Буа ветераннары күз яше – шампан шешәсе эффекты

Буа ветераннары күз яше – шампан шешәсе эффекты

хәлләре федераль матбугатка яңгырагач, гаеплеләр җәзасыз калмасын, тикшерү булырга тиеш, дип тагын бер кат прокуратурага мөрәҗәгать итәрмен дигән идем, инде бәхеткә соңарганмын: бүген районында хакимият эшчәнлеге белән бәйле, бюджет акчалары белән эш иткән дистәдән артык оешманың ишекләре Мәскәү шәһәреннән килгән тикшерүчеләр тарафыннан мөһерләп ябылган, дип хәбәр итте укучыларыбыз районнан.

Районда ыгы-зыгы купкан. Мәскәү тикшерүчеләре Татарстанныкына гына ышанмый, күрәсең. Димәк, Буа ветераннары акчасын үзләштерү кыйссасының финалы кайберәүләр өчен яман бетүе ихтимал. Һәм бу данлыклы «Дальний» полиция участогы шаукымына охшашлы – Татарстанны коррупция чоңгылына кереп баткан төбәк итеп тагын бер кат күрсәтергә форсат булырга мөмкин. «Дальний»дан соң Татарстан Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров отставкага киткән иде. Дөрес, ул түбәнгә тәгәрәмәде, хөкүмәтебездә зур түрәгә әверелде. Ә менә мисалында андый өметләр акланмас. Һәрхәлдә, аның кая урнашасы, нинди эш табуы турында хәбәрләр әлегә юк. Вакыйганың мондый борылыш алуыннан соң, аңа республиканың югары элитасы тарафыннан кул сузучы табылыр микән?! Буадагы ветераннар белән бәйле язмалар бездә басылгач, шәхсән минем үземә янаучылар, мине шәхси дошманы дип игълан иткән Әбүзаровның дуслары да, минемчә, бүген авызларына су кабар. Ул җинаять җаваплылыгына тартылмыйча, пенсионер гына булып кала алса, бик бәхетле…

5нче каналдагы репортажда Әбүзаров, ветераннар белән бәйле бу чатаклыкларны белми калдым, дип җаваплады. Әмма «Бизнес-онлайн» интернет газетасы форумында, аның күрәләтә ялганлавын, шул ук буалылар фаш итә. Әбүзаров һәр киңәшмәдә, ветераннар өчен корыштырырга мөмкин булган биналарны барлый, хәтта үзенең шундый булдыклы булуы белән мактана да иде, диләр анда. Экс-глава әле ветераннар белән генә чикләнмәгән, хәтта ана капиталына да кул сузган. Аның кушуы буенча җаваплы хезмәткәрләр яшь аналарның өйләренә кереп, шушы ук ветераннар өчен корыштырылган алачыкларны тәкъдим итеп йөргәннәр. Бу хакта минем үземдә мәгълүматлар юк, форумдагы репликалардан чыгып кына әйтәм. Шулай да хокук саклаучы оешмалар, тикшерүчеләр бу темага да игътибар итсә яхшы булыр иде.

***

Мин дә коллегам Рәмис ЛАТЫЙПОВның сүзен дәвам итәргә телим. Чынлап та, бүген Русиядә журналистның сүзен сүз итмәскә тырышу көчәйгәннән көчәя. Федераль дәрәҗәдәге матбугат илкүләм мөһим сәяси вакыйгалардан читкә китеп, төбәкләргә «елыша», андагы хәлләрне аямыйча фаш итә ала, бу Татарстандагы соңгы мисалда ачык күренә. Ә төбәкләрдәге матбугат язса да, аңа игътибар бирмәскә тырышалар. Журналист сорауларына да рәсми оешмалар күзгә төтен җибәрү өчен генә җавап бирә. Моны үз эшчәнлегебез мисалыннан чыгып әйтәм. Ә район матбугатын телгә дә алмыйм. Ул бүген район хакимнәренең көндәлеген яктыртучы һәм белдерүләр, некрологлар бирүче бюллетеньгә әйләнде.

Республикада сүз иреген чикләү, дөресрәге аклану өчен әледән әле яңа уйдырма шигарьләр уйлап табыла. Әйтик, моннан элегрәк «Идарә ителә торган демократия» дигән сүзтезмә бик популяр булып, казанышыбыз буларак күрсәтелде. Демократия сүзе янына «идарә ителә торган» сүзтезмәсен янәшә куеп булмавын абайлаучы, аңлатып бирүче табылмады. Демократия, сүз иреге – ул ирек, беркем тарафыннан да идарә ителми, бары законнар гына аны контрольдә тота. Инде менә «позитив журналистика», дигәнен дә уйлап чыгардылар. Мин каршы түгел, позитивлыкка. Бүген, радио, ТВ, вакытлы матбугат затсызлыктан, кансызлык, миһербансызлык тәрбияләүдән тулысынча ваз кичәргә тиеш. Менә шул булыр иде позитивлык. Алайса кайбер телетапшыруларны карыйсың да урамга чыгарга куркасың, андагы хәлләр фронт күренешедәй күз алдына килә: үтерәләр, таптыйлар, яндыралар… Киноларда – бандитларга гашыйк булырлык: әйбәтләр… Җинаятьчелек фактлары саналып кына калмасын, күрелгән нәтиҗәләр бәян ителсә – монысы реаль тормыш булыр иде. Ә бездә позитив журналистика битлеге киеп тәнкыйтьне тыялар, янәсе чүпне читкә чыгармаска кирәк. Журналист сорау бирә башласа, синдә тәкъдим бармы, үзең эшләп күрсәт, дигән җавап та ишетергә туры килә. Журналист ул шул өлкәдә эшләргә тиешлеләрдән сораучы, хаклыкны җәмәгатьчелеккә җиткерүче. Журналист язарга тиеш, аннан начар язасың дип кенә сорарга була, эшләп күрсәт дип түгел.

Бу темага яза башлагач, туктап булмый, әле безне алдап йөрткән намуссыз түрәләрнең исемнәрен санап китәсе идем. Анысын киләсе санга калдырам. Инде без үзебезнең кара исемлегебезне булдырырга булдык…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии