Алданасыбыз килеп, алданабыз…

Алданасыбыз килеп, алданабыз…

Миңа көн саен кайдан гына ни генә тәкъдим итеп шалтыратмыйлар. Әгәр дә барына да колак салып тыңларга өлгерсәм, миннән дә бәхетле кеше булмас кебек. Тик аңламыйм шул бәхетемнең кул сузымында гына икәнен. Банклар шул кадәр файдалы кредитлар бүләк итә, эшләп тә йөрисе юк. Икенчеләре мине мошенниклардан коткармакчы. Әллә нинди супер сәламәтләндерүче алымнар белән дә кызыктырмакчылар… Иң аянычы, әлеге сагыз кебек ябышучы супер әдәпле тавышлар сине ишетми, син әдәп саклап гафу үтенеп, вакытым, юк, дисәң дә «уделите пару минут» дип такылдавын беләләр. Бу бигрәк тә мегафон операторыннан күп килә. Димәк, минем шәхси мәгълүматларым бу операторда, урыс әйтмешли, «на расхват, налево, направо чәчелә». Инде шалтыратып дәгъва да белдердем, мөгаен номерны алыштырасы булыр, тик шунысы, гөнаһ шомлыгына каршы, бөтен редакция телефоннарын шул операторга күчереп бетергән идем шул. Алыштырсам, укучыларыбызга кыен булачак. Бу Мегафонның бер «бизнесы» да бугай. Мондый шалтыратулардан котылырга теләсәң, түләүле хезмәт бар. Имеш, аннан соң тыныч яшисең. Тик оператор нигә минем тынычлыгымны, иминлегемне шулай уңга сулга сата? Монысы менә зур сорау. Хәер, кайда яшәгәнемне онытам ахыры, бу бит минем ватаным – Русия?!

Банк мошенниклары безнең данлыклы һәм иң ышанычлы дип саналган, һәм бик тә серле хезмәтләр, түләүләр белән дә сөендерүче Сбербанк исеменнән дә шалтыратып җанны алалар. Югыйсә, бу бит инде иң ышанычлы банк. Илебезнең горурлыгы. Кызганыч, күп позицияләрдә монополист булырга омтылган бу банк та иминлегебезне аяусыз сакламый. Атнага бер шалтырату кабул итәм: акчамны каядыр күчереп ятуларын җиткерәләр, минем шәхси кабинетыма кергәнем, картамны югалтмавым белән кызыксыналар. Әле кисәтәләр дә: кем сораса да, шәхси мәгълүматларымны әйтмәскә икәнен дә әйтәләр… Сөйләштерәм кайчак вакыт булганда, аннан мине алдый алмаячаксыз, сез бит мошенник, диюгә трубканы ыргыталар.

Тик мәзәге түгел, кәҗәсе кызык. Һәр шалтырату очрагы номерларын әйтеп банкның саклану хезмәтенә җиткерәм. Кирәк булса, сөйләшүне яздырып алып тапшырам, дим. Номеры буенча мошенникның үзен табу кыен түгел, дип уйлыйм ич инде, үземчә авыл малае буларак… Тыңлыйлар, тикшерербез, диләр. Һәм… оныталар. Ә, юк, киңәшләре бар: миңа шалтыратучыны кара исемлеккә тыгарга кушалар. Шалтырата алмасын өчен. Тик бу җинаятьче миңа булмаса, башкага шалтыратачак, башканы алдаячак бит. Шалтыраталар, димәк, алданучылар бар. Ванна астында 1 атна эчендә гөмбә, тәрәзә төбендә 2 атнада кып-кызыл җиләкләр, әфлисуннар-мандариннар өлгертүче үсентеләр сатучылар да буа буарлык. Бар да иркенләп эш итә. Ә бу вакытта безнең мактаулы хокук саклаучыларыбыз митинг-пикетларга чыкканнарны, битлек кимәгәннәрне дөмбәсли. Вакытлары юк башкага.

Бу Русия. Әнә бит оппозиционер Навальный тирәсендәге шау-шуны беләсез. Безнең рәсмиләр ул үзе сырхау, әле башы да киткәнгә охшаган, ди, ә Навальный үзен агуладылар, дип саный. Чит илләр рәсмиләре дә, медиклары да, хәзер дә дәвалаучы Алман табиблары да, агуладылар, дип санаучылар исемлегендә. Русия рәсми мәгълүматында исемен дә телгә алырга ярамаган Навальный әле Bellingcat дөнья интернет журналы журналисты белән берлектә, үзе раславынча, үзен агулаучы махсус хезмәтләр бригадасын фаш итте. Әле шул бригада вәкиленең берсенә шалтыратып үзен үтерү операциясе нечкәлекләрен сөйләттерде. Бу Русиядә ялган провокация дип шәрехләнсә дә, ышаныргамы, ышанмаскамы, дигән сорауга җавап бирергә алынмыйм. Тик шунысын гына әйтәм, бу дөрес булса, бүген махсус хезмәтләр дә өч тиенлек эшне дә башкарырлык дәрәҗәдә түгел. Инде телефон аша да ышанып «чишенә» икән, әлеге хезмәт ахмак белгечләрдән тора. Димәк ул, баш өсте, дип приказ үтәп өйрәнгән, ягъни «Вы начальник, я дурак».

Әнә шуңа да сүз башы Шүрәле, дигәндәй, бу язмама Навальный вакыйгасы этәргеч бирде дә.

Безнең менталитет – ышанабыз. Зарланабыз, сүгенәбез… Кемдер эшләргә тиеш, мин түгел… Әнә шуңа да алданабыз. Тәрәзә төбендә тонналап җиләк үстереп булганына да ышанабыз да, йөгерәбез сатып алырга… Әкиятләр күп тыңладык, тик татар әкиятләрен түгел. Матур бит без тыңлап, сеңдереп үскән әкиятләр: «По щучьему велению, моему хотению… Давай…» Иванушка-дурачок булудан да шәбе юк… Мич башында яту рәхәт, ай рәхәт…

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии