Миңа «донос» язганнар

Миңа «донос» язганнар

Самара мөфтиятеннән шалтыраттылар бит әле. Әллә мөфтинең үзе булды, әллә, ярдәмчеләре… Исемдә калмады, кабат сорамадым. Кирәксенмәдем дә. Кем булса да барыбер. Ә менә редакциягә төшкән гозер-йомышы гаҗәп һәм сәер. Хәер, аны йомыш дияргә мөмкин түгел. Ул допрос, хисап таләп итү иде. «Мин – мулланың тормышы…» (2013, №42 (23 октябрь) мәкаләсе борчый аны:

– Әйттеләр дә, интернеттан укыдым. Кем язган ул хатны?

– Без, авторлар үз исемнәрен күрсәтергә теләмәсә, аны газетага куймыйбыз, – дидем мин.

– Бездә андый мулла юк.

– Ә сез каян чыгып шулай кистереп әйтә аласыз? Юкса, минем үземнең дә андыйларны очратканым бар. Гади муллалар гына түгел, хәтта, үзләрен укымышлы санаган мөфтиләр арасында да, еш кына ихласлык гамәлләрен эзләп изаланам, – димен.

– Андый хат килгәч, сез аны тикшерергә тиештер бит.

– Бар очракта да түгел. Мондый күренешнең булганына күрә, аңа газетада урын бирдек. Аннан соң, бу хатта аерым исемнәр хурланмый.

– Алайса кем икәнен әйтегез, – дип катгый тон белән дәвам итә әңгәмәдәшем.

– Сезгә нигә ул исем, адрес? «Самосуд» ясаргамы? Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы закон бар, әлегә аны тыймадылар. Сүз иреген, ул кыяр-кыймас кына тәэмин итә ала әле. Шуңа нигезләнеп, мин сезгә бернинди мәгълүмат бирергә җыенмыйм. Әгәр сездә андый күренеш юк икән, шулай дип әйтергә, өстегезгә зур җаваплылык алырга курыкмыйсыз икән, безгә үзегез мәкалә языгыз. Сез чынлап торып андый күренешләр булмасын өчен тырышыгыз. Нишләп әле сез, менә мөселманнарның эзәрлекләнүенә бер дә дәгъва белдермисез? Ни өчен экстремизмда шикләнелүче балаларны кулга алуда, әлеге җинаять эшләрен тикшерүдә законсызлык хакимлек итә? Ни өчен тикшерү органнары газаплаулар белән эш итә? Сез ник дәшмисез бу нисбәттән, хөрмәтле мөфтиләр?! Ә авылдан ниндидер кара мулла, ихластан, үз фикере белән бүлешкән икән, ник аны тыясыз? Әллә андый бәлеш кәсепчеләре юк, дисезме? Теге төрмәләрдә җәберләнүче, яннарына адвокатлары да кертелмәүче мөселманнарны яклап мундирны саклап булмый шул, ә мескен надан муллаларны тикшереп эш күрсәтеп була…

Миңа шалтыраткан әңгәмәдәшем, мине тыңлап бетермәде, трубкасын ташлады. Ә мин аның номеры трубкамда калса да, кабат җыеп тормадым. Аңлата алдым бугай, бәлкем әлеге язманы да укыр ул татарыбыз.

Ә теге ХАТНЫГАЗЕТАГА БИРЕРГӘМЕ ЮКМЫ, дип үзебез дә бәхәсләштек. Әмма һәрчак төрле карашларны бәян итү, фикер алышу яклымын. Минем фикерем кешенеке белән чагышмау – мин хаклы дигән сүз түгел. Кешене тыңлый белү, хаклыкны, алтын урталыкны табарга омтылу хас миңа. Минемчә, демократия шулай булырга тиеш тә. Ә бу бабай хатына килгәндә, аңа нәфрәт белән дә, тәнкыйтьләп тә кайтавазлар бихисап килде. Әлеге хатны бастыру, ул газета фикере белән туры килә дигән сүз түгел. Мәкалә астына, бу нисбәттән, үз сүзебезне дә өстәгән идек.

Тик кайберәүләр, СОВЕТ ЗАМАНЫННАН КАЛГАН ГАДӘТен куа: алар фикеренчә, андый мәкаләләр тыелырга тиеш. Чирен яшергән үлгән дим мин, юкса, бүген бәлеш өчен йөрүче, белгән берничә догасын сөйләгән арада, бу миңа сәдакәне күпме бирер икән, дип уйлап утырган, аз бирсәң, азсынган «укымышлы» әби-бабайлар азмы?! Без аларны күрмәмешкә салышыйкмы? Миңа, муллаларны сүкмәгез, алайса диннең абруен төшерәсез, дип кисәтүчеләр дә бар. Җавабым әзер, бер генә тапкыр әйтмәдем: МУЛЛА ДА АДӘМ ЗАТЫ ич. Ул да ялгышырга мөмкин, аның да нәфесе бар, аның тирәсендә дә шайтаннар бөтерелә… Әгәр хәзрәт исемен алган икән, ул төрле яктан үрнәк булырга тиеш. Мин бу мәсьәләне шулай күрәм. Башкача күзаллый алмыйм. Чынлап та гөнаһтан курыккан кеше Аллаһ юлында ихластан йөри. Ә андыйлар, Аллага шөкер, күпчелек. Динебезне алар әйди, шулар үрнәгендә башкалар да иманга тартыла. Намуслы кеше мондый хатларга хурланмый, нәфрәтләнә генә, хак иман орлыкларын тагын да тырышыбрак чәчәргә керешә.

Совет чоры мәктәбе сабакларын онытмаучылар әнә шулай шалтыратып редакцияләргә дә «указание»ләр бирә. Хәер, укучыларыбызның бу шалтыратулары, минемчә, нормаль күренеш. Димәк, алар битараф түгел. Алар тормыш белән кызыксына. Бу кешеләр, минем өчен сайларлар әле, дип өйләрендә утырмый, аннан депутатлардан зарланып йөрми, сайлау участокларына барып үзенең гражданлык бурычын үти. Менә БИТАРАФЛАР ҖӘМГЫЯТЕБЕЗ ҮСЕШЕНӘ ТОРМОЗ булып торадыр. Чөнки гадел система, сүз иреге, демократик җәмгыятьтә генә мөмкин.

Газетабыз мөселманнар белән бәйле җинаять эшләрен тикшерүдә чатаклыкларны һәрдаим язып-күзәтеп бара. Бер ел элек Татарстанның элекке мөфтие тирәсендәге шартлау, ыгы-зыгыларга да без үз бәябезне биреп бардык. Һәм безнең мәгълүматларыбыз, ышандырмый торган рәсми, коры мәгълүматлардан аерыла. Әлбәттә, бу шушы эшләргә бәйле оешмаларга ошап бетми. Илдус Фәизгә һөҗүм һәм Вәлиулла Ягъкуб үтерелүе буенча да безнең авызларны томаларга маташучылар булмады түгел, әмма шау-шуга китүдән курыктылар. Чөнки безне кулга алу, авылдагы мескен бабайны әсир итү генә түгел. Без үзебезгә карата ни буласын алдан белеп, чарасын алдан күрдек. Мин телефоныма текст язып, кирәкле номерларга җибәрерлек итеп кнопкамны әзерләп куйган идем инде. Мине органнар шыпырт кына юкка чыгара алмый, җавап-хисап тотарга туры киләчәк иде. Хәтта чит ил матбугатына да барып ирешәчәк бу хәбәр, дип кисәтеп куйдым. Мөнбәрләрдән, алдан ук, үзебезнең наркоман да, террорчы да түгеллегебезне дә искәрттем.

37НЧЕ ЕЛ ДӘВАМ ИТӘ

Инде үтте дип уйлаган идем. Менә тагын башланды. 2 атна бу хәбәрне үземдә генә йөрттем. Әлбәттә, дусларым хәбәрдар иде. Шулай ук ул киңкүләм шау-шуга китәргә дә әзер иде. Инде минем кулымда үземнең нинди бандит итеп сурәтләнүем язылган характеристика-белешмә. Әлегәчә рәсми белдерү, сөйләшү юк. Мин органнарның бу эш белән шөгыльләнүенә, дусларым аша гына хәбәрдар. Шунысы мәгълүм, газетабызның төпләнмәсе хәзер экспертиза үтә. Миннән, газетабыз журналистларыннан, газетабызда үзара партнерлык килешүе нигезендә нәшер ителүче «Азатлык» радиосы язмаларыннан экстремизм чаткыларын эзлиләр. Урысчага тәрҗемә итәләр. Минем кулыма кергән белешмәгә күз салсаң, ул гаепләүләрдән шаркылдап көләрлек. Хәер, наданлык, бүген модада. Язмаларыбызда өтернең кая, ничек куелуына кадәр тикшерүне күрсәткән урыннар бар.

Инде әлеге «кляуза»ның аягы каян чыга дисезме? Басып тормагыз, утырыгыз, һәм тотыныгыз: аны үзебезнең журналист коллегалар сырлаган. Менә сез 2014нче ел бүген дип йөрегез. Сталин репрессияләре дә әнә шундый әләк-донослар ярдәмендә оештырылган. Мин әлеге доносчыларның кемнәр икәнен беләм. Шул журналистлар эшләгән, әлеге белешмәне булдырган оешмадан да җавап таләп итәчәкмен, әлбәттә, әлегә рәсми гаепләү белдерүләрен генә көтәм. Һәм сорауларым бик күп туачак. Монда яла ягу, дигән җинаять җаваплылыгы да торып баса бит әле.

Әйе, әлегә рәсми оешмаларга чакыру да, ниндидер аңлатмалар сорашу да юк. Әйтерсең, берни кылынмый. Без үзебезгә нинди баз казуларын белмибез, имеш. Тик шунысы, барысы да аңласын, тәрҗемә итеп тормасыннар өчен, урысча әйтәм: бу белешмә, «весьма грамотно составлена». Нәкъ менә аны төзер өчен минем социаль челтәрләрдәге битләрем дә ватылган иде, андагы язулар да тикшерелгән.

Ник алдан кычкырасың, диючеләр булыр. Бүген шуңа дәшми кала алмадым, мине каядыр чакырып, очрашу-сөйләшүне сер итеп саклауны таләп итеп, имза куярга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.

Инде сүзем ахырында, шуны искәртәм. Хөрмәтле укучыларым, наркоман да, эчкече дә, дини фанат та, террорчы да, экстремист та, оппозиционер да түгел. Аның кул астында эшләгән журналистлары да намуслы, эчкерсез, гади кешеләр. Әгәр безнең өскә ниндидер яла яксалар, ышанмагыз. Ә без намусыбызны буярга ирек бирмәбез. Вакытыннан алда шуны кисәтеп куярга кирәк таптым бүген.

«» алга таба да туры сүзле булачак, хаксызлыкка, коррупциягә, башбаштаклыкларга каршы көрәшәчәк, яманны фаш итәчәк.

Барыбызга да иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

  Миңа «донос» язганнар, 4.1 out of 5 based on 13 ratings

Комментарии