Чынмы, уенмы?

Чынмы, уенмы?

миллиардеры «Уң эш»не («») таркату артында президенты хакимияте башлыгы урынбасары тора дип белдерде.

Олигарх Михаил Прохоров пәнҗешәмбедән «Уң эш» фиркасенең башлыгы түгел. Фиркадән китеп, өр-яңа иҗтимагый-сәяси хәрәкәт оештырырга җыенуы турында белдерде. «Илдә курчаклар белән идарә итүче бар. Ул күптән инде сәяси мохитне хосусыйлаштырды, ил җитәкчелегенә дөрес булмаган мәгълүмат җиткереп тора, киңкүләм мәгълүмат чараларына басым ясый, кешеләрне алдап-йолдап үз ягына тарта. Аның исеме – Владислав Юрьевич Сурков», – диде Прохоров.

Авторитар сәяси мохит тудыручы турында Прохоров Русия Президенты Медведевка һәм хөкүмәт башлыгы Путинга җиткерергә җыенуын белдерде. Әмма аның бу теләгеннән соң озак та үтмичә, премьерның сүзчесе Дмитрий Песков Путинның Прохоров белән аерым очрашырга теләмәвен әйтте. «Уң эш»нең таркалуы турында хәбәрдар икәнен дә белдерде.

Прохоров тарафдарлары сүзләренчә, хакимияте фиркане таркату өчен кулларыннан килгәннең барын да эшләгән.

«Кешеләр корылтайга җыела башлагач, аларны поездлардан ук каршы алып, президент хакимиятенә алып киттеләр. Анда көне буе тоттылар, төрле ысуллар белән куркытырга тырыштылар. Алар белән, аерым алганда, Сурковның урынбасары Радий Хәбиров шөгыльләнде. Аннан президент хакимияте вәкилләре корылтайда да пәйда булды. Корылтай белән идарә итәргә, ниндидер үзгәрешләр кертергә тотынды», – ди Прохоровның уң кулы .

Прохоровның сайлау исемлегенә «Наркотикларсыз шәһәр» фонды башлыгы, үткәне криминал белән бәйле булган Евгений Ройзманны кертергә теләве «Уң эш» фиркасендә низагка сәбәп булган дип фаразлаучылар да булды. Әмма Ройзман сүзләренчә, Мәскәүдә чәршәмбе корылтай башланганчы ук Прохоровның фиркасен кулга төшерү эшләре башланган булган. «Уң эш» тарафдарларының барысына да, төбәкләрдәге лидерларына басым ясый башладылар. Күз алдына китереп карагыз, кеше Иваново өлкәсендә тора һәм аны губернаторга чакыралар. Аннан бит йөрәк өянәге белән китәргә мөмкин. Шул ук вакытта президент хакимияте дә үз эшен алып бара. Моның артында Сурков тора», – диде Ройзман.

Мәскәүдә «Уң эш»нең ике корылтае узды. Прохоров тарафдарлары 50дән артык делегат бер урында җыелса, ә аңа альтернатив корылтайга 60тан артык кеше килде.

Альтернатив корылтайдагылар үзләренең эшче органын булдырып, «Уң эш» рәисе вазифаларын башкаручы итеп Андрей Дунаевны билгеләделәр. Әмма аларның Прохоров акчаларыннан башка ничек көн күрәчәге әлегә билгесез. Шул проблеманы хәл итү өченме, «Уң эш» фиркасе эшмәкәр Михаил Прохоров белән аны яңадан оешманың рәисе итеп кайтару сөйләшүләре башлап җибәргән, дигән хәбәр бар. Ә Прохоровның матбугат хезмәте исә эшмәкәрнең фирка башлыгы вазыйфасына кайту мөмкинлеген кире какты.

2008 елда оештырылган «Уң эш» быелның июнь аена кадәр гел күләгәдә кала килгән иде. Прохоровның фиркагә җитәкче булып килеп сәяси аренага чыгуына өч ай гына. Ул шул вакыт эчендә үзен яхшы ук танытырга өлгерде.

Советлар берлегенең элекке президенты Михаил Горбачев август уртасында Прохоровны яңа идеяләр һәм проектлар тудыручы, ифрат та гаҗәеп фикерле кеше дип атап, фирканең Дәүләт думасына үтү мөмкинлекләре зур икәнлеген әйткән иде. Хакимияттәгеләрнең хәзерге сәясәтен «кирегә хәрәкәт» дип белдерде. Михаил Прохоров Кремль яратмаган ЮКОСның элекке башлыклары Михаил Ходорковский белән Платон Лебедевны вакытыннан элек шартлы иреккә чыгару өчен хәзерге система белән көрәшергә кирәклеген дә әйтеп килде.

да фиркане үз иткән иде. Низаг туган көндә ул, үзенең бөтен сәяси фиркаләрне әйләнеп үтүен, әмма Прохоров белән фикерләренең уртак булуын әйтте. Ә Прохоров курчак уйнатучы дип бәяләгән Сурковны, җырчы акылдан язган, дип бәяләде. Русиянең рок музыканты Андрей Макаревич: «Мин Прохоров, үзенең җебенә дә кагылдырмаячагын алдан ук яхшы белә идем. Әмма бу хәл килеп чыкты. Аңа хәзер җиңел булмаячак. Мин аңа теләктәшлек белдерәм. Ул үзен бик горур һәм гадел тотты», – диде.

Федерация шурасының элекке әгъзасы Иван Стариков фикеренчә, Прохоровның Сурков турындагы белдерүе Дмитрий Медведевка зур зыян булды һәм ул аны хәзер үк эшеннән алырга тиеш.

«Мин 20 ел эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп тә иллюзияләрдән котылып бетә алмаганымны белдем. Соңгы көннәрдә күпне аңладым» дип белдерде Прохоров «Тере журнал»да. Аның фикеренчә, бу шәхесләр арасындагы низаг түгел, ә «Система»ның аның тәкъдимнәренә әзер булмавы.

Чынлап та система барын да булдыра, дип уйлаганда да, кинәт балкып киткән, һәм үзенә массаларны җәлеп итә алырлык Пугачева кебек шәхесләрне берләштерә алган «Уң эш» фиркасе шактый киеренкелек тудырырга сәләтле икәнлеген күрсәтте. Әлеге фиркане баштан ук Медведевныкы дип шәрехләделәр. Һәм ул ясалма авторитет белән генә көн күрүче «Бердәм Русия»гә шактый комачау булырга мөмкин иде.

Шәхсән, мин Прохоровның актив эш алып баруын күреп, амбицияләренә Кремль ничек түзә икән, дип шаккатып газетабызның нәкъ менә бу санына мәкалә язмакчы идем. Һәм бу олигархны Ходорковский язмышы көтмәс, микән дип курка да башладым. Шул ук вакытта икенче шигем бар: бу уен гына түгелме? Демократия уйнап күрсәтергә кирәк ич…

Прхоровның Сурков өстеннән Президентка һәм Премьерга шикаять итәргә җыенуы театр уйнамыйлармы, дигән шиккә этәрде. Бу инде элеккечә: «Патша әйбәт, боярлар яман», дигәнне аңлатмыймы?

Әгәр бу чираттагы театр дип кабул ителә икән, шунысы хак, бу уенда Прохоров кына түгел, Кремль дә, оттырды. Чөнки илдә үзгәрешләргә сусаган демократия турында хыялланучы көч бар һәм ул хәлсез түгел. Прохоров кебекләр килеп чыкса, аңа иярергә әзер торалар. Мин үзем дә, моңарчы, журналист бәйсез булырга, бернинди фиркадә дә торырга тиеш түгел, дип санаган кеше (әле узган атнада гына рус телендә биргән интервьюда бу хакта business-gazetaга тәфсилләп сөйләгән идем), инде 2 айдан бирле Прохоровны күзәтәм. Һәм аның нинди дә булса эш күрсәтү ихтималын барлап, ә бәлкем журналистка да партияле булырга ярыйдыр, әйтик, «Уң эш»ле… дигән уй килгәләде. Инде бу фирка Медведевныкы булып, аны шулай тузгыту артында Путин тора икән, бу инде Медведевның тәмам юкка чыгуы дигән сүз. Болай да үзен кыюсыз тота иде. Путин адресына әйтелгән сүзләре дә кабатлануга әйләнде һәм демократия кирәк, дигән гомуми фразалардан гына тора иде.

Ничек кенә булмасын, соңгы сәяси киеренкелек, Прохоровның үзе өчен бик зыянлы. Ул бердән миллионнарын исраф итте һәм аның куылуы, үзенең үк тактика билгеләгәндә кызыбрак киткәнлегенә ишарә булды. Олигарх бүген сәясәттән китәргә җыенмавына, ә бәлки оппозиция буларак хәрәкәт итәчәгенә ышандырырга тырышса да, барып чыгасына бик үк ышанасы килми.

«Азатлык» радиосы ярдәмендә Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

  Чынмы, уенмы? , 4.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии