Урлыйлар, шуңа яман…

Урлыйлар, шуңа яман…

Кайда гына яшәмәдек, гел күршеләрдән уңдык. Аллага шөкер ничә күрше алышынды, берсе белән дә талашырга язмады. Казанда үз йортыбыз белән яшәгәндәге күршеләребезнең берсе Тәлгать абый белән Фәүзия апаларны онытмыйбыз. Өлкән кешеләр, бик булыштылар: балаларыбыз гел аларда булды. Кечкенә кызым әби-бабай дип үсте үзләрен.

Тәлгать абый мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын. Фәүзия әби 90ны җиңде, исән сау гына була күрсен. Шул өлкән тырыш кешеләр тормыш яшәеш турында минем белән бик еш гәп куерталар, бүгенге гаделсезлекләргә эчләре пошып, миңа эчләрен бушаталар иде, чөнки мин гади күрше генә түгел, сәяси журналист та бит. Менә Русия хисап палатасы рәисе Алексей Кудринның «РИА Новости»га биргән интервьюсын күргәч, шул күршеләр белән сөйләшүләр искә төште. Элек һәм хәзер, дип чагыштырып сөйләшә, зарлана торгач, нәтиҗәне Фәүзия апа ясый торган иде: «Без бик әйбәт яшәр идек, хәзер бит бар да орлый (ул мишәр кызы, урлыйны шулай әйтә), дип куя иде. Элек бик азлар гына орлады, хәзер бөтен ил белән орлыйлар».

Нишлисең, тормышның ачысын-төчесен, ачлыкның ни икәнен ишетеп кенә түгел, башыннан кичергән Фәүзия әби хаклы. Әнә Кудрин да таный аны. Русиядәге коррупция масштаблары турында сөйләшкәндә егылып китмәс өчен утырып торырга кирәк. «Коррупция масштаблары кимеми, ул триллион сумнар белән хисаплана», – ди Кудрин. Аңлатырга белгеч булырга кирәк түгел, бу икътисад үсешенә чын тормоз, шул сәбәпле халык хәерчеләнә бара, илгә инвесторлар керми, акча чит илгә китә. Кудрин сүзләренчә, җинаять эшләре дә казнадан ел саен 2–3 миллиард сум урлашу очраклары буенча кузгатыла. Гомумән, моннан тыш та йөзәрләгән миллиард сумлык финанс чатаклыклары теркәлә, былтыр ул 804 миллиард сум булган. Дәүләт заказлары, сатып алулары гадел түгел. Статистикага керми калганнары никадәр… Тик, кызганыч, бу эшләргә җинаять эшләре ачылмый, ачылса да, бик сайланып кына.

Әлеге мәкаләмне, һәрвакыттагыча газетабызны нәшриятка җибәрер алдыннан соңгы штрихлар ясаганда язып утырам. Бу минутларда Русия башлыгы В.Путин да әзерләнәдер, иртәгә, ягъни 15нче гыйнварда Федераль җыенга еллык юлламасын тәкъдим итәсе бар бит аның. Әле генә мин бәян иткән коррупцион урлашулар турында да бик ачынып сөйләр, дип уйлыйм. Ләкин чираттагы тапкыр борчылу гына булып калыр ул. Тәгаен планнар, мәсьәләне хәл итү юллары күренмәс.

Коррупциядән башка яши алмый сыман бу ил: патшалар бер-берсен алыштырган, алар урынына генсеклар килгән, ул чәчәк аткан, үзгәртмәкче булган Горбачев вакытында шул коррупция СССРны җимерде, бәйрәм яраткан Ельцин бөтен илне коррупция сазлыгына батырды, 20 ел җитәкчелек иткән дәверендә Путин да аны авызлыкламады.

Путинның юлламасы турында киләсе атнада сөйләшербез, хәзер газетабызда урын калмады. Социаль гаделсезлек: аерым сайланганнар баей, халык хәерчеләнә, медицина, мәгариф аксак- туксак хәлдә. Үз халкыбыз проблемаларына вакыт юк бит, чит дөнья белән хәл итәсе эшләребез күп, Төньяк Корея, Венесуэла кебек дусларыбызга газ, нефть сатасы арзанга, бурычларын кичектерәсе… һ.б.лар.

Хак Тәгалә сабырлык бирсен һәркайсбызга.

Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Урлыйлар, шуңа яман..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии