- 29.11.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №48 (30 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
«Безнең гәҗит» укучылары (бик еш кына безнең газетабызны яздырмыйча да, ярдәм итүебез турында кешедән генә ишетеп кенә мөрәҗәгать итүчеләр дә бар) гозерләрен һәрчак искә алып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Гаделсезлеккә тап булучының кайда булуына карамастан, журналистларыбыз сәфәргә чыга. Ә бу язмалар берничә көн, хәтта атналар буе әзерләнә. Юл чыгымнары гына да редакция кесәсенә шактый суга. Ләкин редакция зарланмый, хәтта чыгымнарны капларга тәкъдимнәр булуга карамастан, алардан катгый төстә баш тарта. Чөнки безнең өчен тарафсызлык мөһим. Без, булдыра алганча, мәсьәләне бәйсез итеп, килеп туган төеннең гадел чишелешен табарга тырышабыз. Бик күп түрәләрнең тынычлыгын бозабыз, шул рәвешле үзебезгә дошманнар армиясен булдырып киләбез. Янаучылар да булгалый. Ләкин шушы хәл белән беррәттән безнең журналистларыбызга эшләргә комачаулаучылар да, шалтыратып безне мәсхәрәләргә тырышучылар да даими булып тора. Инде моннан берничә атна элек шундый интернет хулиганны фаш иткән идек, менә бу юлы тагын дәшми кала алмадым. Шалтыратучының телефон номерын язмыйм, ул үзен таныр. Олы кеше, нервылы чагыдыр, дип кабат шалтыратып та тормадым. Әмма инде тынычлангандыр, ялгышын аңлар, үзен таныр дип, газетабызда язарга булдым.
Пәнҗешәмбе көн кичке якта телефоныбыз шалтырады. Теге якта бер апа. Аңа чәршәмбе, ягъни кичә үк киләсе газетабыз әле дә килмәгән. Сөйләшүне ничек бар, шулай китерәм:
– Почтага шалтыраттыгызмы? Анда ни диләр?
– Булыр-булыр, диләр.
– Тагын шалтыратыгыз, әгәр киләсе атнага кадәр китермәсәләр, почта бүлегенең телефон номерын, үзегезнең адресыгызны безгә җиткерерсез.
– Ник ул газетагызның килү-килмәвен сез тикшереп торырга тиештер бит!
– Сез почтада языласыз. 17 мең тиражны укучыларга редакция өләшеп йөри алмый. Без почта белән килешү нигезендә эшлибез. Шул килешү нигезендә, сез язылу өчен түләгән хакның өчтән ике өлешен диярлек, почта алып кала. Аннан соң типографиягә, транспорт, экспедиция һәм башка чыгымнарны да түләгәч, редакциягә бик аз күләмдә кала.
– Ә, алайса, сез акча гына җыеп утыручы инде.
Апа, сүз башында ук тавыш күтәреп, шактый дорфа тонда сөйләште. Өйдә нәни балалар тавышы ишетелә. Мин аннан дорфа сөйләшмәүне сорыйм. Тагын аңлатырга тырышам.
– Әйтеп торам, акчаны без түгел, почта җыя, сез почтага түлисез.
– Әйтәм җирле, Илфат Фәйзрахмановны гел сүгеп язалар…
– Мин шул Илфат Фәйзрахманов булам инде, апа. Сезгә аңлату мөмкин түгел икән, дип трубканы куйдым.
Беренчедән, мин сүккәннәрдән курыкмыйм. Аның гадел булмавына ачу килсә дә. Икенчедән, ул журналистмы, түгелме, башкаларга кычкырырга, аларга яла ягарга, мыскыл итәргә беркемнең дә хакы юк.
Бүгенге диалогны шуның өчен яздым, ул газеталар вакытында килмәгән очракта, нишләргә кирәклеген тагын бер кат аңлату да булсын, дидем.
Газета соңарса, бары почтага шалтыратырга. Әгәр аннан ярдәм булмаса, безгә. Без дә газетаны илтеп йөрмибез, менә бу вазыйфаны тиешенчә эшләргә тиешле шул ук почтаны гына «камчылыйбыз», һәм югалган газетаны таптырабыз. Кайчакта таба алмыйлар да, редакциядән килеп алырга мәҗбүр булалар. Бу аларның эше бит. Урында колак салучы булмаса, Казанда газеталарны җибәрү бүлеге – экспедициягә шалтыратырга була. Телефоны (843)5621061. Инде берничә көн ярдәм сизелмәсә, редакциябезгә шалтыратып, үзегезнең почта бүлекчәсе телефонын белешеп, үз адресыгызны безгә әйтегез. Теге апа шулай эшләргә тиеш иде, безне караклыкта гаепләргә тиеш түгел иде. Газета чыгару – кибет тоту түгел, аның белән баеп булмый. Бүгенге кыйммәтчелек заманында.
АРЗАН ЧАКТА ЯЗЫЛ
Исегезгә төшерәм, 1нче 11нче ДЕКАБРЬДӘ АБУНӘЧЕ УНКӨНЛЕГЕ БУЛА. БУ ВАКЫТТА ГАЗЕТАЛАРЫБЫЗГА ЯЗЫЛУ ХАКЫ АРЗАНАЯ. Татарстандагы «Безнең гәҗит» (индексы П2559) 6 айга 531 сум 60 тиенгә кала (башка вакытта ул 570 сум), Ә Русия төбәкләрендә тарала торганы (индексы П3320) – төбәккә карап, 28–40 сумга арзаная. «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите»нә дә бу вакытта язылу бәяләре төшә. «Шифалы гәҗит» (инд. П3321) – 177 сум (аннан соң 189 сум була), «Серләр гәҗите» (инд. 3322) – 168 сум 60 тиен (аннан соң 180 сум була). Исегездә тотыгыз: башка ташламалы язылу булмаячак. Киләсе елда бәяләр күтәрелә. Шунлыктан 2017нче ел өчен 12 айга язылып калучылар да отачак. Андый мөмкинлек тә бар.
Игътибар! Русиядә тарала торган газетабыз исеменә Русия дә өстәлә. Почтадан аны «Безнең гәҗит Россия» дип сорагыз. ИНДЕКСЫП3320. Быелгы индексы 60074 иде. Ул алышына һәм МАП каталогыннан почтаныкына (ПАП) күчә.
Арзан чакта язылып калыгыз!
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии