Ахырзаман билгеләре күренә ахры...

Ахырзаман билгеләре күренә ахры...

2022нче ел тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Әлбәттә кайбер нәтиҗәләрне хәзер үк чыгарырга мөмкин. Ләкин сөендерә, киләчәккә өметләр уята торган нәтиҗәләрне күрмим. Санкцияләр, махсус операция хәлне тагын да киеренкеләндерә. Гомумән, бөтен планетаны кризис били. Аңлашыла: бүгенге тормыш, бүгенге дөнья кичәге кебек була алмый инде, иртәгесе дөньяның нинди буласын тасвирлый алучы юк. Планета яңа юлдан китә, ул нинди юл, дөрес юлмы? Әнә бит атом-төш коралы торган саен ешрак телгә алына. Мөгаен дөнья беркайчан да мондый куркыныч чиккә килеп җитмәгәндер. Беренче, икенче бөтендөнья сугышларында планетаны юк итә ала торган корал юк иде. Ә бүгенге корал Җир дигән планетаны күчәреннән берничә тапкыр күчереп, Кояш системасында аны тузанга әйләндерә ала. Моны аңлау, аек акыл җитсә генә инде.

Европада энергетик кризис, планетабызда азык-төлек җитми. Вәзгыятьне анализлый башласаң, чынлап та өркетә: китапларда вәгъдә ителгән Ахырзаман чигенә килеп җитмәдек микән. Мин гел уйланам, 1969нчы елда ук безне ятим калдырып киткән фронтовик әтием, матур киләчәк корылачак, минем балаларым коммунизмда яшәячәк, дип өметләнгәндер. Үтә дә гадел, намуслы, тырыш, булдыклы, ярдәмчел булган ул. Бик күп укый иде, ышангандыр ул коммунизм төзеләсенә. Гәрчә, сугыш турындагы киноларны карамаса да, анда ялган күрсәтәләр, сугыш андый түгел, дип әйтә торган булса да. Ялганны күргән димәк... Аннан соң күп вакыйгалар, күп үзгәрешләр кичтек. Горизонтта коммунизм кыры күренә дип йөргәндә, СССР дип аталган куәтле держава әллә нишләде, тәмам бөлде, таркалды. Һәм ваучерлар алып капиталист булып куйдык та, ул кәгазьләрне кер юу порошогына алыштырдык, безнең ишеләр аның белән ни эшли ала иде соң?! Менә Чубайс кебекләр чынлап капиталист булдылар.

Совет халкы корган тормыш тәмам ишелде. Хаос, коррупция яңа югарылыкка күтәрелде. Инде рәтләнә бугай, дип өметләнгәндә, бүгенге чор килеп җитте. Әнием, 2 абыем моны күрергә өлгермәде дип уйлыйм мин. Ишеткәнем бар: Ахырзаман җиткәндә, исәннәр үлгәннәрдән көнләшә башлар, дигән. Әллә хак микән?!

Вәзгыятьнең катлаулы, авыр икәнлеген без инде кибет киштәләрендә күреп торабыз. Икътисад бу авырлыкларны күтәрә алырмы? Моңа таҗлы вирус та үз золымын кушып җибәрсә...

Әлбәттә, сәясәтчеләр өметләндерә, киләчәкне яхшыга юрый. Әнә ил президенты Владимир Путин инфляцияне 2023нче елның башына ук 5 проценттан кимрәк буласы дип фаразлый. Бирсен Хак Тәгалә. Ышанасы килә дә... Әгәр халыкара мөнәсәбәтләр яхшырмаса, Украина белән Русия арасындагы низагта килешү, таяну ноктасы табылмаса, кем әйтмешли «едва ли», алга таба тормышларыбыз ни рәвешле булыр, әйтә алмыйм. Америкага, Европага, Кытайга да кыен дидек, әмма Русиягә тагын да кыенрак.

Санкцияләр, кризис Татарстан икътисадын да нык какшата. Бу хакта 8нче ноябрьдә Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
«Эш авыр. Бик көчле санкцияләр кертелде. Беркайчан да мондый чикләүләр булмады. Киләсе елда безне нәрсә көтәчәген белмибез. Бу авыр сорау. Барысын да әйтергә ярамый. Әйтсәң, нәтиҗәсе башка була», – диде ул.

Татарстан премьер-министры урынбасары, сәүдә-сәнәгать министры Олег Коробченко сүзләренә караганда, ярты елда республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 10 млрд долларга җитсә дә, импорт бермә-бер кимегән.
Татарстанның экспорты артуы чит илләргә күпләп нефть сатуга бәйле. Бүген республика сәнәгатенең 25 процентын нефть табу алып тора. Нефть эшкәртү – 21,5 процент, машина төзелеше – 21%, химия һәм нефть химиясе – 16,4% тәшкил итә.

Татарстан хөкүмәте әзерләгән 2023нче елгы бюджет өлгесендә республиканың кереме 394,4 млрд, чыгымы – 421,5 млрд сум булыр дип көтелә. Дефицит 27,1 млрд сум, ягъни бюджетта шуның кадәр акча җитмәячәк. Федераль кануннарга үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә Татарстан бюджеты киләсе елда 70 млрд сум күләмендә керемен югалтырга мөмкин. Рәсмиләр сүзләренә караганда, 2025нче елда федераль үзәк Татарстанга финанс ярдәмне ике тапкырга диярлек киметер дип көтелә.

Димәк, гөрләтеп яшәрбез, бар да әйбәт булыр дип өметләнсәк тә, күңел тыныч түгел. Хәзер һәркем киләчәге турында уйлый, моңарчы санамыйча тоткан чыгымнарын хисаплый, әрәм-шәрәм турында уйлана. Көзен ВЦИОМ үткәргән халык сораштыруы нәтиҗәләренә караганда, 2022нче елда русиялеләрнең нибары 2 проценты гына ялларын чит илләрдә үткәргән. Һәр өченче кеше, ягъни 33 процент отпускысында беркая да бармаган, өендә булган, эшеннән аерылмаган. 28 процент – бакчасында булган. Якынча 7 процент русияле Краснодар курортларында, 16 проценты Русиянең башка төбәкләрендә ял иткән. Ә һәр бишенче кеше быел ялын бөтенләй алмаган. Тагын шунысы, ял итүчеләр авызыннан зарлануны ишетәсең: Русия курортларында бәяләр кыйммәтрәк, өстәвенә рәтле сервис та юк, ди алар. Димәк, бу өлкәдә дә, булдырабыз, дияргә бик иртә.

Алга таба ялларын купшы итеп үткәрергә теләүчеләр артыр, дип уйламыйм, теләк булыр, әмма мөмкинлекләр тагын да кысылыр. Дача-бакчалар, авыл тагын да якынаер безнең өчен. Менә бит, бу кризисның да бер файдасы бар: үз туган җиреңдә, үзең туып үскән нигездә ял итүдән дә яхшырак ни бар?! Әле үз кулларың белән үстергән витаминнар белән дә сыйлансаң...

Русия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина 2023нче елны тагын да авыррак булыр, дип фаразлый. Ул 2008 – 2009нчы елгы кризис белән чагыштырырлык булачак, дип белдерә. Русия өчен төп табыш чыганагы булган ягулык чималы экспорты кимиячәк, бу икътисадны бик авыр хәлгә куячак. Шуңа күрә 14 ел элек булган кризис белән чагыштыру урынлымы икән әле?! Анда энергия чималы сату күләме кимемәде, аңа бәяләр генә төшкән иде.

Шулай да киләчәккә өметләр баглап яшик. Бу авырлыклар вакытлыча гына дип уйлыйк. 90нчы елларын да, 2008нче елларны да кичтек, түздек. Монысына да түзәрбез. Иминлек кенә килсен.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии