Ветераннарны кем мәсхәрәли?

Ветераннарны кем мәсхәрәли?

Газетабызның бу саны 23нче февральдә – бәйрәм көнне әзерләнә. 23нче февральнең килеп чыгышы турында шактый гына бәхәсле уйдырмалы фикерләр бар – барын. Бүген аңа тукталып тормыйм. Аның исеме туктаусыз үзгәртелеп, менә бүгенге халәтенә, ял-бәйрәм көне – «Ватанны саклаучылар көне» дәрәҗәсенә үсте ул. Мин үзем армиядә хезмәт иткән кеше. Институт тәмамлагач, калу мөмкинлеге булса да, миңа бронь биреп, Чаллы шәһәрендә мәктәптә алып калырга теләгән җитәкчеләргә дә әйтмичә, шыпырт кына китеп бардым. Ул чагында югары белемле егетләргә хезмәт итү вакыты безгә кадәр бер ел булса, миңа ел ярым туры килде.

Бу Совет армиясе иде. Әмма тотып карап белмәсәм дә, сөйләгәннәр, кыерсытылган язмышлар буенча аңлыйм: Совет армиясе белән, бүгенге Русия армиясе арасында бернинди аерма юк. Шул ук тәртипсезлек, шул ук кыерсытулар, шул ук бабайлык, офицерларның шулай ук күз йомулары һәм солдат өлешенә кереп урлашулары. Ул чактагы буын бүгенгедән чыдамлылык белән генә аерыла иде. Безнең чорда армиядә булмаган егетләрнең үзара да, кызлар янында да дәрәҗәсе түбән булды. Ә зарлану бөтенләй хурлык – егет кеше барына да түзәргә тиеш иде. Хәзер исә балаларыбызны манный боткасын да чәйнәп каптырып, җитәкләп үстерәбез. Чәй ясап, аңа шикәр салып болгатып та эчә белмәгән малай армиягә баргач, әлбәттә, елаклый. Ләкин бу – түзәргә кирәк, дип җәбер-золымга дучар ителгәннәрне сүгүем түгел. Һәркайда тәртип булырга тиеш. Минем уйлавымча, кодрәтле саналган СССР дигән бөек держава да нәкъ менә шундый төрле тармаклардагы башбаштаклыклар, чарасызлык, гаделсезлек аркасында ишелде дә.

Шактый егетләр коммунист булдылар армиядә, чөнки кайткач ул катлаулырак буласы, ә ансыз карьера үсеше күренми. Мине андый карьера, партия дә җәлеп итмәде. Әмма бик активмын, комсомол әгъзасы булганым өчен түгел, яшь булганым, бер урында озак басып тора алмаганым аркасында актив идем. Димәк бу активлыкның патриотизм белән катнашы булмагандыр. Инде кайтып журналистика һөнәрен кимерә башлагач, аңышмый калдым – коммунист булып алдым, тик озак тормадым, тапшырдым мин ул кызыл тышлы партбилетны. Кирәген тапмадым, кемнәрнеңдер икейөзле тормышы, карьерасы, сәясәте өчен взнослар түләп, чынбарлык белән туры килмәгән төче сүзләр сөйләүнең минеке түгеллеген бик тиз аңладым.

Инде теге чактагы коммунизм төзергә тиешле компартиядәге икейөзлелек беттеме? Юк шул. Дәвам итә. Яңа көч, яңа борылышлар белән дәвам итә.

Менә шундый шартларда патриотизмны ничек барлыкка китерергә? Менә бурыч. Ятим балаларыбызны империалистлар золымыннан «саклап кала алган» мәшһүр депутатыбыз Яровая һәм шулай ук Шаманов, Хинштейн һәм Боярский атлы депутатлар яңа инициатива белән чыкты. Баксаң, бездә ветераннарны мәсхәрәләүчеләр күбәйгән. Күп дип минем әле андыйларны очратканым юк, анысы. Оппозиционер Навальныйны санамаганда. Анысы да бәхәсле очрак, күп сорау тудыра торган хөкем. Ул Конституция үзгәрешен яклап чыгарылган роликта катнашучыларны хыянәтчелектә гаепләгән иде бит. Ә анда чыгыш ясаучылар арасында 95 яшьлек ветеран Игнат Артеменко да бар. Менә Мәскәүнең Бабушкин район суды хөкемдары Вера Акимова Навальныйны гаепле санап 850 сум штраф билгеләде.

Бу процесска тәфсилле тукталмыйм. Ләкин яңа инициатива, яңа закон миндә күп сораулар тудыра. Авторлар, ветераннарны мәсхәрәләү Гитлерны ярлыкауга тиң, димәкчеләр. Ләкин фашизмны аклаганга болай да закон бар. Бу дөрес тә, минем үземә ТВда эшләгәндә шактый бәхәсләрдә катнашырга, тапшырулар әзерләргә – Гитлер җиңгән булса, без Бавария сырасы гына чөмереп яткан булыр идек, диючеләрнең авызларын томаларга туры килде. Ятар идекме?! Фашизм җиңсә, бүгенге Алмания дә булыр иде микән?! Аннан һәйкәл пычратучыларга да закон бар, монысы вандализм дип атала.

Ләкин ветеран белән ветеран аермасы да бар бит әле. 52 ел элек әтием мине 7 яшемдә калдырып 54 яшендә китеп барды. Чолганышта булып, гарипләнеп кайткан. Шул сугыш яралары алып китте дә үзен. Сугыш турындагы киноларны карамады, сөйләмәде, дияләр иде. Мин хәтерләмим, бала гына идем бит. Ул кинолар ялган, немец ахмак түгел, дия торган булган. Әниемне үстергән апасының ире, Исмәгыйль җизнәм дә 9нчы майда өеннән чыкмый иде, чөнки ул әсир (Власов батальонында булган), гарьләнә, сатлыкҗан… Үзенең сатлыкҗан түгеллеген белергә өлгерми китеп барды. Кайда соң ул хәзер ветераннар? Әтием кебек беренче көннәрдә үк чиратка басып, 4 кешегә бер винтовка белән сугышка кергәннәр бүген исәнме? Менә Игнат бабай 1926нчы елгы. Сугыш башланганда аңа 15 яшь булган. Бүген инде җиңүнең дә 76нчысын каршылыйбыз.

Аннан Яровая ападан сорыйсым килә, хурларга ярамый торган исемлеккә башка сугышларда катнашучылар да керәме, мәсәлән әфганчылар, чечня юлын үтүчеләр?

Гомумән, ветераннарны кем хурлый? Сине Әфганга мин җибәрмәдем, дип йомшак кәнәфидә утырган түрә түгелме? Навальный Игнат бабайның соңгы 4 елда социаль тәэминат бүлегеннән алынган ярдәме турында белешмәсен судка күрсәтте: аңа шул 4 елда 7 тапкыр җәмгысы 11 мең сумлык сертификат бирелгән. Ветераннарга фатир вәгъдә итеп, күпме гаиләләр парә-парә килеп бетте. Әгәр ветеран йортын үзе ремонтлап куйган яисә ярты метр гына мәйданы артык булса, ул шул дәүләт вәгъдәсеннән дә колак какты. Сугыш кичкәннәр генә түгел, бүген беренче җиңү көнен каршылаганнарга да 76 яшь. Сугыш чоры балаларын мәсхәрәләсәң дә буламы? Бәлкем аларның тормышы турында да кайгыртырга вакыт җиткәндер. Менә Яровая ападан шуларны сорыйсым килә дә бит, тик ДәүДумада халык фикере пүчтәк, пичәтли торган машинаның буявы күп, эш күрсәткән сурәт чыгарып, рәхәтләнеп иҗат ит яңа законнарны.

Шунысын да әйтим, 23нче февраль ватанны яклаучыларны котлау бәйрәме генә түгел. Ул безнең тарихыбызның кара табы, хурлык, тулы бер халыкларга карата оештырылган геноцид җинаятьләрнең дә бер көне. Моннан 77 ел элек бу көндә чеченнарны һәм ингушларны депортацияләгәннәр. Дәһшәтле сугыш вакытында һәр телем икмәк, һәр снаряд, һәр кеше җиңүне якынайту өчен кадерле булган чакта бу халыкларны 180 эшелонга төяп 100 мең хәрбинең мылтыклары терәве астында Үзәк Азиягә һәм Себергә озатканнар. Котчыккыч авыр шартларда юлда һәм килеп урнашуның беренче елында ук ачлыктан, ялангачлыктан 100 мең чәчән, 23 мең ингуш һәлак булган. Ә бу вакытта аларның ирләре, әтиләре, уллары сугышта, фашистларны илебездән куып ята… Мондый котчыккыч җинаятьләрнең монысы беренчесе һәм соңгысы булмаган.

Әнә Кырым татарлары әле дә куылган хәлдә. Мин дә Русиядә үз телемдә үзем теләгәнчә сөйләшә, үз ана телемдә балаларымны укыта, үз телемдә аларга югары белем бирә алмыйм. Аннан соң мин Русия дәүләте корылышын тәэмин итә торган милләт улы да түгелмен. Русиядә «гоусдарствообразующий народ русские». Балачагым да урыс кышында үтте. Көн аяз, кояшлы матур булса, настоящая русская зима, дип сөенә идек. Урыс мунчасында юындым, урыс ипиен ашап үстем. Бүген дә шул ук хәл. Минем кышым да, дәүләтем дә юк. Мин ватанымда икенче халык, күпмилләтле Русиянең бер милләте вәкиле генә.

Менә шундый шартларда Совет илендә үз халкына карата кылынган котчыккыч геноцидларның башында торган чекист Дзержиинскийга һәйкәл кую өчен җан-фәрман талашу, Сталинны күкләргә чөю, Иван Грозныйларны изгеләштерү, миндә тагын да авыррак хисләр уята. Явыз Иваннарны, Сталиннарны, Дзержинскийларны кире кайтару турында фикер белешкәндә иң беренче чиратта татарлардан, ингушлардан, чәчәннәрдән, карачай, балкар, немец, поляк, төрек-месхетин һ.б.халыклардан сорарга кирәк…

Ә шулай да бәйрәм белән ватандашлар! Ватаныбызны саклыйк, яклыйк. Якты киләчәкне төзик, матурлыкка өметләник!

Ихластан, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии