Хөрмәтне казанасы иде...

Хөрмәтне казанасы иде...

2022нче елның тугыз аенда Русия Эчке эшләр министрлыгы 4 миллионга якын чит ил паспорты рәсмиләштергән. Бу – COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле иң югары күрсәткеч. Узган ел шул ук чорда аларның саны бер миллионга кимрәк иде, дип хәбәр итә ТАСС. Дөрес, 2018нче елда тагын да күбрәк паспорт алынган. Ләкин быелгы шаукымны Украинадагы махсус операция белән аңлаталар. Вәзгыять белән ризалашмаучылар чит илләргә китү хәстәрен күрә. Ә инде өлешчә мобилизация игълан ителгәч, китүчеләр кискен артты: армиягә чакырылу яшендәгеләр качарга тотынды. Дөрес, күпме кеше киткән, рәсми мәгълүматлар юк. Ул төрле чыганакларда төрлечә, берничә йөз диләр, миллион дип әйтүчеләр дә бар. Башлыча, Казахстан, Үзбәгстан, Грузия, Әрмәнстан, Таджикстан кебек БДБ илләренә һәм Монголия, Төркиягә сыена качаклар.

Кемнәр китә соң? Әлбәттә, матди һәм башка мөмкинлекләре булганнар китә. Никадәр кеше киткән, аларның язмышы нинди булыр, алар Русиягә кире кайта алачакмы, бу хакта әлегә аныклык юк. Русиядән китүчеләр башлыча, яхшы бегечләр, булдыклылар. Күпчелеге яңа җирдә дә югалып калмас, дип ышана торган кешеләр.

Үзем әле ялда. Мин дә очраттым ул качакларны Төркиядә. Сөйләштергәндә күпләренең махсус операцияне яклаучы патриотлар булуы да аңлашыла. Әмма бүгенге Русиядәге патриотлык сүздә генә бугай: араларында кеше кулы белән утлы күмер тотучылар күп. Патриот булсаң, ник соң ахыргача патриот түгелсең, ник качтың, дип сорыйм. Әйе, аларның үз гомерләре кызганыч, кешенеке түгел.

Төркиягә махсус турпутевка белән килеп, кире кайтмый калган ике егетне очраттым. Татарстаннан алар. Мобилизациядән качканнар. Мин тукталган калада ике көн тордылар да, монда күңелсез дип, Истанбулга киттеләр. Әйе, качаклар арасында гомерләрен генә коткаручылар түгел, шундый кызык-маҗара эзләүчеләр дә бар. Аларының әти-әнисе бай, газизләрен саклап калу өчен акчаларын кызганмыйлар. Ә монда шул газизләр күңел ача, кәеф-сафа кора. Әлбәттә, армиягә мондыйлардан файда юктыр, зыяннан башка. Чәенә мөстәкыйль рәвештә шикәр дә салып болгата алмаган мәми-авызлар ни кыра алсын?! Алар да Русия егетләре, алар да Русия патриотлары.

Рәсми хакимиятләр миграциягә әллә-ни әһәмият бирмәскә тырыша. Ләкин аның илебез икътисадына йогынтысы булмас, кадрлар кытлыгы тумас, дип берәү дә инандыра алмас.

Русия мигрантларын бүген чит илләрдә дә колач җәеп каршы алмыйлар. Моңарчы русиялеләргә бик җылы карашта булган төрекләр дә бүген уйга калды, хәзер вакытлыча яшәп торучы статусын рәсмиләштерүдә, башка мәсьәләләрне хәл итүдә чикләүләр арта. Бу нисбәттән төрекләрне аңлап була: русиялеләр үзгә халык бит, алар һәрчак үз «уставлары» белән йөри, ватандаш булмаса да, үз тәртипләрен булдыруны таләп итә, ят гореф-гадәтләрне үз итми. Әнә шул нисбәттән Казахстандагы вакыйга типик мисал була ала.

Ә милли низаг чыгара ала язган гамәлгә Алматыда туып үскән татар егете – 37 яшьлек эшмәкәр Рамил Мөхәррәпов сәбәпче. Ул Мәскәүдә белем алган. Узган ел Forbes.kz аны Казахстанның иң тәэсирле 50 эшмәкәре исемлегенә керткән.

Мобилизациядән качкан русиялеләр төркеме белән очрашуда Рамил Мөхәррәпов урыс телендә мөрәҗәгать итүчеләргә казахча җавап бирүне гаепләгән. «Бу бераз сәеррәк хәл, бераз милләтчелек күренеше. Моны кабул итәргә мөмкин, ләкин бу югары мәдәниятлелек түгел», дигән ул. Бу казах теле активистларында ризасызлык уятты. Мөхәррәпов гафу үтенсә дә, социаль челтәрләрдә аның ширкәте тәкъдим иткән хезмәтләрдән баш тартуга өндәү башланды. Социаль челтәрләрдә ширкәт күрсәткән хезмәтләргә һәм товарларга бойкот оештырырга чакырулар, Мөхәррәпов фикерен хөкем иткән видеоязмалар тарала. Мин Казахстанда урысча сөйләшергә тиеш түгел, дип белдерә активистлар.

Бүген Казахстан конституциясе нигезендә, казах теле – дәүләт теле. Урыс теле – дәүләт теле түгел, әмма рәсми тел статусына ия. Дәүләт оешмаларында казах теле белән беррәттән урыс теле дә рәсми рәвештә кулланыла.

Гомумән, соңгы вакытта Казахстанда тел мәсьәләсе, аерым алганда, урыс теленең статусы мәсьәләсе даими күтәрелеп тора. Һәм бу киеренкелекне кискенләштерергә Рамил Мөхәррәпов кебек урыслашкан шәхесләрнең кырмыска оясына таяк тыгуы да булыша. Аннан соң Казахстанда да урыс телен яклауга ихтыяҗны Русиядә аңлатырга тырышучылар барлыкка килмәс дип кем әйтә ала?!

Казахстанда килеп чыккан низаг бик сак булырга кирәклеген искәртә. Бу сыену эзләп килгән качакларга карата мөнәсәбәтне яхшыртмый: билгеле, кунак булсаң, тыйнак бул, дигән атаманы һич кенә дә онытырга ярамый. Шовинизм беркайчан да яхшыга илтми. Берең толерант булып, икенчең бу сүзнең мәгънәсен дөрес аңламаса, иртәме соңмы, әле толерант булган милләт вәкиленең дә сабыры сына ала. Без бу нисбәттән гаделсезлек белән һәрдаим очрашып торабыз. Минем балаларым бүген татарча белем алу хокукыннан мәхрүм. Хәер ерак китәсе түгел, күршегездә урыс милләте вәкиле яшиме? Аның сезнең белән бер генә тапкыр булса да, «исәнмесез» дип исәнләшкәне бармы? Хәер, биредә Төркиядә дә озаклап яшәүчеләр аптырый, ишеткәнем бар: бу төрекләр ник урысча өйрәнми икән, дип гаҗәпләнәләр. Ә үзләренең төрекчә элементар исәнләшү сүзләрен дә әйтергә теләмәүләренә аңлатма бирмиләр. Төрекләргә урыс теле кирәк түгел, ә инде без шушы гүзәл мәмләкәт – Солтан иленә килгәнбез икән, бу халыкның гореф-гадәтләрен, телен аңларга тырышырга, үзләрен хөрмәт итәргә тиешбез. Менә шул чагында толерант халык дип атарбыз үзебезне. Безнең, ягъни Төрки халыкларның үзара аралашу проблемасы юк, кайда гына очрашсак та, үзебезнең уртак сүзләребез белән, ишарәләр кушып аңлашырга, ярдәмләшергә тырышабыз, дус, туган итеп кабул итәбез бер-беребезне. Мондый аңлашу, дустанә мөнәсәбәт, үзара хөрмәт итешү, туган санау славян халыкларында да туар, дип өметләнәсе килә. Хөрмәтне корал, көч белән казанып булмый. Ә безнең уртак эшләребез, максатларыбыз җитәрлек. Алар бары тик изге булырга тиеш.

Ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии