- 22.11.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023, №46 (22 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Яңа елдан «Безнең гәҗит» 64 битле булып, айга бер генә чыга башлыйсы икән. Әле гәҗит атна саен килгәндә аннан төрле яңалыкларны укып, белеп бара идем. Айга бер генә килә башлагач, анда яңалыклар калмый инде. Аннары телепрограмма да чыга иде. Аны хәзер дүрт атналык итеп алдан биреп куя алмыйсыз бит. Дүрт атна эчендә әллә нинди үзгәрешләр булып бетәргә мөмкин.
Мин киләсе ел өчен газетага әллә кайчан язылдым. Нигә аны, юк дигәндә, айга ике итеп булса да чыгармыйсыз? Сез үз укучыларыгызны газетага язылудан үзегез үк тыясыз түгелме? Минемчә, бу укучыларны читләштерү. Әле гәҗиттә атна саен кроссвордлар була иде. Хәзер кроссвордны айга бер генә тапкыр чишәргә кала инде алайса?
Гәҗит айга бер генә чыга башлагач, үзебез язган хатлар да 3-4 айдан соң гына басыла ала дигән сүз буламы инде бу? Гомумән, мин гәҗитнең айга бер генә чыгуыннан канәгать түгел. «Безнең гәҗит» күп темаларны яктыртучы, кызыклы иде. Аның шулай айга бер чыгуга калуы бик кызганыч...
Зарип ГАРИФУЛЛИН,
Мөслим районы, Тат-Шуран авылы
Мондый мөрәҗәгатьләр беренчесе һәм соңгысы да булмас, шалтыратулар, хатлар килә тора. Бик ярсулы мөрәҗәгатьләр дә бар, кызганыч. Ләкин ашаган белми, тураган белә, дигән гыйбарә яши. «Безнең гәҗит» һәрчак җитди басма булды. Без, артистларның нинди трусик киюе ише тикшерүләр алып баручы журналистика вәкилләре була белмәдек. Йөрәкләрен мүк баскан зур-зур түрәләрне селкетеп, гади халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, хаклык, дөреслек табарга тырышучы басма булдык. Иң гаҗәбе шул: ярдәм сорап безгә килеп елаганнардан, газетабызны укыйсызмы дип сораганда, юк, дип җавап бирүчеләр дә була. Моңа карамый ярдәм итәбез. Нишлисең, гайбәт темасы кызыграктыр, кем кемгә хыянәт иткән, кем ни кылана мәсәлән...
«Безнең гәҗит»кә 20 яшь. Шул вакыт эчендә дәүләттән 1 тиен акча алмадык. Минем шәхси машинамны саткан акчага чыга башлап, абунәчеләребез хисабына яшәде, эшләде. Инде соңгы ике елда абунәче акчасы гына җитми, үз акчам да тагын җәлеп ителә башлады. Чөнки почта, типография бәяләре котчыккыч үсә. Почтасы тиешенчә эшләсә бер хәл. Моңарчы да эшчәнлекне оптималь алып бару аркасында гына уңышлы эшләдек. Чөнки бина арендалыйсы юк – редакция фатирымда урнашкан. Үзем үк бухгалтер да, редактор һәм корректор, журналист та, кем әйтмешли, җыештыручы да... Шулай ук бездә бик сәләтле журналистлар эшли, әлбәттә, аларны җәлеп итәргә дә финанслар кирәк. Менә шушындый шартларда газетаны тулы канлы басма буларак саклап калу өчен айлык булып калырга ният кылдым, дөресрәге мәҗбүр булдым, әлеге авторыбыз кебек үк разый булмыйча. Чөнки беләсез, соңгы вакытта почтаның таралуы турында ничә еллар чаң кагам, әмма колакка элүче булмады. Бүген языла алмыйм, газета килми дип шалтыратучыга ярдәм итү белән шөгыльләнергә дә туры килә. Кешене өмет яшәтә, мин дә өметләнәм, бу кыска вакытлы артка чигенеш булсын. Яңадан атналык басма булырлык шартлар туар. Әнә өстәге даирәләрдә дә почта өчен борчылу, көрчектән чыгу юллары турында уйлану сизелә башлады бит.
Гомумән, мин газетада эшләү дәверендә аны калынайту турында гел хыялланып яшәдем. Тәҗрибәбез дә булды. Күптәнге укучыларыбыз андый вакытларны хәтерлидер. Ләкин бу әйбәт, тук заман булган икән.
Ә киләсе елдагы эшчәнлегебезгә килгәндә, ниятләр зурдан. Хәзерге вакытта газетабыз бер төрлерәк, сәхифәләр саны чикләнгән булса, киләсе елда, калын газетабыз бихисап темаларны, сәхифәләрне үз эченә алачак. Газетабызга тугрылык саклап калган укучыларыбыз үкенмәс, дип ышандырам. Сүз уңаеннан искәртәм, 4нче декабрьдән 14нче декабрьгә чаклы абунәче ункөнлеге үтәчәк. Бу вакытта гына газеталарыбызга ташламалы хактан язылып була. «Безнең гәҗит» 36 сум 60 тиенгә арзаная – 720 сум, «Серләр гәҗите», «Шифалы гәҗит» газеталары 35 сум 10 тиенгә арзаная – 273 сум 90 тиен була.
2024нче елдан «Безнең гәҗит» айга бер тапкыр, калын булып А4 форматында чыгачак.
Бүген журналист ИҢ КУРКЫНЫЧ ҺӨНӘР иясенә әверелде. Әлбәттә сүз хаклык эзләүче чын журналист турында. Хаклык сүзен ирештерү өчен аның укучылары күп булырга тиеш. Шул чагында «телне тешләттерү» кыенрак. Эшчәнлегем аркасында мине гомеремдә судлар, янаулар озата килде. «Диктант» язмадым, ялланып эшләмәдем, кемдер әйткәнне сөйләмәдем. Шуңа да 63 яшемә җитеп бер генә мактаулы исемем дә юк. Моңа күңелсезләнмим дә, чөнки намусым җитәкчелегендә яшәдем. Әмма соңгы вакытлардагы хәбәрләр уйландыра. Бүген «Азатлык» радиосы* журналисты Алсу Кормаш сак астында. Аны ят агент тамгасын танымауда һәм дәүләт хыянәтендә гаепләмәкчеләр. Гаеплеме, юкмы, монысын шәрехләп тормыйм. Аяктан еккан икенче хәбәргә тукталам.
16нчы ноябрьдә иртәнге 6да коллегам Искәндәр Сираҗи өенә тентү белән кергәннәр. Шөкер бүген ул эшчәнлеген дәвам итә. «Сираҗи сүзе» газетасы укучыларына барып ирешәчәк. Мин бу хакта журналистның үзе белән сөйләшеп алдым.
– Автобуста унлап кеше булгандыр, өйгә кергәннәре 6 –7 кеше иде. Бар почмакны җентекләп тикшереп, компьютерларны, телефоннарны алдылар, таптап бетерделәр. Бик тырышып нигәдер акча, алтын эзләделәр. Мин шушы яшемә җитеп өйдә алтын, акча булуның куркыныч булганын белмәгән идем. Шулай ук тыелган әйберләр табарга өметләнделәр. Таба алмагач, күңелсезләнделәр. Дөрес, бар да итагатьле булды, арада берсе генә бик үҗәт кыланды. Башкалар, кирәкмәстер, дисәләр дә, ул хатынымның да телефонын алдыртты. Аңа бит гаеп тагылмаган юкса. Камерага кадәр алдырттырды. Картасын алгач җиткән, камера үзе бернинди мәгълүмат бирми, дип әйтеп торалар юкса. Пичәтләрне алып киттеләр. Ул нинди мәгълүмат китерә ала икән?! Барын да җыйдылар. Теге канәгать булмаган кеше бик тырышып журналист запросларын кайларга җибәргәнемне дә өйрәнде. Җыеп алды.
Аннан мине редакция офисына алып киттеләр. Офиста да шундый ук тентү узды. Газетамның чираттагы саны яртылаш әзерләнеп бетә язган иде инде, ул тулысы белән компьютерда китеп барды. Эшләргә дә берни калмады. Рәхмәт коллегаларга, дусларга, ярдәм кулын суздылар. Компьютер табып бирделәр, язмалар белән баеттылар. Аллага шөкер, графикка сыешабыз бугай, газетабыз укучыларына үз вакытында барып җитәчәк, дип уйлыйм...
Шулай сөйләшеп торганда: «Монда таныш булмаган номер миңа чыгып маташа. Полициядән түгел микән?» – дип сөйләшүне туктатып торды Искәндәр. Соңыннан аңлатты:
– Хәбәр көтеп яшим. «Следственные действие»гә килмәде, дип ябып куймасыннар дим. Ни дә булса табарга тырышырлар дип шикләнәм.
– Нинди гаеп тагыла соң сиңа?
– Мине Алсу Кормаш белән бәйләмәкче булалар. Аның гаепләрен язганнар да, бу эштә Искәндәр Илһам улы Сираҗиев та гаепле булырга мөмкин, дигәннәр. Минем ул ханымны күргәнем дә юк. Бөтенләй хәтерләмим.
– Алайса, максат ни?
– Алсу Кормаш ул таяну өчен генә, төп сәбәп минем язмаларым, эшчәнлегем, күп белүем һәм дәшми тора алмавым, дип уйлыйм. Телеңне тешлә, дип кисәтүдер.
Үзем өчен курыкмыйм. Гаиләм бар бит. Менә хатыныма басым башланды. Мәктәптән дә шалтыраттылар. Кемдер байлыгы өчен борчыла, югалтыр байлыгым юк, мине балалар борчылдыра. Якын көннәрдә гаиләм тынычлыкта калырмы – сизелер, әгәр һөҗүмне гаиләмә күчерәләр икән, бу инде «подлец»лык булачак. Адвокат белән сөйләштем, ләкин аңа акча табасым бар
Әмма тормыш дәвам итә. Җир шары күчәрендә әйләнә. Искәндәр Сираҗи да эшли, яши. Мин халкым, милләтем янында. Дөреслек юлында, – дип тәмамлады сүзен Искәндәр Сираҗи.
Сираҗи сүзләренә өстәп мин дә әйтим: бергә булыйк, бер-беребезне аңлыйк, яклыйк, кәефләребезне кырмыйк. Әле күп еллар бергәләп имин эшләргә, яшәргә язсын!
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
* Ят агент дип танылган һәм Русиядә эшчәнлеге томаланган
Комментарии