Рәхмәт мөфти хәзрәтләренә!

Рәхмәт мөфти хәзрәтләренә!

«Безнең гәҗит» чыга башлаганнан бирле татар теле өчен җан ата, аның абруен күтәрү, кулланышын арттыру өчен тырыша. Шул сәбәптән, шовинизм чире белән агуланган кайберәүләр форумнарда газетабызны ультрамилләтчел, дип гаепләргә азаплана. Ләкин без шовинист түгел, татарчаны да, урыс телен дә яхшы бел, тагын башка телләрне дә өйрән, дигән принцип белән яшибез.

Соңгы елларда, шөкер, мәчетләребез дә күбәйгәннән күбәя бара. Әмма шул борчый, динебез тарала, ләкин ул телсез, милли нигезсезгә әверелеп бара. Инде мәчетләребездә вәгазьләр дә урыс теленә күчеп беткән иде. Янәсе, анда татар телен белмәүчеләр йөри: мөселманлыкны кабул иткән урыслар бар, Урта Азия вәкилләре күп… Имеш, вәгазь бар да аңлаган интернациональ телдә алып барылырга тиеш. Без бу проблема буенча инде шактый еллар чаң кагабыз. Инде үземнең генә дә язган мәкаләләремнең хисабы юк. Шуңа аларны барлап вакытыгызны алмыйм. Мине татар телен чит иткән, аны мескен итеп күргән шовинистлар гына түгел, диндарлар да тәнкыйть утына тота. Хәтеремдә: Теләче ягыннан бер авыл мулласы мине динсезлектә үк гаепләде. Янәсе, диннең милләте юк. Аныңча, бар халык та мөселман, яисә мөселман түгел. Гарәб телен белсәң, җитә… Тик бу телсез динчеләр, ни өчендер гарәпчә түгел, урыс телендә сөйләшә. Аллаһы Тәгалә бар халыкны төрле телдә сөйләшә торган, төрле милләттән яралткан икән, ник әле мин шул Аллаһым кушканны бозарга тиешмен?! Ягъни, мин татар булып туганмын икән, миңа, шөкер, Аллаһы тәгалә, шулай язган икән, ник әле мин ул газиз телемнән ваз кичәмен?! Ник әле минем балаларымда, балаларымның балаларында туган телем өзелеп юкка чыгарга тиеш?! Мин еш кына укытучылар, газетабызны укучылар белән очрашуларга йөрим. Һәрчак әйтә торган сүзем бар: «Иртәме-соңмы, үз вакытыбыз белән барыбыз да бакыйлыкка күчәбез, шунда үзебезнең якыннарыбыз, әни-әтиләребез, әби-бабайларыбыз белән очрашабыздыр. Безне анда фәрештәләр генә түгел, безнең өчен ут йотып торучы газизләребез дә каршы аладыр. Шунда минем әтием, бабам миннән: «Улым, мин сиңа мирас итеп калдырган телебезне, гореф-гадәтләребезне, иманыбызны сакладыңмы, минем оныкларыма тапшырдыңмы? Аларның балалары, оныклары үзләрен татар, мөселман дип санаячакмы?» – дип сораса, ничек хисап тотармын?!»

Мин дини яктан гыйлемле түгел, бәлкем болай әйтү көферлек тәдер. Ләкин ул хак, һәркем шулай уйласа, безнең телебез дә, динебез дә тиешле югарылыкта чәчәк атар иде. Папа-мама дип теле ачылган баланың, иманым камил, беркайчан да бишек җырын ишеткәне юктыр. Бишек җыры ишетелмәгән өйдә әнә папа-мамалар буыны туа.

Әйе, тел өчен ихтыяҗ кирәк, дибез. Финляндиядә 700ләп татар яши. Мин анда кунакка баргач, сокланып, үзебез өчен оялып кайттым. Шул татарлар анда ничә гасыр яши. Безнең кебек фин телен кушып болгатып сөйләшмиләр. Фин, швед, инглиз, татар телен бик яхшы беләләр. Ә без шартлар эзлибез. Әлбәттә, Русиядә бүген милли вәзгыять гаять катлаулы. Бар сәясәт урыс телле бер кавем булдыру өчен эшли. Ләкин кешедә эчке рух ныклыгы, милли иман сафлыгы, максатчанлык булырга тиеш.

Диндә милләт юк, диюче иман әһелләре дә үзләренең тел өйрәнәсе килмәү ялкаулыкларын аклыйлар гына. Аларга татарлык мөһим түгел. Заманында үзе дә мәет озату өчен генә кирәк халәткә дучар булып көчсезләнгән динебез татар телен саклап калган иде. Ә соңгы елларда телебезгә Мәскәүдән шовинистик рухлы сәясәтчеләр генә түгел, динебез дә астан җимергеч һөҗүм ясый башлады.

Менә ниһаять боз кузгалды. Рәхмәт мөфти хәзрәтләренә. Мәчетләребездә җомга намазларында вәгазьне бары тик татарча гына сөйләргә дип фәтва биргәч, янымда булса, кулын кысып кочаклап алган булыр идем. Миңа шактый йөрергә туры килгәли. Төрле халыклар яшәгән мәчетләргә керәм. Әмма беркайда да вәгазьне гарәпчә дә, башкалар аңласын өчен инглизчә дә, башка телдә дә сөйләгәннәренә тап булганым юк. Татар илендә ул татарча гына булырга тиеш. Бөтен Русия буйлап татарлар төзеткән мәчетләр эшли. Тик аларга бүген татарлар, татар теле хуҗа түгел. Инде бар дөньяга сибелгән татар халкының мәркәзе саналган тарихи ватаныбызда гына булса да мәчетләребез татарча сөйләсен. Динебез татар телен саклауга булышсын. Шул рәвешле телебезне популярлаштырсын, мәчетләребездә генә булса да, аны белергә ихтыяҗ барлыкка килсен. Шул вәгазь вакытларында колакларыбызга татар сүзе керсен, татарчасы шомарсын… Тел һәм иман ул янәшә. Имансыз тел гарип, телсез иман сукыр-манкорт ул. Барлык укучыларыбыз, татар халкы исеменнән тагын бер кат рәхмәт мөфти хәзрәтләренә. Камил хәзрәт Сәмигуллин минем өчен иң зур хөрмәткә лаек шәхес моннан соң.

Аңлашыла: мөфтине бу адымга Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов этәрде. Татарны телле итү юнәлешендә башка адымнарны да көтәсе кала.

Һәркайсыбызга иман байлыгы, тел сафлыгы теләп Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Рәхмәт мөфти хәзрәтләренә!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии