Путинга сорауларым бар

Путинга сорауларым бар

Менә тагын бер елга нокта куябыз. Нинди булды ул? Анда шатлыгы да, хәсрәте дә, гадәттәгечә, җитәрлек. Кемнәрдер теләгәнен тапты, кемдер югалтты. Сәяси вәзгыятькә күз салсак, ул 2012нче ел белән чагыштырганда тынычрак үтәме, дип өметләнсәм, барып чыкмады. Юк, быел мөфти машиналарын яндырып, аңа һөҗүм оештырып, спектакль уйналмады. Узган ел, аның начар уйналган спектакль булуын күп яздык. Фикерләребезне үзгәртерлек, безне ялгыш уйлавыбыз белән оялтырлык дәлилләр быел да юк әлегә. Террорчы дип гаепләнгән, эзәрлекләнгән яисә кулга алган вакытта һәлак булган мәетләрне санамаганда. Тик мәетләр үз өсләреннән гаепне төшерә алмый.

ТЕАТР ҺАМАН ЭШЛИ

Быел да Татарстандагы тормыш тыныч түгел, дип күрсәтергә омтылу сизелде. Тыныч һәм купшы үткән Универсиада үзе үк, Татарстанда бар да тәртиптә булуын дәлилләргә тиеш иде. Ышандырырлык булды бу бәйрәм. Юк, барыбер тынычсыз дип исбатларга кирәк. Һәм беркемгә дә кирәк булмаган чиркәүләрне яндырырга тырыштылар. Беренче янгыннар ук зур шау-шуга сәбәпче булырга тиешле иде. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы самолет егылып төшеп, 50 кешенең гомере өзелде. Һәм теге чиркәүләр, Түбән Камада заводларга очыртылырга тиешле ясалма ракеталар онытылды. Авиаһәлакәт хәсрәте бераз сүрелә төшкәч, спектакльне финалга җиткерергә кирәк иде. Һәм чиркәүләр тагын яна башлады. Инде тикшерүчеләр гаепләнүчеләрне тоткарлаган. Газетабыз әлеге тоткарланучыларга карата газаплаулар кулланылуы, инде кайберәүләрнең гарипләндерелеп больницада реанимациягә эләгүләре турында күз язды, язачак. Кызганыч, тикшерүчеләрнең законсыз гамәлләре фаш ителми яшерелеп тә калырга мөмкин.

Ә Татарстанны террорчылык оясы дип таныту аерым көчләргә бик кирәк. Мәскәү олигархларына, төбәкләре арасында үз сүзен батырып әйтә алучы бердәнбер, үзен үзе туйдыра алучы Татарстанны кулга төшерү, сындыру кирәк, ә көч структураларына – бюджет… 2014 елга террорчылык һәм экстремизм өчен көрәшкә 290 млн. сум билгеләнде бит. Димәк, кемнәрдер акчалы булачак.

Гомумән, серле илдә яшибез. Әнә бит Казан аэропортында мәтәлгән самолет фаҗигасе сәбәпләре дә әлегәчә анык түгел. Интернетта төрле имеш-мимешләр йөри. Хәтта пилот кабинасында чит кеше булган, дигән хәбәрләр дә киң таралган.

Менә шундый сораулар өстенә сораулар туып торган һәм аларга җаваплар табу кыен булган ил ул Русия.

Илбашы Русия Президенты – Владимир Путинның ел саен үткәрә торган матбугат конференциясе дә бар сорауларга җавап табарга булышмый. Быел тыңлаганнан соң, мин аңа исем дә таптым кебек: «БЫЛТЫР ВӘГЪДӘ ИТЕЛГӘННЕ БАРЛАП, ТАГЫН ВӘГЪДӘ ИТЕП ЧЫГУ».

Дөрес ул былтыргыдан бераз сүрәнрәк үтте. Узган ел төп тема – ятимнәрне чит илгә гаиләләргә бирүне тыю законы тирәсендә барды. бу законны Русия халкының бик нык хуплавын журналистларга исбатларга тырышты. Тик инандыра алмады бугай. Быел андый кайнар бәхәсләр күзәтелмәде.

Хәер, бу традициягә кергән еллык сөйләшү үзенең элеккеге форматын җуйды, гәрчә ул хәзер элеккегә караганда күпкә демократиялерәк оештырылса да. Элек Путин мондый турыдан-туры элемтәдә Русия гражданнары сорауларына җавап бирә иде. Күчмә телевизион станцияләр төрле шәһәрләрдән эфирга тоташа. Хәтеремдә, берничә тапкыр андый элемтәдә Казан да катнашты. Минем телевидениедә эшләгән чагым. Әлеге элемтәгә әзерлек күпкә алдарак башлана иде. Сорау бирергә лаеклы гади гражданнарга башта конкурс үткәрелә. Аннан соң сораулар тикшерелә… Бу күп акчалар сарыф итеп , сүз иреге барлыгын күрсәтү өчен кирәк иде бу тамаша. Бүген тапшыруны карагач, журналистлар иләк аша үткәрелми дигән фикер туа. Әмма күп сораулар Президентка бирелергә дә тиешле түгел. Алар урыннарда хәл ителәсе. Аннан кеше, кем булуына карамастан, Президентмы ул, башкамы… шулай дүртәр сәгать буе бар сорауларга да җавап бирергә сәләтле түгел. Шуңа күрә бу сөйләшү «барысы турында да, берни турында да түгел», кебек килеп чыга. Путин җавапларында тәгаенлек җитми. Сорауларның актуальлегенә карап, журналистлар арасында да кемнең нинди мәгълүмат чарасында эшләве сизелеп тора. Берәүләр үзен күрсәтергә, үзенең бик күндәм, акыллы журналист икәнлеген исбатларга килгән кебек тоелды миңа бу залга.

МИНЕМ ДӘ СОРАУЛАРЫМ КҮП

Ә минем үземнең бу залда яңгыратырга теләгән, Путин тарафыннан җавапланырга тиешле сораулар колагымда һәрдаим бөтерелеп тора. Әйтик, хөрмәтле Президент, Сез Президент канәфиендә Медведев утырып торган чорны да исәпкә алып, дүртенче срокта. Ни өчен коррупциянең авызлыклануы сизелми? Илебез киресенчә, әшнәлек, ришвәтчелек сазлыгына батып бара төсле. Юкса, коррупциягә каршы төрледән төрле программалар да кабул ителә. Көрәш алып барыла. Коррупционерлар тотыла, хәтта хөкем дә ителә. Тик хөкем ителә дигәндә, монда да кагылгысыз шәхесләр бар. Әйтик, элеккеге саклану министры Сердюков һаман да шаһит сыйфатында гына карала. Үз ведомостенда ниләр кылынганын җитәкче белми кала аламы? Ни өчен бездә иң кыйммәтле метро, Универсиада, Олимпиада? Иң кыйммәтле фатирлар ни өчен Русиядә? Бу бит бездә яшәү дәрәҗәсе яхшы булганга түгел, шул ук коррупциянең тирәнлеге, җиңелмәслеге нәтиҗәсе. Бүген хакимият үзе чистамы?

Ни өчен сүз иреге торган саен чикләнә бара, моңарчы булган демократик казанышларны юкка чыгару максаты куела? Бертөрле уйлаучы, бертөрле фикер йөртүче депутатлар корпусы да бу нисбәттән бик тырыша. Демократия депутатларны да куркыта, чөнки гадел сайлаулар үтә торган булса, аларны сайлаучылар булмаска да мөмкин бит. Бүген сайланасы депутатлар исемлеге алдан билгеләнә. Анда кандидатлар, сайлауларга кадәр үк, ышанычлылык сыйфаты буенча конкурс нигезендә генә сайлап алына. Коррупцияне авызлыклый алмавыбызның төп сәбәбе менә шул гадел сайлауларның булмавындадыр, бәлкем?!

Тагын мөһим сорау: ни өчен төрмәләргә гаепсезләр күп эләгә? Ни өчен гадел суд системасы булдырылмый? Судлар гаепләнүчеләрнең бары тик 1%ын гына аклый. Гәрчә, сез һәрдаим, суд барын да ачыклый, дип әйтергә яратсагыз да тормышта алай түгел. «Безнең гәҗит» кенә дә нахакка хөкем ителгән ничә кеше турында язды. Ни өчен тикшерү оешмалары каратель оешмалары белән чагыштырыла? Ни өчен полициядә сорау алуларда шампан шәрәбләре шешәсе, башка газаплау әсбаплары төп корал? Ни өчен хокук саклаучылар гаепләнүченең гаебен дәлилләр табып исбатламый, ә бәлки аны газаплап, гаепне үз өстенә алуны мәҗбүр итә, аннан соң суд бу кешене утыртып куя? Ни өчен Русиядә мөселманнар эзәрлекләнә? Ни өчен аларның гаепләре расланмаган килеш тә, аларга террорчы ярлыгы тагыла, алар төрлечә газаплауларга дучар ителә? Русиядә Ислам динен тоту куркыныч гамәлгә әйләнәме?

Ни өчен минем балам дәүләт имтиханын үз ана телендә тапшыра алмый? Мин Совет чоры баласы, Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасында яшәдем. Татар теле ул чагында аерым законнар белән түгел, тормыш, яшәү рәвеше тудырылып кына кулланылыштан төшерелә иде. Ә бүген аерым законнар белән дә минем татар телем, күпмилләтле Русиядә урыс телле булмаган башка телләр чикләнә. Ни өчен бөек мөнбәрләрдә урыс булмаган милләтләрне рәнҗеткән фашистик идеяләр иркенләп кычкырыла? Русиядә ни өчен урыс булмаганнарга яшәү куркыныч була бара?

ҮЗ ХАЛКЫБЫЗГА НИЧЕК ТӘ ЯРЫЙ

Тагын бер үтә мөһим сорау: Русиядә ни өчен хакимият үз гражданнарын яратмый? Ник алай димме? Чөнки әле генә без Украинага арзанлы газ бирергә вәгъдә иттек. Безнең илебезнең үз гражданнары кайчан арзанлы газ яга башлар икән? Әле газ турында хыялланып яшәүчеләр никадәр?! Заманында СССР үзенә мәхәббәт яулар өчен соцлагерь илләрен, тагын дөнья хәерчеләрен туйдырып торды. Безгә кемнең кем булуы мөһим түгел иде, бары тик безнең белән янәшә булсыннар. Үзәк Африка президенты, кеше ашаучы Жан-Бедель Бокассомы, Төньяк Кореяда Сталиннан да яманрак репрессияләр оештырган Ким Чен Ирмы… Ләкин прәннек белән кызыктыру принцибы озын гомерле була алмый икән, куәтле держава – СССР таркалуга безнең прәннегебезне ашаучылар юкка чыкты. Ләкин Русия башында калучылар узганнан сабак алмый. Әле һаман да Русиягә симпатияле карашны газ, нефть белән сатып алмакчылар, СССРдан мирас булып калган бурычларны кичерәләр, яңа бурычлар бирергә дә аптырап тормыйлар. Шул ук вакытта үз халкыбызга бурычын дәүләт кайтарып бетерә алмый. Совет акчасы янды. Газга, бензинга бәяләр гел арта бара. Халыкара бәяләргә тәңгәлләштерәләр икән анысын. Фәлән илдә бензин шулай, бездә болай гына дип җиппәрәләр. Юкса, фәлән илдә яшәү рәвеше дә бездәгедәй түгеллеген әйтеп бетермиләр. Киләсе елга аналитиклар бензинның литры 40 сумга җитәр, дип фаразлый. Үзебез нефть, газ өстендә утырып, аның хакы артуны мин һич кенә дә аңламыйм.

Чит илләргә бурычны кичерү, яңа кредитлар бирү мәсьәләсен бәлкем халык белән киңәшләшеп эшләргәдер. Референдум аша мәсәлән. Путин менә Украинага да үз хисабына түгел, Русия хисабына «скидка» ясады. 2 меңенче елдан соң гына да Русия Африка һәм Ерак Көнчыгыш илләренә бик күп миллиардларны кичерде. Әйтик, Гыйрак – $13 млрд., Әфганстан – $11 млрд., Монголия – $11 млрд., Вьетнам һәм Сирия – $10шар млрд, Алжир – $4,7 млрд., Ливия– $4,5 млрд., Эфиопия– $4 млрд. Лаос – $0,7 млрд. барәбәренә безгә лояль булып калдылар. Куба, хәтта Төньяк Корея үзенең режимнары белән бездән бурычларын кичерттерә алды.

Ә бу халык акчасы, безнең илебездәге халыкның яшәү дәрәҗәсе, илебездәге медицина, мәгариф… Чит илләрне дус итәр өчен минем кесәгә керүләрен теләмәс идем мин, хөрмәтле Президент. ПРӘННЕККӘ КЫЗЫККАН МӘХӘББӘТ МӘХӘББӘТ ТҮГЕЛ инде ул…

Ә бу тапшыруга килгәндә, ул Русия ТВ тартмаларының уңышлы проектына әйләнде. Русия Президенты Владимир Путин – иң популяр алып баручысы. Тик, тапшыруны анализлап кына да, Русиядәге хакимият вертикаленә бәя бирергә мөмкин. Чөнки төбәкләрдән килгән журналистлар үзләрендәге җирле түрәләрдән зарлана. Димәк, система эшләми, хакимият вертикале барып чыкмады.

«БГ» – СҮЗ ИРЕГЕ КҮРСӘТКЕЧЕ

Инде сүз иреге турында сүз катканбыз икән, шөкер, бүген бар әле ул. «Безнең гәҗит» укучыларына барып җитә ала икән, шулай дип әйтеп була. Ә менә, көннәрдән бер көнне, җитте сезгә дип, газетабыз эшчәнлегенә төрле комачаулыклар оештырсалар, аннан да битәррәк, аның хезмәткәрләрен, шул исәптән мине дә наркоманияне, башка яман законсыз гамәлләрне пропагандалаучы дип тапсалар, Русиядә, Татарстанда сүз иреге тәмамланды дигән сүз.

Без инде 2003нче елдан бирле чыгабыз. Елдан ел укучыларыбызны арттыра гына барабыз. Күп үзгәрешләр кичердек. Беренче елда – айлык, аннан атналык булдык, 8 битледән 12 битлегә күчтек. Ә 2005нче елда тагын да тәвәккәлрәк адымга бардык. 12 битледән, язылу хакын арттырмый гына, 16лыга һәм төсле форматка күчтек. Ә быел, газетабызның 10 яшьлеге уңаеннан айга бер тапкыр 32 битле булып калынаеп та алабыз. Эчке резервларны барлап, без аны алга таба да дәвам итәргә булдык.

Кемдер быел безнең белән саубуллашадыр да. Киләсе елда башканы укырга уйлыйдыр. Бик яхшы, укыгыз гына. Кызыклы итеп эшләргә омтылучы газеталар җитәрлек. Чагыштырып карагыз. Бәлкем, безне сагынып, әйләнеп тә кайтырсыз. Шунысы сөендерә: «БГ»ның укучылар коллективы (мин аны, чынлап та, үзебезнең коллективка саныйм) әле быел да артырга тора. Гәрчә рекламалар, отышлы лотереялар белән мавыкмасак та.

P.S. Быелгы матбугат конференциясенең бар сөйләшүне юкка чыгарып, аны истә калдырырга ярдәм итә торган мизгеле булды. Ул Конституциянең 20 еллыгы буенча амнистия һәм Михаил Ходорковскийны ярлыкау. Ходорковский бүген Германиядә. Русиягә кайтырга җыенмый. Бу Русиядә сүз иреге, демократик җәмгыять турында уйланырга аерым җирлекме, әллә… Бу хакта киләсе елда сөйләшербез. Әле алда башланмаган тулы бер ел көтә.

2014нче елда да бергә булыйк. Шатлыкларыбыз-куанычларыбыз күп булсын!!! Һәркайсыбызга тыныч-имин тормыш насыйп итсен Аллаһы Тәгалә!

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

  Путинга сорауларым бар, 3.3 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии