- 26.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №29 (27 июль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Әй, дөнья,
Буялгансың йонга,
Буялсаң мамыкка,
Җиңелрәк булыр иде халыкка…
Балачагымда колагыма кереп калган шушы такмаза һич кенә исемнән чыкмый. Менә тагын искә төште ул. Дөресрәге, искә төшерделәр. Татарстанда такси реформасы турында сөйләштергәләделәр, инде менә законын кабул итеп яталар. Июль башында парламентыбыз аны беренче укылышта карады. Ул августта ук гамәлгә куелырга тора, диләр. Ә закон тышкы яктан бик матур яңгырый: «Татарстан Республикасы территориясендә халыкка җиңел такси белән хезмәт күрсәтүне оештыру турында». Һәм ул, һичшиксез, шәһәргә аерым колорит бирергә булышыр. Закон проекты гамәлгә куелса, таксистлар эшчәнлеге лицензияле булырга тиеш, автомобильнең тышкы кыяфәтенә, машинаның техник торышына һәм шоферның квалификациясенә аерым таләпләр куелачак.
Әлбәттә, шәһәр урамнарында тәртип урнаштырырга кирәк. Әмма бу тәртип ничек урнаштырыла? Әлеге реформадан халыкка җайлы булачакмы, әллә хакимнәргә иплерәкме? Һәр реформаның максатын, нәтиҗәләрен алдан күрү мәслихәт бит. Шуңа, без җавап бирергә тырышыйк әле әлеге сорауларга.
Хәтерләсәгез, транспорт элек башны авырттырган иң проблемалы бәла иде. Телевидениедә эшләгән чакта, тамашачылар хатын күтәреп шәһәрнең транспорт комитетына барган идем. Тамашачыларның гозере – Азино белән Мәскәү районын тоташтыручы 85нче автобусның тукталышларын ишәйтү, аерым алганда, Мусин урамында да туктаттыру иде. Юкса, ул Адоратский урамыннан соң бары тик Океанда гына туктый. Пассажир төшеп, икенче транспортка утырып кире килә. Комитеттагы чиновниклар мине колач җәеп каршы алмады: «Безгә автобусны һәр ишегалдына кертергә кирәкмиме, шулай дип әйт тамашачыларыңа», – диделәр, коры гына. Һәм маршрут үзгәрмәде. Тик тормыш үзгәртте: күп тә үтмәде, 85нче маршрут ябылды. Пассажир ташу базарына үз автобуслары белән шәхси эшмәкәрләр килде. Алар инде чиновниклардан аермалы буларак, һәр ишегалдына да керергә әзер иделәр. Дәүләт карамагындагы ыштан туздырып утыручы чиновниклар җитәкчелегендәге автопарклар туктап калды. Элек пассажирлар транспорт хезмәте күрсәтүчеләр артыннан чапса, хәзер транспортчылар пассажир артыннан җилдерә, миңа гына утырсын, дип тырыша… Халык рәхәткә чыктык, дип сөенгәндә, чиновникларның башына уй килде: болай булырга тиеш түгел, тәртип урнаштырырга кирәк… Һәм тәртип урнаштырылды. Эшмәкәрләр куылды. Судлашып та караучылар булды. Бүген башкалабызда пассажирларны Питер белгечләре сызып биргән маршрутлар буйлап Кытайда безнең өчен генә җыелган, һәрдаим ут кабучан кызыл автобуслар белән ташыйлар. Шәһәрнең теләсә кайсы почмагына барып җитәргә мөмкин булган элеккеге «маршрутка»ларны озак сагындык. Әмма яңа челтәргә дә күнектек. Трамвайларның кысрыклануына да гаҗәпләнмибез хәзер… Пассажир ташуның җитешмәгән ягын «таксист»лар җиткерде чөнки. Минем кесә телефонында бер унлап диспетчер бар. Машина берсендә булмаса, икенчесе тәкъдим итә ала. Бәяләре дә кыйммәт түгел. Берничә кеше булганда, автобус бәясеннән әллә ни артмый. Менә шушы хезмәт үзгәртеләчәк. Такси хезмәте күрсәтүче оешмалар ябылачак. Шәһәрдә бертөсле генә такси җилдерәчәк. Мөгаен, ул сары машиналар булыр. Сүз дә юк, шәһәр инфраструктурасында бу үзгәреш тышкы яктан уңай күренер. Әмма ялтыравыклы матур кәгазьгә төрелгән конфет үзе дә шулай тәмле булырга тиеш бит. Әмма таксистлар эшчәнлегенә кагылышлы реформа халыкка уңайлыклар алып килү максатын куймый. Уңайлык дигәндә, чиста, ипле машинада аяк сузып баруны гына күздә тотмыйм, кесә калынлыгын да чутлыйм. Бу закон гамәлгә куелгач, такси бәясе берничә тапкыр артачак. Чөнки конкуренция калмый, таксопаркларга өстәмә чыгымнар тотарга кирәк булачак. Әле такси хезмәте белән гаиләсен туендыручы меңәрләгән эшсезне кая куярга? Чөнки күбесе, буш вакытында гына эшләп ала иде такси хезмәтендә. Төп эш урыны бар, әмма анда акча җитәрлек түләнми…
Кыскасы, кемне нинди язмыш чыгара инде бу хезмәткә алынырга?! Заманында мин фәкыйрегез дә эшләп алды ул акчаны кеше ташып. «ТВ»да, элеккеге җитәкче, син булдыксыз, дип эштән куарга маташкач, эшсез калдыргач, гаиләмне үз машинамда кеше ташып туйдырдым. Авыр хезмәт. Ул чагында бүгенгедәй иминлегеңне тәэмин итүче диспетчерлар юк, төрле хәлләр булды. Исән-сау булсам, мохтаҗлыгым булмаса, кешене утыртам, әмма акча алмыйм, дигән сүзем дә бар. Бүген сәфәрдәшләрем минем акча алмавыма аптырап, рәхмәтләр укып төшеп кала…
Күргәнегезчә, такси хезмәте күпләргә файдалы гына иде: пассажирлар юл газабын күрми, ә шоферлар эшле…
Шулай булгач, реформаның максаты ихластан тәртип урнаштырумы, конкуренцияне кысрыклау, базарны кулга алу нияте юк микән?.. Бу бик кызыктырырлык калҗа: бүген Казанда гына да ай саен 100 млн сумлык такси хезмәте күрсәтелә икән. Ул хәзер һәр район үзәгендә, зур авылларда бар. Шалтыратасың, чыгасың, утырасың, барып җитәсең… Шуннан да җайлы ни бар? Юк, анысы, киләчәктә дә шалтыратырсың… Тик инде бүгенге 100 сум урынына, 200 сум түләрсең.
Реформа ул модернизацияләү, камилләштерү, сыйфатны күтәрү, үтемле итү кебек күп сыйфатларны максат итеп куярга тиеш. Ә бездә, киресенчә, бәя күтәрү өчен уйлап табыла. Беркөнне Казандагы «Эхо Москвы» радиосында шушы закон проектын алгаручы депутат (исемен ишетми калдым) бик мактады әлеге реформаны. Кыскасы, бар да шәп буласы. Хәтта, аны хуплап, сөенечләреннән нишләргә белмәүче берничә кеше шалтыратты да… Проектны мактаучының такси бәясе, ким дигәндә, 30-50%ка артачак, диюе дә яхшыга гына икән… Кара инде, радио аша театр уйныйлар бит, дип тыңлап утырдым машинамда… Театры да, кушып сөйләүчеләре дә кирәк. Бу халык фикере, дип әйтү өчен. Менә көзен такси хезмәте рәтләнер, шунда күрербез, кем өчен эшләнә бу.
Бүген үз машинасында такси хезмәтен башкаручы бер танышымнан, нишләргә җыенасың, дип сорадым. «Кая барыйм инде, минем эшем юк. Машинамны буятырга җыенмыйм. Болай гына чыгачакмын. Гаиләмне кем туйдыра минем?! Инде үз клиентларым да бар. Шалтыратып сорап торалар. Ул реформаларны үзләре өчен чыгаралар бит, безнең өчен түгел», – диде ул.
Эх, кайчан җиңелрәк була башлар икән бу халыкка?
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Алло, такси, ерагайма!,
Комментарии