Үз телемдә сөйләшүме, әллә ашау кайгысымы?

Үз телемдә сөйләшүме, әллә ашау кайгысымы?

Без гомер бакый патшаларга өмет итеп яшәргә күнеккәнбез. Безнең борынгы бабаларыбыз да, миһербанлы, әйбәт күңелле патшалар бир, дип Аллаһка ялварган. Ә патшалар үз эшен эшли биргән, гади халык кайгысы аларны борчымаган. Шул сорап китергән ханнар татар илен таркатып, сорап китергән Явыз Иванга вәхшилеген башкарырга шартлар тудырган. Явыз Иваннан соң да татарларга, мөселманнарга каршы геноцид дәвам иткән. Бары тик Әби патша күңеле генә бераз җебегән. Татарларга мәчет салырга, мәдрәсәләр ачарга рөхсәт бирелгән. Тик үз хисапларына… Ә чиркәүләр казна хисабына эшләгән. Бүген мөселман өммәтендә шушы гамәле өчен уңай яктан телгә алырга тырышучылар булган шушы патшабикәнең дә күңеле җебемәгән булыр иде, тик ул вәзгыятьнең болай дәвам итә алмаячагын аңлаган. Пугачев явының ни өчен шулай кодрәт яулап алганын төшенгән ул. Юкса, бирелгән ярым-йорты иреккә дә күп золым кичергән халык мөкиббән китә бит.

ХАК СҮЗ КАЙДА?

Русия мәмләкәтендә тарихка еллар, гасырлар өстәлә, әмма сәяси карашлар, эш-гамәлләр стиле үзгәрми, диярлек. Инде Советлар иле таркалганга да 26 ел. Аны аркылыга-буйлыга сүтеп җыйдык. Башта тәнкыйтьләдек, хәзер ялгышлыклар турында дәшмәүне хуп күрәбез. Инде 26 ел базар мөнәсәбәтләре дип, ни капитализм, ни социализм дип атап булмый торган ниндидер җәмгыять корабыз. Социаль гаделлек урнаштырабыз, дип алга планнар корабыз. Тик 21нче гасырда да бездә кануннар түгел, патшалар сүзе мөһим. Әнә урыс шовинистларының шау-шуына Путин җавап бирде: урыс телле булмаган халыкларның ана телен мәҗбүри укытырга ярамый икән бит. Хәтта ул шул төбәктә канун буенча дәүләт теле статусында булса да. Путин авызыннан сүз чыгуга бар ил ду күчте: прокуратура аякка баса, мәҗбүри укытмагайлары татар телен? Бездә Путин әйтсә – хак әйтә. Путинга кадәргеләр дә хак сүз генә сөйләде. Аннан соңгылар да шулай булыр. Конституция дисезме, ул бит бүген кәгазь. Барына да күз йомарга була. Иң зур түрә – президентның сүзе закон. Татар телен укытырга ярамый, ә менә кеше үзе теләсә, мөмкин. Юкса, урысча белми калуыбыз бар. Тик менә бу куркыныч яныймы безгә?

ТАТАР ТЕЛЕН ГАИЛӘ ДӘ КОТКАРА АЛМЫЙ

Минем 4 яшьлек оныгым әле балалар бакчасына да йөрмәгән иде, өйдә гел татарча гына сөйләшәбез. Теле татарча ачылды, әмма бик тиз урысчага күчте. Даими татарча гына аралашабыз, ә ул татарчаны безнең арттан кабатлый да, урысчага күчә. Бик матур итеп «әйе», «юк», дигәннәре да, «нет»ларга әверелде. Моңа телевизор, мультфильм сәбәпче. Берни эшләп булмый. Әле гел, татарча-татарча, дип тукып торган гаиләдә бу хәл. Димәк, Путинга да, «татар теле долой» дип даулаучы урыс шовинистларына да куркасы юк, татар теле болай да кыл өстендә. Ә инде кемнеңдер үз ана телендә, ягъни урыс телендә сүз саен шыбырдаган хата белән язуы, бердәнбер телләре – урыс телендә матур итеп сөйләшә белмәве, үз әдәбиятын яратмавы, чит ил музыкасына, чит ил киноларына табынуы мәктәпләрдә татар теле укытуга бәйле түгел. Надан надан булып кала, аннан галим ясап булмый.

ФАКУЛЬТАТИВ НИ УЛ?

Мин хезмәт юлымны укытучы булып башлап җибәрдем. 1982нче елда Чаллыдагы 20нче мәктәптә татар теле укыттым. Шуңа да факультативның ни икәнен бик яхшы беләм. Ул чакта да, татар теле мәҗбүри түгелме, дип тикшереп йөриләр иде. Ләкин минем балама татар теле кирәк түгел, дип шаулап йөрүчеләр генә юк иде. Ә без атнага билгеләнгән 2 дәрескә расписаниене үзебез төзеп, балаларны нуленче дәрескә, ягъни 7 сәгать 15 минутка чакырабыз. Аннан 6нчы, 7нче дәрескә алып калабыз. Монысы 1 дәрес, ә икенчесе физкультура урынына. Татарларны сыйныфлары ишек төбендә сагалап торып, стройга тезеп татар теле кабинетына алып китәбез. Ә башка милләт балалары туп тибәргә, уйнарга физкультурага чаба. Менә шуннан соң мин укыткан балаларымнан, сез татар телен яратасызмы, дип сорый ала идемме? Аларда телгә карата нәфрәт кенә иде. Ә мин, балалар теләп йөрсен дип, аны кызыклы итеп үткәрергә тырышам, программа буенча күңелсез грамматикалар өйрәтүгә түгел, матур әдәбият, кызыклы мавыктыргыч әңгәмәләр коруга багышлый идем. Ә дәрес-планнары башкача, программа буенча языла. Шулай күпме дәвам иткән булыр идем, 2 айдан үзем теләп армиягә киттем.

5нче сыйныф иде бугай, бер малайның белдерүе һич исемнән чыкмый. Җәйләрен авылда үткәргәнгә татар телен бик яхшы белә, иркен аралаша, эрудициясе дә бар. Мин моңа, әлбәттә, «5»ле куям (башкаларга да «2», «3»леләрне куярга тырышмый идек, чөнки болай да йөриселәре килми). Бу малай торды да, абый миңа «5»ле куймагыз, алайса әти орыша, ди. Аптырап калдым, алып калып сөйләштем, баксаң, башка фәннәрдән укуы бик начар, аеруча математикадан. Аннан билгеләр түбән булгач, әтисе, татар теленнән тагын «5»ле алып кайтсаң, күрмәгәнеңне күрсәтәм, дип кисәткән. Малай кыйналудан куркып, көндәлегенә билгесен куйдырмады… Бу хакта сөйләшергә ата-аналар җыелышына өлгермәдем, армиягә китеп бардым шул. Менә акыл тарлыгы аңкып торган шундый әтиләр ясыйдыр бүгенге шовинистик сәясәтне.

Бүген дә татар телен мескен хәлгә төшермәкчеләр. 80нче елларда ичмасам, татар телен саклаган авыл бар иде. Бүген авыл да юк. Авыл баласы да үзара урысча аралаша. Хет үл, хет ертыл, мәктәп илдә бер тел, бер милләт калсын өчен бик кулай юнәлештә уңышлы эшли.

Ә шул ук вакытта без чит илләрдә урыс халкына үз телендә белем алырга мөмкинлек юк, урыс теле кысыла, дип чаң кагабыз. Аңлый алмыйм мин бу сәясәтне. Үз күземдә бүрәнә йөзеп йөргәндә, кеше күзеннән тузан эзлим. Йөзеп йөргән бүрәнәм минем күземне сукырайта ахыры…

ТЕЛЕВИДЕНИЕДӘН БАШЛЫЙСЫ ИДЕ

Инде сүз башында телгә алынган оныгым Мөхәммәтнең урыслашуына килгәндә, ничек аны татар телле итеп үстерергә… Моны татарча гына аралашучы гаиләбез генә булдыра алмаганлыгын аңладым. Моның өчен балаларыбыз яратып карый торган сыйфатлы татарча мультфильмнарыбыз кирәк. Тәүлек буе эшләүче, татарча балалар телеканалы булдырырга иде. Кызганыч, бу өлкәдә без башкорт кардәшләребездән дә үрнәк ала белмибез. Әгәр минем өемдә Карусель урынына татарча мультиклар эшләп торсамы?! Яңа Гасыр телевидениесе ничә еллар, инде мин эшләгән еллардан бирле балалар каналы турында сүз алып бара. Әле һаман олау урынында тора. Бүген телеканалның берничә сәгатькә генә балалар өчен тапшырулар әзерләве җитми билгеле. Аннан соң сыйфат та бик аксый. Татарча мультстудия ачарга, югары профессиональ эшләүче телеканал булдырырга мөмкинме? Мөмкин әлбәттә. Ләкин очсыз, калдык-постык акчага эшләүче булырга тиеш түгел ул. Әллә нинди спорт ярышларына, спорт командаларын яшәтергә акчабыз күп бит. Шул ук «Рубин», «Акбарс», тагын дистәләгән спорт төрләре командаларына бирелә торган бюджеттан балаларыбыз өчен дә өлеш чыгарсак, булмасмы? Була, бик була. Минем оныкларымны Карусель түгел, татарча мультфильмнардан аерып алып булмый торган ялтыравыклы, мавыктыргыч телеканал ачарга була. Моның өчен акча бүлүче түрәләргә Аллаһы Тәгалә миһербанлык, иман орлыклары гына салсын иде. Менә шул чагында урыслашкан мәктәпләр дә, милли мәгарифнең булмавы да милләтебезне бульдозерлар белән таптаткан дәрәҗәдә, зур тизлектә юкка чыгара алмас иде. Көнгә 5 минутлык күчтәнәч тапшыруы белән генә балаларыбызны татар итеп тәрбияләп булмас шул.

КЫРЫМ БӘЯСЕ

Инде тел милләт мәсьәләсеннән суыткычларыбыз эчтәлегенә күчсәк, билбауларны ныграк кысарга туры киләчәк. Димәк тел милләт мәсьәләсе дә икенче планга күчәчәк. Бүген милли тормыш үз агымында гына барган чакта, яңа тема өстәү: татарча мәҗбүри укытырга ярамый, дип шау куптару, бәлкем үзе үк икътисадый проблемаларны читкә кую өчен кирәк булгандыр.

Бензинга, кесә телефоннарыннан сөйләшү тарифына акциз бәяләре 2018нче елда 1 сумга артачак. Шул рәвешле хөкүмәт 60 млд сум өстәмә акча җыймакчы. Бу акча Кырымда һәм Калининградта юл төзелеше өчен бик кирәк. Башка акча юк.

Ләкин акциз хакын арттыру, социаль түләүләрне, пенсияләрне, хезмәт хакларын индексацияләүне чикләү иң булдыксыз хөкүмәт эше. Чөнки бу булдыксызлыгың аркасында килеп чыккан проблемаларны халык җилкәсенә аудару. Акциз бәясен арттыру инфляциянең тагын да үсүенә китерәчәк. Белгечләр киләсе елда шушы акциз аркасында гына да бензин хакы 1 литрга 1,5–2 сумга кыйммәтләнер, дип фараз итә. Телефон тарифлары да артачак. Әле инфляция нәтиҗәсендә акцизга бәйләнмәгән кыйммәтләнүләр дә күз алдыбызда: АЗСлардагы таблодагы саннар елга берничә тапкыр алышына.

МИНИМУМ АРТА

1нче гыйнвардан минималь хезмәт хакы 9489 сумга чаклы күтәрелә. Бу өлкән кешенең яшәү минимумының 83 процентын тәшкил итә. Моннан дәүләт әллә-ни оттырмый. Чөнки штрафлар, төрле түләүләр дә шул минималь хезмәт хакы белән үсә бара.

Пенсияләр белән дә эшләр шәптән түгел. Финанс министры Антон Силуанов 2018нче елда да эшләүче пенсионерларга индексация булмаячак, дип белдерде.

Бүген Русиядә 43 млн пенсионер бар. Шуның өчтән бере эшли. Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләмәү 2016нчы елдан башланды. Ләкин икътисадчылар фикеренчә, бу кешедәге пенсия фондына взнослар түләүгә стимулны бетерә. Пенсионерлар күпчелек очракта, акчасын конвертта алуга күчә. Шул сәбәпле пенсия фондының хәле тагын да мөшкелләнә бара. Ә пенсионерның эшләве ул аның капризы түгел, заман таләбе. 7–8 мең сумга ничек яшәргә, балаларга ничек ярдәм итәргә?!

Гомумән, пенсияләрне индексацияләү бик авырткан урын. Аның күләме инфляциядән күпкә калыша. Әйтик, 2016нчы елда пенсияләрне 4 процентка арттырдылар, ә инфляция 12,9 процент булды. Елга бер тапкыр түләнә торган 5 мең сум ул күзгә төтен җибәрү генә булды. Шулай ук ана капиталы да индексацияләнмәде – 453 мең сум күләмендә калды. Шул ук вакытта хакимият социаль бурычлар барысы да тулаем башкарыла, һәм 2018нче елда да үтәләчәк, дип хисап тота. Әмма реаль гамәлләр башкачарак: сүз эштән аерыла. Моны аңлау өчен әле генә мисалга китерелгән саннарны чагыштыру да җитә. Бәяләр арта, хезмәт хаклары, пенсияләр инфляциядән калыша. Торган саен яшәү катлаулана. Ә инде акцизга ябышу, индексация дип сөйләнү ул чарасызлыктан гына. Социаль мәсьәләләр тирәсендәге реформаларның нәтиҗәсе булырмы? Әйтүе кыен. Алда Президент сайлаулары. Аңарчы халык ныклап сизәрлек бәяләр, салымнар реформасы булыр, дип уйламыйм. Чөнки Путинның зур тавыш белән сайлануы мөһим. Ә менә Президент сайлаулары үткәч, ни буласын әлегә бер генә икътисадчы да фаразлый алмыйдыр.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии