Коронавирус ишек төбендә…

Коронавирус ишек төбендә…

Инде менә 3нче аебызны гадәти булмаган шартларда яшибез. Дөнья безгә караганда иртәрәк дерелди башлады. Ә без, гадәттәгечә, үзебезгә хас ваемсызлык белән, соңрак уяндык. Уяндыкмы соң? Проблеманы бар тулылыгы белән аңлый алдык, дия алмыйм әле. Һаман, бу бит политика гына, ышанмыйм, диючеләрне очратам. Телефоннан аралашулар (хәзер бар аралашу телефонда калды, дисәк тә ялгыш булмас) үзеннән-үзе таҗлы вирус темасына килеп төртелә: нихәлләр, кайларда, эшлисеңме, хезмәт хаклары түләнәме, дигән дежур сораулар артында шул тора бит. Нинди генә ахмак фаразлар, нәтиҗәләр юк. Беркөнне «Болгар» радиосына интервью бирергә туры килде дә, дорфарак яңгыраса да, дебилизмга чикләр, юк, дип тасвирларга туры килде вәзгыятьне. Хәзер дусларым көлеп сораштыргалый, дебилизмның чиген эзлибез, дип шаярталар. Таба алмабыз без аны бу илдә.

Беркөн бер әңгәмәдәшем мине өйрәтә:

– Ышанасыңмы шушыңа, Илфат. Мин ышанмыйм. Бу бит политика, – ди.

– Кемгә кирәк инде бу сәясәт, – дим.

– Кемгә булсын, Путинга!!!

– Путин Кытайга, башка илләргә барып вирус таратып йөрде микәнни? Шул кадәр кодрәтле коралы бар микәнни аның…

Шулай дидем дә, бәхәсләшү өчен гыйлемем, сүз байлыгым җитмәслеген төшенеп, бу темага сөйләшмим, дип теманы очладым.

Чынлап та моннан да ахмак фикер була аламы?! Дөрес, дөньяда әлеге афәт килеп чыгуда кешенең ярканат итен ашавын гаепләүчеләр белән беррәттән, вирусның килеп чыгышын төрлечә фаразлаучылар бар. Аның тумышын хәрби лабораторияләр белән бәйләргә маташу да юк түгел… Тик бүген моны ачыклап яту мөһим түгел, афәтне бердәм булып җиңәргә кирәк. Штраф түләтүләреннән куркып кына битлек кию, җәза алудан гына куркып аралашуны чикләү түгел, аңлы рәвештә эш итү мөһим. «Мин вирусны дөмектерү өчен ни эшли алам?» – дип үз алдыңа сорау куеп, эпидемия вакытын кыскарту чараларын күрергә булышып яшәргә кирәктер. Соңгы чиккә кадәр чит илләр белән багланышларның ачык булуын да, саклану чараларының соңарып күрелүен дә, медицина өлкәсендә алдан ала киенеп куя алмавыбызны да сөйләп, сүгенеп утырудан мәгънә юк, САКЛАНЫРГА, ЯКЫННАРЫҢНЫ САКЛАРГА КИРӘК.

Үзләренең үтә акыллы теорияләрен уңлы-суллы таратучы хәсрәт экспертларны коронавирус йоктыру очракларының артуы, һәм бу бәланең инде һәркайсыбызның ишек төбендә торуы да сагайтмый, күрәсең. Мин шәхсән үзем, танышларым, хәтта туганнарым арасында да таҗлы вирус эләктергәннәр булганлыгын белеп, пошаманга калдым.

Гает бәйрәме белән котларга шалтыраткач, икенче республикада яшәүче туганнан туган сеңлемнең тавышы бик мескен ишетелде. Баксаң, өй эчләре белән шушы коронавирус белән чирлиләр. Хәлебез бик авыр, өйдә ятабыз, диде сеңлем, ыңгырашу аралаш.

Яман шеш таптылар анда, нәкъ менә шушы мәхшәр алдыннан гына. Татарстан белгечләренә кереп җитеп булмады, ишекләрне бикләделәр. Бүген шундый вәзгыять медицина тармагында: кеше коронавирустан гына үлмәсен, башка авырулар исәпкә алынмый. Юкса, шул ук яман шешнең көннәре санаулы бит, вакытында чарасын күрмәсәң, соң булуы ихтимал. Сеңлем дә үз республикасы башкаласына химия терапиясе алырга баргач, больницадан ияртеп кайткан вирусны, һәм бар гаиләсенә, туганнарына йоктырган. Моннан берничә атна элек үк бер танышым белән аралаштым. Ул миңа сер итеп кенә үзенең шушы вирус белән авырып алуын әйтте. Ничек булды, «ерунда» диләр бит, дип кызыксынам. «Совсем не ерунда. Үләм мәллә дип торам. Температура. Коры ютәл, сулап булмый, бар тәнем кызыша, тартыша. Аркама авыр потлы салкын тимер асып куйган кебек. Кешегә әйтмә, алайса миннән бар да читләшер. Шунысына сөенәм, гаиләм, балаларым авылда изоляциядә, озак аралаша алмаган идем, ирем командировкада калды. Аларны читләтеп үтте.

– Иммунитет барлыкка килгәндер инде, хәзер, – дим.

– Белмим, яңадан авырмагаем дип сакланам. Әле якыннарым белән дә аралашмыйм, һаман да изоляциядә. Иммунитетны тикшерергә дә мөмкинлекләр бик чикле бит бездә…

Менә шундый гыйбрәтләр дә җитми микәнни, вәзгыятьнең гаять киеренке булуына, дип аптырыйм мин. Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, дигән борынгылар.

Тик халык кына түгел, хөкүмәт структуралары да эшне тиешенчә оештырамы соң? Әнә бит минем сеңлем дә вирусны больницада ияртеп кайткан. Элек больницада инфекция йоктыру ЧП булыр иде. Ә хәзер… Тагын бер очрак: кызымның дустының әтисе инсульттан соң больницада вирус эләктереп, хәзер аппарат аша гына сулап, авыр хәлдә ята әнә…

Авылда күреп торам: «Росгвардия»нең курку белмәс сугышчылары да көрәш фронтын авылга күчерде. Авыл урамнарында битлек-перчатькалар тикшереп, протоколлар төзеп йөриләр. Хәтта терлек фермаларына кереп анда да тентүләр оештыралар. Белмим, сыер, тирес арасында эшләүче савымчы апаны битлек ни дәрәҗәдә коткара аладыр, әйтә алмыйм. Салымнардан ярлылана башлаган казнасын дәүләт шул штрафлар хисабына тулыландырасы, мөгаен.

Ләкин шул протокол төзүчеләр, тәртип сакчылары үзләре үтиме кагыйдәләрне? Юк. Чөнки үзем юлыккан очракка җавап килгәч, шундый фикергә килдем.

Газетабызның 15нче апрель санында («Вирусны кем тарата») мин Казанда машинамны туктаткан ДПС инспекторының вирустан саклану гигиенасын, кагыйдәләрен санга сукмавын, шуны кисәткәч, мине власть вәкиленә буйсынмауда гаепләп, алып китеп ябу белән куркытуы, наркологка җибәрү белән янавы турында язган идем. Битлеген иягенә элеп, кулына бәрәңге чүпли торган төзелеш перчатькалары кигән инспекторга, әлбәттә, документларымны тоттырудан баш тарттым. Битлеген дөресләп киеп, перчатькаларын алыштыруын таләп иттем. Әмма ул аларны үтәмәде. 10 минутлап бәхәсләшкәннән соң, аңа үземнең кулланылмаган перчатькаларымны киертеп, документларымны тоттырдым. Боларның барысы да телефонга язылды, аны интернет сәхифәбездә укучыларыбыз күрде. Һәм әлбәттә, Татарстан Эчке эшләр министры А.В.Хохоринга журналист шикаяте белән мөрәҗәгать иттем. Тәрәзәмне тулысынча ачуны, пычрак кулларына документларымны тоттыруны таләп иткән инспекторның эпидемиядән саклану кагыйдәләрен үтәвенә бәя сорадым. Шулай ук МВД структуралары саклану чаралары (битлекләр, перчаткалар, дезинфекция чаралары) белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән? Аны ничек кию, күпме вакыттан алыштыру буенча инструктаж үткәреләме, аның үтәлеше тикшереләме, дип тә сорадым. Җавап алдым. Мәгълүмат чаралары турындагы закон нигезендә сроклар үтәлмәсә дә, татарча язган шикаятемә урысча җавап килсә дә, аларга игътибар итмим. Җавап килде, әмма минем сорауларымны укып, өйрәнеп тә тормаганнар күрәсең, чираттагы «отписка» язылган. «Что син, көч сруктураларының мундиры бездә һәрвакыт чиста, тапсыз бит. Алар хатын-кызларны да кыйный, имгәтә ала. Ә үзләренә таба ялгыш кына ишарәләргә дә ярамый, пластик стаканнан да чыдап булмаслык зыян күрәләр. Һәм мондый ишарә ясаучылар авыр җинаятьчеләр рәтендә хөкем ителә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматлар һәм иҗтимагый элемтәләр начальнигы И.А. Нижельская имзалаган җавап хатында әлеге вакыйганы бик җентекләп тикшергәннәрен, һәм инспектор тарафыннан хезмәт вазыйфасын үтәгәндә бернинди дә хилафлыклар тапмаганнарын «белдем». Өстәвенә министрлыкта бар хезмәткәрләр дә саклану чаралары белән тәэмин ителгән икәнен дә «аңладым»… Башка сорауларым да бар иде. Алар җавапсыз калган.

Димәк, мин яла ягучы, «кляузник» булып чыгам инде. Әмма мин телефонга төшергән язмада инспектор эпидемия вакытында кияргә ярамый торган перчатькадан, өстәвенә битлеген дә дөрес элмәгән, аны шул перчатькалары белән туктаусыз төзәтеп, боргалап торды. Дезинфекция чараларын да күрмәдем. Министрлыктан бирелгән җитәрлек саклану чаралары әсбапларын ул кая куйды икән алайса, базарга алып чыгып сатмый торгандыр бит инде. Мин шулай яхшы тәэмин ителгән инспекторга үз перчатькаларымны кидертергә мәҗбүр булып кына аралаштым бит. Боларның видеоязмада теркәлүе дә берни түгел булып чыга инде болай булгач. Хокук сакчысына бар да үтә, димәк.

Ләкин, укучыларыбызга шуны искәртәм, сакланыгыз. Юлда шундый инспекторлар туктата икән, аларның да саклану кагыйдәләрен үтәвен таләп итегез, яздырып алыгыз. Курыкмагыз, үз хокукларыгызны якларга өйрәнегез. Бәлкем шушы инспектор бүген ничә кешегә вирус өләшергә өлгергәндер. Ул бит чатта тора, мине генә түгел, барын да туктата, кулына ниләр генә тотмый. Кызганыч, министрлыкта менә шушы гап-гади элементар хакыйкатьне дә танып, эшкә алырга, төзәтергә теләмиләр, булып чыкты. Болай булса, Путин фаразлаган пандемиянең икенче дулкыны да булмый калмас, бәла тиз генә җиңелмәс. Кеше авыруны больницада йоктыра икән, чатта басып торучы инспектор элементар саклану чараларын санга сукмый икән, мин башкача фаразлый алмыйм.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии