ХАКЫЙКАТЬКӘ АВЫЗЛЫК…

ХАКЫЙКАТЬКӘ АВЫЗЛЫК…

Митингларда «тәртип бозган», рөхсәтсез хөкүмәткә каршылык акцияләре уздырган өчен штрафларны йөзләрчә тапкыр арттырган чыгарып, Мәскәү Кремле башта оппозициягә «авызлык» кидереп маташты. Бөтен ирекле матбугат шау итте, Русия хакимиятен демократияне кысуда гаепләде. Хәтта КПРФ һәм «Гадел Русия» партияләре бу законны РФ Конституция Судына да бирделәр. Ләкин файдасы гына булмас кебек. Чөнки гражданнарның булдыксыз хакимияткә карата Конституциядә каралган протест белдерү хокукын тартып алу белән, РФ Дәүләт Думасы чираттагы «авызлык» кидерткеч канун кабул итте – яла ягу (клевета) өчен җинаять җәзасына тарту. Бу элек тә бар иде, әле ул чакта төрмәгә утырту да каралган иде, ләкин Д.Медведев Президент булгач, демократия уены уйнап, аны административ дәрәҗәгә төшерде. Ягъни бу буенча сине судка бирсәләр дә, хөкем ителгән булып саналмыйсың, «өч тиенлек» штраф белән котыласың. Хәзер исә штрафка тартылсаң да, барыбер җинаять маддәсе буенча хөкем ителгән булып саналасың, биографияң бозыла. Бу уңайдан миңа куркыныч түгел, әлбәттә, әмма Илфат Фәйзрахманов һәм Эльвира Фатыйхова өчен бераз борчылам. Чөнки элек бу нигезендә илдә елына 280-300 журналистка «зек» кләймәсе сугыла иде. Гаепләнүчеләр блоггерлар һәм региональ журналистлар, ә гаепләүчеләр – түрә-кара. Никтер түрә халкы гел үзенең намуслы булуын расларга тырыша, гәрчә, күбесе моңа үзе дә ышанмаса да.

Менә тагын властька «демократияне арттырырга» вәгъдә биреп килгән Путин матбугатка чираттагы авызлыкны кидертергә җыена. Күп тә үтмәс, «Бердәм Русия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән бу канунны ул гамәлгә кертер, имзасын салыр һәм инде беренче корбаннар да күренер.

Корбаннарны исә шактый төрмә түгел, ә шактый «кызыклы» җәза көтә. Әйтик, кемдер бер булдыксыз чиновник хакында мәкалә язып чыкты ди. Моның өчен аңа 500 мең сумга кадәр штраф яки 320 сәгать мәҗбүри эш яный. Ә инде үзенең хезмәт вазифаларыннан файдаланып яла якса, штраф 2 миллионга кадәр җитәргә мөмкин. Бусы турыдан-туры журналистларга кагыла. Тагын кем «хезмәт вазифаларыннан файдаланып» яла яга ала?

Бу канунның иң куркынычы шунда ки, эш судка китү белән, редакциянең исәп-хисап счетларына арест салынырга мөмкин, теге 2 миллион сумны тотып калу өчен. Бәлки, суд «яла ягу»ны расламас та, әмма акчасыз калган редакция эшли алмаячак, газета чыгарудан туктарга мәҗбүр булачак. Әмма без дә бит «кәбестә өштиен чабата белән сөзеп утырмыйбыз», нечкәрәк итеп тибү җаен табарбыз әле, Аллаһы боерса. Инде бөтенләй каныга башласалар, бөтен мөлкәтне хатын исеменә яздырып, «бетле хәерче»гә калып, актив оппозициягә китәрбез. Түләтеп карасыннар бернәрсәсе булмаган кешедән миллионлаган штрафларын аннан соң!

Хәер, безгә әле дә бәйләнергә җай гына эзләп торалар. Әйтик, Лаеш районы прокуратурасы мине милләтара низаг чыгаруда гаепләргә маташа икән. Инде мин җыен җыйган …… авылына тикшерүчеләр килеп, «Искәндәр Сираҗи урысларга каршы котыртты» дигән аңлатмалар сораштырып йөргәннәр. Белүемчә, халык андый күрсәтмә бирмәгән. Бирсә дә куркыныч түгел, мин очрашуларымны тулаем видеога төшереп йөрим, махсус оператор тотам. Раслап карасыннар әле «милләтара низаг чыгару»ны…

Эш шуңа барып җиткән ки, очрашуда булган бәйсез профсоюзлар лидеры Сергей Ромадановскийдан мине «террорист, националист» дип әйттерергә тырышканнар. Әйтмәгән, әлбәттә, чөнки без анда хакимият тиеш булып та эшләмәгән социаль мәсьәләләр буенча барган идек. Әле ул очрашулар дәвам итәчәк.

Хәзер исә хакимиятнең үзеннән ризасызларга каршы «законсыз митинглар», «милләтара яки динара низаг чыгару» ише гаепләүләрдән тыш «яла ягу» дигән коралы да пәйда булды. Инде Кремль чын журналистика вә публицистиканы үтереп, үзен мактаучы «писака»лар көтүе генә калдырмакчы була. Ләкин озакка барырмы бу авызлыклаулар?

Русиядә һәр гасыр башында ниндидер катаклизмаларбулып тора. Бик ерак китми генә карыйк: 1812 елда Ватан сугышы, 1905 елдан алып 1920 елга кадәр өч революция, Бөтендөнья, гражданнар сугышы. Бу гасырда да илдә революция булмас дип кем иман китерә ала? Үзегез күрәсез бит: байлар тагын да баеп тора, ярлылар бөлә бара. Шул байлар һәм түрәләр болай да мескен халыкны үзен яклап сүз әйтү, мәйданда ризасызлык күрсәтеп бераз «парын чыгарып» алудан да мәхрүм итәләр. Ә бу очракта ризасызлык эчкә җыела һәм көннәрнең берендә бәреп чыга. Монысы инде революция дип атала. Кулына таш, күсәк тоткан ачулы халыктан ул чакта бернинди законнар да коткарып кала алмаячак. Хәтта полиция белән армия дә ярдәм итә алмас, тарих шуны раслый…

Илнең шушы упкынга барганы күренеп торса да, бу хакта уйлавы да куркыныч. Чөнки революциядән, андагы законсызлык вә җимереклектән беребез дә читтә кала алмаячакбыз. Минем исә имин, тыныч илдә яшисем килә. Бер генә өмет – Аллаһы Тәгалә Русия хакимиятенә бераз аек акыл бирсә иде. Әмин.

Барыгызга да тынычлык, аяз күк йөзе теләп, шеф-мөхәррирИскәндәр СИРАҖИ.

ХАКЫЙКАТЬКӘ АВЫЗЛЫК… , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии