- 28.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №38 (28 сентябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
ЯРЫЙ ӘЛЕ РАМЗАН ТУГАН
5 октябрьдә – Чечняда зур бәйрәм. Республика башлыгы Рамзан Кадыровның 35 яшьлек юбилее. Һәм бу тарихи дата бөтен халык тантанасына әвереләчәк. Ул Чечняда ял көне дип игълан ителә. Дөрес, Рамзанның туган көне «очраклы рәвештә» генә шәһәр көне белән туры килгән. Туган көн булганы өчен генә кызыл дата итеп булмый бит инде. Хәер, ник булмасын?! Рамзан Кадыров илдә беренчеләрдән булып Президент атамасыннан баш тартса да, иң рәхәттә яшәүче республика җитәкчеседер. Бу илгә күпме, никадәр акча бирелгәнен бер Аллаһы гына беләдер дә, бары Ул гына очына чыга аладыр. Шушы «кранны» борудан Мәскәү Кремленең коты чыга. Минемчә, шул «кран» аркасында гына Чечняда тынычлык саклана.
Бер якын танышым тәртип саклаучылар отряды белән инде берничә тапкыр шунда барып кайтты. Якыннарын хәсрәткә салып, үзе теләп китә. Ияләндем, адреналин алам анда, ичмасам, чын эш, ди. Ә үзе Чечняда тәртипнең, тынычлыкның урнашачагына өметләнми дә. Шартлаткыч белән төренгән террорчыларны һәрдаим тотып торабыз, алар беркайчан да бетмәячәк, ди. Чөнки бу республика Русиядән генә ашамый, финанслар Көнбатыштан да төрле юллар белән китерелә. Кавказның тынычсыз төбәк булуы Көнбатышка файдалы. Рамзан Кадыровның Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.с) касәсен Лондоннан Чечняга алып кайта алуы шуңа бер ишарә дә. Көнбатыш өчен Кавказның Русиядә дин үзәге булуы яхшы, ягъни Кремльнең башы авыртсын… Ә Кремль, чарасызлыктан акчасын жәлләми. Заманында Аслан Масхадовка да булыштык, аны Чечняның легетим президенты дип таныдык, сөйләшүләр өстәле артына кара-каршы утырдык… Аннан ул кинәт бандитка әверелде. Мондый сценарийның кабатлануы бик мөмкин. Шуңа күрә, Чечнядагы акча «юуу» хәлләренә күз йомыла. Теге дустым, анда җитештерүнең бөтенләй дә юклыгы, халыкның эш белән мавыкмавы турында сөйли. Кеше көннәр буена тәмәке тартып капка төбендә утырырга мөмкин. Булса, әйберен сата… Аның башка кайгысы юк…
ПУТИННЫҢ УЛЫ
Чечняга тыгылган акча иләккә салган су кебек. Рамзанның тыйнаклык күрсәтмәвенә дә исебез китми. Чечняда бәйрәм итә беләләр. Мәгълүмат чараларына ышансаң, Рамзанның туган көн бәйрәменә дөнья музыкасы һәм киносы йолдызлары чакырулы. Франс-Пресс мәгълүматларына караганда, Чечня башкаласына актер Кевин Костнер, җырчы Шакира, актрисалар Хилари Суонк һәм Ева Мендес киләсе. Рамзан өчен генә данлыклы скрипкачы Ванесса Мэй уйнаячак. Оештыручылар фейерверклар һәм лазер-шоу вәгъдә итә. Бу бәйрәм өчен коточкыч зур акчалар сарыф ителәчәк. Ванесса Мэй өчен генә дә хакимият ярты миллион доллар түләячәк, дип белдерә Франс-Пресс.
«Грозный, Чечен Республикасы турында бар дөнья беләчәк», – дип белдерә шәһәр башлыгы Мөслим Хучиев бәйрәм уңаеннан.
Белер, эш белән булмаса, купшы бәйрәмнәре белән танылыр Рамзан. Ә белгәнегезчә, «ата малы жәл түгел». Рамзан Путинны әтисе дип белдергән иде бит. Өстәвенә, озакламый Путин яңадан Президент буласы.
Бу бәйрәм беренчесе һәм соңгысы түгел. Купшы туйлар биредә атна саен. Быел Грозныйга 1994, 2002 елгы дөнья чемпионнарын җыйдылар. Атаклы футболчылар республика җитәкчелеге белән туп типте. Моның күпмегә төшкәнлеге аерым тәфсилләп әйтелми.
Ә Рамзанның туган көне аның җитәкчелегендәге хакимияттә бөтен федераль округның мөһим вакыйгасы, дип игълан ителә. Эш юк, аш бар…
БЕЗНЕКЕЛӘР ДӘ «БУЛДЫРА»
Акча дигәннән, «Азатлык» радиосы Чечняда хәрбиләрнең 113 миллион сум премия акчасын урлаучылар кулга алынды, 6 җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә.
Русия баш прокуратурасы белдергәнчә, хәрби финансистлар акчаны, ялган документлар ярдәмендә исәптән чыгарып, үзләренә кыйммәтле машиналар, күчемсез милек сатып алуга, банкларда зур хисаплар ачуга тоткан. Бу җинаятьләрне дәлилләгән бөтен документлар диярлек юкка чыгарылган.
Шикләнүчеләрнең исем-фамилияләре әлегә әйтелми. Аларның Чечняның таулы өлешендәге хәрби ныгытмада хезмәт итүләре генә мәгълүм.
Шундый купшы бәйрәмнәр республикасы безгә дә бик кирәк бугай. Акча үзләштерү өчен, дим.
РАМЗАН ТУГАН КӨНЕ – БӨЕК БӘЙРӘМ…
Шул рәвешле кызып китеп, тора-бара Чечня каһарманы дип саналган Рамзанның туган көнен Татарстан белән Башкортстанда да бәйрәм итмәгәек. Моңа мөмкинлекләр ачыла. Әнә, Башкортстанда ураза бәйрәмнәрен канунсыз (11нче битне укы Гает бәйрәмнәре тыелырмы?), дип тапканнар. Шундый судлар артыннан йөрүче Татарстанда да табылмас, дип кем әйтә ала?! Болай да, республикабызда рус телен кыерсыталар, дип шау килүчеләр җитәрлек бит. Бу ил урыслар өчен, православие дәүләт дине дип сеңдерелеп торганда, мәчетләр
салырга урын табылмаганда, булганнары ишелгәндә, үзебезнең үк мөселман кардәшләребез җимергәндә («БГ» – 7 , 14 , 21 сентябрь), бар да мөмкин. Киләчәктә шул «кысылып, кыерсытылып» беткән урыс телендә генә сөйләшүгә калмагаек, һәм Медведев әйткән һәм барыбызга да үрнәк итеп куйган урыс культурасына гына тәңгәлләшмәгәек.
Православиесенә дә күчәрбез (Алла сакласын, әстәгафируллаһ)… Тик никтер урыс үзе чиркәүләр төзергә атлыгып тормый (бу Болгар белән Зөяне торгызу эшендә дә күренә. Зөягә сәдака бик аз килә), шау килеп диннәрен дә тотмый, чиркәүгә рәтле-башлы йөрми. Ә менә мәчет тутырып килгән мөселманнарга эч поша. «Русия для русских» дип кычкырсаң да, Русия бүген урысларныкы гына түгел шул, брат…
ХУҖА БИЛГЕЛЕ
Бу атнада, ниһаять, тандем соравына да нокта куелды бит әле. Медведев үзенең Кремльдә квартирант кына булганлыгын игълан итте, кәнәфиен Путинга бирде. Мин башкача буласын күз алдыма да китерми идем, газетабызда шул хакта күп яздык. (Сайлаулар, сүз иреге ул – театр, Хәерчеләр үрчетәбезмени?, Казан ханнар хәзинәсен табып бирер өчен Путинны көтә, . Татарстан кемне сайларга тиеш? Һ.б.лар).
2012нче елның 4нче мартында сайлаячакбыз Президентны. Әмма ул инде 24нче сентябрьдә билгеләнде. Путин үзен-үзе билгеләп куйды, әлбәттә, Медведев авызы белән… Хәзер аны и.о. дип, ягъни Президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы, дип тә санап була торгандыр. Һәм аңа үз срогын тутыру бик кыен булачак. Әнә, Вице-премьер, финанс министры Алексей Кудрин шуны сизде бугай, низагка керде… (3нче биттән укы). Бу Президентны инде санламаска да була, дип уйлады, ахры. АКШта журналистларга артыгын әйтеп ташлады: Медведев Президентлыктан Премьерлыкка күчкәннән соң, аның белән эшләмәячәген, фикерләре туры килмәвен белдерде. Һәм шуның өчен эшеннән дә китте. Медведев хәрби чыгымнарны чиктән тыш арттыра, дип белдерде ул, килешмәвенең сәбәбен.
ТҮТӘРӘМГӘ КАЛГАН ИКЪТИСАД
В.Путин хакимияткә яңа шартларда килә. Дөнья кризистан изалана, нефть хакы, аның эшли башлаган чоры кебек түгел, арзан. Ә Русия шул энергоресурсларга гына таянып яши.
Русия транспорт министры Левитинның Дума алдында ясаган хисабыннан безнең самолетларыбыз мәтәлүе, теплоходларыбыз батуы сәбәпләре ачык аңлашыла.
90нчы еллардан бирле авиация бары тик 52 яңа самолет алган. Ә күкне мең ярым лайнер иңли. Аэродромнарның 40%ы самолетлар төшәр һәм очар өчен яраксыз. Теплоходларның уртача «яше» – 45 ел, поезд-локомотивларныкы – 20-25. Тимер юлларның 16%ы авария хәлендә: бу һәр 6нчы состав рельстан мәтәлергә мөмкин дигән сүз.
Больницаларны карыйк. Рәтлесе бармы? Булса да, бушлай дәва алып буламы?
Мәгарифкә күз салыйк. Кудрин сүзләренчә, Президент Медведев нияте буенча, 2014нче елга хәрби чыгымнар 2,1 триллион сумга җитәчәк. Ә бу вузларны да кертеп, бар мәгарифне яшәтү акчасы.
АКЧА БАР ДА, ЮК ТА…
Нефтьтән аз акча кермәде. Кая киткән соң ул? Ник үзебезнең самолетларыбыз корылмый, таланган заводлар ник торгызылмый… Минемчә, акча «лобби»лык буенча бүленә. Кем якынрак, кем ничек булдыра, шул акчалы була.
Ерак китәсе юк, бүген район хакимнәренең дә эше – бюджеттан акча ала алса, алга бара. Система гаять тыгыз чылбырда… Һич аерып ала алмассың. Район хакименнән башка районда берни кырып булмый. Хәтта киоск ачарга теләсәң дә, тиешле проценты бар, диләр. Дәүләт заказлары да шул принциптан бүленә. «Откат»ларның инде 50%тан да артып китүен әйтәләр. Бар да белә, бар да ала, бар да түли. Шуңа күрә, чыгымнар да зур. Акча эшне тиешенчә башкарырга барып та җитми. Рәтләп корылмаган, ремонтланмаган, ришвәт белән алынган рөхсәт документлары – менә һәлакәтләрнең нигезе кайда?
Русия транспорт министры Левитин эшеннән алынамы һәлакәт өчен?! Больницаларда тиешле ярдәм ала алмаган авырулар вафаты, ярдәм күрсәтелмәгән өчен сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Голикова эшеннән китә дип уйлыйсызмы? Мәскәүнең данлыклы больницасы ишеге төбендә, ярдәм күрмичә, депутат егылып үлде. Беркем җавап бирмәде. Аптырамыйм, бу бит –Русия. Чит илдә булса, «Булгария» һәлакәтенә китергән чатаклыкларга юл куйган министр иң беренче чиратта отставкага китәр иде. Менә коррупция сазлыгына чумган илебез алга таба җимерек самолетлары, пароходлары, эшләүдән туктаган завод-фабрикалары, ташландык больницалары, мәктәпләре белән ничек яшәр? Оптимизация белән генә булмый бит. Димәк, бәяләр артачак. Торак- коммуналь түләүләр ел саен 10–15%ка күтәреләчәк, диләр хөкүмәтнең үзендә үк. Сайлаулардан соң тагын да «кыйммәтрәк» фатирларда яши башларбыз. Ул чагында бензин да 30 сумга җитәр…
БАБАЙЛЫККА БАРАБЫЗ
Миңа әле генә 50 яшь тулды. 2024нче елда, исән булсак, 62 булачак. Ул чакта Путин да 70 яшьлек бабай булыр. Аңа бүген – 58… Әле алда ни буласын кем белә, бәлкем, мәңгелек Президентка да ия була алырбыз… Һәрхәлдә, СССР башында 18 ел утырган Брежнев бабайны уздырабыз бугай хакимебез белән. Никтер, мөнбәрдә кәчтүненә орден-медальләрен эләргә урыны калмаган докладчы, аны алкышларга күмүче зал күз алдына килеп баса.
Бу «Бердәм Русия» корылтаеннан соң исемә төште… 1984нче елда, Казанга күчкәнче, райком тирәсендә эшләп алган идем. Җыелышларда безнең кулларга иптәш беренче секретарь сөйли торган докладны тоттыралар, төрле почмакларга утыртып куялар иде. Һәм без ораторның артыннан тексттан күзебезне алмый утырабыз. Чөнки аерым урыннарда җәя эченә «бурные аплодисменты», я «аплодисменты» дип куелган. Менә шул урында безгә күләме алдан «үлчәнгән» алкышларны башлыйсы… Бүген дә шул «одобрямс» чорына кайтып барышыбыз, ахры.
Оппозиция «Бердәм Русия» фиркасе корылтаен жуликлар һәм караклар җыены, дип атады. Оппозиционер Борис Немцов илнең перспективаларына куркыныч янавын әйтте. «Бу зур күләмдәге капиталларның илдән китүе, миграциянең яңа дулкыны, илнең җимерелүен аңлата. Илне бик зур социаль-икътисади авырлыклар һәм дәүләтнең җимерелә баруы көтә. Путин Лукашенкога әйләнә бара һәм ул Хөсни Мөбарәк һәм Мөәммәр Каддафига да әйләнә ала», – диде ул.
НИЧӘ САЙЛАУЧЫ?
Чынлап та, бер тапкыр Президент булган кеше, демократик илләрдә дә кабат хакимияткә кайта ала торгандыр ул. Әмма андый очракларны мин белмим. Ә менә үсеш ягыннан зәгыйфь илләрдә мәңгелек президентлар утыра, сайлаулар булса да, ул кабат-кабат сайлана. Чөнки халыкның сайлау мөмкинлеге юк: чынлап торып сайлаучы берәү генә. Аның сайлаганы белән күп санлы сайлаучы исемен йөрткән халык килешә. Ярар, сайламасак – сайламабыз инде. Без патшаларга өмет белән карап өйрәнгән. Шул сайлау уенына киткән акчалар кызганыч бит. Ул берничә самолет корырга җитәр иде. Бәлкем, демократия уенын сүз өчен уйнап маташмаскадыр…
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Хуҗалар иле ,
Комментарии