Машина сатып чыгарылган гәҗит

Машина сатып чыгарылган гәҗит

Баланы нинди авырлыклар белән тудырганын газиз анасы гына беләдер. Менә «»тә, һич арттырусыз, минем балам булды. Аны гамәлгә куйгач, эш башлагач, кыенлыклар ишелеп төшкәч, көн-төн эшләүләр аркасында сәламәтлегем какшап, больницага эләктем. Уйлап чыгарылган гайбәтләр, телевидениедәге интригалар башымны әйләндерде.

Газетабызны бер төркем дусларым белән башладык. Әмма бу эшнең табышлы түгеллеген алар бик тиз күрде һәм мин зур җаваплылык алдында берүзем калдым. Әле шул, миннән эшкә өйрәнгән, дус саналганнарның кайберләре, соңрак, артык йолдызланып китеп, төрле интервьюларда мине хурларга кереште, янәсе мин бик булдыксыз һәм дөрес эшли белмим, «Безнең гәҗит»нең киләчәге юк. Тешемне кысып түздем. Янымда мине аңлаган бик аз санлы укучыларым гына булды. Беренче елда хакимият тирәсендәге берничә дустым ярдәмгә дә килде, болай да кызыксынып язылучылар шактый булды. Чөнки ул чакта газета айга бер генә чыга иде. Әмма атналык форматка күчкәч, бәя дә артты һәм укучыларыбыз да кимеде. Абунәчеләр акчасы типография чыгымнарын да капларга җитми иде. Кая ул гонорар түләү, телевидениедә дә эшсез чагым, андагы барлы-юклы акчаны компьютерда җыючы дизайнерга илтеп бирәм. Шәһәр буйлап аның артыннан йөреп газета җыйдырам… бурычларга баттым. Шунда машинамны сатып, бурычларымны түләп, ТВдан реклама җибәрдем. Үз тапшыруларымның иганәчесе булдым. Чөнки бушлай минем газетаның исемен дә әйтергә ярамый иде (хәзер дә радио-телевидениедә тапшыруларда катнашсам, мин танылган журналист, яисә бер (исемсез) газета мөхәррире). Шунда якыннарым миннән көлде: берәүләр газета чыгарып машина ала, ә Илфат машина сатып газета чыгара…

Тора-бара миңа теләктәшләр җыела башлады. Ул чактагы студентлар бүген «азу ярган» журналистларга әверелде. Телевидение өчен генә түгел, төрле газеталарда уңышлы эшләп ятучы журналистлар тәрбияләгән мәктәбем бар, дип әйтә алам. Һәм без акрынлап, тотрыклы рәвештә өскә үрмәләдек. Укучыларыбыз киңәшләрен истә тотып әледән-әле сәхифәләрне яңарта тордык, яңа конкурслар игълан иттек. Һәм телевидениедән дә китеп баш-аягым белән газета эшенә чумдым.

Бик бәхетлемен – яраткан эшем бар. Яраткан укучыларым бихисап. Безнең беренче көннәрдән үк язылган укучыларыбыз, соңрак ишетеп, күреп алып безнең сафка кушылганнар, редакциябез хезмәткәрләре – бер гаилә, туганнар кебек тоела миңа. Кайсы газета шулай дип мактана ала икән: газетабызны беренче елыннан ук төпләп җыеп барган укучыларыбыз барлыгын беләм. Гаиләбезгә соңрак кушылганнар арасында да бар андыйлар. Шул төпләмәләрне, аерым газеталарны күтәреп якыннарыбызга, танышларыбызга йөрибез, Коръән мәҗлесләренә алып барабыз, андагы язмаларны укып вәгазьләнәбез, дип сөйләүчеләрне ишетү, күңелдә горурлык хисләре тудырмыймыни?! Укытучылар газетабызны тәрбия сәгатьләренә кыстырып алып керә. Дөрестән дә, анда гыйбрәт алырлык бәяннар җитәрлек. Укучыларыбызның башларыннан кичкән вакыйгалар җансызны да уйландыра торгандыр. Авыр ачлык еллары, шомлы репрессия чорларында үз тормышларын куркыныч астына куеп чит кеше балаларын ятимлектән, ачлыктан алып калган игелек ияләре, шулай ук үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып башкаларны рәнҗетеп рәхәт чиккән игелексез имансызлар, дәһшәтле сугыш еллары, аннан соңгы тернәкләнү газаплары, ятимлек ачылары, гаделсезлек… Болар турында «Безнең гәҗит», укучылары ярдәмендә, гыйбрәт итеп сөйләде һәм сөйләячәк. Укучыларыбызның күңел җылысы, йөрәк сыкравы салынган ул хатларны укып үзебезнең дә күзләр дымлана, үзебез дә гыйбрәтләнәбез.

«Безнең гәҗит», шөкер, дөрес юлда. Тиражыбызның даими арта баруы шул хакта сөйли. Бу елга да без тагын да ишәеп керәбез.

Беренче көннән куйган максатыбыз – «Кыйблабызны табышырга ярдәм ит!» өндәмәсе – һаман да безнең өлгебез.

Инде менә безгә 10 яшь. Бу, дөрес, әле зур юбилей түгел. Без бала гына, дияргә мөмкин. Әмма «бала» булсак та, үз сүзебезне зур түрәләр ишетерлек итеп әйтә алабыз. Чын мәгънәсендә, хокук яклау оешмасына әйләнә барабыз. Безгә кыерсытылганнар, гаделсезлек алдында аптырап калганнар ярдәм сорап килә. Журналистларбыз һаман юлда, шул рәнҗетелгәннәрне яклауда инде җиңү яуланган мисаллар бихисап. Башбаштаклык аша көн күрүче түрәләрнең тынычлыгын алучылар да без. Кайбер хакимият башлыклары да безне бүген иң зур дошманнарына саный. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча алар, хәтта, почта хезмәткәрләренә үз фәрманнарын бирә. «Безнең гәҗит»кә яздыруда комачаулыклар тудырырга, аның тиражын районга кертмәскә тырышучылар бар. Мондый хәл Зәй, Буа районнарында була язып калды. Ә инде яздырттырмау турында сөйләшүләрнең Лаеш районында да булганын беләбез. Бу иң күп тәнкыйть утына тотылган районнар. Шулай ук газетабызның укучыларына үз вакытында барып җитмәве, яисә югалу очраклары да еш кабатлану, миндә, махсус оештырыла сыман, дигән тойгы калдыра. Әмма безнең укучыларыбыз бик актив, һәм газета килмәгән очракта, үзләре таба алмаганда, безнең аша таптырталар. Ә без инде булдыксызларны «эссе мунча»га кертәбез.

Газетабыз туктаусыз үзгәрүдә. Игътибар итсәгез, ул формат белән чагыштырганда иң арзаны да. Һәм без быел юбилей уңаеннан укучыларбызга зур бүләк әзерләдек. Бар чыгымнарны тагын бер кат барлап, билбауларны кыстык та, айның бер чәршәмбесендә сезгә 16 битле газета урынына 32 битлене тоттырырга булдык. Менә бу сан – шундый калыны. Чираттагы калын газета февральнең икенче чәршәмбесендә тәкъдим ителер. Ә калган атналарда газетабыз элеккечә форматта – 16 битле булып калачак. Әйткәнемчә, калынаюыбыз сезгә юбилей уңаеннан бүләгебез. Без абунәчеләр арасында лотереялар да уйнатмыйбыз, «Безнең гәҗит»кә язылсаң, фәлән бүләк бирәбез, дип тә вәгъдә итмибез. Чөнки лотереялар да, башкасы да – ул гадел һәм хәләл гамәл түгел. Лотереяга уйнатылган бүләкләр шул ук абунәчеләр акчасына алына. Безгә укучыларыбыз бүләк өчен түгел, укыр өчен языла. Ә без, газетабыз укырлык булсын өчен, барын да эшлибез. Менә сезгә анкеталар тараттык һәм үзебезгә шактый юнәлешләр билгеләдек. Бүгенге газетабызда да берничә яңа сәхифә белән танышырсыз. Сездән хат-фикерләр көтеп калабыз. Газетабызны тагын да халыкчанрак итү өчен бергәләп уйлашыйк.

Бәйрәм белән, кадерле укучыларыбыз! «Безнең гәҗит»нең 10 яшьлеге белән!

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Машина сатып чыгарылган гәҗит, 3.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии