Татар юморы Рәшитсез калды

Татар юморы Рәшитсез калды

Халкыбызның тагын бер талантлы вәкиле, чын халык артисты Рәшит Шамкай арабыздан китте. Рәшит абый шәхес булды, соңгы юлга алай озатылырга тиеш түгел иде ул...

Шимбә көнне кич кенә кайта алдым авылыма. Һәм мине күңелсез хәбәр каршы алды, авылымның мөхтәрәм кешесе Рәис абый Лотфуллин вафат. Иртәгә озатасы. Рәис абыйның гомер буе шофер булып эшләвен, бик тыйнак, тыныч кеше булуын, беркайчан да кеше белән телгә килмәвен уйлап, аның һәр елда көянтә-чиләк белән су ташу уеннарында Сабантуй чемпионнары булып калуларын искә төшереп, иртәнге 7дә күңелсез уйлар белән зиратка кузгалдым. Бик әйбәт кеше иде, хәлен белергә кергәлим, урамда очраганда да туктатып, озак итеп сөйләштерә: дөньядагы гаделсезлекләргә борчыла иде... Шулай туган авылым да бетә бара, дип кабер казучылар янына киләм. Ләкин бу көнге күңелсез гамәлебез Рәис абыйны соңгы юлга озату белән генә бетми икән бит әле. Тагын бер кайгылы хәбәр ирештерделәр: атаклы артист Рәшит Шамкай вафат. Аның өчен дә бер кабер казый башлаганнар... Хатыны Суфыя апа янына...

Мин шунда ук дустым, «Интертат» интернет газетасы мөхәррире Рәмис Латыйповка шалтыраттым. Журналистлык беректәшлеге бар бит, бәлкем белмиләрдер. Шикләнүем хак булып чыкты. Бернинди хәбәр юк. Һәм алга таба да булмаган. Бар мәгълүматны мәгълүмат чаралары миннән алды. Уйлап куям, минем авылда чагым булмаса, мин дә белмәсәм, Рәшит абыйны шулай шыпырт кына җирләп куярлар идемени...

Авылыбызга җәй торырга кайтучы Суфыя апаның туганы Рәшидә апа нигез күршесе Раушаннарга иртән кереп әйтеп, кабер казый башлаганын белеп кенә тараттым ич хәбәрне. Әле шуны да бутап бетерделәр, Камал театры өчен миңа оят булды. Нәтиҗәдә бик күп кеше белми калган, дусты, танышы, яраткан артисты белән хушлашырга өлгермәде...

Рәшит абый безнең авыл кияве ул. Суфыя апа минем якташым, авылдашым. Рәшит абый очраган саен төрттерә, Суфыя апаң телевизордан, бу минем авылдашым бит, дип яратып, мактанып карый, дия иде. Ә Рәшит абыйның үзе белән авылдашларым горурлана. Мәрхүмә әниемә кадәр, Рәшит абый экранда күренсә, бу бит безнең авыл кияве, дип безгә чираттагы тапкыр зур «яңалык» ирештерә иде.

Әйе, Рәшит абый безнең авылыбызның гына горурлыгы түгел, ул бөтен татарның үз кешесе иде. Самара якларында михнәтләр кичеп үскән мишәр егете, мәхәббәтен минем авылымда тапкан. Ул, яратам мин Түбән Орыны дип, очраган саен искәртеп тора иде. Кайтканда бар күрше-күләннең хәлен белеп, көлдереп йөри торган булган.

Авылымда бәйрәмнәр, концертлар да оештыргалый идем. Шунда миңа үпкәләде дә әле, аны да чакырмаганмын. Оештырасы идем, таҗлы вирус зәхмәте башланды. Алда планнарым бар иде, Рәшит абыйны да олы кунак итеп авылыма алып кайтып, авылым сәхнәсенә бастырасы, дип ниятләгән идем. Менә шулай «иде», дип кенә сөйләшәсе калды.

Көлке патшасы Шамкай бәлкем озынрак та гомерле булган булыр иде. Тик 2019нчы елда сөекле хатыны Суфыя апаның үлемен бик авыр кичерде. Кеше күңелен күтәрә белгән шәхес, үзенең күңел төшенкелеген җиңә алмаган. Боеккан, сүнгән. Очрашкан саен ул хатынын, Суфыясын мактый иде шул, минем белән башка кеше яши алмый, шул Суфыя гына түзә миңа, дия иде көлеп... Күп сөйләп булыр иде, якташым, бик хөрмәт иткән кешем, атаклы юмор остасы Рәшит абый турында... Туры сүзле кеше иде. Ялагайлана белмәде. Һәм шул сәбәптән яшәве дә җиңел булмады. Барына да үзе иреште, тырышты, эшләде. Туры сүзле булуы белән, мин аны ошаттым да, кем әйтмешли, җеннәребез туры килгәндер, мин дә бит кирерәк... Ятсызрак мәзәкләре өчен тәнкыйтьли дә идем үзен...

Рәшит абый белән Суфыя апаның соңгы сыену урыны минем әти-әнием, абыйларым, әбиләрем янында гына. Күршеләр, берничә кабер аша гына. Тыныч ятсыннар, оҗмах түрләрендә утырырга насыйп булсын үзләренә! Мәрхүмнәрнең якыннарына Аллаһ сабырлыкларын бирсен.

Тик шәхесләрне Рәшит абыйны озаткан кебек тавыш-тынсыз җирләп кую милләтебезне бизәми. Кайда калды икән театр эшлекләре берлеге, гомерен шул сәхнәгә багышлаган Камал театры, мәдәният министрлыгы, җитәкчеләр?!

Рәхмәт, авылдашларыма, Арча районы җитәкчелегенә. Игътибар булды. Мәдәният бүлеге мөдире, район мөхтәсибе килгән иде зиратыбызга атаклы артистны соңгы юлга озатышырга. Без аны зурлап иңдердек гүргә. Рәшит абый авылдашларына, якташларына разый булып киткәндер... Бер көндә зиратыбызда ике кабер барлыкка килде...

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Арча районы, Түбән Оры авылы

 

Зур югалту

Җәннәтле бул, Рәшит абый

Татарстанның халык артисты Рәшит абый Шамкайның якты истәлегенә...

Кайнар көндә көтелмәгән

Кайгылы хәбәр тиз килде.

Халкыбызны шатландырган

Шамкай абый да юк инде.

Рәшит абый, елмайдыңмы

Чыккан чакта да җаннарың?

Гомерең буе шатлык өстәп

Күңелен күрдең татарның.

Арабыздан китсәгез дә

Сез мәңгегә безнең белән.

Күпкырлы иҗади хезмәт

Онытылмый һич ул сөйгән...

Рәшит абый, җәннәтле бул,

Киткәч тә син безгә елмай.

Йөрәкләрдә шат күңелле

Мәңгелеккә калсын Шамкай...

Роберт ШӘЙМӘРДАНОВ,

 Балык Бистәсе районы, Түбән Тегермәнлек авылы

Комментарии