Беркайчан да, беркайчан димә

Беркайчан да, беркайчан димә

Бу гыйбарәнең татарчасы бик үк тәгаенләнеп җитми сыман. Шуңа урысчасын да китерәм. «От сумы, да от тюрьмы не зарекайся», ди урыслар. Теләнчеләрнең хәерче букчасын сума дип атыйлар. Димәк, Русиядә теләнче хәленә калудан һәм төрмәдән беркем дә гарантияләнмәгән. Кешене шушы урыс мәкаленә туры китерү безнең илебездә әллә-ни кыенлыклар тудырмый. 
Гомумән кешеләрне төрмәләргә ату практикасы Явыз Иван вакытында башланган. Ялган әләкләр, хәтта кызык өчен генә булса да, яисә нидер ошап җитмәсә Явыз патша камчыларга һәм төрмәгә атарга боерган. Мескен, патша ярлыкаганчы яисә кемдер аның өчен сораганчы, япкынлыкта яткан. Ярар, Иван Грозный вәхшилеге белән аерылып торган (соңгы елларда аны бөек шәхескә чыгарырга омтылышны мин аңлый алмыйм). Аннан соң да бик күп патшалар килеп киткән, Совет чоры килеп җиткән. Җитәкчеләр берсен-берсе алыштырып халык, ил белән идарә иткән. Ә теге мәкаль һаман телдә. Ни өчен телдә? Чөнки актуаль. 
Бүген ни өчен шушы тонда сүз башладыммы? Газетабызда Теләче район судыннан чираттагы репортаж тәкъдим ителә (5, 26нчы битләр). «Безнең гәҗит» бу эшне инде бер елга якын күзәтә. Арча һәм Әтнә районнарына караган военкоматның элеккеге җитәкчесе, Әтнә ягы егете Алмаз Борһанов ришвәт алуда гаепләнеп хөкем ителә. Узган ел аның изолятордан «Безнең гәҗит»кә атап махсус язылган хаты да басылды. («БГ» 2023, 19 июль, №28,). «Тоткын язмалары» дип аталган мәкаләсендә ул «Төрмә ләхет түгел, Аллаһ насыйп итсә, чыгармын» дигән иде. Башы-аягы белән эшкә чумган хәрби комиссарның эшчәнлеген мин журналист буларак күреп тордым, һәм болай да эшләп була икән, дип бәя бирә идем. Эшләгән кешене кем яратмый инде, диярсез. Юк яратмыйлар икән шул. Аның закон белән бәйле проблемалары килеп чыккач, бик нык гаҗәпкә калдым, эшчәнлеген югары бәяләгән идем бит. Бүген Алмаз Борһанов шик тудыра торган гаепләүләр, әләк буенча хөкем ителде. Әле эше дәвам итә. Ирексездән, кемнең юлына аркылы төштең син бала, дип сорыйсы килә?
Алмаз Борһановны калдырып торыйк. Бүген нахакка хөкем ителгәннәр азмы? Моннан күп еллар элек мин кайдандыр укыган идем: Русия төрмәләрендә япкынлыктагыларның 30 проценты нахакка хөкем ителгән, имеш. Бу дөрестерме, хәзер дәлилли алмыйм, әмма бу мәгълүмат ул чакта рәсми буларак бәян ителгән иде. Хәзер андый саннарны табу кыен, мөмкин дә түгелдер. Әмма ышанырга була: Сталин репрессияләре дип без шаккатып сөйләгән «өчлек судлары» да хөкем ителүчеләрнең 3–4 процентын аклаган, диләр. Ә бүген акланган эшләр 1 процентка да тулмый. 2023нче елның беренче яртысында хөкем ителүчеләрнең 0,32 проценты гына гаепсез дип табылган. Димәк, җинаять эшләре ачыла, җинаятьчеләр үз җәзаларын ала, тикшерүчеләр шәп эшли, диярсез. Белми-им, дип сузып баш чайкыйсым килә. Менә бүген телгә алган Алмаз Борһанов эшендә дә, аның үзенең әйтүе буенча, тикшерүче әллә нинди тәкъдимнәр әйтеп бетергән. Алар дөрес була калса, гаделлек өчен көрәшергә тиешле бу кешеләрнең үзләренә җинаять эше кузгалтырга кирәк була түгелме соң?! 
Димәк, Алла сакласын, дип тәкрарлап кына торырга кала, теге мәкальне истә тотып. Болай куркырга җирлек тә бар, әнә Ярославльдән галим-гидролог Александр Цветков аеруча куркыныч җинаять эшләрендә гаепләнеп 10 ай СИЗОда утырды. Аны 2023нче ел башында Домодедово аэропортында тоткарлыйлар.
20 ел элек Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә вәхшиләрчә 4 кеше үтерелгән булган. Фоторобот шаһитлар тасвирлаулары буенча рәсем ясаган. Менә шул робот-рәссам «иҗат җимеше» Цветковка 55 процентка охшаган. 10 ай япкынлыкта... Ни өчен? Бая телгә алган тикшерүчеләрнең осталыгын тасвирлый торган күрсәткечме бу?! Юкса, алиби-дәлилләр дә булган бит. Мәсәлән, коллегалары, туганнары галимнең җинаять вакытында командировкада булганлыгын дәлилләп тора. Әмма суд та, тикшерүчеләр дә моны санга сукмый. 
Галим үзенең азат ителүен «Ъ» газетасына гадел хөкем җиңүе дип шәрехләми, бары тик коллегаларының, гаиләсенең чаң кагуы, журналистларның тавыш куптаруы нәтиҗәсе дип саный. Һәм Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Ева Меркачеваның Шура утырышында Владимир Путинга шәхсән мөрәҗәгатеннән соң гына галим азат ителә һәм аңа карата кузгатылган эш туктатыла. 
10 айлык төрмә һәм югалган сәламәтлек... Прокуратура рәсми төстә гафу үтенде. Хокук яклаучылар моны да яхшыга юрый үзе, чөнки хокук сакчылары гадәттә үз ялгышларын танымый. Александр Цветков әхлаки зыян таләп итеп судка да мөрәҗәгать итәргә җыена. Без бу темага әле бер генә тукталмабыз. Әмма мин, компенсация зур сумма булыр, дип өметләнмим, ул галимнең югалткан сәламәтлеген торгызырга җитмәячәк, билгеле. Гомумән, безнең судларда китерелгән әхлаки зыянны исәпләү шкаласы юк, судья аны ничек тели, шулай билгели ала. 
Робот сызган рәсем буенча хөкем ителүләргә дучар булганнар бер Цветков кына түгел, дип уйларга кирәк. Гомумән, хәзер шаһитлар да аноним кала ала. Бу аеруча сәясәт, террорчылык белән бәйле эшләрдә бик еш кулланыла. Судларда шаһитның тавышы үзгәртелә. Минем андый судларда катнашканым бар. Теләсә нинди кешегә теләсә нинди гаеп тагарга мөмкин бит шул рәвешле. 
Цветков эше гадел хәл ителде. Бу галим дә кылмаган җинаять өчен җәзасын ала ала иде юкса. Ләкин безнең илдә котылуның чарасы бердәнбер: зарыңны бердәнбер кешегә җиткерә алсаң гына. Галимне Путин коткарды, дип саныйм. Ләкин хөкем ителүчеләр йөзәр мең, шуларның нибары 0,3 проценты гаепсез, дип табыла. Бүгенге хокук сакчылары эшчәнлеген караганнан соң, бу санны дөреслеккә туры килә дип әйтеп буламы? Мин Арча һәм Әтнә районнарының элеккеге военкомы Алмаз Борһанов та шул «гаепсездән гаеплеләр» исемлеген тулыландырмыймы икән, дип шикләнәм. Чөнки, беркайчан да, беркайчан, дип әйтмә. 
«Безнең гәҗит» җинаять эшләрен тикшерүдә хилафлыклар булган бик күп эшләрне бәян итеп килде, бәйсез журналист тикшерүләрен күп үткәрде. Комачау булдык, шуңа да хокук сакчылары газетабызга мәхәббәт белән карамый, беләм. Безне ялган таратуда гаепләп судларга җәлеп иткән очраклар да шактый булды. Әмма без һәрчак үз сүзебезне әйтә килдек. Мин инде үземнең дә туры сүз өчен янып яшәвем уңаеннан әйткәләп торам, бүген дә кабатлыйм әле: әгәр мин дә кисәк кенә террорчы, наркоман яисә башка берәр яман нәрсәдә гаепле булып куйсам, ышанмагыз, дим. Бүген чукрак, телсез, сукыр булсаң, яшәве җиңел дә бит, өстәвенә дан-шөһрәт казанасың, дәрәҗәләргә ирешәсең хәтта. Ә мин менә 63 яшькә җиттем, ниһаять 1 ай элек пенсиягә чыктым, гомеремнең тормышыма борылып карап нәтиҗә ясый торган чорына җиттем: анда халыкның яратуы бар, аны урамда, очрашуларда тоям, ә менә зурлап дәшәргә, льготалар алырга дәүләтнең фәлән бүләкләре, данлыклы исемнәрем юк. Булмас та. Чөнки артыннан йөрмим дә, кирәксенмим дә. Иң мөһиме почталар таркалу, башка проблемалар булуга карамастан укучыларыбыз бар, минем сүземне көтеп торасыз. Шалтыратып рәхмәтләр әйтәсез, догадабыз, дисез. Әнием вафатыннан соң да ничәмә кеше шалтыратып, хәлемне сорашып аңа Коръән чыкты. Хәзер дә дога кылабыз, диләр... Бу миңа хөрмәт түгелме?! Рәхмәт. Киләчәктә дә бергә булырбыз. Һәм искәртәм, хәзер киләсе ярты еллык өчен язылу кампаниясе бара. Ләкин 10нчы июньнән 18енә кадәр газеталарыбызга ташламалы хактан язылып була. Бәяләр шактый арзаная. Безнең белән булырга теләүчеләр акчаларын янга калдыру мөмкинлегенә ия булачак.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии