киңәшмәдә барлык шәхси һәм дәүләт предприятиеләре дә, тиз арада хәрби юнәлештә эшли башларга күчә алырга һәм хәрби продукцияне җитештерү күләмен арттыруга әзер булырга тиеш, дип белдерде Путин. Илбашы фикеренчә, кирәкле вакытта хәрби продукцияне җитештерүне арттыру дәүләт иминлеген тәэмин итүнең төп шарты булып тора.

БУ МӨМКИНМЕ?

Бөек Ватан сугышы алдыннан СССРда промышленность сугышны көтмәгән халәттә булып та, сугыш башлангач, тиз арада мобилизацияләнеп, баштан-аяк үзгәртеп корылып, завод-фабрикаларны тылга күчереп, хәрби корал җитештерүгә күчү, халыкның көн-төн эшләве аркасында җиңеп чыктык. Ә бүген? Хәрби рельсларга бастырырлык предприятиеләр бармы?

Бүген хәрби промышленность дәүләт заказларына ышанып, яхшымы-яманмы яши. Ә менә СССР державасында бөтен илне колачлаган гигант завод-фабрикалар урынында ни? Аларның биналарын вак-төяк эшмәкәрләргә арендага биреп бетерделәр, күбесендә базар: Кытай товарларын сатабыз. Хәрби промышленность та чәчәк ата димәс идем. Әйтик РБК хәбәренә ышансаң, СССР вакытында ел ярым саен бер атом су асты көймәсе корганнар. 1967нче елдан 1991нче елга кадәр 91 кораб төзелгән. Ә күптән түгел шаулап, мактанышып суга төшерелгән атом су асты көймәсен 2009нчы елда ук кора башлаганнар иде. Һава флоты, пехота буенча корал җитештерүдә дә мактанырлык сәбәпләр юк. РБК фаразлавынча, безнең хәрби куәтләребез НАТОныкы белән чагыштырганда меңнәрчә тапкыр калыша. Русия икътисады сырхау хәлдә. Хәрби максатларга бюджетны арттырсак та, без НАТОны куып җитә алмаячакбыз. Чөнки тегеләр дә безне көтеп тормый.

Шулай булгач, кораллану кирәклегенә чакыру реаль вәзгыять белән тәңгәл килми. Бары тик коры сүз. Ә сүзнең нигә кирәклеге турында үзем уйлаганны соңрак аңлатырмын.

Сугышка әзерләнү, хәрби куәтләрне арттыру пропаганда гына дип уйласак та, аның зыяны юк түгел. Русия промышленносте болай да көчкә сулый. Ә монда хәрби куәтләр турында сүз бара. Димәк, хәрби булмасаң, перспектива юк дәрәҗәсендә, дәүләт гарантияләре тыныч тормыш өчен эшләүче предприятиеләргә түгел. Бу инде капиталыңны чит илгә качыру кирәклеген зарурилаучы вәзгыять.

КЕМ БЕЛӘН СУГЫШЫРГА?

Сугыш турында сүз чыккан икән, аның өчен дошман да кирәк бит әле. Кем белән сугышырга?

Украина белән түгел. Андый максат була да алмый. Без бу ил белән информация яссылыгында гына алышабыз. Украинадан аерылып чыккан сепаратистлар республикалары белән бәйләнешебезне исәпләмәгәндә.

Русиядә тыелган ИГИЛмы? Аларны без өннәрендә яндырып бетерәбез, диләр хәрбиләр. Исән калганнары янәшәбездә булырга мөмкин, шуңа кайда, кайчан шартлатырлар икән, дип яшәү бүген сәер, һәм урынсыз уйлар түгел. Ләкин террорчыларга каршы көрәш өчен, гомум мобилизация дип, сугышка әзерләнү дөрес түгел.

Алайса, НАТОмы? Белмим, бу турыда «әйе» дип әйтүче булса, мин аның йөзенә бәреп, син чи җүләр, ахмак, дияр идем. НАТО үзе дә башлап Русиягә корал күтәрергә җыенмый. Анда да ахмаклар бардыр, дип уйламыйм. Димәк, сугышыр дәрәҗәдәге дошманыбыз юк.

НИЧЕК САКЛАНАСЫ ҺӘМ КЕМ САКЛЫЙ?

Инде сугышка әзерлек темасы шулай калкытылган икән, аның гамәлгә куелышы ничек буласы? Әйтик, бомбадан саклану подваллары әзер булырга тиештер. Бу бездә бармы? Мин телевидениедә эшләгәндә (Совет чоры иде бугай, хәтерләмим) бервакыт хәрби өйрәнүләр булды. Сирена тавышына көлешә-көлешә урамга чыгып тезелдек. Көлешә-көлешә бер машина көпчәген яндырганнарын, янгынга каршы инструментлар куелган почмактан алынган янгын сүндергеч белән утны сүндергәннәрен карап тордык. Почмакта кызыл тактада эленеп торган баллон яраксыз булып чыкты, кайдандыр икенчесен таптылар. Аннан подвалга төшәсе идек. Ә анда телевидение архивы. Шул архив өчен төшкәндә дә 5–10 минуттан артык торып булмый, тончыгасың. Менә шундый «Бомбоубежищелар» белән без сугышта исән калырбызмы?

Без малай чакта «сугышлы» уйный идек. Агач мылтыклар ясап атышабыз. Кем үлгән кем исән… әй бәхәсләшәбез. Бүгенге саклану стратегиясе шуңа охшап калмасын иде инде.

Инде балаларыбызны Красноярскидагы кебек сугышка әзерләргә килгәндә, ничек кенә тәрбияләсәк тә, алар Бөек Ватан сугышы елларындагыча, буйлары җитмәгәнлектән урындыклар куеп станок артына басарлар микән?! Сугыш вакытында аларга да илебез сагына басарга кирәк буласы бит. Ватан өчен көрәштә беркем дә читтә калырга тиеш түгел. Бөек Ватан сугышында ата-бабаларыбыз нәкъ менә шул сәбәптән җиңде.

Балалар дибез? Бүген балаларын чит илләрдә укытучы, җылы диңгез буйларында виллалары булган илебез патриотлары – түрәләр, депутатлар сугышта ватаннары өчен утка ташланырлармы? Әллә шул тупланган байлыклары булган илләргә, виллаларына күчәрләрме?.. Әллә инде дошман тылында партизан отрядлары оештырырга ватаннарын сакларга калырлармы?..

Өлкәннәр әле дә барына да түзәрбез, СУГЫШЛАР ГЫНА БУЛМАСЫН, дип тели. Белмим, бүген сугышны ахмак, тинтәк кенә башлый ала. Ә андый тиран илбашлары җитәрлек. Шулар аркасында кайнар нокталар анда-санда тынып тормый бит. Әмма мин Русиядә тынычлык, иминлек булыр, дип өметләнәм. Ә сугыш темасын гел куертып тору, безнең иминлегебезгә янаган дошман эзләү, әнә шул өлкәннәрне һаман да сугышлар гына булмасын, дип теләп яшәтер өчен кирәктер. Сугышлар гына булмасын, бәяләр үсүенә дә, акча җитмәүгә дә, гаделсезлекләргә дә түзәрбез… Украинадагы фашистлар тынычлык бирми, Сүриядә дә ярый без бар әле… Гомумән, без булмасак, күптән дөньяның асты-өскә килгән булыр иде инде. Һәрхәлдә шулай ышанып яшибез. Федераль каналларда көн-төн баручы сәяси ток-шоуларда тапшырудан тапшыруга күчеп катнашучы берүк кешеләр безне шулай дип ышандыра. Ә без ышанабыз. Ә шул вакытта Русия Финанс министры Силуанов Русиядә социаль ярдәмгә мохтаҗлар артык күп, санын киметергә кирәк, дип белдерә. Балам авырый, ярдәм кирәк, Русиядә дәвалый алмыйлар, чит илгә чыгарга акча җыярга мәҗбүрбез, дип редакциябез атна саен берничә мөрәҗәгать кабул итә. Чөнки Русиядә кешене сугышка әзерләнүдән калган акчага гына дәвалыйлар. Бушлай медицина бүген бушлай хисапта гына. Иң элек безгә дошманнардан сакланырга кирәк. Аннан соң мәгариф белән шөгыльләнербез. Тик менә дошманнарын каян таныйсы?

Алла сакласын, сугыш була калса, Путин әйткәнчә, предприятиеләр хәрби максатларда эшли алачакмы? Алар бармы әле? Без Кытай товарларын сатып яшибез түгелме соң инде. Күнектек тә шуңа. Кытайлыларга мөрәҗәгать итсәк кенә инде, татар түбәтәен чигеп китереп сатканны, сугыш була калса да, хәрби продукцияләреннән калдырмаслар…

Әстагафируллаһ…

ТАТАРСТАН УРЫНЫНА НИ БУЛАСЫ?

Гражданлык инициативалары комитеты рәисе Алексей Кудрин Русиядә агломерация төзергә тәкъдим итә. Казанны Самара һәм Ульян белән берләштермәкчеләр. Республикалар сүзе телгә алынмаячак аннан соң: зур шәһәрләрдән торган агломерация гына булачакбыз. Кудрин Себердә Томск, Новосибирск һәм Барнаулны берләштерә, ә Уралда – Екатеринбургны, Чиләбене һәм Пермьне. Сәясәтче, шулай артта калган шәһәрләрне Мәскәү дәрәҗәсенә үстереп куеп була, дип аңлата.

Бу яңалык түгел инде. Газетабызның 2010нчы елгы 17нче ноябрь санында ук Сәйдулла Кутушев бу темага сүзләр куеруын шәрехләп «Эреләнәбезме, вакланабызмы?!» дигән мәкалә язган иде. Ул чакта «Ведомости» газетасы Мәскәү Кремлендә илне турап ямау картасын да игълан итте. «Хәзерге 83 төбәк урынына эре шәһәрләр тирәсенә тупланган 20 эре агломерация калырга мөмкин», – дип ышандырган иде басма. Ул чактагы «Ведомости» язганча, әлеге агломерацияләр халык саны 1 миллионга җиткән эре шәһәрләр тирәсендә оешачак. Төп максат – хәерчелек чигендә яшәүче вак-төяк торак пунктлардагы тормышны зур калаларныкы белән тигезләштерү, имеш. Бу чакта президент Медведев иде. Ул вакыттагы план буенча безгә Ульян өлкәсен, Чуашия, Мари Илен кушасылар иде. «Әлбәттә, үзәге Казанда булачак. Чөнки Казан зур һәм бай. Ә күршеләр кечкенә һәм хәерче. Әлбәттә, без үз осталыгыбыз һәм байлыгыбыз белән тегеләрне дә өстерәргә, күтәрергә тиеш булачакбыз. Ә алар безгә нәрсә бирәчәк? Маридан – урман, чуаштан – очсыз эшче куллар, ә Ульяннан Ленин бабай рәсеме төшерелгән сувенирлар ташысак кына…» дип язган иде газетабыз журналисты Сәйдулла Кутушев моннан 7 ел элек.

Менә шулай еллар уза тора, ә саташулар үзгәрми. Вәзгыять дәвам итә. Бу зур түрәләр, сәясәтчеләр авылдан түгел, колхозларның ничек таралганын белмиләр булса кирәк. Колхозларны да бер эреләндереп, бер ваклап уйнадылар бит. Ахыр чиктә, колхоз системасы бөтенләй ишелде. Эреләндерү-ваклау уеннарын уйнап тулы бер илне җимереп ташламагайлары дип кенә борчылам…

СҮЗ АХЫРЫНДА: Русиянең икътисадый үсеш министры булып эшләп, ришвәтчелектә гаепләнеп сак астында торучы Улюкаев суды дәвам итә. «Роснефть» башлыгы Сечин аны ришвәтчелектә гаепли. Әле генә чираттагы суд утырышы булды. Сечин 4нче тапкыр судка килмәде. Аның эш графигы бик тыгыз икән… Мин судка килмәү – кануннарны хөрмәт итмәү, дип белә идем. Повесткада да бит, үзең килмәгәндә, конвой белән алып килергә мөмкиннәр, дип кисәтелә. Хәтта шаһит буларак та. Ләкин бар гражданнарны да түгел. Аерым кешеләргә канун «нипочем», Сечин кебек бай, кодрәтле кешеләргә мәсәлән. Улюкаев мәсьләсе бик томанлы эш. Хәер Русия хокук системасында томанлы эшләр җитәрлек. Суд бездә бәйсез дип әйтелә, үзе.

ЙОМГАК:

Татар телен балаларыбызга өйрәтү Русия өчен бик куркыныч эш. Бөтенләй телсез калдыру өчен, аны эреләндереп, ватансыз да калдыру кирәк…

Бездә судлар бәйсез эшли, кемнәрнедер конвой белән китерә ала, ә кемнәренедер – юк.

Һәм сугыш…

Менә чираттагы мәкаләмне яздым да, уйга талдым. Кайда… ничек яшибез без? Киләчәгебез ничек? Кем белә? Мин юк…

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии