Сайлаулар, сүз иреге ул – театр

Сайлаулар, сүз иреге ул – театр

Русиянең чираттагы Президенты кем буласы 23–24 сентябрьдә ачыкланырга мөмкин. Бүгенге «» фиркасенең сайлау алды җыелышына барырга җыена. газетасына ышансаң, нәкъ менә шунда ул 2012нче елгы сайлауларында кем буларак катнашасын игълан итәчәк.

Хәер, мин үзем бу фараз белән килешеп бетмим. Медведев-Путин серне соңгы чиккә кадәр саклаячаклар. Аларның, мөгаен, интригалар кору үзләре өчен дә кызык була башлагандыр. Кайсыдыр, кайдадыр ниндидер реплика ыргыта да, бар да шуны чәйнәргә, кофе түбендә багарга тотына: тандем таралдымы, Путин Медведев талашамы, кайсысы Президент булыр? Алар шул тудырган интригалары буенча кайнашуларны тыңлап, үзләре дә бергә көлешеп утыралардыр кебек тоела миңа.

Д.Медведевның үзен 2007нче елның 10 декабрендә парламент сайлаулары нәтиҗәләре билгеле булгач кына Президентка тәкъдим иттеләр бит, тагын 1 атнадан «Бердәм Русия»дә аның кандидатлык статусын рәсмиләштерделәр.

АРТИСТЛЫК СӘЛӘТЕ КИРӘК

Интриганы озак дәвам итү тандемның үзе өчен дә файдалы. исемен озак күтәрү файдасыз, чөнки масаерлык эш-гамәлләр җитәрлек түгел. Иң яхшысы – ис-акыл җыярга өлгергәнче, сайланып кую. Бүген Путин-Медведевның үз араларында каршылык бардыр, дип әйтә алмыйм. Өстәрәк әйткәнемчә, аларның рәвешләрендә күбрәк артистлык уены чагыла сыман, ә менә илебездә хасил булган вертикаль власть даирәләрендә шыпырт каршылык яши. Путин тарафыннан булдырылган бюрократия хакимияткә Путинның кайтуын тели. Ә менә демократия турында хыялланган катлам, иреккә аз гына ишарә рәвешендә генә булса да ачык чырай күрсәткән Медведевны җибәрмәскә омтыла. Әмма бу эш-гамәлләрдә чагылмый, әлегә коридорларда, тәмәке тарта торган почмаклардагы үзара сөйләшүләрдә генә сизелә.

Дөрес, Русия өчен көзге парламент сайлаулары да быел җиңел булмас. «Сайлаттыру» механизмын гамәлгә кую торган саен кыенлаша бара. Кайбер төбәкләрдә «Бердәм Русия»нең көч хәл белән күпчелеккә ия булуы, фиркане авыр шартларга куя. Путин оештырган «Халык фронты» да коткара алмаска мөмкин. «Иҗтимагый фикер» фонды үткәргән халык сораштыруы нәтиҗәләренә караганда, гыйнвар аенда сайлаулар үткән булса, «Бердәм Русия» 50% тавыш җыйган булыр иде, ә хәзер русиялеләрнең бары 42%ы гына хакимият фиркасе өчен тавыш бирергә риза. Шулай да төбәк җитәкчеләре административ ресурс эшләсен өчен бар чарасын да күрәчәк. Чөнки бу сайлаулар аларның кәнәфиен бизмәнгә куя. Сайлауларны тиешенчә үткәрә алмаган губернатор яки республика Президенты Мәсәкүнең кара исемлегенә керәчәк.

Сайлауларның «Абсурд» театрына әйләнгәнен күреп торган халык сайлауларга бөтенләй йөрми. Эштән мәҗбүри исемлек буенча чакыртып сайлату да ярдәм итми. Һәм мондый уен хакимият верикаленең илдәге иң уңышсыз проект булуын дәлилли. Мәскәү төбәкләрдәге вәкаләтләрне үзенә җыеп, вакланып, хәтта милли компонентны юкка чыгарып, президент ише атамаларга каныгып үзенә үк тискәре мөнәсәбәт тудыра. Алдашуларга күнеккән халык тагын да йомыла, пассивлана. Административ ресурсларны эшкә җигеп, бу сайлауларны хакимият теләгәнчә үткәрә алсалар да, аннан соңгыларының ничек үтәсе караңгы.

ШАУ БАШЛАНДЫ

Русиядә Президент сайлаулары 2012нче елның мартында буласы. Инде анда кемнәр кандидат буларак катнашу ихтималы анык: бар да «иске 5 тиен». Мөгаен, бюллетеньнәрдә коммунист , ЛДПРчы , «Яблоко»дан булыр. Тагын яңа кеше – «Уң эш»ле амбицияләре барлыгын әйтә.

Тагын бер кеше бар: актер Иван Охлобыстин Русиядә Президент булмакчы. Интернеттагы рәсемнәренә караганда, «шәп» кандидат булачак ул.

– Мин ныклы карашым булмаса, җитди сәясәткә аяк та басмас идем, – ди булачак сәясәтче.

Хезмәт юлын рухани булып башлаган 45 яшьлек актер (9 елдан соң ул чиркәүдән үз теләге белән тайган), үзен чиркәү яклар, дип өметләнә. Һәм сайлау алды пропагандасы чыгымнарын да Аллаһы Тәгаләгә дога кылгач, табылыр дип уйлый. Ул «Даун Хаус», «Generation P», «Интерны» фильмнарында уйнаган.

ТВ, РАДИО, ГАЗЕТАЛАР МИССИЯСЕ

ТВда җыр-бию, тозсыз юмор, йә мәгънәсез сериал. Берни уйларга кирәкми. Кәеф-сафа гына кор. Кирәкле процентларны тәэмин итә алыр өчен, нәкъ менә шундый соры масса тәрбияләргә кирәк шул. Сүз иреге, демократия кысанрак булган саен, бюрократик аппарат үзен иркенрәк сизә. Хәер халык та сайлауларның да икәненә, сәяси интригаларга да күнегә бугай инде… Һәм ул ышана: илгә яхшы патша кирәк, һәм аның тормышын бары тик ул гына яхшырта, бары ул гына аны кайгырта. Аллаһы Тәгалә шундый әйбәт патша бирсен инде. Киләсе язда әнә шул патшаны сайлаячакбыз, ә көзен репетиция ясап алабыз.

Чит илдә эшмәкәр булырга тырышсалар, ә бездә ул отышлы түгел. Иң яхшысы – чиновник булу. Түрә булсаң – бар нәрсәң җитеш. Чөнки бездә хакимият халык хезмәтчесе түгел, ХАЛЫК – ХАКИМИЯТ ХЕЗМӘТЧЕСЕ. Ә моның өчен «Бердәм Русия»гә керергә, «Халык фронты»на язылырга кирәк. Ә анда үзеңне таныта алсаң, депутат була алмасаң да, бәлкем, түрә булучылар кандидатына эләгә алырсың.

УРЛАШЫРГА ӨЙРӘТЕРЛӘРМЕ?

Президент Дмитрий Медведев олигархларга мәктәп балалары алдында үз тәҗрибәләре, ничек баеп китүләре турында лекцияләр укырга киңәш итте. Ә мин, Алла сакласын, дип куйдым. Әгәр олигархлар балаларны салымнардан ничек качарга, ничек алдашырга, ничек урлашырга һәм хакимияттәгеләр белән «бүлешеп», бюрократиянең яклавына ничек ирешергә, иң мөһиме тапканны чит илгә ничек урнаштырырга һәм шунда ук, чит илләрдә иң кыйммәтле зиннәтле сарайларда рәхәт тормыш кичерергә икәнен өйрәтә башласа, эшләр хөрти буласы.

ИЛ ТЕХНОГЕН КАТАСТРОФАЛАР САЗЛЫГЫНДА

Пароходлар бата, самолетлар мәтәлә. Мәхшәр әле энергетика тармагында башланырга мөмкин, дип куркыталар. Әгәр 2020 елга кадәр хөкүмәт 11,1 трлн сум акча тапмаса, бу тармакта да хәлләр мөшкел. Чөнки техник җиһазлар искергән. Энергетика шәхси кулларда булса да, аны карап тору, төзәтү дәүләт җилкәсендә. Баш энергетик Чубайс кулын рубильникта гына тотты шул. Ә табыш кесәгә кереп бара. Бу тармактагы реформа тарифларның үсүеннән генә гыйбарәт булды. Бездә һәр төрле реформалар аерым катламның баюы өчен генә эшләнә. Менә хөкүмәттән таләп ителүче акча да шул максатларга кереп чуммасмы?

Инде фаҗигаләргә күнегәбез дә бугай. Әйтерсең, шулай тиеш… Әмма ничә фаҗига кичердек, тик бер генә зур түрәнең җавапка тартылганы, кәнәфиеннән колак какканы юк.

Ярославльнең «Локомотив» спорт командасы очкыч һәлакәтенә эләгеп 43 кешенең үлеменнән соң, Русия Президенты Дмитрий Медведев «булдыксыз» һава ширкәтләрен кыскартырга кушты. Әле июнь аенда гына Карелиядә очкыч һәлакәтендә 45 кеше үлгән иде. дип белдерә «Азатлык» радиосы.

Белгечләр Русиядә күп очкычларның инде искергән булуын әйтә. Авиа.ru порталы баш мөхәррире Роман Гусаров сүзләренчә, «Як-42» советлар заманындагы башка очкычлар «ТУ-134», «Ту-154»ләр белән чагыштырганда яңарак булса да, мораль яктан искергән инде.

ОЧКЫЧ КАЗАНДА ТИКШЕРҮ ҮТКӘН БУЛГАН

Ярославль янында казага очраган «Як-42» очкычы 1993 елда ясалган, очышларга яраклылык сертификаты 2011 елның 1 октябренә кадәр булган. Чираттагы тикшерүне ул 16 август көнне Казанда үткән. «Тулпар Техник» ширкәте мөдире Владимир Некрашевич сүзләренчә, очкычта бернинди җитешсезлек тә табылмаган. «Росавиация»нең Татарстан идарәсе җитәкчесе Шәүкәт Умаров сүзләренчә, бу тикшерүдән соң очкыч бер ай диярлек нормаль очышлар башкарган. Казаның сәбәпләре турында әлегә берни әйтеп булмый, тикшерүләр үткәрергә кирәк, хәзер «Тулпар Эйр» ширкәтендә документларны тикшерү башланды, дигән ул Бизнес Online басмасына.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии